Күңелемне бик тә борчыган бер сорау белән мөрәҗәгать итәм сезгә. Мин аны якын кешеләремә – әти-әниемә, туганнарыма сөйли алмыйм. Дус кызларыма ачылырга да кыенсынам.
Күңелемне бик тә борчыган бер сорау белән мөрәҗәгать итәм сезгә. Мин аны якын кешеләремә – әти-әниемә, туганнарыма сөйли алмыйм. Дус кызларыма ачылырга да кыенсынам.
Очрашып йөргәндә кешенең кем икәнен белеп бетермисең икән ул. Гашыйк чакта егетеңә бөтенләй башка күзлектән карыйсың бугай. Белмим, бәлки мин генә шулай булганмындыр, башкалар болай үк беркатлы сукыр түгелдер... Акчаны бик сак тотуын, кысмыр икәнен бөтенләй сизмәдем дип әйтә алмыйм. Сиздем анысы. Зур игътибар гына биреп җиткермәгәнмен. Иң беренче очрашудан соң ул мине... ашханәгә кереп ашарга чакырган иде. «Монда арзан да, тәмле дә», – дип... Мин ул чакта баш тарттым, билгеле. Хәер, ярты ел очрашып йөргәндә ике тапкыр кафега алып кердеме икән ул мине? Акчасыз кеше булса аңлар идем. Зур булмаса да, бизнесы, гел килеп торган кереме бар. Кемдер, акчаны белеп тота, син аңламыйсың, сеңлем, дияргә мөмкин. Бәлки шулайдыр, әмма дус кызларың әле бер кафедан, әле икенчедән фотолар куйганда синең дә кайчак азрак мактанасы килә шул...
Мин аның коточкыч саран икәнен өйләнешүгә күрдем. Әниләргә кунакка кайта башласак, гел күчтәнәчкә акча кызгана ул. Кибеттә нәрсәгә генә тотынсам да: «Бу нәрсәгә аларга? Бу аларның юкмени?» – дип тотына. Буш кул белән ничек кайтып керәсең инде?! Әниләр алдында шундый оят миңа. Үзләре сүз әйткәннәре юк-югын. Әмма апалар бер дә безнең кебек буш кул белән диярлек кайтмыйлар. Тормышлары күпкә авыррак булса да.
Бала тапкач, кулыма бөтенләй акча тоттырганы юк. «Мин бит бөтен нәрсәне үзем алып кайтып торам, акча нәрсәгә сиңа?» – ди. Алып кайта анысы. Иң кирәген генә. Тик мин дә бит акчаны әллә нәрсәгә сорамыйм. Бала белән бер мәктәпкә язылырга теләгән идем менә. Бөтен дус кызларым балалары белән бара, ә безгә ярамый...
Кайчак: «Акчасын урлыйммы икән әллә?» – дип уйлыйм. Тик куркыта. Караклык саналамы икән ул? Гөнаһ буламы икән?
Исемемне язмагыз, ул редакция өчен генә.
Укучыбызның бу соравына «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә:
– Пәйгамбәребез янына бер хатын-кыз килә дә: «И Рәсүлүллаһ, минем ирем бик саран, аннан акча урласам ярыймы икән миңа? – ди. – Ул үзе белеп болай бирми инде». «Үзеңә кирәген ал», – дип җавап бирә аңа пәйгамбәребез.
Хатынына бер тиен дә бирми торган саран ирләр очрый ул тормышта. Аларның хатыннарына кайчак тормыш алып барыр өчен хәтта бурычка да керергә туры килә. Сорамыйча иренең акчасын ала икән, мондый хатын ул акчаны җыеп барып баер өчен алмый бит. Әлеге дә баягы тормыш итәр өчен ала. Димәк, тормыш өчен кирәген алырга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк