Ак чәчәкләр яуган бер көндә

Күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән бу көн, безгә каядыр еракка, вакытлар чигенә сәяхәт кебек тоелды.
Һади Такташ...Ил-көн гаме белән яшәп, дөнья барышын үз чорының шигъри елъязмасы итеп килер буыннарга тапшыра алган Шагыйрь…
Аның иҗат биографиясендә безнең журналыбыз белән бәйле сәхифәләр дә бар. Хатын-кызның гаҗәеп рухи дөньясын ача алган, аның яңа җәмгыятьтәге проблемаларын да гаять төгәл итеп тасвирлаган «Югалган матурлык» пьесасын, «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмаларын нәкъ менә «Азат хатын» журналында җаваплы секретрарь булып эшләгән 1926–1929 елларда яза бит ул.
Үз чорыннан килер буынга хат язучы беренче кеше дә – Такташ.
Безнең хисләр сездә кабатланмас,
Сез ул хисләр белән янмассыз, —
Безнең бөек чорның каршылыклы
Кешеләрен аңлый алмассыз.
(«Киләчәккә хатлар»)
Такташ, Такташ... Ничә буын синең хатларыңны укып, укыган саен яңа мәгънәләр табып, һәрберсе үзенчә шәрехләп, үзенчә тоеп йөрәгеннән үткәрде. Заман үзгәрә, дөнья бәлки сез күз алдына да китерә алмаган тизлектә алга бара, тик кеше җанындагы сөю-әрнүләр, өмет-хыяллар үзгәрми икән. Хис-тойгыларга вакыт хакимлеге юк. Алар шулай ук утларга ташлый, суларга сала, шулай ук гамьләндерә, борчый, шатландыра... Шуңа да синең ихлас шигъриятең бүген дә меңнәрнең җанына кагыла, шуңа да бүгенге яшьләр синең шәхесеңне олылый, сиңа җавап хатлары яза, Шагыйрь каберенә баш ия.
Казан. Аркылыга-буйлыга иңләнгән шул ук Казан кебек юкса, ә үзендә әле без белмәгән күпме яшерен почмаклар, серле утраулар бар... Алар әкрен-әкрен генә ачыла бара, үзенең серләрен җиңел генә чишеп ташларга ашыкмый борынгы шәһәр. Язның бер көнендә без дә үзебез өчен кечкенә генә бер серне ачтык...
Булат Ибраһимов исемле дустым бар минем. Кайвакыт аның белән очрашып сөйләшеп утыргалыйбыз. Үзенә күрә кечкенә генә йола. Беркөн менә шушы йола маҗарага әйләнде... Камал театры тукталышында очраштык.
– Сәлам, Һади! – Булат миңа гел Һади дип кенә эндәшә, мин үзем дә моңа әлләни каршы түгел. – Һади Такташның кабере кайда икәнен син беләсеңдер инде?!
Һм... Казанда яшәгәнемә өч елдан арткан булса да, бу сорауга җавап бирә алмадым. Оят, билгеле... Җитмәсә, ҺАДИ ТАКТАШ бит ул!!!
Телефон кенәгәсендәге таныш-белеш «иҗат әһелләре»нең номерларын җыя-җыя, Тукай мәйданына киттек. Иртәдән барасы җир дә, энекәшнең туган көненә алынасы бүләк тә, тукталышта урындыкта калган папка да (ә анда педпрактика буенча барлык отчет, бәяләмә, көндәлекләр) онытылды... Ничә кешегә шылтыратканмындыр, белмим, әмма берсе дә Такташның кайда күмелгәнен тәгаен генә әйтә алмады. Ә шулай да нинди генә вариантлар ишетмәдек!.. Имеш, аның каберен татар зиратына күчергәннәр, аның кабере, гомумән, билгесез, имеш...
Телефондагы исемлекнең «Л» хәрефенә барып җиттек. Луиза Янсуар.
– Алло?!
– Бер сорау бар иде... Такташның кабере кайда икән ул?
– Горький паркы янында, нигә?!
– Юк, болай гына... Рәхмәт.
Аңлашылды, Арча зиратында, димәк. Аяк астында кар эри, юл кырыйларында кара күлләвекләр, аякка юеш үтте, әмма, Такташ янына барып җитмичә, кире борылу турында инде сүз дә була алмый.
Тирән уйга бирелгәндә, дөньямны онытып, беренче килгән транспортка утырып китә торган гадәтем бар минем. Бу юлы да шулай булды. Ә Булат миңа ышанган. Арча зиратына Чехов базары аша әйләнеп төштек. Инде кая барырга? Билгеле, каравылчыдан белешергә кирәк. Каравыл будкасының ак пластик тәрәзәсе ачылды, эчтән җылы бәрелә... Каравылчының җавабы гына күңел җылытырлык булмады. Эш вакыты беткән, монда инде берәү дә юк икән, иртәгә килергә кушты. Такташ каберен эзләвебез турында ишеткәч, «Хади Такташ... Вроде... Вроде он не здесь... Лучше завтра придите...» – дип тәрәзәсен япты...
Тик безнең болай гына бирешер исәп юк, килгәнбез икән, табарга кирәк! Телефон кабат эшкә җигелде... Тик бер кешедән дә файдалы фикер ишетә алмадык. Җитмәсә, счетта акча бетте... «Кабернең дә кайда икәнен әйтә алмады, әкият сатып вакытны гына әрәм итте...» – дип, соңгы әңгәмәдәшне үзалдыма ачуланып та алдым. Телефонны «сафка бастырырга» тагы ярты сәгать вакыт китте. Чиратта – Искәндәр Сираҗи. Вәт шәп кеше, ичмасам! Белә. Белә Такташның кайда җирләнгәнен. Аңлатып бирде. Ахырдан:
– Каберен күчермәделәр аның, шунда ул. Татар зиратына күчкән булса, газеталар шау итәр иде, – дип тә өстәде.
Телефоннан ишеткән маршрутны хәтердә яңартып чыктык: туп-туры барасы, аннан сулга таба юл китә, шунда узасы, ниндидер күпер турында да әйтте, аннан каеннар... Такташ каеннар янында җирләнгән! Киттек сулга каерган сукмак, каеннар һәм күпер эзләп... Бераз баргач, униформа кигән, көрәкләр күтәргән икешәр метрлы ирләр күренде. Уңда – каберләр, кар; сулда – каберләр, кар; һәм алда бу өч адәм. Инде эңгер-меңгер төшә башлады. Ә без Такташ каберен эзлибез... Мин үзебезне икенче дөньяга эләккәндәй хис итәм. Кар, эрегән кар исе, яз исе килә...
– Исәнмесез! Гафу итегез, Һади Такташның кабере кай тирәдә икәнлекне белмисезме?
Нык кына туңганга күрә, иреннәр бик акрын кыймылдый. Сорау яңгырап беткәнче, тегеләр безне узып киткән иделәр инде. Туктадылар. Борылдылар.
– Монда түгел ул.
Бер карт Такташ турында исендә калганнарын сөйләде, үлеме турында да үз фикерен әйтте.
Икәүләп монда икәнен дәлилли башладык.
– «Ритуал хезмәт»тә утыз ел эшлим мин, миңа ышана аласыз, монда түгел, шагыйрь ә-ә-әнә анда җирләнгән, стелланы узыгыз да туп-туры барыгыз, анда аллея булыр...
Горький паркына барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Туктап, юл сорадык. Беләләр... Такташ каберен беләләр! Бераз барабыз да, тагы туктап сорыйбыз, бераз барабыз да тагы... Сораганда, русча сорасак та, татарча исәнләшергә булдык: татар телен белгәннәр татарча җавап бирә алсын өчен үзенә күрә бер сынау. Кыска гына арада безгә юлдаш булып алган бер карт Такташ турында исендә калганнарын сөйләде, үлеме турында да үз фикерен әйтте. Боларны лекторларыбыз авызыннан ишетү яки китаптан уку – бер нәрсә, ә менә гади кешедән ишетүе бөтенләй башкача икән, ничектер күңелгә кагылды! Инде каберне тизрәк табу өчен түгел, ә Такташны белүләренә инану өчен генә юл сораган булабыз. Җавап ишеткән саен рәхәт булып китә.
Ишелеп-ишелеп ябалак кар ява башлады. Тирә-юнь ап-ак, матур һәм... яз исе килә! Менә сулга каерган сукмак... Менә күпер... Менә каеннар... Каберләр: Такташ, Камал I...
Такташ янында ярты сәгатьләп тордык. Чынлыкта без бүген көне буе аның белән таныштык бит... Бәлки, кемдер моны сентиментальлек дияр, әмма күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән бу көн, каядыр еракка, вакытлар чигенә сәяхәт кебек тоелды безгә. Кызганыч, шәһәрнең һәр супермаркетын, һәр кинотеатрын, аларда кайчан һәм күпме ташлама булачагын яттан белеп тә, Такташ кабере кебек сокраль үзәкләрне, тарихи урыннарны белми яшибез без. Үзебез яшәгән урам, һәр көн юлыбыз башлана торган тукталыш исемнәре кайсы шәхес белән бәйле, нинди хезмәтләре белән тарихка кергән ул шәхес, кызыксынмыйбыз. Әйе, кызганыч...
Кайтырга чыкканда караңгы төшкән иде инде. Троллейбуска, һәрвакыттагыча, уйламыйча гына утырылган. Суыктан җылыга кергәч, тән таралып, оетып җибәргән. Уянып китүем дә башлангыч ноктада – Камал театры тукталышында булды. Юкка түгелдер, дидем дә, папканы эзләргә төштем. Урынында икән. Актарып караганнар каравын, әмма тимәгәннәр. Әти бүләк иткән «PARKER» да үз урынында хәтта, атлас белән түшәлгән тартмасында «йоклап ята». «Йокла, йокла, ял ит, алда йокысыз төнең. Кайткач, Алла кушса, оза-а-а-ак язарга туры киләчәк әле безгә», – дип, троллейбусның ачык ишегенә кереп киттем...
_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Һади Такташ
Әйдә, энем!
Үләрмен дә,
онтырлар, дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың,
Тамбов урманнары сагныр әле
Үзе үстергән бунтарь баласын!
Әйдә, энем, ташла фуражкаңны,
Төкер пиджагының өстенә,
Галстугы белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, –
Киттек!
Бүген бүлмәм өчен акча сорап,
Коммунхоздан килеп керделәр,
Акча таба алмагач, усал кешеләр
Квартирдан тотып сөрделәр...
Шулай, энем!
Монда акча кирәк,
Юкка гына йорттан кузгалдык,
Юкка гына шәһәр урамына
Чабатадан кереп югалдык.
Әйдә,
Егет, чишен аягыңны,
Төкер сандалына! –
Яланаяк кына кайтырбыз.
Авылыбызга кайткач:
– Шәһәрләрен яратмадык! –
Диеп әйтербез...
Их!
Шәһәр гудоклары, безне чакрып,
Көрәш таушы белән үкерсә,
Очкын атлар безгә ВКПның
Чакру әмрен тагын китерсә,
Без шәһәргә кире кайтырбыз!
Еллар!..
Авыр еллар,
Сезнең кулыгызда
Күрәчәкне бик күп күрдек без;
Буржуй халкы белән
сугышып алдык,
Ертык чалбар киеп йөрдек без!
Әй, сез,
Килер кешеләр! –
Әле безнең хатыннарның
Каннарында аккан «түрәләр»,
Менә
Сезгә бабай булыр кешеләр
Шулай итеп газап күрәләр!
Белегез!
Сыйнфый көрәш тарихында
беренче кат
Җиңүчеләр булып чыктык без,
Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,
Сезнең өчен биш кат суктык без!
Еллар үтәр,
Безнең аркабызда
Иркен, рәхәт көннәр күрерсез,
Бәлки, көнгә
дүрт-биш сәгать эшләп,
Сигаралар тартып йөрерсез.
Ә без,
Џаман ертык чалбар киеп,
«Трезвон» тартып, постта калабыз!
Онытмагыз безне, карагыз!
Сезгә бәхет белән тәүфыйк теләп,
Сәлам яза Такташ бабагыз!..
Их!
Илебезнең чиге тар әле,
Анда соңгы көрәш бар әле!
Әйдә, энем,
Ташла фуражкаңны,
Төкер сандалыңның өстенә,
Галстугы белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, –
Киттек!
Җәен үсәр зәңгәр чәчәкләрнең
Җырын иштәм инде –
Яз килер:
Карлар эрер,
Бозлар китәрләр,
Тау битләре ачылыр,
Безнең кырда
Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр.
1926 ел.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.