Язулары да хикмәтле

Татарстан Республикасы Милли музеенда гасырлар дәвамында тупланган татар бизәнү әйберләренең бай җыелмасы саклана. Алкалар, беләзекләр, чулпылар, бизәкле төймәләр, хәситәләр, муенсалар, йөзекләр, каптырмалар, яка чылбырлары, кечкенә Коръән савытлары... Төрле-төрле сыгылмалы үсемлек сурәтләре, геометрик бизәкләр, язулар белән чуарланып, чүкү, калкытып челтәрләү, бөтерчекләү, чоку, бизәк кыстыру һәм башка зәркән алымнары кулланып искиткеч матур бизәкләр төшерелгән бизәнү әйберләренең һәрберсе үз матурлыгы, күркәмлеге, кабатланмас «йөзе» булуы белән аерылып тора. Бизәнү әйберләренә гарәп хәрефләре белән чокып язылган каллиграфия үрнәкләре үзгә матурлык өсти, аерым бер мәгънә белән баета. Гарәп язулы бизәнү әйберләре шактый булса да, кызганыч ки, аларның күбесенең эчтәлеге бүгенге көндә дә билгесез булып кала. Соңгы елларда музейда алып барылган экспозицион эшләр әлеге язуларга яшеренгән мәгънәләрне ачарга беркадәр ярдәм итте. Язуларны гарәп теле белгече, фәнни хезмәткәр Альбина Заһидуллина укыды.

Фирәзә белән бизәлгән грушасыман ике өлешле каптырмалы һәм зур биш асылма җиз тәңкәләрдән торган яка чылбыры. һәр тәңкәгә үсемлек бизәкләре төшерелгән. Аларда хикмәтле гарәп исемнәре язылган: «Ямлиха Макслемина, Штатьюш (Кафштатьюш), Шаднуш, Маслина, Марнуш, Кыйтмир». Болар Коръәндә бәян ителгән әсһабел Кәһәф исемнәре. Алар турында мәгълүматлар Муса галәйһиссәлам вакытларыннан ук килә. Үзенә тугры булганнары өчен Аллаһы Тәгалә аларны куып килүче кяферләрдән бер мәгарәдә яшереп, саклап кала. Алар анда 300 ел йоклап үткәрәләр. Могҗизалы рәвештә исән калган кешеләрнең исемнәре беләзек, яка чылбыры, йөзек, чулпыларда уелып гасырларга калган, бөти булып йөргән. 

Әлеге яка чылбыры – XIX гасыр үрнәге. Милли музейга 1920 елда Казанда үткәрелгән Шәрык халыклары мәдәнияте күргәзмәсе экспонатлары белән берлектә тапшырыла. 

Музейда саклана торган халык җәүһәрләре милләтебезнең гореф-гадәтләрен, бай традицияләрен күзалларга мөмкинлек бирә. Яшьләрне үткән белән таныштырып, ә өлкән буынны хыялында яшьлегенә кайтаручы тарихи ядкарьләрне туплаган музей буыннарны тоташтыручы күпер вазифасын үти.

Дулкынлы чәчәкләр каймасы белән әйләндерелгән, чокып ясалган, уртасы язулар белән бизәлгән көмеш беләзек. Очлары эчкә бөгелеп тора. Язуның эчтәлеге: «Ошбу беләзек ... кызына хәерле мөбарәк». Аерым шәхескә бәйле булмаган мондый язулы бизәнү әйберләре XIX гасыр уртасында сатуга күпләп чыгарылган. Ул чорда Казан губернасы зәркән әйберләрен сәнәгый җитештерү үзәге булуы билгеле.

Алтын йөгертелгән көмештән эшләнгән түгәрәк кечкенә Коръән савыты. өслегенә граверлау ысулы белән үсемлек орнаменты төшерелгән. Коръән савытының уртасын кызылсу ахак бизи. әйләнәсендә гарәпчә язу: «Эшләремне Аллаһы Тәгаләгә тапшырам». Савытның ян-якларында да гарәпчә: «Йа Аллаһы Тәгалә!» дип язылган, һиҗри белән «1257» дип (1841—1842 еллар) эшләү вакыты күрсәтелгән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 29 май 2020 - 15:05
    Без имени
    Ойлэнгэч бер нэпсенне тыя алмыйча мэхэббэт эзлэгэнче картлыгынны уйларга кирэк шул,!сояркэгэ курсэткэн назны хатынына курсэтсэн улда аннан ким кыланмас иде,,!
    Алмагачлар чәчәк койганда-2
  • 29 май 2020 - 21:21
    Без имени
    Елый-елый укыдым. Алла сакласын андый язмыштан!!!
    ​Үрмәкүч
  • 27 май 2020 - 20:14
    Без имени
    Дэвамы бармы сон бу хикэянен
    Яшьлек хатасы
  • 27 май 2020 - 12:08
    Без имени
    Улың яраткан икән,син дә ярат.
    Дөнья – куласа...
  • 14 май 2020 - 09:36
    Без имени
    Искиткеч гыйбрэтле хикэя!Азагы бик матур тэмамланган.Хэмидэгэ шул кирэк.
    Беренче туй
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...