Логотип
Тарих

Серле Бибииран...

Кытайда һәм Япониядә аны уйгур кызы Хәдичә Садыйк дип беләләр. Мәскәүдә, СССРның разведка үзәгендә, аның серле, яшерен исеме «БИР» була.
Чынлыкта кем соң ул Бибииран Алимова? Күп еллар буе бу турыда авыз ачып сөйләргә дә, язарга да ярамый иде. Хәзер заманалар үзгәрде, сер пәрдәсе сыегайды. Разведчиклар тормышы турында барысын булмаса да, кайбер әйберләрне язарга, халыкка җиткерергә мөмкинлек туды.

Без Казанның Краматорская урамында, гадәти биш катлы йортның ике бүлмәле фатирында чәйләп утырабыз. Каршымда өлкән яшьләрдәге мөлаем хатын. Гәүдәсе тулырак, йөзләре якты – кыз чактагы матурлыгы әллә каян сизелеп тора. Хәрәкәтләре җитез, акылы аек, хәтере – искиткеч. Аңа карап һич тә туксан яшькә җиткән дип әйтмәссең...

Бибииран Кәрим кызы Алимованы руслар Ирина Каримовна дип йөртәләр. Дуслары-танышлары Биби апа, Биби ханым дип атыйлар. Ире исә аны Бибкәем-гөлкәем дип кенә йөрткән...
– Очрашуыбызга бик шатмын. Ләкин алдан ук кисәтеп куям: барысын да сөйли алмам. Мөмкин булганын гына. үпкәләмәссез дип уйлыйм, – дип сүз башлый Бибииран ханым.

Ул 1918 елның 16 июнендә илебезнең иң эссе ноктасында – Төрекмәнстандагы Мары каласында дөньяга килә. Кайчандыр бу урыннардан ефәк кәрваннары үткән. ә ул туган елларда революция давыллары кайный, басмачылар белән каты сугышлар бара. Бибииранның әтисе Кәрим Алимов чыгышы белән элекке Казан губернасының Сембер өязе чигендә урнашкан Шәйморза авылыннан була. Биби ханым әйтмешли, чеп-чи татар. әнисе исә төрекмән кызы. Шуңа күрә Бибииран балачактан ук төрки халыклар белән аралашып үсә: татар, төрекмән, үзбәк телләрен су кебек эчә.

Бервакыт, яхшы укучы булганлыктан, Бибииранны Ашхабадтан ерак булмаган Фирүзә каласына пионер лагерена җибәрәләр. Монда ул үзен бик актив пионер итеп күрсәтә, үзешчән сәнгать кичәләрендә катнаша. Аны пионервожатый итеп куялар. Менә шул чакта пионер лагерена «Төрекмән­фильм» студиясеннән бер төркем режиссерлар, артистлар килә. Алар булачак фильмда уйнарга кеше эзлиләр икән. Шунда режиссерларның күзе яшь, матур, ут кебек чәчрәп торган Бибииранга төшә. Аңа «Умбар» фильмында төп рольләрнең берсен – Гүзәл ролен башкарырга тәкъдим итәләр. Бибииран бик теләп риза була.

«Умбар» фильмы экраннарга чыккач (ул «Төрекмән­фильм» студиясенең иң беренче фильмнарыннан була), Бибииран уйламаган-көтмәгәндә Төрекмән­станның иң атаклы кызына әверелә. Аны урамда таныйлар, елмаеп баш ияләр, чыгышларга чакыралар, башка рольләр тәкъдим итәләр. Ләкин Бибииранның моңардан башы әйләнми.
– Артистка булу җиңел түгел... Моның өчен күп укырга, бик күп хезмәт күрсәтергә кирәк. Сәнгатьтә җиңел юл юк, – ди ул үз-үзенә.

Бибииран үзен укырга җибәрүләрен сорый. Аның теләгенә каршы килмиләр, Ленинградка – Козинцев һәм Трауберг студиясенә укырга җибәрәләр.

Бу 1936 елның сентябрь аенда була. Бибииранга унсигез яшь кенә тулып узган әле. Өч ел укып, шактый белем җыеп, үзе әйтмешли, чуерташ кебек шомарганнан соң, Бибииран Ашхабад­ка әйләнеп кайта. Ул эшләргә ашкына, яңа рольләр турында хыяллана. Ленинградта укыган чакта ул бар­-лык театрларны, музейларны йөреп чыга, аң-белемен тирәнәйтә, рус һәм немец телләрен үзләштерә.
Ләкин «Төрекмәнфильм» студиясендә аңа ... урын табылмый. Аны укырга җибәргән атаклы режиссерларның, җитәкчеләрнең барысын да диярлек, «халык дош­маны» тамгасы тагып, кулга алганнар, юк иткәннәр. Яңа җитәкчеләр исә аны белми дә, белергә дә теләми – куркалар. Бибииран Ташкентка күчеп, «Үзбәк­фильм» студиясенә эшкә урнашырга мәҗбүр була.

Бөек Ватан сугышы башланганда Бибииран «Үзбәкфильм» студиясенең комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Ул фронтка омтыла, дошманга каршы сугышырга тели. Комсомол райкомына барып, үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Райкомда аны яхшы беләләр, шуңа күрә озак уйлап тормастан, военкомат аша НКВД гаскәрләренә тәкъдим итәләр. әлбәттә, башта укырга, хәрби фәннәр белән танышырга туры килә. Аннары Бибииранны, немец телен яхшы белгәнгә күрә, хәрби тәрҗемәче итеп Дүртенче украин фронтына җибәрәләр.

Шулай итеп, ул НКВД гаскәрләре белән Воронеж якларыннан алып Венага кадәр авыр һәм данлыклы юл үтә. Хәрби хезмәт Бибииранны кырыс тәртипкә, уяулыкка, сизгерлеккә өйрәтә. Немец әсирләре белән аралашу исә аның немец телен тагын да чарлый. Ул шулкадәр остара, хәтта немец офицерлары да, аның ярым татар, ярым төрекмән булуына ышанмыйча, немец кызы дип уйлыйлар.

Сугыш беткәч тә аны кайтарып җибәрергә ашык­мыйлар, чөнки немец телен белүчеләр сугыштан соң да бик кирәк була. Шулай итеп, ул 1946 елның ахырына кадәр Австриядә хезмәт итә.

1946 елның ахырларында Бибииран Мәскәүгә кайта. НКВД полковнигы аның киләчәккә планнары турында сораша. Бибииранның теләге бер генә – тизрәк Ашхабадка кайтып, газиз әнисен, туганнарын күрү. Полковник аны Мәскәүдә калырга үгетли, разведкада хезмәт итәргә тәкъдим ясый. Ләкин Бибииран үз сүзендә нык тора. Ничә ел күрешмәгән – ничек түзәргә кирәк?
– Ярар алайса, – ди полковник. – Кайт, күреш, әмма безне дә онытма...

Поезд Ашхабадка кадәр бер атна бара. Перронга төшү белән Бибииран әнисен, туганнарын күрә. Алар аны каршыларга килгәннәр (телеграмманы ул Мәс­кәүдән үк суккан була). Шулай көтүләре белән аны эзләп йөгерешеп киләләр дә... этә-төртә диярлек узып та китәләр. Танымыйлар... Хәтта әнисе дә танымый. Шунда гына Бибииран үзенең ничек үзгәргәнлеген аңлый. Өстендә хәрби шинель, фуражка, күнитек бит...

Туганнары поездның аргы башыннан кире әйләнеп килгәндә, Бибииран каршыларына үзе чыгып баса:
– Әнием! Бу мин ич! Әллә танымыйсыңмы?

Шунда гына әнисе кызына туктап, күзен тутырып карап тора да, ниһаять, танып, хуштан язардай булып муенына ташлана:
– Кызым! Бәгърем! Үзе елый, үзе елмая, үзе ни дип әйтергә дә белми...

Тыныч тормышка күнегү, сугышка күнеккән кебек, авыр була. Ашхабадта ул чакта коточкыч кыйммәтчелек. Эш юк. Ипи – карточка буенча гына. Артистлык һөнәреннән башка профессиясе юк... Ә артистлар кемгә кирәк? Шулай берничә ел каңгырып, әле бер, әле икенче эшкә тотынып йөргәндә Бибииранга Мәскәүдән чакыру килеп төшә. Онытмаганнар икән. Хәтерлиләр, юксыналар. Алай гына да түгел, аның төрки телләр белүе, артистлыкка һәвәслеге дә илгә кирәк булган икән.

Мәскәүдә аңа яңадан укырга, радист һөнәрен үз­ләштерергә, күп нәрсәне яңабаштан өйрәнергә туры килә. Аерым дәрес булып көнчыгыш илләрен, Кытай, Японияне өйрәнү керә. Башта моның серен ачмыйлар. Тик соңыннан гына билгеле була: Япониядәге совет агентурасын бер сатлыкҗан дошманга саткан икән. Шуңа күрә Япониядәге разведка челтәре бөтенләй диярлек юкка чыккан. Ул ничек тә Япониягә эләгеп, шул челтәрне яңадан торгызырга тиеш була. Моның юлларын үзәктә җентекләп уйлаганнар, барысын да алдан планлаштырганнар.

Бибииранга уйгур кызы Хәдичәгә әйләнергә туры килә. Моның өчен аны башта Мәскәүдә, аннан соң Кытай чиге аша чыгарып, Шәркый Төркестанга алып барып өйрәтәләр, «туган урыннары» белән таныштыралар. Биби ханым әйтмешли, уйгур теле үзбәк теленә якын булганга, телне үзләштерү әлләни авыр булмый. Гореф-гадәтләре дә төрекмәннәрдән әлләни аерылмый. Тик аш-сулары гына бераз бүтәнчәрәк. Уйгурлар арасында Өремче шәһәрендә яшәп, алар белән ашап-эчеп дигәндәй, Бибииран барысын да җентекләп өйрәнә, хәтта үзенең «туганнарын» да таба, алар белән дуслаша. Өремчедән ул Кашгар шәһәренә күчеп килә, бер бай уйгурның гаиләсендә фатирга урнаша. Аңа аерым бүлмә бирәләр, чын уйгур кешесе итеп кабул итәләр. Монда ул тиешле документлар юнәтә, уйгур халкы белән тагы да тыгызрак аралаша. Авырлыклар да күрә – төрлесе була.

Бибииран башта Пекинга, аннан соң Кытайның диңгез буенда урнашкан Тяньцзинь шәһәренә килә. Монда аны булачак ире – Шамил Хәмзин каршы ала.
– Сезнең Шамилне моңарчы күргәнегез бар идеме?
– Юк. Карточкасын гына күрсәттеләр.
– Ничек соң, ошадымы?
– Ничек дип әйтим икән... Задание – задание инде ул. Төпченеп тормыйсың. Тазарак гәүдәле, матур гына карашлы ир кеше... Аның татар булуы, мөселман икәнлеге күңелгә ятты. Юк, баш тартырга уйлап та карамадым...
– Ә үзен күргәч, ничек, фикерегез үзгәрмәдеме соң?
– Юк. Киресенчә. Бик ипле кеше икәнен аңладым. Күреп торам – мин дә аңа ошаганмын, ул миңа чын күңелдән гашыйк булды...

Менә шулай итеп, алар тормышында яңа чор башлана. Хәзер инде Бибииран үз исемен онытып, уйгур кызы Хәдичәгә әйләнә. Шамил дә Шамил түгел, уйгур нәселеннән чыккан коммерсант Әнвәр Садыйк булып йөри. Алар Тяньцзинь шәһәрендә яшәгән татарлар, уйгурлар, башка төрки халыклар белән танышып, аралашып торалар. Шамил мулла нәселеннән булганга, Коръән сүрәләрен, дини гадәтләрне яхшы белә. Шуннан файдаланып, ул Кытайда мулла вазифасын башкара. Алар урнашкан кечкенә генә мәчет бинасында кеше өзелми. Аеруча татарлар аларны үз итәләр, якын күрәләр.
Ләкин аларга ничек тә Япониягә барып урнашырга кирәк бит – үзәк шуны таләп итә. әмма Япониягә күчеп китү җиңелдән түгел – эмигрантларны анда кертмиләр, беркемгә дә виза бирмиләр. Шулай да эзли торгач, җае табыла.

Япониядән Кытайга бер гаилә күчеп килә. Япония­дәге өйләре сугыш вакытында бомбага эләгеп җимерелгән, шуңа күрә алар бәхет эзләп Тяньцзинь шәџә­ренә килгәннәр. Бу турыда белгәч, Шамил аларга Япониядә калган җир участогын сатарга тәкъдим итә. Алар бик теләп ризалашалар һәм арзан гына бәягә җирләрен саталар. Шулай итеп, Садыйкларның Япо­ниядә үз җир участоклары барлыкка килә, Япониягә күчәр өчен нигез дә туа. Шулай да аларны Кытайдан туры Япониягә кертмиләр. Моның өчен Гонконгка күчеп, тагы бер ел шунда яшәргә, япон коммерсантлары белән танышырга, алардан рекомендацияләр алырга туры килә. Ниһаять, шактый зур кешеләр катнашы белән мәсьәлә хәл ителә. Аларга Япониягә күчеп килергә рөхсәт бирәләр.
– Япониядә урнашу авыр булдымы?
– Бу дөньяда җиңел эш юк... Разведка эше исә унлата, йөзләтә авыр. Татарлар ярдәм итмәсә, белмим, ни эшләр идек...
– Япониядә татарлар бармыни?
– Безгә Шамил белән бөтен дөньяны диярлек айкап чыгарга туры килде. Япониядән тыш, Франция, Төркия, Италия, Швейцария, Болгария илләрендә булдык. Шамил моннан тыш Америка, гарәп илләрендә дә булды. Кая гына барсак та, татарларны очрата идек. Татар булмаса, башкорт яисә казакъ, үзбәк, төрекмән, уйгур... һичьюгында, мөселман кешесен табасың. Без дә үзебезнең кардәшләргә ярдәм күрсәтә идек, безгә дә бик нык ярдәм иттеләр.

Японияне алганда, без килгән елларны анда шактый зур татар колониясе бар иде. Нигездә, револю­циядән качып киткән татар эмигрантлары. Руслар, яџүдләр дә күп иде. Алар да безгә беренче вакытта ярдәм иттеләр.
Кытайда яшәгән чакта без бер татар гаиләсе белән дуслаштык, матди һәм рухи ярдәм күрсәттек. Габбас­лар гаиләсе... Алар бездән алда Япониягә киттеләр, шунда төпләнделәр. Шушы Габбаслар гаиләсе безне Япониядә каршы алды, өйләренә алып кайтып, үзләрендә урнаштырды. Шулай итеп, төпләнеп киттек...

Бер атна чамасы Габбасларда торганнан соң, Хәмзиннар Кобе шәџәрендә (Япониянең диңгез буендагы шактый зур каласы) ике бүлмәле кечкенә генә фатирга урнашалар. Аннан соң җир участогын сатып, ике катлы йорт алалар. Аскы катында кибет ачып, кием-салым белән сату итә башлыйлар. үзләре дә шунда торалар.

Кобе шәһәрендә яшәгәндә алар үзәкнең берничә бик мөџим заданиесен үтиләр. Нигездә, сүз Япониянең хәрби-диңгез флоты, су асты көймәләре турында бара. Заданиене уңышлы үтәгәннән соң, аларга Токиога күчеп, иң югары даирәләргә үтәргә әмер бирәләр.

Башта Токиога Шамил барып урнаша. Коммерсант буларак. Бер татар бае белән экспорт-импорт компа­ниясен оештыралар, чит илләр белән сәүдә эшен җәелдерәләр. Бибииран исә Кобеда калып тора. Ул радио аша үзәк белән даими элемтә тота. Барлык кушканнарны да Шамилгә җиткереп тора – Шамил атна саен Кобега кайтып йөри. Ашыгыч эш булганда, Бибииран кибетен бикләп, бөтен эшен ташлап, Токиога, ире янына барып кайта.

Бераздан, Кобедагы кибетне, йорт-җирләрне сатып, Бибииран да Токиога күчеп килә.
Шамилнең коммерция эшләре көннән-көн киңәя бара. Акчаны да ул үзе таба – үзәктән бернинди матди ярдәм дә булмый. Югыйсә, аларны фаш итүләре мөмкин. Коммерция серләрен үзләштерергә туры килә. Алар инде миллионнар белән эш итәләр. Токио үзәгендә яңа йорт сатып алалар.

Өй эшләрен башкару, аш-су әзерләү өчен бер япон хатынын яллагач, Бибииранның да буш вакыты күбрәк була. Ул япон, инглиз телләрен үзләштерә, укырга-язарга өйрәнә. Япониянең югары катламнарына якынрак булыр өчен, хатын-кызларның бик дәрәҗәле клубына керә. Монда ул дипломат, югары хәрби офицер хатыннары белән дуслаша. Алар бергә ашыйлар-эчәләр, гимнастика ясыйлар, диңгез буена ял итәргә йөриләр, Яңа елны һәм башка бәйрәмнәрне бергә каршылыйлар. Һәм менә шунда, ләчтит сатып утырганда, бай коммерсант хатыны Хәдичә Садыйк бик кыйммәтле мәгълүматларга тап була. Кайда нинди хәрби часть урнашкан, кайчан яшерен хәрби маневрлар үткәрергә җыеналар, япон генералларының исем-фамилияләре џәм башкалар. Ире бу мәгълүматларны үз каналлары буенча җентекләп тикшергәннән соң, шифрга салып, Мәскәүгә хәбәр итә.

Кыйммәтле мәгълүматларның тагын бер җитди чыганагы төрек хәрбиләре була. Алар Кореядагы сугышларда Америка ягында сугышалар, акчаны да аларга АКШ түли. Ләкин гади солдатлар америкалыларны яратмыйлар, чөнки тегеләр төрекләрне һәрвакыт иң авыр, иң куркыныч урыннарга җибәрәләр. үзләре исә башларын да күтәрми окопта яшеренеп утыралар. Күпмедер вакыт сугышканнан соң, төрек солдатларын Япониягә ял итәргә җибәрәләр. Менә шунда инде алар Садыйклар гаиләсе белән танышалар, аларга берәм-берәм дә, җыйнаулашып та килеп-китеп йөриләр. Сыра эчәләр, төрек пластинкаларын тыңлыйлар, туган телләрендә сөйләшәләр. Һәм үзләре дә сизмәстән бик мөџим хәрби серләрне ачалар...

Бибииран көндез кунакчыл хуҗабикә ролен үти, аның матурлыгына, мөлаемлыгына, төрекчә матур итеп сөйләшүенә төрек кунаклары сокланып туя алмыйлар. Төннәрен исә үзәккә донесениеләр яза, аларны шифрга салып радио аша җибәреп тора.

Бервакыт Шамил Хәмзин автомобиль һәлакәтенә эләгә, аягын зәгыйфьләндереп, кузгала да алмыйча урында ята. ә аңа нәкъ шул төнне Токионың бер ерак бистәсендә совет резиденты белән очрашырга, аңа бик ашыгыч хәбәр тапшырырга кирәк була. Җитмәсә, Бибииран үзе дә авырып тора (салкын тигән, күрәсең, грипп йоккан), температурасы – 38, башы чатнап авырта, йөткерә, хәле юк. Шуңа да ка­рамастан, төн уртасында ул тиешле урынга чыгып китә. Караңгы кварталлар буйлап берүзе бара, тиешле кешене очрата, аңа чәнчә бармагы зурлыгындагы түгәрәк савытны (разведчиклар аны контейнер дип атыйлар) тапшыра. Исән-сау әйләнеп кайта. Шамил аны күз дә йоммыйча төн буе көтеп утыра. Шулай итеп, бу төнге сәяхәт уңышлы тәмамлана. Ләкин эзсез узмый, өзлегеп, Бибииранның үпкәсендә җөйләр кала...
– Шулай да японнар берни сизмәделәрме?
– Бәлки сизгәннәрдер дә. Тик кулларында бернинди җитди дәлилләре булмагач, берни эшли алмадылар...
– Сезне тикшерделәрме?
– Тикшермичә! Йөз мәртәбә тикшерделәр... Башта безгә бер татар кешесе йөрде. Чакырсак-чакырмасак та килеп, иснәнеп, бар нәрсәгә тыкшынып йөри иде. Берәр кәгазь кисәген күрсә, йә тиз генә укып чыга, йә үзе белән үк алып китә. әмма без итәкләребезне җыеп йөрдек, шик-шөбһәгә урын калдырмаска тырыштык...

Япон контрразведкасыннан да килгәлиләр иде. Аларны да без әллә каян күреп-танып торабыз. Сорашалар, машинкада басылган кәгазь битләрен укыйлар, өстәл тартмаларын карыйлар. Ахырга таба, кайда барсак та, артыбыздан күзәтеп тордылар. Без бу турыда үзәккә хәбәр иттек. Алар безгә илгә кайтырга киңәш иттеләр.

Илгә кайтуны да алдан уйлап, шик-шөбһә тудырмаслык итеп оештырырга туры килә. Янәсе, алар ниндидер эш белән Парижга баралар.

Бөтен байлык­ларын, йорт-җирләрен Япониядә калдыралар. Хезмәтче хатынга да акчаны алдан түләп куялар. Парижда берничә көн торганнан соң, эзне яшерер өчен Италиягә, аннан соң Швейцариягә, Швейцария­дән исә Болгариягә очалар. Болгариягә килеп төшкәч, үзләрен илебезгә кайткан сыман хис итәләр.

Моннан соң Бибииран пенсиягә чыга. Шамил Хәмзин исә, бераз ял итеп алганнан соң, чит илләрдә тагын берничә ел эшли әле.
– Балаларыгыз булдымы?
– Юк. Чит илдәге разведчикларга бу катгый тыела иде. Шамилнең беренче гаиләсеннән бер улы, бер кызы бар иде. Соңыннан, Мәскәүгә кайткач, бер кыз бала алып тәрбияләдек. Шулай итеп, безнең уртак кызыбыз да булды.
– Ул беренче хатыны белән аерылыштымыни?
– Әйе. Гел чит илләрдә йөрүче разведчикның нинди гаилә тормышы булсын, ди...
– Сез аның хатынын, балаларын беләсезме?
– Белмичә... Аның беренче хатыны белән без чын-чынлап дуслаштык. Кунакка йөрештек, туганнарча яшәдек... Хәзер ул инде мәрхүмә...

«Сөембикә», № 2, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шушындый кызыклы язмаларыгызны тагын да укыйсы килә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мавыктыргыч һәм ихлас язылган. "Су" да кушылмаган.

      Хәзер укыйлар