Логотип
Гаилә

Ирегез нинди әти?

Бала тәрбияләүне күбесенчә хатын-кыз вазыйфасы дип карыйбыз. Әйе, беренче айларында бала гел әнисе белән. Ә җырчылар гаиләсендә әтиләр нинди? Алар балаларын тәрбияләүдә катнашамы? 

Бала тәрбияләүне күбесенчә хатын-кыз вазыйфасы дип карыйбыз. Әйе, беренче айларында бала гел әнисе белән. Ләкин бу аңа әтисенең игътибары кирәкми дигәнне аңлатмый. 
Психологлар шундый күзәтү үткәргән: әтиләренең дә назына коенып үскән балаларның телләре дә тизрәк ачыла, тәпине дә тизрәк атлап китәләр, гомумән, тормышта үз-үзләренә ышанган кешеләр булып үсәләр икән. Әтинең көчле җилкәсе барын белеп үсү, якланганлык хисе аларны киләчәктә көчле итә. 
Бала тәрбияләгәндә әтиләрне дә катнаштырыгыз, әниләр! Беренче көннән үк! 

Ә җырчылар гаиләсендә әтиләр нинди? Алар балаларын тәрбияләүдә катнашамы? 

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты

 Балалар яшь ярымга кадәр күбрәк минем янда булалар. Ә инде тәпи китеп, үзләре йөри башлагач, мин аларны тәрбияләүдәге күп кенә нәрсәләрне әтиләренә тапшырам. Ул аларны чаңгыда шуарга, велосипедта йөрергә өйрәтә, бергәләп тимераякта шуалар, кар көриләр, мунча ягалар. Баланың күңелендә менә бу эшне әти белән эшлим, әти аны болай эшли, бу эшне исә әни белән эшлибез, дигән төшенчә формалашырга тиеш. Ул аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәк. 
Ирем Илсур бик бала җанлы әти. Ул чын мәгънәсендә зур хәрефләр белән языла торган ӘТИ. Үз балаларына гына түгел, башка балаларга да игътибарлы. Әйтик, кыш көне иртәнге дүрттә торып, ишегалдында шугалак ясый. Анда күршеләрнең балалары да кереп шуа, Илсур алар өчен дә бик куана. Балаларның спортка тартылуы, чаңгыда, тимераякта шуулары – әтиләренең тырышлыгы. 

Алсу Фазлыева, җырчы

 Мин малайларга катырак торырга, кырысрак булырга, артык ирек бирмәскә тырышам. Әтиләре Азат исә киресенчә, малайларны бик иркәли, төрле тәм-томнар алырга гына тора. Бала җанлы бик яхшы әти ул. Азат өйдә булса, балалар аның яныннан да китми. Кухняда нәрсәдер пешереп мәш киләләр, кызык-мызыклар уйлап чыгаралар. Кечкенәдән әтиләре белән бик рәхәтләнеп калдыра ала идем малайларны. Ул аларны хәтта миңа караганда да яхшырак итеп карый белә. 

Алсу Әбелханова, Татарстанның атказанган артисты

 Малайларның укуын тулысынча әтиләре күзәтеп бара. Кем нинди билге алган, өйгә нинди дәрес биргәннәр – көннекен көнгә ул тикшереп тора. Дәресләрен дә үзе әзерләшә.  Олы малай елаграк булды безнең, бәләкәй булганда әтиләре хәтта төнлә дә тора иде. Балалар үзләре дә әтиләрен бик яраталар. Мин гастрольгә киткәндә алар гел әтиләре белән кала бит. Шуңа да үзара бик дуслар, якыннар. 

Ирегезне балага якынайту өчен алты киңәш:

Ачуланмагыз! Ирегез балага памперсның алдын артка кидереп куйса да, баланы җайсызрак тотса да, ачуланмагыз. Ачуланып, сез аны читкә генә тибәрәсез. 

Икесен генә калдырыгыз. Хәтта күкрәк баласын да әтисе белән берәр сәгатькә калдырырга мөмкин. Зуррак балаларны инде бер дә курыкмый калдырырга була. Ул да, сезнең кебек үк, бу баланы дөньяда бар итүче.

Кызмагыз. Әтисе яңа гына туган балагызга дөнья хәлләре, сәясәт турында сөйләсә, кызмагыз. Тәпи дә йөри башламаган балагызны хәзердән үк футболист ясарга тели икән, тынычланыгыз – әтиләр балалары белән башкачарак аралаша. Мондый алым да яшәргә хокуклы. 

Бергә уйнагыз. Әтисе бала белән көнгә 10 гына минут булса да уйнасын. Ата белән бала арасында якынлык урнашсын өчен мөһим аларның бергә уйнавы.

Бала алдында әрләшмәгез. Әтисенең абруен төшермәс өчен, бала алдында аны беркайчан да хурламагыз. Гомумән, балалар алдында ачуланышу ярамаган гадәт. Әтинең авторитеты булырга тиеш. 

Гаилә традицияләрен булдырыгыз. Балага әтисе дә көн саен тыныч йокы теләп, сөеп алсын һәм моны икесенең дә гадәтенә әверелдерегез. Яисә йоклар алдыннан әтисе көн дә бер әкият укысын. Мондый кечкенә генә гадәтләр балада тотрыклылык хисен тәрбияли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар