«Ничек инде? – дияр кемдер шунда ук. – Туганыңнан сер яшерү буламы? Бигрәк сәер киңәш бирәсез...»
«Ничек инде? – дияр кемдер шунда ук. – Туганыңнан сер яшерү буламы? Бигрәк сәер киңәш бирәсез...» Алай кырт кисәргә ашыкмагыз әле. Безнең генә киңәш түгел бу – гомер иткән, тормышта төрлесен күргән тәҗрибәле кешеләр шулай әйтә. Алар сүзенә колак салу кирәктер. Туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамаган нәрсәләр, чыннан да, бар.
Менә ул исемлек.
Нәрсәләр хакында сөйләмәү хәерлерәк:
Күпме акча алуыгызны
Бу хакта туганнарына әйтеп бик күпләр ялгыша. Өегездә күпме акча бар – анысын да белгертмәсәгез дөресрәк булыр. Акчагызны кая куярга, аңа нәрсә алырга яки алмаска икәнен хәл итүчеләр туганнар арасында шунда ук табылачак. Бу бигрәк тә хәллерәк кешеләргә кагыла. Андыйлар тапкан малны нигәдер туганнар уртакка саный. Сез белмичә дә каласыз – алар уйларында ул акчаны инде «бүлеп», каядыр «урнаштырып» та куялар.
Бурычларыгызны
Бик күңелле тема түгел бу, шуңа күрә туганнар белән сөйләшкәндә аны урап узсагыз дөресрәк булыр. Бурычы күп кешегә мөнәсәбәт һаман бертөрле бездә – аннан гел гаеп эзлиләр. Хәтта сез ул бурычны ай саен киметеп, түләп барган очракта да.
Акчаны нәрсәләргә туздыруыгызны
Үзегез эшләп тапкан акчага – сез үзегез хуҗа: аны ничек телисез, шулай туздыра аласыз. Һәм бу хакта беркем каршында да хисап тотарга тиеш түгелсез. Телисез икән, мөмкинлегегез бар икән – бөтен бер кибетне дә сатып ала аласыз, көн саен кафе-ресторанда да ашарга мөмкинсез. Һәм бу хакта берәүгә дә белгертмәсәгез, әйтми калсагыз хәерлерәк. Ишетсәләр, туган дип тормаслар, шунда ук акча тота белмәүдә гаепли башлаячаклар, киңәшкә күмәчәкләр, ул әйткән киңәшләрен сез һичшиксез тотарга тиеш дип үзәккә үтәчәкләр.
Проблемаларыгызны
Сезнең проблемалар – сезнеке генә, алар туганнарыгызның берсенә дә кагылмый. Шуңа күрә алар хакында сөйләргә ашыкмагыз да. Беренчедән, ни генә дисәгез дә, гайбәт башы әлеге туганнар булырга мөмкин: алдын-артын уйламыйча, сезнең серегезне башкаларга чишеп куярга мөмкиннәр. Икенчедән, туганнар сезнең проблеманы кабул итмәскә дә мөмкин, дөресрәге, аңламаска. Бу очракта тагын гаеп итүләр, артыгызда сөйләүләр башлана инде...
Үзегезнең нәрсәгәдер бәйлелелекне
Берәү дә кимчелексез түгел. Сездә дә, мөгаен, бардыр алар. Котылырга да телисездер, әлегә килеп кенә чыкмыйдыр... Нигә моның турында бөтен туганнар җыелган җирдә сөйләшергә?! Белмәүләре хәерлерәк. Сез бу хакта алар каршында мәктәп баласы кебек хисап тотарга, сорауларына җавап биреп басып торырга тиеш түгел. Әлеге дә баягы, бу серегезне белгәннән соң туганнарның кайберләре араны өзәргә, аралашмый башларга да бик мөмкиннәр.
Перспективаларыгызны
Җитәкчегез сүз арасында сезне югарырак урынга күтәрергә теләве, акчагызны да арттырырга җыенуы турында әйткән икән, бу хакта туганнарның һәммәсенә сөйләп чыгу һич кирәкми. Ашыкмагыз, барысы да йөз тапкыр үзгәрергә мөмкин бит. Бу хакта ниндидер карар кабул ителгәч, сезне ул урынга, ниһаять, билгеләгәч кенә серне чишәрсез.
Нәрсәдер алырга теләвегезне
Әгәр нәрсә дә булса зуррак берәр әйбер алырга хәл иткәнсез икән, туганнарга бу хакта әйтми торсагыз да ярый. Сезгә ошаган ул әйбер туганнарның барысына да ошаячак дигән сүз түгел бит әле. Шунда ук: «Ә нәрсәгә кирәк ул? Матур (әйбәт, зур...) түгел», – дияргә керешәчәкләр. Акчаңны суга саласың дип гаепләргә дә мөмкиннәр. Бу сүзләрне ишетү сезгә кирәкми инде?
Ялга кая барырга теләвегезне
Әгәр сез туганнардан каядыр читкәрәк китеп, алардан башка ял итәргә телисез икән, бу хакта белгертеп тормасагыз хәерлерәк. Һичьюгы, ниндидер эш белән барам дип кенә әйтә аласыз. Тагын сезне акча туздыруда гаепләүләрен ишетәсегез килмәсә, ялганларга туры килә инде.
Эшегезне үзгәртергә теләвегезне
Эшегезне алыштыру, яңа җиргә китү планыгызда бар икән, бу хакта шунда ук бөтен якыннарга да сөйләү кирәкмидер. Кемдер вакытыннан алда сезнең өчен борчыла башлаячак, икенчесенә ул яңа эшегез ошамаячак, өченчесенә... Очсыз-кырыйсыз киңәшләр, икеләнүләр... Җитди адым ясарга торганда боларның берсе дә сезгә кирәкмәс.
Киләчәккә булган планнарыгызны
Бөтенебезнең дә нинди дә булса планнары, хыяллары бар инде. Алар хакында бөтен кешенең дә белеп торуы нигә кирәк?! Максатыгызга әкрен генә, тыныч кына барыгыз, тирә-юнегездә шау-шу тудырмагыз, артык игътибар җәлеп итмәгез. Шул очракта сез теләгәннәрегезгә тизрәк тә, җайлырак та ирешерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.
0
0
0
0
Шул кадре дорес язылган.
0
0
0
0
Бик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр иде
0
0
0
0
Бик дорес
0
0
0
0
Кыскасы, туганнарга берни дә сөйләргә ярамый))
0
0