Логотип
Тарих

Олуг затларыбыз арасында иң бөеге - Исмәгыйль ГАСПРИНСКИЙ

(Докладтан өзек)

Исмәгыйль бәк Гаспринский (1851—1914) — төрек-татар дөньясының мәдәни үсешендә хәлиткеч роль уйнаган шәхес. Ул — педагог, журналист, милләтче, жәмәгать хадиме.
Исмәгыйль бәк Гаспринский, педагог буларак, яңача уку-укыту системасына юл салган, яңа метод белән укыту буенча беренче дәреслекләрне язган, гомумән, жәдидтчелек хәрәкәтен күтәреп жибәргән зат. Журналист буларак, 35 ел буена гомумтөрки «Тәржеман» газетасын чыгарып килгән һәм үз газетасында Русиядә яшәүче төрки халыкларның бердәмлеге идеясын тудырган һәм пропагандалаган. Ул, милләтче буларак, үзенең бөтен гомерен, көчен Русиядәге төрки милләтләрнең тәрәккыятенә багышлаган милләтпәрвәр, ягьни Бөтенрусия мөселманнарының юлбашчысы.

«Мәгьнәви атабыз Исмәгыйль бәк хакыйкатьтә бер даһи иде. Ул безнең милләтнең иң кара, иң бәхетсез, иң аңсыз вакытында атылып мәйданга чыкты. Ул 35 ел буена сукыр, телсез милләтне үстерергә тырышты».
Октябрь инкыйлабыннан соң юк ителгән, ә эшләгән эшләре, исемнәре тарихыбыздан алып ташланган олуг затларыбыз арасында иң бөеге.

Һәм шуңа күрә, иң беренче итеп исеме дә, эшләгән эшләре дә тарихыбыздан җуелдырылганы Исмәгыйль бәк Гаспринский иде. Ул — татар халкын гына түгел, ә бөтен мөселман дөньясын кузгатып жибәргән, аларда милли аң уяткан, милли горурлык хисләрен тәрбияләгән бөек милләтче.

Чыннан да, үзенең бәйсезлеген, дәүләтчелеген югалтканнан соң рухсыз, идеалсыз бер хәятта яшәгән татар халкын үзенең.

«Тәржеман» газетасы белән уянырга мәжбүр иткән, киләчәккә өмет белән карау хисләрен тудырган кеше дә — Исмәгыйль бәк Гаспринский булган.

Исмәгыйль Гаспринский 1851 елның 8 мартында Бакчасарай шәһәре янындагы Гаспра дигән авылда артык бай булмаган дворян гаиләсендә туган.

Исмәгыйль бәк Гаспринский кебек олуг шәхесне татар дөньясына биргән Фатыйма Солтан ханым белән Мостафа әфәнде үз заманының алдынгы фикерле зыялылары булганнар. Алар малайларына башта Бакчасарайда Исмәгыйль мөгаллимдә, аннары Акмәчеттәге гимназиядә укытканнар, бераздан Воронеж, аннан соң Мәскәүдәге хәрбиләр әзерли торган мәктәптә уку мөмкинлеген биргәннәр. Ул Мәскәүдәге Милютин кадет училищесында укыган 1865-1867 елларда «Московские ведомости» газетасы мөхәррире М.Н.Катков гаиләсендә яши. Бу чорда ул бөекмәмләкәтчелек идеяләре белән сугарылган әлеге газетаны жентекләп укып барган һәм аңарда үз милләтенең аяныч хәленә тирән борчылу хисләре белән берлектә төрки милләтләр тәрәккыятенә хезмәт итү теләге уянган. Ул еллар аның хәятының иң мөһим вакытлары, ягьни бу вакытлар гади юнкер Исмәгыйль Гаспринскийны татар милләтенең бөек милләтчесе ясап 1867 елда Крит утравында госманлы империясенә каршы грек восстаниясе күтәрелә. И.Гаспринский төрекләр ягыннан сугышу өчен литва татары Мостафа Даут белән шунда китә. Әмма, чит ил паспортлары булмау сәбәпле, аларны полиция тоткарлый һәм ата-аналары янына кайтарып жибәрә.

И.Гаспринский Бакчасарайга кайта һәм Зынжырлы мәдрәсәсендә рус теле укыта башлый, шул ук вакытта татар телен дә ныклап өйрәнә.

1871 елда ул Парижга китә, француз телен камилләштерә, тәржемәче булып эшли, берникадәр вакыт И.С.Тургеневның шәхси секретаре булып та тора. Бу чорда ул Сорбонна университетында лекцияләр тыңлый, француз газеталарында гарәп, төрек, фарсы телләреннән тәржемә итеп, күп санлы мәкаләләр бастыра. Француз мәктәпләрендәге укыту системасы, дәреслекләр белән, вакытлы матбугатның җәмәгатьчек өчен нинди роль уйнаганы белән дә ныклап кызыксына.

1874 елда И.Гаспринский Төркиягә килә. Истанбул хәрби училищесына укырга керергә тырышып карый, ләкин Россия тышкы эшләр министрлыгыннан рөхсәт ала алмый. 1876 елда ул Бакчасарайга кайта, анда шәһәр башлыгы булып сайлана, 5 ел буе городская голова булып эшли. Һәм ул, үзенең шәһәр башлыгы булуыннан файдаланып, 3 ел буе татарча газета чыгаруны сораган үтенечләр белән Петербургка йөри. Ниһаять, 1883 елның 10 апрелендә «Тәржеман» газетасынң беренче саны дөнья күрә. Һәм олуг милләтпәрвәрнең «Исмәгыйль бәк Гаспринскийның мөнбәр тәгьлиме булган «Тәржеман»ның чыга башлавы Русия мөселманнарында яңа хәятның башыдыр», дип бәяләнгән эшчәнлеге турында татар халкының гына түгел, бөтен Россия мөселманнарының милли хәрәкәтләренә нигез «Тәрҗеман» гәзитенең беренче саннарыннан ук салына башлана дисәк тә ялгыш булмастыр. «Тәрҗеман» үзенең беренче саннарыннан ук Россиядә яшәүче мөселман халыкларын берләштерү, бер милләт итеп оештыру юлына баса һәм бу мәсләген үзенең соңгы санына кадәр дәвам итә. И.Гаспринский үзенең «Тәрҗеман»ы белән Россиядәге төрки халыклар өчен, бигрәк тә татар халкы өчен мәгарифтә, мәдәнияттә реформалар ясауда, ягьни мәктәп-мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту системасына нигез салуда, яңача дәреслекләр язып бастыруда, әдәби, тарихи китаплар бастыручы типографияләр, нәшриятләр ачуда, татар вакытлы матбугатын барлыкка китерүдә юл күрсәтүче маяк, аларның мәсләген билгеләүче үзәк булган. И. Гаспринский үз идеяләре белән татар халкының бөтен катлавын — дин әһелләрен, укытучы-мөгаллимнәрен, зыялыларын, байларын һәм татар җирлегеннән аерылган, инде үз ана телләрен белмәгән аксөякләрен кызыксындыра алган. Шулай итеп, И. Гаспринский әзерләгән җирлектә татар зыялылары катламы үсеп чыккан һәм татар халкы милләт буларак җитешкән. Шушы җирлектә милли тәрбия алган, ныгыган һәм милли хисләр белән янган татар зыялылары инде ХХ йөз башы милли хәрәкәтенең лидерларына, идеологларына әверелеп татар милли хәрәкәтен җитәкләгәннәр.

Русча-төрекчә-татарча чыккан әлеге гәзит мөселман галәмендәге иң озын гомерле гәзит булган «Тәржеман»ны нәшер итүдә И.Гаспринскийның иң беренче һәм иң зур ядәмчесе хатыны, аның каләм сәхибе, милләт хадиме булган Зөһрә ханым Акчурина 15 елдан артык гомерен шушы эшкә багышлаган.
«Тәржеман» гәзите – И. Гаспринский өчен төрки халыкларның хәйәтләрен үзгәртүгә караган үз фикерерләрен тарату, аңлату һәм пропагандалау юлында трибуна булган. «Тәржеман» 1905 елга кадәр Русия мөселманнары, татар халкы өчен аларның мәдәни, ижтимагый, милли проблемаларын дөньяга чыгаручы бердән-бер татарча гәзит булып калган. Татар халкын тәрәккый иттерүнең иң беренче юлы — наданлыкны бетерү, ягьни, яңача укыту. Яңача укыту ул — Европа мәгәрифен һәм гыйлмен мәктәпләргә кертү, әмма үз мәктәп вә мәдрәсәләребездә, фәкать үз телебездә генә укыту дип билгеләп һәм «Тәржеман «да шул фикерен өзлексез таратып, И.Гаспринский үз гәзитендә яңача уку-укыту методларын кайнар пропагандалаган, жәдидчелек идеясын алга сөргән. Ул төрки халыкларның тәрәккыяте турындагы фикерләрен тормышка ашыру белән бәйләп барырга да тырышкан. И. Гаспринский яңача укыту кирәк дип чыккан да яңа метод буенча әлифба-дәреслек — «Хужаи сабийан»ны язган һәм Зынжырлыда мәктәп ачып, үзе үк шунда яңа метод белән балалар укыткан.

И. Гаспринский «Тәржеман»да төрки халыкларның бердәмлеге — милли бердәмлек мәсьәләсен күтәреп чыга һәм ул үзенең шул фикерен төрки халыкларга җиткерергә тырышып күп тсанлы мәкаләләрен бастырган. Аның шушы хезмәтенең нәтижәсе буларак, акрынлап булса да, Русия империясенең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә, бигрәк тә, Казан, Уфа, Оренбург губерналарында яңача укыту методикасына нигезләнгән күп санлы һәм күп төрле дәреслекләр басыла, мәдрәсәләр яңача укытуга борылыш ала, яңача укытучы мөгаллитмнәр әзерләнә, татар зыялылары катлавы барлыкка килә.

И.Гаспринский милләтнең тәрәккыятен хатын-кызларның, бигрәк тә аналарның мәгьрифәтлегендә, белемлегендә күргән. Й.Акчура фикеренчә, аның хатын-кызлар мәсьәләсенә багышланган «Кадыннар өлкәсе» исемле хезмәте иң үткен әсәре булып тора. Ул, шулай ук, беренчеләрдән булып Русиядәге мөселман хатын-кызларының тигез хокуклылыгын яклап, аларга ирләр белән бертигез дәрәжәдә белем, тәрбия бирү мәсьәләсен күтәреп чыгучы һәм үзенең шул фикерен берөзлексез «Тәржеман» да яктыртып баручы да. «Исмәгыйль бәк — безнең мәгьнәви атамыз, бөек остазымыз иде. Без — хатын-кызларны жәһаләт чокырыннан тартып чыгаручы да ул булды, якты вә тугры юл күрсәтүче булды», дип язган Ф.Сөләймания 1914 елның октябрь санында «Сөембикә» журналында.И. Гаспринский, чыннан да,иң беренче булып «Милләтнең яртысын хатын-кызлар тәшкил итә, милләтнең киләчәге аналарда», дип, хатын-кызның, аналарның жәмгыятьтәге урынын, милләт язмышындагы ролен күрсәтүгә, аңлатуга зур әһәмият биргән шәхес. Нәтижәдә, хатын-кызлар арасында белем алучылар саны арта, зур кыенлыклар белән булса да, кызлар өчен мәктәпләр ачыла, хатын— кыз мөгаллимәләр әзерләүгә игьтибар арта, ул гына да түгел, йөзләрчә татар кызлары рус университетларында, хәтта чит илләрдә дә белем алганнар.

И.Гаспринскийны Русия мөселманнарының тәрәккыяте генә түгел, ә бөтендөнья мөселманнарының да киләчәк язмышы борчыган, ягьни ул аларны да дөньяның алдынгы милләтләре сафында күрергә теләгән. Шул фикере аны 1907-08 елларда Мисырга китерә һәм ул анда бөтендөнья мөселманнары конгрессын уздыру максаты белән оештыру эшләре башлап жибәрә. И. Гаспринский шул уңай белән анда гарәпчә бер гәзит тә чыгара башлый. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында әлеге Конгресс жыелмыйча кала һәм 1911 елда ул һиндстанга барып чыга, анда жәдидчә укытучы мәктәп ача, бераз вакыт үзе дә шул мәктәптә укыта, дөньяви фәннәр буенча дәреслекләр төзәргә булыша.

И.Гаспринскийның сәяси эшчәнлегенең иң югары ноктасы булып аның 1906 елда Русия мөселманнарының «Иттифак әл-мөслимин» партиясен төзүдәге эшчәнлеге тора. «Иттифак әл-мөслимин» партиясе төзелү — Русия империясе тарафыннан буйсындырылган мөселман халыкларының, бигрәк тә ХХ йөз башы милли хәрәкәтенең лидеры булган татар халкының беренче мәртәбә сәясәт мәйданына чыгуы буларак та зур әһәмияткә ия әле.

«Бу партияне төзү, аның сьездларын чакыру, үткәрү, шул сьезда күрсәткән гакыл вә осталыгы һәркемне хәйран калдырырлык Исмәгыйль бәкнең эшчәнлеге һәм әлеге партиянең бу өч сьезды мөселман халыклары тарихында үзенең тарихи кыйммәтен югалтамаячак».


* * *

1906 елның августында Түбән Новгородта жыелган Русия мөселманнарының төрле мәсләктәге зыялылары: картлар, яшьләр һәм уңнар, суллар катнаша. Алар бер-берсе белән кызу бәхәскә кергән, мәжлестәге фикер һәм мәсләк берлеге югалган бер мәлдә чын мәгьнәсендә сәясәтче, хакыйкый милләт хадиме булган Исмәгыйль бәк Гаспринский бу ике тарафны бергә жыя, аларны бер мәсләккә кертә алган.

Соңгы сигез — ун ел эчендә инде аны мөселман дөньясындагы эшчәнлеген, ролен, авторитетын күздә тотып, ярым уен, ярым чын итеп «Исмәгыйль баба» дип йөртәләр, ә инде бу сьездагы эшчәнлеге аңа «Милли баба» лык дәрәжәсен бирә.

ХХ йөз башында татар милли хәрәкәте зур күтәрелеш ала. Аның милли бәйсезлек өчен көрәше башка төрки халыкларга да көчле йогынты ясый. Көн үзәгенә бик күп ижтимагый, мәдәни, милли, сәяси проблемалар чыга. Төрле мәсләкле сәяси партияләр барлыкка килә, шунлыктан, «Иттифак» партиясе кабул иткән милли бердәмлек идеясенә куркыныч янала. Менә шушы вакытта үзе уң да, сул да булмаган, мөселман халыкларына урталыкта торып хезмәт иткән И.Гаспринский милли хәрәкәттә милли бердәмлекне яклап чыга, аннан башка тәрәккыяткә ирешү мөмкин түгеллеген аңлата. Аның Русия мөселманнары арасында гаять зур авторитетка ия булуын, башка мәсләкләрне кабул итмәүче «таңчы»ларның иң усал теллесе булган Фуад Туктаров та, И. Гаспринскийның һәммә мәсләкләрнең асылы бер икәнен аңлатучы куәт икәнлеген таныган. «Караңгы төндә таң йолдызы иде ул», дип язачак ул үзенең И.Гаспринскийның үлеменә багышлап язылган мәкаләсендә.

Ф. Туктаров үзенең әлеге мәкаләсендә И.Гаспринскийга жәмәгать эшлеклесе, «Тәржеман»гәзитенең нәшир-мөхәррире, жәдидчелек хәрәкәтен башлап жибәреп яңача уку-укыту методларын мәктәп-мәдрәсәләргә кертүче, пропагандалаучы итеп кенә түгел, ә «Милләт бабасы» буларак, татар зыялыларында милли аң, милли горурлык тудыручы, тәрбияләүче буларак эшчәнлегенә дә зур бәя бирә.

ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте лидерлары, идеологлары нинди мәсләк тотуларына карамастан, Исмәгыйль бәк Гаспринскийны Русия мәселманнарының юлбашчысы, милли хәрәкәтнең кыйбласын билгеләүчесе итеп таныганнар. Чөнки И. Гаспринский — фикердә, сүздә, эштә бердәмлек идеясын алга куеп, төрки бердәмлек идеясын тудыручы, пропагандалаучы. Бу идея башта Русиядәге панславизмга каршы тору өчен барлыкка килә. Төрки халыклар бердәм әдәби тел, мәдәният нигезендә берләшкәндә генә тәрәккый итә алачаклар дигән фикер, инде соңарак, татар халкы алдына милли яңарыш, сәяси үсешкә ирешү өчен сәяси оешмалар төзүнең мөһимлеге турындагы бурычны да куйган.

ХХ йөз башында, бигрәк тә татар милли хәрәкәтенең күтәрелеш елларында И.Гаспринскийның мөселман халыкларына 30 елдан артык иткән милли хезмәте, ягьни «аның бар сөйләгәне милләт вә милләт, тәгьлим вә ислах иде. Аның бөтен идеалы милләтемезнең башка хаким милләтләр кеби һөнәрле, мәгариф, әдәбияты булуында иде,» дип бәяләнгән хезмәте олы танылу ала. «Минем гоманемчә соңгы чирек гасырда фикер, сүз һәм язу берлә бөтен төркиләргә иң күп хезмәтләр иткән зат — Исмәгыйль бәк Гаспринскийдыр. Исмәгыйль бәк-мөкаммәл бер мөгаллим, оста бер мөхәррир, гаять истигьдатлы бер гәзитче. Армый—талмый торган бик мөкәммал бер халык хезмәтчеседер» дип яачак Й. Акчура И. Гаспринскийның үлеме уңае белән «Ил» гәзитендә.

Таш тавы арасыннан атып чыккан чишмә тора-бара көчле, мул сулы дәрьяга әверелә — татар халкының үзенең югалткан дәүләтчелеген, бәйсезлеген кайтару өчен барган милли хәрәкәте нәтижәсе булып 1917 елның 22 июлендә Казанда Эчке Русия һәм Себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтарияты игьлан ителә.

Ни кызганыч, Исмәгыйль бәк Гаспринский үзенең бар тормышының максаты булган эшчәнлегенең нәтижәсен күрә алмый. Ул 1914 елның 11 сентябрендә 63 яшендә Бакчасарайда вафат була. Бөек милләтченең үлеме бөтен татар дөньясын тетрәндергән, күрәсең, Русия мөселманнары, бигрәк тә татар халкы аның үлемен милләт кайгысы дип кабул итәләр. Татар милли хәрәкәтендәге татар зыялыларының күбесе аны үзләренең остазлары һәм милли хәрәкәтнең кыйбласын билгеләүче шәхес дип санаганнар. 1914 елның сентябрь, октябрь, ноябрь айларында татарча гәзит-журналларда аның вафатына багышланган 50 гә якын мәкалә, истәлекләр басылып чыккан. Бу мәкаләләрне язган сәяси кыйблалары, мәсләкләре, дәрәҗәләре төрле булган татар зыялылары, аңарчы И.Гаспринскийның тоткан мәсләгенә, әйткән фикерләренә, эшләгән эшләренә ничек кенә карасалар да, мәкаләләрендә аның 30 елдан артык милли яңгарышның юлбашчысы, милләтнең байрагы булганлыгын таныганнар. Чөнки:«Хәзерге жимешләрнең (татар зыялыларының — Ф.Г.) күбесен ул чәчкән орлыклардан үсеп чыккан агачлар бирде. Без һәммәбез дә бу остаз жимешләредер».


* * * 

Татар халкы бөек халык дип кенә бөек булып булмый. Үзеңнең узган тарихыңны, үткәнеңне, халык өчен зур эшләр эшләгән шәхесләребезне белү, олылау аша гына халык та бөек була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыклы мәкалә, зур рәхмәт Фәридә ханым!

    Хәзер укыйлар