Логотип
Мәхәббәт

Ир-атны ничек дөрес итеп мактарга?

Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын. Хатыны мактап, үсендереп торса, ир-ат канатларын киң итеп ачып оча, тауларны күчерә ала. Тик дөрес итеп мактый белергә дә кирәк бит әле. Ничек ул, дисезме? Өйрәтәбез!

Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын. Хатыны мактап, үсендереп торса, ир-ат канатларын киң итеп ачып оча, тауларны күчерә ала. Тик дөрес итеп мактый белергә дә кирәк бит әле. Ничек ул, дисезме? Өйрәтәбез!


Дөрес итеп мактау өчен, ни өчен мактаганыңны аңларга кирәк. Ә моның өчен – ирне тыңлый һәм, иң мөһиме, ишетә белергә. Гади генә бер киңәш: ир сөйләгәндә аның күзләренә карагыз һәм аңа өр-яңадан гашыйк булыгыз. Шулай эшләгәндә аның һәр сүзен «йотып» барырсыз. Иргә сораулар бирегез, кызыксынуыгызны күрсәтегез – алар өчен бу да мактау, үсендерү!

Әгәр инде матур сүзләр әйтәсе, мактап куясы килә икән – әйтегез! Хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә колаклары белән ярата. «Әгәр артыгын мактап ташласам? Әгәр шулай мактап бозсам? Аннары ул борынын чөеп, миңа өстән карап йөри башласа?» дип куркасызмы? Чыннан да, болай булырга мөмкин. Әгәр буш урында мактасагыз. Ир-атны ниндидер эш-гамәле өчен мактарга кирәк. Югыйсә ир үзен бу мактауга лаек түгел дип санаячак, сез аны жәлләп кенә мактый дип уйлаячак. Яисә киресенчә, тиктомалга мактауга ияләнеп китәчәк тә борынын чөячәк. Шуңа күрә булмаган мактауны уйлап чыгарырга кирәкми. Ә инде ир ниндидер эш эшләде икән, мактауны жәлләмәгез. Авыр сумканы күтәрешеп кайттымы? Чүп чиләген түгеп кердеме? Ичмасам чәйнеккә су тутырып куйдымы? Мактагыз! «Син минем бигрәк уңган, кадерлем!», «Әле ярый син бар!» кебек комплиментларны кызганмагыз. Күреп торырсыз: ир-ат ул мактауларны тагын ишетергә телиячәк, димәк, тагын һәм тагын тырышыбрак эшләячәк.

Кайвакыт без мактасак та бик саран гына мактыйбыз. Йә «молодец» дип куябыз шунда, йә «рәхмәт» белән генә чикләнәбез. Ә бит һәр телдә дә матур сүзләр җитәрлек! Мактау сүзләрен дә төрләндерегез. Алар автомат рәвештә әйтелгән шаблон сүзләр генә түгел, ихлас әйтелгән сүзләр булсын!

Беркайчан да ирне башка ир-ат белән чагыштырмагыз! Хәтта ул чагыштыру яхшы якка булса да! «Ул ир шундый начар, ә син – яхшы» дия күрмәгез. Ирләр башкалар белән чагыштырганны бөтенләй яратмый. Сез бу ир-атны сайлагансыз икән, димәк, ул сезнең өчен бердәнбер, аны башкалар белән чагыштырмый гына яратыгыз!

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    гомуми, ир-ат белэн сейлэшкэндэ узгэ ир-атлар турында суздэ булырга тиеш тугел

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аларнын да торлесе бар. Макта ни дэ, мактама ни. Кире, узсузле кеше токерми дэ хатыны сузенэ

      Хәзер укыйлар