Логотип
Тарих

Ягъкуб Хәлили: биографиягә яңа өстәмәләр

Ягъкуб Хәлили, 1913-1918 елларда «Сөембикә» журналының мөхәррире һәм нәшире


Репрессиягә тарыган татар зыялыларын гаепләү эшләрен архивлардан өйрәнгәндә, шундый кагыйдәгә юлыгасың: әгәр дә 1930 еллар башында кулга алынганнардан сорау алу, күзгә-күз очраштыру, экспертиза нәтиҗәләрен тасвирлауга калын-калын томнар багышланган булса, 1937—1938 елларда хәл үзгәрә, «эш» — тентү өчен ордер, гаепләнүчедән сорау алу һәм «өчлек» чыгарган хөкем карары — бер юка папкага сыеп бетә.

Революциягә кадәр үк нәшер ителгән «Сөембикә» журналының элекке мөхәррире Ягъкуб Хәлили «эше» дә шул күләмдә — 1937 елның 22 декабрендә ачылган һәм шул ук елның 31 декабрендә ябылган... Кешене гаепләү, хөкем карары чыгару өчен нибары ун көн вакыт киткән.

Кем соң ул Ягъкуб Хәлили? Һәм бөтен нәрсәдән хәбәрдар «орган»нарның игътибарын ни-нәрсәсе белән җәлеп иткән?

Педагог һәм журналист Ягъкуб Ибраһим улы Хәлиуллин 1877 елның 10 декабрендә Вятка губернасының Иж-Бубый авылында (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы) туган. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында җәдитчә белем бирүче уку йорты буларак, Иж-Бубый мәдрәсәсе төрки-мөселман дөньясында киң танылу ала. Әлбәттә, яшь Ягъкуб Хәлили дә белем эстәп чит-ят җирләрдә йөрми, туган авылында мәдрәсә тәмамлый.

Аның шул мәдрәсәдә мөгаллимлек итүе мәгълүм. 1913 елда «Сөембикә» журналын нәшер итә башлаганчы башкарган эшчәнлеге ныклап өйрәнелмәгән, бу чор үз тикшеренүчеләрен көтә. Ягъкуб Хәлили дәреслекләр, уку өчен кулланмалар төзү белән дә шөгыльләнә. Шулар өстенә китаплар бастырып чыгаручы «Юл» ширкәте әгъзасы булып та тора.

1913 елның 27 октябреннән 1918 елның гыйнвар аенача нәшер ителгән иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журнал «Сөембикә»нең нәшире һәм мөхәррире Ягъкуб Хәлили 1917—1918 елларда «Балалар дөньясы» исемле сабыйлар журналы да чыгара. «Сөембикә» журналы Казанда, татар телендә, айга ике мәртәбә басыла торган булган (аның җәмгысе 115 саны басылып чыккан). Ф. Сөләйманова, М. Мозаффария, Багбостан ханым, М. Акчурина, Н. Думави, Ш. Әхмәдиев, Р. Ибраһимия аның иң актив авторлары булган.

Ягъкуб Хәлили үзе унбиш китап һәм татар мәктәпләре өчен «Тәгълим әс-сариф» (1909), «Гыйльме халь» (1910), «Иң яңа әлифба» (1910), «Мәсаил хисап» (1910), «Әнбия тарихы» (1913), «Ислам тарихы» (1917) исемле уку кулланмалары бастырып чыгара.

Бу чорда Ягъкуб Хәлили җәмгыятьтә күренекле урын тоткан. Якташы, педагог Мәрьям Зәйнуллина истәлекләрендә үзенең эш эзләвен һәм ярдәм сорап Ягъкуб әфәндегә мөрәҗәгать итүен, танылган журналист ярдәме белән генә Акъегет авылындагы рус-татар мәктәбенә укытырга урнаша алуын яза.
Ягъкуб Хәлили «эше»н тикшерү материалларына таянып, Октябрь инкыйлабыннан соңгы чорда танылган мәгърифәтченең хезмәт юлын әз-мәз күзаллап була. «Сөембикә» журналы ябылганнан соң ул Буага китә, китап кибетендә эшли. Аннан Казанга кайта һәм китапханәче булып урнаша. Тикшерү «эше»еннән күренгәнчә, кулга алыныр алдыннан Ягъкуб Хәлили Казанда, Дегтярный тыкрыгындагы 10 нчы йортта яши һәм тире әзерләү ширкәтендә келәтче эшен башкара. Гаиләсе зур:  хатыны Әсма Шәфигуллина, улы — Ленинград индустрия институты шәкерте Тәфкил Хәлиуллин, кызы — Казан финанс институты ассистенты Нәсига Хәлиуллина (чынлыкта Нәзыйха, документта исеме дөрес тутырылмаган). 1930 елда Ягъкуб Хәлили «валюта өчен» кулга алынып өч ай төрмәдә утыра. Бу «эш» хакында төгәл мәгълүматлар табылмады.

Ә 1937 елның 4 декабрендә аны кулга алу өчен сәбәп итеп «Камил Якуб» типографиясендәге «корткычлар» төркеменә суд карары белән килешмәвен белдереп саксыз сүзләр сөйләвен мисал итеп китерәләр: «Менә Әхмәтов Абдулланы аттылар, мин бик озак еладым, чөнки һәр көнне кан коела бит. Болар кебек (ягъни Совет власте — авт.) канга сусаганнар, мөгаен, беркайда да юктыр. Сталин кан сөя, күпме галим затлар кырыла. Безнең Гаяз һәм Батталов Әнкарада җәннәттә яши, ә монда без һәр көнне кулга алуларын көтеп калтырап яшибез».
 

Татар язучысы Гаяз Исхакый 

(1887—1954) һәм тарихчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал (1883—1969) хакында аның җылы сүзләренә өстәп аһ-зарларын кирәкле җиргә җиткерүчеләр табыла. Болар аңа «контрреволюцион элемент» ярлыгы тагарга җитә кала. җитмәсә, Хәлилинең 1918 елның февраль-апрелендә «Болак арты республикасы» төзергә йөрүчеләр арасында актив эш алып баруын истә тотучылар «уяулык күрсәтә». Аңа шаккаткыч мәгънәсез гаепләр тагыла. Һәм менә шул беркем тарафыннан да дәлилләнмәгән яла Ягъкуб Хәлилине атарга хөкем карары чыгару өчен нигез була да инде. Илленче елларда Хәлилине аклау — реабилитацияләү эше яңадан каралганда, аның язмышын хәл иткән мәгълүматларны «штаттагы шаһитлар», ягъни шымчылар биргәнлеге мәгълүм булды.

1938 ел башында Хәлилигә хөкем карарын укыйлар. Анда мондый сүзләр бар: «Соңгы елны ул төрле китаплар һәм тауарлар сатып спекуляция ясау белән мәшгуль булган. 1935 елда даими рәвештә контрреволюцион милли агитация белән шөгыльләнгән. Шулай ук революциягә кадәрге Хәлили чыгарган буржуаз «Сөембикә» журналы искелек яклы реакцион көчләрне эшче сыйныфның революцион хәрәкәтенә каршы мобилизацияләгән». (Татарстан Республикасы буенча РФ УФСБ архивы, 2—6900 эш, 16 бит.)

Ягъкуб Хәлили, бернигә карамастан, үзен гаепле дип танымый. Дөрес, соңрак, тикшерү эшендә мондый өстәмә теркәлгән: «Мин, Хәлили — контрреволюцион буржуаз милләтче. Узганымда Г. Исхакый, Атласов Һади, Муса Бигиев, Садри Максуди, Бари Батталов белән контрреволюцион темага тыгыз элемтәдә идем». Мондый «гаеп тану»ны журналист үзе, ирекле баштан язгандыр дип ышану бик читен.

1938 елның 6 гыйнварында «өчлек» карары Ягъкуб Хәлилине атарга хөкем итә. «Катгый яшерен» грифы сугылган «эш»тә карарның 1938 елның 15 гыйнварында кичке 19 сәгать 30 минутта җиренә җиткереп үтәлүе хакында белешмә дә теркәлгән. Танылган нәшир, педагог, журналистның гомере шулай өзелә.

Әмма Хәлили тарихы моның белән тәмамланмый. Сталин вафатыннан соң Эчке эшләр министрлыгы органнарына гаделсез хөкем ителгән меңләгән кешеләрдән, аларның туганнарыннан «эш»ләрен кабат тикшерүне һәм репрессия корбаннарын реабилитацияләүне үтенгән гаризалар керә. 1955 елның 16 ноябрендә СССРның генераль прокуроры Р. А. Руденко исеменә Ягъкуб Хәлилинең кызы — Хәлиуллина Наджия Ягъкубовна (исеме дөрес күрсәтелмәгән, дөресе — Нәзыйха) гариза керә. Ул хәтта фамилиясен дә үзгәртмәгән (Ягъкуб Хәлили «эше» буенча ул Нәсига буларак бара). Әтисе һаман исәндер, берәр лагерьда газап чигәдер, дип очрашуга өметләнә ул.

Менә аның хаты: «Эчке эшләр министрлыгы органнарына үткән унсигез елда кат-кат мөрәҗәгать итүемә карамастан, минем хатларым җавапсыз калды, 1947 елдагы мөрәҗәгатемә, әтиемә «эш» ачылмаган, аның кайда булуы хакында мәгълүмат юк, дигән җавап кына ала алдым». Ул әтисен реабилитацияләү мәсьәләсен янәдән карауны үтенә һәм үзе, туганнары хакында белешмә җибәрә. 1932 елдан ул ТАССР Финанс министрлыгында эшләгән, ә аның ире К. З. Садыйков шул ук министрлыкның Контроль-ревизия идарәсендә өлкән ревизор була. Гаризадан күренгәнчә, әнисе — Хәлилинең хатыны — Әсма Заһидулла кызы да исән (тикшерү эшендә аның исеме Альма дип ялгыш күрсәтелә — авт.).

Тикшерүчеләр Хәлили эше буенча белешмәләр җыярга тотына, аның белән таныш булган кешеләрдән сорау алулар башлана. Хәлили биографиясенең моңарчы күләгәдә калган яңа яклары ачыла. НЭП заманында — 1924 елда ул бакалея сәүдәсендә милектәш булган икән. Шуның өчен аны, сәүдәгәр буларак, шул ук елда сайлау хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Күрәсең, 1930 елдагы «валюта өчен» дигән өч айлык кулга алып тору Хәлилинең шул «эшчәнлеге» белән бәйле булгандыр. 

Бу эш буенча аның элекке хезмәттәше — тире әзерләү ширкәтендә эшләгән Әхмәдиев дигән кешедән сорау алалар, ул Хәлилине фәкать яхшы яктан сурәтли.

Ирен реабилитацияләүләрен үтенеп органнарга Хәлилинең хатыны да мөрәҗәгать итә. Ниһаять, пенсия алу өчен аңа иренең үлеме хакында таныклык һәм реабилитацияләнүе турында белешмә алу зарурлыгы алга баса. Белешмә бирүен бирәләр, әмма андагы сүзләр ялган: имеш, Әсма Хәлиуллинаның ире 1938 елда ун елга  хезмәт белән төзәтү лагеренда эшләргә хөкем ителә һәм тоткынлыкта үпкә рагыннан 1945 елның апрелендә үлә. ЗАГСка  шул хакта документ тутырырга күрсәтмә бирелә. Ә хакыйкать 1991 елда гына билгеле була: Ягъкуб Хәлилинең бертуган абыйсы Исмәгыйльнең оныгы, Мәскәүдә яшәүче Раилә Салихҗанова мөрәҗәгатенә дәүләт куркынычсызлыгы органнарыннан, ниһаять, чын дөрес җавап алына. Хәлилинең үлеме хакында яңа таныклык тутырыла. Җәсәденең Казанда Архангел зиратына күмелүен дә хәбәр итәләр. Шулай итеп, Ягъкуб Хәлили фәкать безнең көннәрдә генә тулысынча аклана.

Ягъкуб Хәлили хакында яңа мәгълүматлар табарга өметләнеп, Раилә ханым Салихҗанова белән 2002 елның мартында, Мәскәүдә очраштык. Раилә ханымның миндә ике хаты да саклана. Менә алардан кайбер өзекләр: «...Мин чыннан да Ягъкуб Хәлили оныгы, дөресе, аның абыйсының оныгы. Алар өч ир туган булганнар: Исмәгыйль (минем бабам), Исхак һәм Ягъкуб. Исхак абый гражданнар сугышында тифтан үлә. Аның алты кечкенә баласы кала. Исмәгыйль белән Ягъкуб ул балаларны бүлешеп үзләренә алалар, белем һәм һөнәр алырга булышалар.

Ягъкуб абыйның беренче хатыны Әсма исемле искиткеч чибәр хатын була. Аларның нәни уллары үлгәч, бу гаилә белән дус Габдулла Тукай, яшь ананы юатырга теләп, аңа шигырь багышлый. Ул шигырь басылгандырмы-юкмы, белмим, әмма бәләкәй чакта мин бу хакта ишеткән идем. Әмма Әсма апа бу кайгыны күтәрә алмый, сагыштан чиргә сабыша һәм үлеп китә.

Ягъкуб абый бай кеше булмый, әмма әдәби журнал чыгару хыялы аңа тынгылык бирми.

Менә ул хыялына ирешә. Бик бай Себер промышленнигы Заһидулла хәзрәт Шәфигуллинның Әсма исемле кызына өйләнә. Аларның никахы гаҗәеп уңышлы булып чыга. Әсма ханым әйбәт, уңган хатын гына түгел, иренең фикердәшенә һәм эшләрендә иң беренче ярдәмчесенә, булышчысына әйләнә. өстәвенә, Әсма апа Хәлилиләрнең һәр барчасын да туганнарча якын, үз итә. Хәтта миңа да ул үзенең бирнәсеннән зур кытай савыты бүләк иткән иде.

Хәтеремдә әле, әтисе аркасында кызлары Нәзыйханың эшендә күңелсезлекләр килеп чыккач, эшләрен җайга салырга дип ул Мәскәүгә килде. Нәкъ шул вакытта Сталин үлгән иде, шуңа күрә бу эш үзеннән-үзе җайланды. Нәзыйха апаны кырык сигез яшендә саркома дигән чир бу дөньядан алып китте.
Ягъкуб абыйның улы Тәфкил Ватан сугышының буеннан-буена хәрби радиоинженер була, сугыштан соң байтак еллар ГДРда хезмәт итә. Инфарктан Ленинградта вафат була. Анда аның кызлары — Гөлнара белән Нәзирә, улы Таһир яши. Хатыны Ләйлә апа атаклы татар артистларының кызы иде. Фамилияләрен белмим...
Мәскәү, 14 ноябрь, 2001 ел».

Раилә Салихҗанова безгә бер кызыклы документ тапшырды. Бу Хәлилиләрнең шәҗәрәсе. Аны Ягъкуб абыйның абзасы Исмәгыйль Хәлили (1872—1948) төзегән. Нәсел шәҗәрәләрен ул, Раилә ханым фикеренчә, Ватан сугышы елларында төзегән булса кирәк. Гарәп язуы белән татарча язылган бу документ, мөгаен, кайдадыр бастыру өчен түгел, ә бәлки гаилә ядкаре буларак төзелгәндер. Әмма аның әһәмияте зур, чөнки сүз Иж-Бубый мәдрәсәсенә килеп ялгана. Ә Иж-Бубыйның татар халкы тарихындагы ролен бәяләп бетерү мөмкин түгел. 

авторлар: Азат Ахунов, филология фәннәре кандидаты, Чулпан Җамалетдинова, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты аспиранты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар