Логотип
Тарих

Патшалар бәхетлеме?

Бу дөньяның хакимнәре, патша, король, әмир һәм президентлары бәхетлеме? Илләр һәм халыклар белән идарә иткән, биниһая байлыкларга һәм мөмкинлекләргә ия булган, сайланганнар арасыннан гына сайланып куелган затлар. Сак астында гына яшиләр. Иркенлек, хозурлык! Тагын ни кирәк?

Тик шунысы, дөньяда бер генә сак та ахырынача ышанычлы түгел. Шуңа күрә аларның җан тынычлыгы, тулы бәхетле булуы хакында суз йөртү бик икеле. Кеше, никадәр үзе турында кайгыртмасын, берзаман тугарылып һәм барысын да онытып йокыга китә.

Әгәр коллары йокламаган чагында үзе ятып йокласа, шул колларның хуҗасы үзен куркынычсызлыкта итеп хис итә аламы? Юк, дип җавап бирә борынгы грек философы Ксенофонт. Коллар иясе бу дөньяда озак гомер итәргә тели икән, ул соңгы колы йоклагач кына үзе дә ятарга һәм... таң белән, әле коллар йокыда чакта, торып басарга тиеш. Һиндстанда моннан ике мең еллар элек яшәгән философ һәм шагыйрь Каутилья патшаларга йокы бүлмәсендә яшерен баскычлар һәм чыгып качу юллары ясап калдырырга киңәш иткән. Әгәренки йокы бүлмәсе идәненең түбән төшеп китә торган җайланмасы булса, бу бигрәк тә әйбәт дип санаган ул. Әмма мондый саклык чараларының да файдасы тулысынча булмаган, күрәсең. Шуңадыр, мөгаен, борынгы грек тарихчысы Страбона болай дип язып калдырган: “Патша көндезләрен йоклый, ә төннәрен, үзенә һөҗүм итүләреннән куркып, яткан урынын алмаштырып үткәрә”.

Кытай императоры Цинь Шихуанди шулай яшәгән. Ул һәр төнне йокы бүлмәсен алмаштырган, һөҗүмнән бик курыккан. Иртәгә император кайда төн үткәрәсен сарайда беркем дә белмәгән. Аның күпсанлы кәнизәкләре һәм хәрәм агалары (печелгән ирләр) төннәр буе урын-җирен сарайның бер башыннан икенчесенә күчереп иза чиккәннәр. Аның сарайларында бүлмәләр шулкадәр күп булган ки, һәркайсында бер төн йоклап чыгарга да... беләсезме, күпме вакыт кирәк булган? Утыз алты ел!
Чыңгызхан кояш баегач, үз чатырына якын килүчеләрне шул урында тураклап ташларга боерган. Бөек ханның чатырын һәр төн саен уратып ала торган 800 сакчы бу әмерне җиренә җиткереп үтәгән. XX гасырның рәхимсез хакиме Гитлер да үзен тыныч хис итмәгән. Ул йоклаган бүлмәгә әллә никадәр җайланмалар куелган булган. Бүлмәгә ят адәм килеп керде исә, әлеге җайланмалар шунда ук сакчыларга да, Гитлерның үзенә дә хәбәр салганнар.

Даими курку хисе, үз-үзеңә ышанмау, гел шикләнеп яшәү хакимнәрдә киләчәк көннәрдә үзләрен ни көтәсен белергә теләү уе тудырган. Алар төрле багучыларга, күрәзәчеләргә, сихерчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, Мәскәү өстендә 1584 елда комета пәйда була.
— Менә минем әҗәлем хәбәрчесе! — дип коты алына Явыз Иванның.

Патша инде язмыш ярлыкавына да, көне-төне гыйбадәт кылуның файдасына да ышанмый, фәкать сихерче карчыклар ярдәменә генә өмет баглый. Аның әмере белән бөтен Россия буйлап сихерче әбиләрне эзлиләр, Мәскәүгә китерәләр. Шулай итеп, уналты убырлы карчык җыела. Аларны йозак һәм ныклы сак астына утырталар, ни сөйләгәннәрен тыңлыйлар, бу хакта патшага хәбәр бирәләр. Бервакыт алар барысы беравыздан “патша 18 март көнне үлә!” дип игълан итәләр. Патшага мондый хәбәр ошамый, ул 18 март көнне бичара әбекәйләрнең үзләрен тере килеш яндырып үтерергә әмер бирә.
Патша бу көнне үзен әйбәт хис итә, шаяра, көлә, үлем турында уйламый да. Менә ул шахмат уйнарга утыра, шунда кинәт чайкалып китә, күкрәгенә ябыша. Тиз арада һуштан яза һәм... җан тәслим кыла.
Күрәзәлекнең рас килүенә тарихта мисаллар шактый. Менә шуларның берсе — Дания короле Кристиан II тугач та аңа гороскоп төзеп карыйлар. Ул исә галиҗәнап корольнең кайчан да булса өтермәнгә кереп утырасын вәгъдә итә. Моңа беркем дә ышанмый, билгеле. Әмма, илле бер яшенә кадәр әйбәт кенә хакимлек иткәннән соң, бу корольне крепостька ябып куялар һәм ул егерме җиде ел буена рәшәткә артында утыра.

Күрәзәчеләргә, астролог һәм төрле магларга күренекле сәясәтчеләр, хакимнәр мөрәҗәгать иткән һәм әле дә итәләр. Борынгылардан Юлий Цезарь, Красе, Помпей һәм бүтән дәүләт эшлеклеләре, императорлар күрәзәчеләр сукмагына тузан кундырмаганнар. Сихерле “Таро карталары"на карап Чыңгызхан үзенең киләчәген белергә теләгән. Хәтта Наполеон да иң кодрәтле вакытында, шикләнүләр һәм куркулардан иза чигеп, багучылардан җавап көткән. Безнең “кадерлебез” Леонид Брежневның Болгариянең атаклы күрәзәчесе Ванга янына барып йөргәнен бик азлар беләдер.

Николай I бөтен Мәскәүгә данлыклы ахмак күрәзәче Иван Корейша янына барып йөргән. Берсендә мәрхүм туганы Александр I нең иске шинелен киеп, яшертен генә килә.

— Утыр, тартынып торма! — дип бик дорфа каршы ала аны багучы, җимерек урындыктан урын күрсәтә. — Бу урындык тәхет түгел. Әмма монда ышанычлы һәм тыныч. Син үзеңә күпме яшисе калганын белергә телисеңдер инде. Алайса тыңла: яз килеп җиткәндә синең дә соңгы сәгатең сугар...

Ахмак патшаның ни җинаятьләр кылуын да тәкрарлап бирә. Николай аны бәреп ега да урамга атылып чыга, һәм күп тә үтми, күрәзәче яшәгән алачык янына яшерен полициянең кара каретасы килеп туктый. Тегесе, патшага әйтелгән әлеге сүзләрдән соң, үзен ни көтәсен белә, әлбәттә. Зинданда черисе килми, агу эчеп үлүне мәгъкуль саный.

Күренә ки, бәхетле дә, тыныч та, иркен дә түгел хакимнәрнең тормышы. Даими курку хисе эзәрлекли аларны, шул хис төрле җинаятьләргә дә этәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар