Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Тимербаева Наилә апа

Безнең әбиебез Тимербаева Наилә Мөбәрәкҗан кызы 1935 елның 1 ноябрендә Баландыш авылында дөньяга килә.Сугыш башланган елны аңа нибары 6 яшь була.Шул елларда ачлыкны тоеп, ни бар шуны ашап үскән бала ул. Әтиләре исә сугыштан кайтмый – хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

miliausha76
Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Наилә апа Тимербаева турында безгә оныгы Гөлия Рашитова язып җибәрде.
Безнең әбиебез Тимербаева Наилә Мөбәрәкҗан кызы 1935 елның 1 ноябрендә Баландыш авылында дөньяга килә.Сугыш башланган елны аңа нибары 6 яшь була.Шул елларда ачлыкны тоеп, ни бар шуны ашап үскән бала ул. Әтиләре исә сугыштан кайтмый – хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Әниләре 4 бала белән тол калган. Шуннан башлана инде тормыш йөген тартып, авырлыкларны күрүләре , 4 класс кына белем алып калырга өлгерә ул, чөнки мөмкинлекләр шуның хәтле генә иде, дип сөйли әбиебез. Аннары 1948 елның сентябрендә Яшел Үзән шәһәренә бала карарга китә. Шунда калып, 16 яшендә паспорт алып, Идел буе заводына эшкә керә. 6 ел эшләгәннән соң туган ягына – Баландышка фермага эшкә кайта. Анда 33 ел буе кем булып кына хезмәт куймый. Шулай итеп 39 ел стажым бар, ди әбиебез. Ярый хәзер тормышлар тыныч, дип, һәрбер туган таңга сөенеп яши ул. Без аның бәхетле картлык кичерүен телибез.
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар