Логотип
Тарих

Тукай якташлары


Каникуллар җитүгә мин Яңа Кырлай авылына кунакка кайтырга яратам. Әби белән бабаем яшәгән бу данлыклы, шигъри табигатьле урыннар гел үзенә тартып тора. Бабаем белән бергәләп балачактан йөргән урамнар, инеш буйлары, җиләкле Кырлай урманнары бу юлы да  бик сагындырган.   

    Бүген мин кабат таныш сукмакларга ашыктым. Менә музей-йорт артындагы зур буа. Су кырыендагы куе таллар арасына чүгәләп бабай «Су анасы» әкиятен сөйли иде, Тукайның «Шүрәле»сен дә мин беренче кат Кырлай урманында бабаемнан ишеттем. Әлифбадан хәреф танырга да тәүге тапкыр бабай өйрәтте – ул минем беренче укытучым да булган икән...  

Минем бабай – бик гыйлем кеше, гомер буе Кырлай мәктәбендә татар теле, тарих укыткан, Кырлайда беренче Тукай музеен оештыручы да булган ул. Бабай бик күп күргән, күп белә. Шуңа күрә миңа аның белән hәрчак бик кызык, сөйләшеп туймыйсың. Ә өй түрендәге шкафта аның иң зур байлыгы, бик кадерле әйберләре – гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән язылган китап-журналлар, язучыларның автографлар куеп бүләк ителгән әсәрләре, мактау язулары, эш папкалары, истәлекләр, язмалар, альбомнар, хатлар, фоторәсемнәр саклана. Ниләр генә юк! Шкаф тулы тарихи хәзинә... Монда миңа әбием бүләк иткән бик матур рәсемле беренче Тукай китабым да саклана. Бөек шагыйребезнең кабатланмас гүзәл шигърияте дөньясына юл башым Кырлайда башланды да инде. Мин 3-4 яшьтә бөтен хәрефләрне таныганмын. Чынлап укый белмәсәм дә, бүләк китаптагы шигырьләрне рәсемнәре буенча да чамалап, бабай әйтмешли, «шартлатып укыганмын»: «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Бичара куян», «Кызыклы шәкерт»... Әбием аларны гел көйләп матур итеп сөйләгәнгәме, күбесен мин дә бик тиз ятлап ала идем. 

   Бу юлы мин бабайдан ничек укытучы булып китүе турында сорашам. Балачакта бабай барлык авыл малайлары кебек эшләп үсә: ат сакларга ярата, ат белән төрле эшләргә дә йөри, тегермән дә тарта, яшелчә бакчасын да каравыллый, яланаяк каз көтүе дә көтә. Тик аның бер кулында чыбыркы булса, икенчесендә китап булган. Башында мең төрле хыяллар: диңгезче булып дөнья гизү дә, фотограф булу да, язучы булу да, әтисе теләгәнчә, Магнитогорскида тау институтында уку да... Жәйләрен алар гаиләсенә ялга режиссер Кәшифә апа Тумашева кайта торган була. Беренче класска укырга кергәндә, киләчәктә зур уңышлар теләп, малайга китап-дәфтәрләр бүләк итә ул. Ә егет сынатмый – мәктәпне Мактау грамотасы белән тәмамлый. Бик яратып, тырышып укыган бабай. 

Мәктәпне тәмамлаган елны бабай тегермән тартканда аягын сындыра. Хыяллар да чикләнә. Тик аның уку теләге шулкадәр көчле була, бераз гына урын өстендә ятканнан соң, авыр сугыш еллары булуга карамастан, Арча педагогия училищесына укырга керә. Ул чакта педучилище Үрнәк бистәсендә була әле. Култык таяклары белән титаклап укып йөри тырыш егет. Класс җитәкчесе – «Әлифба» авторларының берсе булган Рәмзия Вәлитова, шагыйрь Әнәс Кари кебек танылган педагоглар укыта аны, яшь егетнең туган телгә, әдәбияткә булган мәхәббәте тагын да арта. Янәшәсендә Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гөлчәчәк Галиева кебек талантлы сабакташлары... Чабата киеп , кычыткан ашы, алабута ипие ашап укысалар да, кәгазь-китапка тилмерсәләр дә, төпле белем алалар бу сугыш чоры балалары. 

  Бабай, 1946 елда училищены уңышлы тәмамлап, Казан Дәүләт укытучылар институтының тарих бүлегенә укырга керә. Анда да бик яхшы билгеләренә укый, ике ел буе югары стипендия алып килә. 1949 елның 15 августында дипломлы укытучы булып Югары Оры авылына кайта. Беренче дәресләре, беренче укучылары, дулкынланулары – бүгенгедәй хәтерендә. «Дәресләргә бик нык хәзерләнеп керә идем, алдан репитицияләр ясап карый идем, балаларга аңлаешлы булсын өчен, күргәзмә әсбаплар кулланып, укучылар да актив булсын дип тырыша идем», – дип искә ала бабай. Белемле, тырыш егет авылның комсомол тормышында да теләп катнаша, кустовой башлангыч мәктәпләрдә инспектор да була, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. 1950 елда яшь укытучының булдыклы булуын күреп үзе укыган Яңа Иябашка укыту бүлеге мөдире-завуч итеп кайтаралар.   

 Энергиясе ташып торган тырыш егетне районда да күреп алалар: ул докладчылар группасы члены да, ВЛКСМның Кызыл Юл район комитеты пленумы члены да, пропагандист та, агитатор да. «Тукай-Кырлай» колхозында комсомол яшьләр өчен политмәктәп тә алып бара. Кырлай авылының борынгы тарихы белән дә кызыксына яшь тарих укытучысы. Бигрәк тә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның замандашлары белән сөйләшергә ярата ул. Әтисенең бертуган абыйсы Әһлиулла да шагыйрьнең сабакташ дусты була бит. Тукай иҗатына гашыйк егет бик күп истәлекле материаллар җыя.    

  1950 елларда күренекле прозаик Әхмәт Фәйзи, «Тукай» романын язу өчен, Кырлайга килә. Шагыйрьнең замандашы Сафа бабай йортында яшәп иҗат итә ул. «Әхмәт абый  тыйнак, бик мөлаем, һәрчак якты йөзле иде», – дип искә ала бабай. Язучы авыл халкының якын кешесенә әйләнә. Ул шагыйрь замандашлары белән генә түгел, колхозчылар, яшьләр белән дә очраша, авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә кызыксындыра аны. Шул күзәтү һәм өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Әхмәт Фәйзи «Кызыл Татарстан» газетасында «Кырлайдан хатлар» дигән очеркларын бастыра. Әлеге хатларда язучыбыз Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген күтәреп чыга. Аның инициативасы, югары оешмаларның булышлыгы, бөтен район колхозларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1950-1953 нче елларда Кырлайда ике катлы урта мәктәп калкып чыга. Мәктәп бинасының югары өлешенә төзүчеләр агачтан матурлап Тукай исемен язып куялар. Чөнки шагыйрь гомере буе туган халкын агартырга – белемле итәргә омтылган. Кырлай яшьләре өчен генә түгел, тирә-яктагы Ашытбаш, Симетбаш, Әзәк, Чиканас, Иске Иябаш, Алмалы һ.б. авылларның аң-белемгә омтылган яшьләре өчен зур бүләк була мәктәп.  

Бабайның 40 елдан артык педагогик эшчәнлеге шушы Кырлай мәктәбенә багышлана. Башта уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Алты елдан аны мәктәп директоры итеп куялар. 17 ел шул җаваплы вазифаны башкарганда, район һәм республика булышлыгы белән мәктәпнең материал-техник базасы ныгытыла. Укыту кабинет системасына күчерелә. Укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, Кырлай мәктәбе Мәгариф министрлыгының, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының, Казан педагогия институты һәм Арча педучилещесының база мәктәбенә әверелә. Анда район, республика, Россия Федерациясе күләмендә укытучылар, уку-укыту бүлеге мөдирләре, мәктәп директорлары өчен төрле темаларга семинар-киңәшмәләр үткәрелә. Укытучылар өлкән укытучы, укытучы-методист, әйдәп баручы укытучы, РСФСР мәгариф отличнигы, атказанган укытучы исемнәренә лаек була. Аларның белем һәм тәрбия бирүдәге алдынгы тәҗрибәсен бүтән мәктәпләр дә куллана. Мәктәпнең бүгенге укытучылар коллективының зур күпчелеге үзебезнең мәктәпне тәмамлап, урта һәм югары педагогик белем алып, туган мәктәпләрендә эшлиләр. Бу традиция дәвам итә, кадрлар әнә шулай әзерләнә. 

  Кырлайга килүчеләр өчен исә мәктәп беренче экскурсия урыны, бу төбәктә шагыйрь иҗатын өйрәнүче һәм өйрәтүче үзәккә әверелә. Бабай үзенең педагогик эшчәнлеген шагыйрь иҗатыннан, аны өйрәнүдән, аны пропагандалаудан башка күз алдына китерми. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган әбием Яруллина Сәүдәт белән җиң сызганып эшлиләр алар. Бик бай татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазлана. Анда Г. Тукайга багышланган күп материаллар туплана. Кырлай мәктәбенә шагыйрь эзләреннән кунаклар, язучылар, укучылар һәм укытучылар килә башлый. Аларны кабул итү, ашату, йоклату, экскурсияләр оештыру кебек өстәмә эшләрне дә  бабай бик теләп, чын йөрәктән башкара. 1960 нчы елларда шагыйрь хөрмәтенә китапханә дә төзелә. Аның зур залына Г. Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә куела. Экскурсиягә килүчеләр аның белән бик кызыксынып танышалар. Ул зал яңадан-яңа материаллар белән баетыла. Казандагы М. Горкий исемендәге музей директоры Мария Николаевна Елизарова һәм музейның хезмәткәрләре тырышлыгы белән китапханә музей-филиалга әйләнә.   

  Бабай бик күп шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшли. Алар белән матур очрашулар үткәрелә, яңа гына табадан төшкән әсәрләре белән укучылар да бик кызыксынып таныша. Шул елларны искә алып, 1974 елда мәктәпне тәмамлаган Мөнирә Сафина: «Без Гомәр абыйга чын тере язучылар белән бәйрәмнәр үткәреп, туган телне, әдәбиятны яратырга өйрәтүе өчен мең рәхмәтле», – дип искә ала. Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзиев, Хәсән Туфан чыгышлары аңа бик көчле тәэсир итә. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәреннән әби ролен укып көлдерүе күңелендә онытылмаслык булып истә калган.  

 Әдәбият-сәнгать әһелләре белән даими очрашулар эзсез калмаган, Кырлай мәктәбеннән чыккан, әдәбият һәм сәнгатькә, туган телгә хезмәт итүчеләр бүтән бер мәктәптә дә ул кадәр күп түгелдер: татар теле укытучылары, тел галимнәре, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, актерлар, дикторлар... Бүтән өлкәләрдә дә укучылар зур уңышларга ирешәләр: тырыш игенчеләр, алдынгы төзүчеләр, галим-профессорлар, табиблар, агрономнар бирә туган илебезгә Кырлай мәктәбе. 

    Бабайны яратып «аяклы тарих» дип тә йөртәләр. Ул Кырлай тарихын, истәлекле урыннарын бик яхшы белә. Мин буаны әйләнеп, яңа зур күпер аша элек авыл башы булган урынга килеп чыгам. Монда борынгы вакытта басу капкасы, ике якта да тегермән булган.  

Ә мин кабат балачакка кайтам... Колакта бабай тавышы:  

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр, 

Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлай диләр... 

Менә без бабай белән Кырлай урамнарыннан атлыйбыз. Мине Кырлай тарихы да, ерак бабайлар да, нәни Апушның дуслары да кызыксындыра. Ә бабай сөйли дә сөйли... 

Кырлай, Кырлай... Бик борынгы чорда, Болгар ханлыгы заманында ук, Алат юлында да шундый исемле бер авыл булган. Казанны, Арчаны алу сугышларында ул бик зур зыян күрә. 16 нчы гасыр ахырында бу җиргә Түбән Новгород алпавыты Хохлов килеп рус авылы салдыра. Шушы вакытларда татар халкы өчен зур фаҗига башлана – архиепископ Гурий коточкыч алымнар белән чукындыру үткәрә башлый. Карышучыларны кыйныйлар, җәзалап үтерәләр. Мәчетләр җимерелә, зиратлар мәсхәрәләнә. Халык бик авыр шартларда яши. Рус чолганышында Кырлай халкының чукынмый калуы зур батырлык була. Тик патшалар чукындыру турында яңадан-яңа указлар чыгаралар. Буйсынмаган авылларны урыннарыннан сөрү башлана. Вөҗданы, иманы мыскыл ителгән, җирләре тартып алынган Кырлай халкы туып-үскән җирен калдырып яңа җирләргә күчәргә карар кыла. Безнең ерак бабайлар Себер юлыннан бераз читтәрәк, Ия суы ярларында челтерәп аккан чишмәле, урманлы бик матур урынны сайлап алалар. Башта җир йортларда торалар, әкренләп урман кисеп йортлар салалар. Шулай итеп авылга нигез салына. 

Уйларым бүген һәм үткәннәр арасында урала. Телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау өчен гомерләрен дә кызганмаган көчле рухлы батыр әби- бабайларым турында да, бүген үзенең газиз туган телләрен оныткан маңкортлар турында да... 

Уйларыма, тарихка аваздаш итеп, бабай «Китмибез» шигырен сөйли: 

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; 

Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).  

Кечкенәдән бабай сөйләгән шигырьләр бихисап инде ул. Ни эшләсәң дә, бабайның хәтер сандыгыннан Тукай шигыре килеп чыга. Көзен бәрәңге алабызмы, язын алмагач төбен казыйбызмы – ул эшкә багышланган матур шигырьләр сөйли, «Нурлы Казанга» кунакка барсак, «Пар ат»ны яттан укый,  урманда йөргәндә төрле ел фасылларына карата шигьри юлларны искә төшерә. Намуслы, эшчән, кешелекле булуның беренче дәресләрен шул чакта ук биргән икән ул. Табигатне яратырга, кошларны, җәнлекләрне җәлләргә, мескеннәрне, көчсезләрне якларга да, таң ату матурлыгын күрергә дә мине бабаем Тукай шигырьләре аша өйрәтте. Ә менә арада күңелемә иң тирән уелып, йөрәкләрне тетрәндереп сөйләгән шигыре шушы «Китмибез!» иде. Ул чакта мин киң кырларында «чәчкән, суккан», «хәтфәдәй яшел болыннарда яланаяк көтү көткән», «һәр ягы урман булган» туган җиренең бабаем өчен никадәр газиз икәнен тойдым. 

   Шуңа да, 1975 елда тынгысыз бабаем тагын бер зур игелекле эшкә тотына. Еллар үткән саен урманда шагыйрь сокланган «гаскәр кеби торган чыршы, нарат» сирәгәя бара. Бигрәк тә сугыш елларыннан соң Татарстанның урман байлыгы кими. Киләчәк турында уйлап, бабаем Арча урман хуҗалыгы белән берлектә мәктәп урманчылыгы оештырган. Туган тел белән бергә, ул балаларга урман фәне, урман теле дә укыта башлый. Табигать серләренә төшенергә, аны якларга, сакларга өйрәнәләр алар. Өлкән урманчылар белән берлектә, күпме агач, куак утыртыла ул елларда. Габдулла Тукай музей- йорты янындагы паркка да шул чакта нигез салына. Үзләренә беркетелгән урман кварталында кырмыска ояларын санарга да, канатлы дусларын яңа матур оялар белән сөендерергә дә, чишмә буйларын чистартырга да булдыралар яшь урманчылар. Мәктәп урманчылыгына 488 га питомник һәм теплица, урман полосалары, эррозиягә каршы утыртылган полосаларны саклау эше дә йөкләнелә. Хезмәт тәрбиясе шулай башлана.  Мәктәптә бик бай урманчылар кабинеты да оештырыла. Балалар бик күптөрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып республика, Советлар Союзы буенча призлы урыннар алалар. Алар белән яшь урманчылар слетында Мәскәүдә да була бабай. Бүген ул урманчы эшен гомерлек һөнәр итеп сайлаган  укучылары турында горурланып сөйли. Алар арасында урман үстерүчеләр, аны саклаучылардан алып урман фәнен, аның киләчәген өйрәнүче профессорларга кадәр бар. Үзенең өч улы да хезмәтләрен авыл хуҗалыгы, җир, урман белән бәйлиләр. Өлкән улы Мөнир Яруллин – авыл хуҗалыгы институтында эшләгән елларда урман хужалыгы һәм экология факультеты ачуда зур тырышлык күрсәтә. Оныгы Рушан абый шул факультетның беренче чыгарылышы сафында, «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшли. Уртанчы улы Зөфәр абый – галим- агроном. Ә кече улы Илнур Яруллин – Татарстанның атказанган урманчысы, Россиянең иң яхшы урманчысы исеменә лаек була, ул – Россиянең Петр Антипов премиясе лауреаты, Дуслык ордены кавалеры, урманнар саклау һәм үстерүдә зур хезмәт куйган җитәкче. 

   Мин бабайдан ни өчен нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлавы турында сорыйм. Өйдә ул мине түрдәге китап шкафы янына чакырды.  Бер папкадан бабаем бик кадерләп зур гына фоторәсем чыгарды. Рәсем Кырлайның  Әхмәтхан бай йорты янында төшерелгән икән. «Монда – шагыйрьнең замандашлары, сабакташлары», – диде бабай. Мин аларның исемнәрен тиз-тиз ул әйткәнчә язып барам: 

Уртада ак сакаллы, кулына китап тотканы – Тукайның беренче укытучысы Хәбри хәлфә. Ул Кырлайда дөньяви мәктәпкә нигез сала. Хәлфәнең уң ягында Габдулланы якын итеп йөргән Нәфисә әби. Аннан соң Зариф Фатыймасы, Мостый Фатыймасы, Галәү, Хәким, Лотфрахман бабайлар. Хәбри хәлфәнең сул ягында Ахун бабай. Ахун бабай янында минем Кырлай бабайның әтисе Ярулла Хәлиуллин утыра. Янәшәдә Таип, Сафа, Барый бабайлар. «Шушы әби-бабаларыбыз токымы чукындыруларга бирешмичә иманнарын, туган телләрен саклап калганнар, фашист илбасарларын җиңеп яңа тормыш төзегәннәр. Аларның йөзләрендә ныклык, горурлык бар. Яшь буынга да: «Туган җиргә тугры булыгыз,  Тукай телен саклагыз!» – дип әйтәләр кебек. Безнең бабайлар, Кырлай халкы гел гыйлемгә омтылган. Гомумән, Арча ягы – татар халкының матур әдәби телен саклаган,  мәгърифәтле төбәк бит. Минем дә шул изге юлны дәвам итәсем килде», – диде бабай. 

   Мин аннан әтисе Ярулла Хәлиуллин турында да сорашам. Гомере буе яңалыкка, дөнья күрергә, белем алырга хыялланган Ярулла бабай. Ул 11 яшьтән үк Алма-Атада бер байда хезмәт итә башлаган. Байның рөхсәте белән, аның китапларын укырга бик яраткан. Тау инженеры булырга теләгән Ярулла бабай Баку, Досора, Гурьев нефтепромыселларында бик тырышып эшләгән, татар яшьләренә дәресләр биргән. Магнитогорск каласындагы алдынгы эш тәҗрибәсе турында 30 нчы елларда газеталарга язып чыкканнар, бүләкләгәннәр. Тик аның зур белем алырга мөмкинлеге булмаган. Ул яңадан авылга әйләнеп кайта, колхозда яшелчә үстерү буенча бригадир булып эшли башлый. Тырыш хезмәте медальләр белән бәяләнә.  

   Үзе зур хыялына ирешмәсә дә, Ярулла бабай бүген балалары, оныклары өчен куаныр иде дип уйлыйм. Улы Яруллин Гомәр, килене Яруллина Сәүдәт гомерләрен Кырлай балаларына белем бирүгә, туган телне саклауга багышлаганнар. Оныклары академия, консерватория, университет, институтлар бетереп, үзләре сайлаган hөнәр буенча эшлиләр. Ә аның иң зур хыялын – инженер булу теләген – оныгы Мөнир абый Яруллин чынга ашырган, ул – техник фәннәр докторы, профессор. Үзе дә күпме галимнәр, инженерлар укыткан Мөнир абый! 

   Хәбри Хәлфәнең, бабайларның карашы бүген инде безгә төбәлгән… 

  Уйларым кабат үткәннәр, заман, киләчәк арасында урала… 

  Шулчак Кырлай өстендә үзәкләрне өзеп азан тавышы яңгырады. Күңелдәге шигырь юлларына аның якты, горур моңы кушылды…    

   Әллә җырлар шулай туамы? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар