Логотип
Гаилә

«Иген язмышы бала язмышы кебек»

 
Матур итеп сөйләшә-аралаша белү осталыгы, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуы аны халык арасында зур дәрәҗәгә күтәрде. Аның исеме хәзер – «безнең министр!»

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Алтын медале, Дуслык ордены, «Мактау билгесе» ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Әмма үз халкың алдында яуланган абруй — дәрәҗәнең иң зурысы!


Тагын кем шулай төгәл, күңелне сискәндерерлек итеп әйтә алыр иде икән?! «Иген язмышы бала язмышы кебек», – ди бит әнә. Ә төптән уйласаң, ул чыннан да шулай бит. Аны баладай карамасаң, вакытында тиешле тәрбия-хезмәт куймасаң, нәтиҗәсе күз алдына килә дә баса.

Җир дигәндә, уңыш дигәндә, авыл кешесе хезмәтен дә, тәрбиясен дә җитәрлек куяр анысы. Вакытында яңгырлары гына булсын, яңгырлары гына коеп яусын.
Яз башыннан бирле туфракка бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Һәм ул, гамьсез генә йөзгән каурый болытларга караганда, яварга җыенмый да... Адәм баласы рәхимсез кыздырган кояштан качу җаен табар ла ул. Игеннәр менә нишләр? Челлә кызу астында сыкранып кына тернәкләнергә, яшәреп китәргә азапланган иген­нәр­нең дымга сусап, кибегеп утыруларын күрүе – үзе бер газап. Күпме тырышлык, никадәрле көч куелган бит аларга! Бәлага әверелә барган бу хәл алга таба да дәвам итсә, бөртеклеләрне чын мәгънәсендә бөртекләп санау көненә калмагаек.
Министр белән сөйләшә башлагач, бераз тынычланып куям. Корылык дип, берәү дә кул кушырып утырмый икән. Бу афәткә каршы әнә нихәтле чара бар.

Бөтен гомерен авылны, авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, инде күп еллар җир белән бер сулышта яшәгән, гайрәтле тормышының кискен борылышларын моңарчы әле уңышлы – бары аныңча итеп, гел «бишле»­гә үтәп килгән, уңышсызлыкларда бары үзен генә гаепле санарга күнеккән Җир хуҗасының бүгенге халәтен, киче­реш­ләрен аңлыйм мин. Барысы да кешенең үзеннән тора, дип, күпме генә сөйләнмик, табигать алдында көчсез без. Хет ела, хет елама, берни эшләп тә булмый. 
Безнең әңгәмә һәркайсыбыз өчен уртак булган борчылулардан башланып китте. 


Яңгыр яумаган җирдә

– Корылык шул, – ди ул әрнеп, – үзәккә үткән корылык... Озакка сузылды бу. Бишенче ел бит инде шундый хәл. Беренче елларны әле ул җәйнең икенче яртысында гына була торган иде. Быел май башыннан бирле яңгыр күргән юк. Элек сабан туенда коеп яңгыр ява торган иде. Чалбар балакларын сызганып, гөрлә­векләрне ера-ера йөргән чакларны сагынам. Сабантуй тирәсендә өч көн яңгыр вәгъдә итәләр. Ничек булыр, көтәбез менә. Һава торышының нинди булуына карамастан, ил буенча 90 миллион тонна уңыш җыеп алу көтелә. Кубань, Ставрополь, Себер якларында уңыш әйбәт булыр дип фаразлана. Татарстанда айдан артык искиткеч югары басым күзәтелә. Ульяновск, Киров төбәкләрендә дә шулай. Башка регионнар белән чагыштырганда, бездә хәл күпкә кискенрәк. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда бездә терлекчелек алга китте. Миллион баш мөгезле эре терлек бар. Аларны ашатырга кирәк. Сатып алып ашаткан азык кыйммәткә төшә. Азыгы нинди бит әле? 
Аның зыянлы булуы да мөмкин. 2008 елдан бирле авыл хуҗалыгы табигать шартлары аркасында көчсезләнә бара. Әлеге дә баягы яңгыр булмаулар авыл хуҗалыгына федераль бюджеттан кергән ярдәм суммасыннан да күбрәк зыян сала. Билгеле, дәүләттән кергән акча белән генә тишек-ертыкны каплап бетереп булмый. Үз башыңны эшләтмәсәң, диюем.
 
Биш ел интектергән көйсез һава шартларына бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы көчсезләнә бара.

Корылык башлангач, киңәш бирүчеләр күп булды. Ә мин кешене тыңлыйм да үземчә эшлим. Чөнки ахыр чиктә бөтенесе өчен миңа җавап бирәсе. Әйтик, 3,5 миллион гектар җирне моның ише гадәттән тыш хәлләрдә сугарып та, кемнәрдер уйлаганча, тары чәчеп тә рәткә китереп булмый. Сугару агрегатына, мәсәлән, йөзләгән миллиард сум акча кирәк. Уйлап карагыз?! Миллиард­лаган акчалар... Бу – мөмкин түгел. Корылык чорында игеннәрне саклап калу өчен төрле ысуллардан файдаланырга тырышабыз. Инде бүгенге көнгә аның яфрактан тукландыру ысулы да, үсемлекнең көчен арттыру юллары да – мөмкин булганның барысы да эшләнде, сыналды. Тик барыбер, кабатлап әйтәм, табигатьтән көчле булып булмый.
 


Баш китмәле тәкъдимнәр


Урта мәктәпне ул бик яхшы билгеләргә генә тәмам-лаган. Очраклы гына барып кергән ветеринария институтыннан да кызыл диплом алып чыккан. Тик иң тирән белемне аңа тормыш мәктәбе биргән. Ул үзе шулай ди. Кызыл дипломлы егет туган ягына кайтып, хуҗалыклар-ның берсендә мал табибы булып та эшләгән, кара халат-ның, резин итекләрнең, атта йөрүләрнең ни икәненә дә шул вакытта төшенгән. Өйдән өйгә кереп: «Апа җаным, сыер саварга кеше юк, фермага төш инде», – дип ялынып йөрүче кеше кем була дип беләсез?! Әйе, ул чагында (хәер, хәзер дә) мал табибы – ул үзе министр шикелле булган һәм булып кала да. Олы тәҗрибә, тирән белем аңа шул еллар аша килгән.
 
Ул купшы сүзләр яратмый, үзе тыйнак, үзе туры сүзле, үзе хезмәт сөючән...

Ә аннары... аннарымы?! Ике ел да үтми Марат Әх­мә­тов – районда иң яшь колхоз рәисе. Шун­нан китә инде аның адым арты адым текә үргә менүлә­ре. Ул – партия район комитетының башта икенче, аннан соң беренче секретаре, аннан район советы рәисе, Балтач районы хакимияте җитәкчесе. Һәм, ниһаять, соңгы унбиш елда министр менә. Берәү дә аннан, бу җаваплы вазыйфаны тәкъдим иткәндә: «Эшлисеңме?» – дип, ризалыгын алып тормаган. Әйткәннәр икән – эшлисе, партия принцибы, ягъ­ни мәсәлән. Вазыйфасы да нинди бит әле! Ил-көн про­блемаларын хәл итәргә туры киләчәк, аңа – 45 яшьлек кыл уртасы ир-егеткә! Ни өчен нәкъ менә аңа – гап-гади бер авыл малаена, ни өчен гел аңа баш әйләнеп китмәле тәкъдимнәр ясыйлар?! Бу сорауга җавапны ул бүген дә таба алмый. Тәкъдирдер. Язмыш дигән нәрсә һәрчак аның уйларыннан бер адымга алда йөри. Бәл­кем, шуңа да тормышын кискен борырдай вакыйгалар һәрчак Марат Әхмәтовны көтмәгәндә-уйламаганда эзләп таба. Ярый әле шулай булган. Авылларның бүгенгесенә – алардагы яшәеш шартларына, кайсы капканы ачып кер­мә, ишегалды тулы кош-кортына, мал-туарына караганда, министрның унбиш ел гомере тикмәгә узмаган. Авылларга инвестицияләр кертүче холдингларның, гаилә фермалары, шәхси хуҗалык­ларның барлыкка килүе дә бөлә барганны торгызу-үстерү өчен эшләнә.


«Нигез сакчысы»

Әнисе турында ул яратып, аның өчен борчылып сөйли. Борчылмыйча соң, 90 нчы яше белән барган Сара апа бүген дә тынгылык белми икән. Хәтта мунчасына кадәр үзе яга. Кайчак ул: «Инде әтиегез янына китәргә вакыт», – дип, балаларын кур­кытып та куя. Яшәсен генә! Ул биш яктан биш терәге булган биш баласы өчен әни генә түгел, башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучылары да әле!

– Әтинең вафатына ун елдан артык вакыт узды инде, – ди әңгәмәдәшем, истәлекләргә бирелеп. – Ул да заманында укытучы булып та, хуҗалык җитәкчесе булып та эшләде. Ә пенсиягә чыккач, мәчет салдырды, имам вазыйфасын башкарды. Әтием Готыф гаҗәеп киң күңелле, зирәк, тыйнак кеше иде. Авыл халкы аны бүген дә сагынып, юксынып искә ала. Кеше гозерен аяк астына салмыйча яшәде ул. Әни дә шундый безнең. Мин алардан үрнәк алып, әти-әни сүзеннән чыкмыйча, дөрес малай булып үскән кеше.


Күңелдә бер үкенеч


– «Тормыш мәгънәсе нидә?» – дип, беркайчан да уйлаганым булмады. Дөресен әйткәндә, андый фәлсә­фәгә бирелеп утырырга вакытым да юк минем. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр эштә. Бөтен көчемне хезмәткә сарыф итәргә тырышам. Әмма, шулай да, вакыт үткән саен узганыма кайтып, язмышым турында уйланган чакларым була. Кайчак күңел­гә каршылыклы фикерләр дә килгәли. Һөнәремне дөрес сайладыммы икән? – дип тә куям. Авырлык килгәндә, икеләнәсең инде ул шулай. Бу – һәркемгә хас сыйфат.
Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән кеше буларак, әлбәттә инде, өстенлекле юнәлеш ала барган авыл хуҗалыгы тармагын – абруйлы, авыл халкын дәрәҗәле итәсе килә. Күңелдә һаман шул бер үкенеч, ул һәркайда, һәрвакыт минем белән: көнне төнгә ялгап эшләгән авыл кешесенә ничек ярдәм итәргә, ни рәвешле файда ките­рер­гә була, дим. Мине шул сораулар борчый. Тырышып йөрүемнең нәтиҗәсе бит ул. Авыл апалары иртәнге сәгать дүрттән – аяк өстендә. Яз-көз айларында сыер савучының аягыннан резин итек төшми. Көненә өчәр мәртәбә, тездән пычрак ерып, ул фермага сыер саварга төшә. Өендә күпме эш тагын?! Алар зарланмый, алар шулай яшәргә күнеккән. Ә бит авыл хуҗалыгында хезмәт хакы ике мәртәбә кимрәк. Шул ук хезмәт, тик шартлары гына икенче – авыррак һәм катлаулырак.


«Тагын нинди һөнәрме?»


– Бу юлны сайламаган булсам, нинди һөнәр сайлаган булыр идем дигән уй башыма да килеп карамады. 
Ә нигә кирәк ул? Язмыш күрсәткән юлдан киткәнсең икән, шул юлдан тайпылмыйча, гел алга карап барырга   кирәк дип саныйм. Эш берәүнеке дә җиңел түгел. Ләкин: «Минем хезмәтем авыр», – дип зарланып утырырга ярамый. Һәр эш катлаулы, кешеләр генә төрле: кемдер борчуларны җиңел кичерә, ә кемдер барысын йөрәгенә җыя.
 

«Авылның – үз өстенлеге, шәһәрнең – үзенеке...»


«Авылны макта, шәһәрдә яшә» дигән әйтемне искә төшерәм дә: «Кайда яшәр идегез: авылдамы, шәһәрдә-ме?» – дип кызыксына башлыйм.
– Авылның – үз өстенлеге, шәһәрнең – үзенеке, – ди Марат Готыф улы, минем белән бигүк килешеп бетмичә. – Әгәр дә авылда шәһәр мөмкинлекләре, шәһәр шартлары булса, һичшиксез, авылда яшәр идем. Авылда – син табигать эчендә, – ди ул, туган авылы Хәсәншәехнең җанга якын кырларын-болыннарын күз алдыннан кичер­гәндәй булып. – Син – һәркайсы туганга әверелгән та­ныш кешеләр арасында. Кичтән бер-бер хәл була калса, көтү куганда бөтен авыл халкы җыелышып сөйләшә: йә бергәләшеп хәсрәткә төшә, 
йә кем өчендер куана. Ә шәһәрдә исә өчәр ел аскы катта кем яшәгәнен белмиләр. Өстән агып, фатирын 
су басса гына инде. Авылда тормыш икенче ул. Кибетендә хәзер бөтен кирәк-ярагы бар, мәдәният йорты гөр килеп тора. 
«Иң бәхетле көнегез?» – дип төпченә башлыйм да, ул шундук мине: «Бу арада бәхет турында уйлаган юк әле», – дип, күктән җиргә төшереп куя. 


«Бергәлектән аермасын»


– Хатыным Миләүшә белән, ветеринария институтын тәмамлап, авылга эшкә кайткач таныштым. Кызым Алсу белән улым Ленарның хәзер инде үзләренең балалары, 
ә безнең дүрт оныгыбыз бар! Әллә ни киңәш тә кирәкми үзләренә, осталар (елмаеп куя). Сораганда, әйтәм, билгеле. Ә болай үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ түгел алар. Кызым да, улым да икътисад институтын тәмамладылар. Оныгымның олысы быел беренче сыйныфны бетерде. Гаиләбез бик тату безнең. Балалар безне бик якын итә, зур бер гаилә булып яшибез. Ходай бергәлектән аермасын, дибез.
 

«Чибәр, тыйнак һәм акыллы»


– Минем өчен хатын-кыз – иң беренче чиратта, әни ул! Хатын-кыз – ул мәхәббәтнең яртысы, гаилә җылысы, балаларыңның әнисе дә... Ул нинди сыйфатка ия булырга тиешме? Әлбәттә инде, хатын-кыз чибәр, тыйнак һәм акыллы да булырга тиеш. Кулыннан эш тә килсен аның.
 

«Ягымлы, ярдәмчел булырга...»


– Ә тагын кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтле булуын теләр идем. (Министр бераз уйланып тора.) Җәмгыятьнең һәм дәүләтнең авылга мөнәсәбәтен үзгәртер идем. Дөнья шул чагында уңай якка үзгәрәчәк. Кешелекле булу үзебездән тора. Катлаулы заманда яшибез. Җәмгыять ул ачык китап, ачык ишекләр шикелле. Социаль челтәрдә нинди генә сүзләр юк. Ачып укыйсың да хәйраннар каласың. Әйтәсе сүзне интернет аша гына җиткерәләр хәзер. Шундый ямьсез, нахак сүзләр... Кешене рәнҗетү хәйран зур гөнаһ бит ул. Шул хакта уйлансакчы!
Авыл хезмәтчәне өстенлекләргә бик лаек дип саныйм. Эшләре белән раслап күрсәтте инде алар моны.
 

«Күңелгә керерлек итеп»


– Бүгенге көндә татар телендә чыга торган басма­ларның исәбе-саны юк. Ләкин милләтебез гореф-гадәтләрен, телне саклап калырга өндәүче тирән эчтәлекле, күңелгә кереп калырдай гыйбрәтле, фәл­сәфи язмалары булган басмалар бик сирәк. «Сөем­бикә»не мин шундый басмаларның берсе дип әйтер идем. Аны саннан-санга укып, язмалары белән танышып барам. Гомумән, мин язучылар, шагыйрь халкы белән еш аралашам. Күңел нечкәргән чакларда әле дә шигырь китапларын ачкалыйм. Сибгат Хәким, Туфан Миң­нуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Кадыйр Сибгатуллин иҗатын яратам. Язмыш мине олпат язучылар Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев белән очраштырды. Аларның һәркайсы олы шәхес иде.

Сизенәм: үткәннәре, кешеләргә мөнәсәбәте, тормыш кыйммәтләре турында аның белән сәгатьләр, көннәр буе сөйләшеп тә сүз бетмәс иде. Гомеренең узылган кадә­ресе күпләргә сабак булырдай, әйтәсе сүзе дә әйтелеп бетмәгән әле аның. Тик безне вакыт кыса. Хәзер, менә хәзер ул безнең белән саубуллашыр да, машинасына «канат куеп», кырларга-басуларга юл алыр. Аның: «Иген язмышы бала язмышы кебек. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар