Логотип
Тарих

​Әстерханга ничә яшь?

Татар тарихының чикләре биниһая киң. Дөресен генә әйткәндә, ул әле тәгаенләнеп тә бетмәгән, чөнки һәр басып алучы әлеге тарихны үзенчә, үз мәнфәгатьләренә яраклаштырып үзгәрткән, яңабаштан язган.
Шөкер, Казаныбызның меңъеллыгын дөньяга таныта алдык. Тик Япон диңгезеннән Хәзәр диңгезенә кадәр сузылган татар җирендә андый шәһәр-калалар бихисап күп булган. Шуларның иң күренеклесе — Әстерхан (чын исеме — Хаҗитархан). Аны татар тарихының бишеге дип атарга да мөмкин. Мөмкин генә түгел, бу хаклыкка тулысынча туры килә.

2008 елның икенче яртысында Россия Федерациясе  Президенты указы нигезендә Әстерхан шәһәренең 450 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Аңа инде зур хәзерлек эшләре бара. Бу — рәсми чара. Шуның белән бергә, әлеге борынгы каланың яше турында башка фикерләр дә бар. Шушы җәһәттән, без ике авторның кыскартылган язмасын тәкъдим итәбез.


Әүлияләр каласы

Казанны буйсындырганнан соң, 1554 елда Иван Грозный Әстерханга яу чаба. Дәрвиш Али хан Дагстанга кача. Әстерхан җирләре 1556 елда Мәскәү кенәзлегенә кушыла, татар ханлыгы тарихы-ние белән юк ителә. Без, “Сөембикә” берләшмәсе әгъзалары, ханлыкның 1556 елның 2 июлендә яуланып алынуын ачыкладык һәм бу көнне Әстерханда “Хәтер көне” дип игълан иттек. Әлеге датага багышлап, стена календаре чыгардык, башка  чаралар уздырдык.

Безгә билгеле булганча, кала исеме сыйфатында Хаҗитархан рус елъязмаларына 1250 елда үтеп кергән. Берничә ел элек А. Зайцевның Мәскәүдә “Астраханское ханство” исемле китабы басылып чыкты. Алтын Урда, Хаҗитархан тарихын өйрәнүче дала археологы Вячеслав Плахов әлеге хезмәткә югары бәя бирә, аның документальлеген билгеләп үтә.

Рус тарихчыларының күпчелеге Хаҗитархан — татар шәһәре бары тик Иделнең уңъягында гына (хәзерге Трусов районы ягы) булган дип баралар. Әмма Хаҗитархан, рус кулына төшкәнче үк, Иделнең ике ягында да яшәп килгән. Сул якта нугай татарларының кышкы утарлары, Кәрвансарай булып, ике арада сал, көймәләр йөргән. Әстерханның сул ягында: хәзерге Кремль урынында, татар Кремле тирә-якка ямь биреп торган, мәчетләр эшләгән (аларны җимереп, өсләренә чиркәүләр салганнар). Кремльдә әүлияләр, изгеләр күмелгән (Кара Дауыт әүлиянең кабере хәзер дә саклана, тик инде ул христиан дине изгеләре рәтенә күчерелеп, кабер өсте дә шул рәвешкә туры китерелеп үзгәртелгән). Хәрби комиссариат урынында элек Кызлар монастыре иде. Хаҗитархан тарихы исә монда Дәрвиш Али ханның сарае, хан мәчете булган дип күрсәтә. Кремль тирәсендә урнашкан Аккош күле (элеккеге Иделнең бер тармагы) буена Газпром үзенә мәһабәт, замана бинасы төзеп куйды. Бу бинаны төзегәндә борынгы мөселман каберләре килеп чыккан. Татар базары калкулыгы өстендә Иван Золотоус чиркәве бар, анда элек хан мәчете һәм хан каберлек­ләре булган. Чиркәү эчендә хәзер дә өч мөселман кабере урыны билгеле. Берәве Фатыйма әүлиянеке. Кайбер татарлар монда килеп, нәзер әйтәләр, чиркәүгә кереп садака салалар. Икенчеләре нәзер садакасын чиркәү коймасы аша элеккеге мәчет нигезенә ташлап калдыралар. (Моның нәселдән-нәселгә күчеп килә торган тулы йоласы бар). Шул ук Татар базары тирәсендә (элеккеге “Родина” кинотеатры янында) Үтәмеш әүлия күмелгән, кызганыч, ул кабер юл астында калган. Аннан 70–100 метр арада князь Владимир соборы күренә. Әлеге урында Хаҗитархан заманында зур мәчет булып, нигезенә мөселман әүлиясе күмелгән. Кала алынгач, мәчет нигезендәге әүлия каберен истә тотып, ахыр чиктә чиркәү дә Аллаһ йорты дип, бер татар бае җимертелгән мәчет урынында чиркәү төзергә акча бирә. Совет елларында коммунистлар чиркәүне шартлатырга тотыналар. Тияк татарлары (Татар базарның бер башы иске татар бистәсе Тияккә чыга) кулга-кул тотынып, чиркәү тирәли басалар да, бинаны шартлаттыртмыйлар, әүлиянең “тынычлыгын бозарга” ирек бирмиләр.

Иван Грозный хәзерге стадион тирәсенә сыргавыл посты куйдырта. Бу һәм башка фактлар руслар алганчы ук, Иделнең ике ягында да татар каласы булуын дәлиллиләр. Ханлык яулангач, Хаҗитархан ханнары Иран, Ирак, Төркия, Дагстан, Мәккә, Мәдинә якларына, Урта Азия һәм башка төрки, гарәп мәмләкәтләренә таралалар. Алар белән дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, табиблар, астрономнар, һөнәрчеләр дә китә. Шуларның бер тармагы Хәрәземгә барып чыга. 1596 елны  Хаҗитархан  ха­ны тәхеткә утыра, бу династия 1880 елга кадәр идарә итә.

Әстерханга ничә ел дигән сорауга: рус Әстерханына 450 ел, татар Әстерханына 1000 ел (900 елдан да ким түгел) дип җавап бирәбез.

“Әстерхан” атамасының килеп чыгышы турында шактый күп мәгълүматлар укыганым бар. Әмма аларның берсе дә күңелгә ятмый. Минем үз версиям. Аның әле матбугатта басылганы булмады. Идел елгасы белән Әстерхан шәһәре күп гасырлар буе бер тән, бер җан булып яшәп килә. Минемчә, шәһәргә исем дә Идел елгасы белән бәйле рәвештә бирелгән. Кайчандыр хәзерге Иделне Булгар елгасы дип йөрткәннәр. Татарның “Булгар (болгар)” сүзеннән рус телендәге “Волга” сүзе килеп чыкканын тарихчылар таный (“б” авазы яңгыраш ягыннан үзенә якын “в” белән, “у” авазы “о” белән алмашына. Соңгы “р” авазы юкка чыга). Шәһәргә дә исемне болгар бабаларыбыз биргән ләбаса! Болгар ханлыгының биләмәләре урыны-урыны белән хәзерге Иделнең түбән агымына кадәр төшеп җиткән. Гомумән, икътисадый яктан нык алга киткән Болгар ханлыгы сәүдәгәрләре Булгар-Волга елгасы буйлап, “аста-(астагы) хан”лыкка агып төшкәннәр. Ягъни ур­та Иделдән астагы ханлыкка йөзгәннәр. “Аста” һәм “хан” сүзләре “р” хәрефе белән кушылганнан килеп чыккан “Астархан” сүзе әйтелеш һәм яңгыраш өчен уңай булган “Әстерхан” сүзенә әверелгән.

Наилә ПОТЕЕВА,
“Сөембикә” берләшмәсе рәисе. Әстерхан.


Тарихны тудыручылар

1443 елда Олы Урда тәхетенә кабат Кече Мөхәммәд утыра. Ул 1459 елга кадәр идарә итә. Аны Мәхмүд хан алыштыра. Аннан соң Әхмәд хан идарә дилбегәсен үз кулына ала (1465–1481). Ә 1481–1502 елларда Шәехәхмәд хан булып тора.
1502 елда Олы Урда Кырым ханлыгы тарафыннан тармар ителә, таратыла. Шушы ук вакытта Мәскәүнең олуг князе Иван III нең теләктәше Миңлегәрәй хан Сарай каласын төбе-тамыры белән яндыра. Олы Урданың соңгы вәкаләтле ханы Әхмәдне нугайлар далага качкан җиреннән тотып алалар һәм чәнчеп үтерәләр. Урта гасырның иң зур, иң куәтле дәүләтләреннән саналган җучи Улусы менә шулай яшәүдән туктый.

Әстерхан ханлыгына Олы Урданың элекке ханы Мәхмүд хан нигез сала. Туганы Әхмәд хан аны тәхеттән бәреп төшергәч, Әстерханга килә һәм мөстәкыйль ханлык оештыра. Бу 1460 еллар ти­рәсе була. 1556 елга кадәр барысы унөч хан тәхеткә утыра. Соңгы хан — Дәрвиш Али. Әстерхан каласының тарихын, бердәнбер кануни процесс буларак, шушы шәхесләр тәгаенли. Һәр эпоха Әстерхан төбәгенең үсешендә аерым баскыч булып тора. Беренче карашка, аларның һәрберсе шәхси тарихларын тудырган кебек тоелса да, һәр адым, һәр кылган гамәл объектив шартларга, үзеннән алдагы идарәләрнең тәҗрибәсенә нигезләнә. Тарих очраклылыкны кабул итми.

1556 елда Әстерхан ханлыгы Рус дәүләтенә буйсындырыла, кушыла. Бу да объектив процесс, чөнки ханлык үз-үзен яшәтә алмаслык хәлгә килә. Бу, билгеле, Алтын Урда, соңрак Казан ханлыгының җиңелүе белән бәйле.
Рус администрациясе алдына Әстерханны, үз биләмәсе, үз җире буларак, саклау мәсьәләсе килеп баса. Кырым, Кавказ якларыннан ризасызлык тавышлары һәрдаим ишетелеп тора, һөҗүмгә әзерләнәләр дигән сүзләр дә йөри.
Иделнең уң ягында урнашкан иске Әстерханның ныгытмалары булмый. Шуны истә тотып, воевода И. Черемисинов 1558 елда, Мәскәү рөхсәте белән, Куян (Заячьи) утравында яңа кирмән (крепость) төзетә башлый.

Минем тирән ышануымча, нәкъ менә шушы 1558 елны Әстерхан кирмәненең туган елы дип исәп­ләргә кирәк. Чыннан да, кирмәнгә быел 450 ел тула. Ә Хаҗитархан-Әстерхан — борынгы кала, аның тарихын күрәләтә инкарь итү акылсызлыкка тиң гамәл.

Владимир ГУСЕВ,
Россия тарихчылар-архивистлар җәмгыяте әгъзасы.Әстерхан.


«Сөембикә» журналы, № 8, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар