Рамазан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итә

Рамазан ае башлану уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итә.

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!
2016 елда рамазан ае, Аллаһ боерса, 5 июньдә кояш баеганнан соң башлана. Бу кичтә Татарстан мәчетләрендә 20 рәкәгатьле беренче тәравих намазлары укылачак. 6 июньдә исә таң ату белән мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләбез фарыз иткәннәрне үтәп һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгендә уразага керәләр.

Исламда һәр мөселман өчен фарыз, ягъни үтәргә тиешле булган биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Изге рамазан ае барча мөселманнарга шул тиешле гамәлләрнең берсен үтәргә – ураза тотарга мөмкинлек бирә. Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», – дип, уразаның фарызлыгын белдерде.

Аллаһы Тәгалә рамазан аенда безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән. Бу айдагы Кадер кичәсенең кыйммәте мең айдан да зуррак. Нәкъ менә шул кичәдә Изге Коръәннең беренче аятьләре иңдерелгән. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләребезнең әҗер-саваплары зурдан, кылган догаларыбыз кабуллардан була. Рамазанда фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап торуларын да онытмаска кирәк.

Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 10нан алып 700гә кадәр мәртәбә артыграк. Пәйгамбәребездән килеп ирешкән көдси хәдистә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза гыйбадәте – Минем ризалыгым өчен. Аның әҗерен Үзем бирермен».
Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!

Ихтирам һәм изге догалар белән,
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин”.


сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2196
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан