Логотип
Тарих

Муса Җәлил хатлары

Бу көннәрдә редакциябез белән Җәлил хатларын укыйбыз. Аның хатын-кызларга адресланган хатлары аерым игътибарга лаек. Аларны тугры дус, шук-шаян егет, гашыйк шагыйрь, ахыр килеп, гаилә башы, яраткан, кайгырта белгән ир кеше, баласын өзелеп сөйгән әти кеше яза... Кайбер хатларны сез дә укып карагыз.

МУСА ҖӘЛИЛ ХАТЛАРЫ

                               Нәгыймә Насыйровага
                              1928 ел, 15 февраль, Мәскәү


Нәгыймә!
Сәлам. Сине Мәскәүдә сагыналар. Озак кунак булдың. Кайт инде. Без монда тетеп укып ятабыз. Зачетлар якынлаша. Колак артын кашый башладык. Син ул турыда бер дә кайгырмыйсыңмыни? Укуның иң кызу вакытында әллә кайда кунак булып йөрисең! Килгәндә Казан яңалыкларын, Казандагы дуслардан хатлар, сәламнәр төяп кил. Татрабфакка кереп чыксаң, минем Зәйнәп, Хәдичә дигән сеңелләрдән хәбәрләр алып кил. Боларның барысыннан да бигрәк менә бу йомышны үтә. Бер дә уйламаган-көтмәгәннән кинәт кенә сиңа шундый ашыгыч хат язарга мәҗбүр иткән сәбәп тә менә шул йомыш: мин 25 нче елны ук бер шигырьләр китабымны югалткан идем. Өч ел буена эзләп, кайгырып, янып таба алмый һәм кайдалыгын белә алмый аптырадым. Бүген Шамов миңа шул турыда сөйләде, һәм ул дәфтәрнең синдә булганлыгын әйтте. Син, зинһар, шуны үзең белән алып кил әле. Онытма, алып кил! Сәлам белән, Муса Җәлил.

   _______________________________________________          

                      Зәйтүнә Илбаевага
                                    1935 ел, март, Мәскәү


Зәйтүнә!
Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кошны да, чәчәкне дә, музыканы да һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән бер сыйфатым инде. 
Мин хатын-кызга да шундый ук саф, кайнар сөю бүләк иттем.
...Мин – бик бирелеп иҗат итәргә тиеш кеше. Мин – бөтен акылым һәм талантымны дөрес туплап, планлы, системалы эшкә җигәргә тиешле кеше, мин – бөтен вакытымны җитди рәвештә дөрес бүлеп, эшкә бирергә тиешле кеше. Мин моны бары семьяда тулысынча булдыра алачакмын. Семья минем тормыштагы һәм эштәге плансызлыгымны, тәртипсезлегемне һәм җитди түгеллегемне бетерер. Акыллы иптәшемнең ярдәме белән аның өчен дә, минем өчен дә планлы, рациональ һәм күңелле, кызыклы, акыллы тормыш корып булыр. Шуның белән бәхетле дә булырмын... Шуның өчен миңа өйләнергә кирәк. Ләкин... Боларның барысы өчен сөяргә кирәк, сөю булмаса, берсе дә булмый. Сөеп өйлән! – менә шулай ди миңа акыл.  Ләкин сөюнең үзен акыл белән эшләп булмый. Сөю – йөрәк эше. Мин бик тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Ләкин сирәк сөям.  Шушы каршылыкны чишә алсам, бик бәхетле булыр идем. Хуш.

__________________________________________________

                                     Зәйтүнә Илбаевага
                                     1935 ел, апрельнең беренче декадасы, Малеевка

Зәйтүнә!
Мин 13 ендә Мәскәүгә кайтам. Ләкин кайткач ук студиягә кереп, эшкә башларга уйламыйм әле. Мәскәүгә кайткач, озакламый туп-туры Казанга китәм. Нәшриятка тапшырасы эшләрем бар. Татиздат белән яңа договор төзим. Язучылар союзында иҗади докладымны куям. Радиокомитетка материаллар тапшырам һәм яңа заказлар алам. Обком белән үзем турында ныклап сөйләшәм. Мине бит обком көчләп Казанга ала һәм өлкә комсомол газетасына редактор итеп куймакчы була... Казанда озаграк торырмын, ахры. Сагындым. Җәйгә каршы анда яхшы. Анда минем компания киң, дуслар күп. Казан – җәйләү ул. Әгәр дә обком мине тыныч калдырырга теләмәсә, Казанга эшкә алырга тырышса, кайтам да татар студиясенә керәм. (Обком аңа каршы килми.)... 

Менә план шулай. Кызыксынсаң, планны кайткач тулырак итеп сөйләрмен һәм киңәшләреңне алырмын.
Минем хатым тагын озынайды инде. Бер дә кыска яза белмим шул. 

Син, юри үртәгән төсле, «хатларыңны матур язасың, сихрисең» дип көләсең дә. Ничек матур булсын инде! Гади сүзләр һәм гади проза белән үз тормышымны, алдагы планнарымны язам. Алар сине ялыктыра да торгандыр, укый-укый эчең дә пошып бетәдер. Алар өчен мине гафу ит инде!.. Мин хатны бик озын, бик озын һәм бик тойгылы итеп язар идем. Минем тойгыларым ташкан вакытлар еш була. Мин аларны кайвакыт якын кешеләремә язган хатларымда очсыз-кырыйсыз матур һәм ялкынлы сүзләр белән тезеп китәм. Бу хатлар көндәлекләр төсле булалар. Әгәр сиңа хатларым ошаса, мин сиңа шулай ук озын һәм чын күңелдән язылган серле, лирикалы хатларымны Казаннан да, Хибиннан да язып торырмын. Тик шарты шул: берсенә дә җавапны кичектермәссең.  

     
_____________________________________________________

                              Фатыйма Сәгъдетдиновага
                                    1935 ел, 13 октябрь, Мәскәү

Фатыйма! 
Кичә хатыңны соң алып укыганга күрә килә алмадым. Бүген бераз ирис, алма, виноград, печенье калдырып китәм. Авыруыңның сәбәбен яхшылап белмәдем. Чыккач сөйләрсең.  Ә инде хатыңның минем турыдагы урыннарына озак тукталырга урын тапмыйм. «Бәндә хатадан хали түгел» ди. Бардыр. Бик күп җитешмәгән якларым бардыр. Бер кеше дә идеальный була алмый. Шагыйрь ул элекке буржуа карашындагы шикелле, нурдан яратылган «сәмави»көч түгел, ә гади кеше. Ләкин син бер нәрсәне бутыйсың: сиңа миндәге оптимизм ошамый. Син оптимизмны эгоизм дип аңлыйсың... Тормышка шат карау, үзеңнең уңышларыңны күреп дәртләнү, үсү – ул эгоизм түгел. Моны яхшы бел. 
Ә инде син уйлаганча, мине кызлар яратмый икән, аның өчен атылып үләсем юк. 

Яратылмаудан яратылуга караганда бәла азрак. Бәла, михнәт, җәфа күбрәк шул яратылу нигезендә туа. Яратмасалар, җаным тыныч булыр. 
Миңа (ир һәм егет итеп) күпнең яратуы кирәкми, бернең яратуы җитә. Ә ул берне мин үзем табып ярата алганым юк әле. Шулай булгач, нигә үзем яратмаган кешеләрнең мине яратулары өчен әрним икән мин?!

Синдә урынсыз пессимизм бар. Үзалдыңа бикләнеп, пошынып, кайгырып, көеп йөрү бар. Менә бу чынлап та эгоизмга якын. Син дә тормышка шат кара. Көчеңә ышан. Син – тирән белемле, югары профессияле, кристаллашкан гыйльми көч. Сиңа янып-көеп йөрү килешми. Вакытлы авыру, абыну һәм ялгышлардан рух төшерү бик зыянлы. Тыныч бул! Тизрәк сәламәтлән.
Хуш.
                   Муса

______________________________________________________

                                                       Фатыйма Сәгъдетдиновага
                                                      1935 ел, 21 октябрь, Мәскәү

 Фатыйма!
Син хатыңда юкка гафу үтенгәнсең. Син язган хатта мине ачуландырырлык, яхут күңелемне төшерерлек, җәберләрлек бернәрсә дә юк иде. Әгәр инде теге, кызлар яратмау турындагы урынны әйтсәң, мин аны үзем дә беләм. Буе кечкенә, төсе ямьсез булган (һәрхәлдә, матур булмаган) ирләрне кызларның күпчелеге (күпчелеге!) яратмый, билгеле. Мин ул ягым белән мактана да алмыйм һәм ул яктан алдырырга тырышканым да юк. Шунлыктан синең сүзләреңдә үземне җәберләрлек бернәрсә тапмыйм. 

Шулай ук эгоизм турында да, аның элементлары миндә бар. Ләкин алар минем эштә чагылмыйлар. Эштә мин чик дәрәҗәдә объектив һәм беспристрастен. Эштә мин һәрвакыт үз интересларымны иң соңгы планга куям. Моны минем бөтен иптәшләрем беләләр һәм шуның өчен мине сүгәләр...

Миндәге эгоизм, бәлки, син әйткәнчә, үз тирәмдәге дус-ишләрне тирән аңламау, аларның кайгыларын уртаклашмауда күренә торгандыр. Анысы дөрес инде: кеше кайгысын үз кайгың төсле үк тирән аңлап, тирән кайгыртып булмый. Ярдәм итәрлек булмасаң, коры сүз белән җүпләп утыру да егетлек түгел.

Эгоизм темасы, шулай ук ярату-яратмау темасы бик тирән, катлаулы һәм кызык темалар. Терел әле!.. Сөйләшербез.

Синең авыруыңның (гомумән, авыруларның) мәгънәсен бер дә төшенмәгәнгә, синең хәлеңне ныклап күз алдына китерә алмыйм. Үзең беләсең бит, мин малярий белән теш авыруыннан башка авыру күргәнем юк. Аларын да күптән оныттым инде.

Һәрхәлдә, авыру булгач бик начардыр. Авырдыр. Бик күңелсездер. Бик кәефсездер. Аңлыйм. Ләкин түземлелек һәм тынычлык теләүдән башка бертөрле дә ярдәм итә алмыйм. Тизрәк терел!..

                                         
_______________________________________________________________

                                                        Әминә Җәлиловага
                                                      1939 ел, 18 сентябрь, Одесса


Әминә!
Сиңа, Чулпанга, әти, әни һәм Газизгә кайнар сәлам җибәрәм. Мин әле сездән бер хат та алмадым. Мине бик күп сораулар кызыксындыра һәм борчый: синең һәм Чулпанның исәнлеге, бүлмәне алыштыру мәсьәләсе һ. б. Ләкин иң мөһиме – ул соңгы вакыйгалар. Син бит Советлар Союзының Польша белән сугышка кергәнен беләсең – бу зур дөнья сугышының башы дигән сүз... 

Ничек соң военкоматтан миңа повестка юк? Әгәр повестка булса, син тизлек белән миңа телеграмма бир. Повестканың булмавы мине бераз гаҗәпләндерә һәм борчый. Мөгаен, военкоматта мине Казанда учетта тора дип уйлыйлар (ә Казанда призыв булмады әле).

Ә син берни дә язмыйсың!.. Бу хакта язуы кыен түгелдер бит? Син башкалар ни хәлдә булганын яза алыр идең, мәсәлән, Максудов, Ерикәев, Баттал? Алар барысы да запасныйлар. Аларны чакырдылармы, юкмы?

Әгәр ул-бу булса, тизлек белән телеграмма бир! Без иртәдән кичкә кадәр радиодан соңгы хәбәрләр тыңлыйбыз. Барыбер бит тиздән фронтка китәргә туры киләчәк... Паникасыз, аек, тыныч, ләкин җитди төстә барысы турында да уйла: барлык нәрсәгә хәзер булырга кирәк...
Бу хатны алу белән, син тиз генә тәфсилле җавап яз.  Әгәр нинди дә яңалык килеп чыкса, тиз кайтырмын...
Сине һәм Чулпанны үбәм. 
                                                     Муса


___________________________________________________________________

                                                     Әминә Җәлиловага
                                                     1942 ел, 12 гыйнвар,  Мәскәү

Әминә!
Уйланып утырган минутларда, бер буш кичемне мин сиңа багышладым, менә шушы көндәлек битләрен яздым. Ләкин аны сиңа җибәрмичә озак тордым, юлда югалыр, барып җитмәс кебек тоелды. Бу  – көндәлекнең соңында әйтелгәнчә, минутлык хисләр һәм шул көнне булган минем кичерешләрем. Йөрәктән кичкән хисләр суынмас борын язылган юллар икән, мин аларны сиңа җибәрергә карар кылдым. (Аларны фронтка алып китмәссең бит инде.) Укы һәм мине онытма!
                           Муса


КӨНДӘЛЕК БИТЛӘРЕННӘН

Кадерле Әминә!
Мин көндәлекләр язмыйм, чөнки күңелем таләп итми. Көчәнеп язуны булдыра алмыйм һәм теләмим дә. Ләкин кайчакта тормышта шундый минутлар була, йөрәк белән ми калыбы күңелдәге тойгы-фикерләр өчен кысынкы булып китә, шул чакта көндәлекме, хатмы – нәрсәдер язасы килә.

Казаннан актык тапкыр китүем минем тормышымда соңгы елларда булган иң авыр көннәрнең берсе иде. Ул көнне мин һич тә оныта алмыйм. Моңарчы мин, синнән аерылып, ике мәртәбә фронтка киттем, әмма соңгы китүем элккеләренә караганда йөз тапкыр авыррак булды. Ни өчен шулай булгандыр – аңлата алмыйм...

Аерылышкан чакта йөрәгемне тутырган сагыш-кичерешләрнең ниндидер башка сәбәпләрен күрмәгәнлегемнән, хәтта куркып: «Бу сине дә, сөекле Чулпанымны да яңадан һичкайчан күрә алмавымны алдан сизенеп ямансылавым түгелме соң?» – дип шикләнә дә башладым. Ләкин бу уй минем башыма бик кыска бер вакытка гына килде һәм шунда ук юкка да чыкты. Аерылышуыбызның шулкадәр авыр булуын аңлата алмау гаҗизлегеннән туган бер уй гына иде бу. Шулай да бу аерылышу миңа аерата читен булды.

Моның читенлеген мин беренче тапкыр кызым Чулпан белән саубуллашканда тойдым. Ул йоклый иде. Без аның нәни кровате янында, уятыргамы, уятмаскамы дип, бераз икеләнеп тордык. Уятсак, ни өчен уятуыбызны төшенер дә елый башлар. Әтисеннән аерылып каласы килмәс, безнең белән бергә барырга теләр. Ләкин ул авыру, температурасы бар. Уятмасак, торгач, әтием кайда, дип интегер. Әтисен озата алмавы, аның күзләренә карап соңгы тапкыр елмая алмавы аңа гомерлек үкенеч булыр.

Без аны уяттык. Башта ул берни аңламыйча торды. Мин аңардан: «Чулпаным, мин китәм бит, сау бул! Миңа китәргә мөмкинме?» – дип сорадым. Ул, күзләрен ачмый гына, мөмкин дигәндәй башын кагып алды. Димәк, ул әтисенә изге сугышка барырга куша. Күңелләрне айкап ташлый торган бер минут иде бу. Әгәр мин шушы китүемнән кире әйләнеп кайтмасам да, Чулпан үзенең әтисен бик томанлы рәвештә генә хәтерләп үссә дә, аерылышуның соңгы минутларында әйтелгән бу соңгы җавабы Чулпанның тормышында иң мөһим бернәрсә булып сакланыр: мин ятим калсам да, әтиемне бөек сугышка үзем җибәрдем, дип горурланып уйлар ул. Дүрт яшьлек сабый баланың, ихтимал, аңсыз рәвештә «мөмкин»дип әйтүе аның иң кадерле, иң сөекле кешесе булган әтисенәкүп нәрсә сөйләгәндер... Чулпан турында уйлаганда, минем бәгырем өзгәләнә. Минем җаным барлык кыенлыкларга, барлык газапларга һәм җәзаларга түзә алачак, әмма 8 гыйнварда кич белән Чулпанны соңгы тапкыр күрдем дигән уй белән һичничек тә килешә алмыйм... Чулпанымны мин шулкадәр көчле яратам, бу ярату барлык үлемнәрдән көчлерәк...

 
______________________________________________________________


                                                   Әминә Җәлиловага
                                                     1942 ел, 26 февраль, Мәскәү


Кадерле Әминәм!
Минем сугышчан дустым ип. Кульметов Бари бүген Казан аркылы Хабаровскига китә. Аның семьясы безнең күрше генә йортта тора. Бу хатны аның аркылы җибәрергә булдым.

Мин сиңа бик күп хатлар яздым. Күптән түгел генә «Көндәлектән бер бит» тә җибәргән идем, конверт бик калын булып чыкты, барып җитмәгәндер, мөгаен. Чулпаныма да күп открыткалар җибәрдем. Ләкин сездән бернинди җавап юк. Сез яки Столешников адресы белән (мин анда баргалыйм бит) яки Загорянск адресы белән яза аласыз. Мин бит казармада торам (адрес: 5-й Донской проезд, д. 7. ВПУ им. Ленина), әтиләрнең адресы булганда, минем адрес белән язуның кирәге юк. Элек язганымча, без казармада армия тормышы белән яшибез. Дисциплана каты. Шәһәргә чыгарга бик сирәк (атнасына бер-ике мәртәбә генә) рөхсәт ителә, анда да бер-ике сәгатькә генә. Әни белән, записка аркылы алдан сөйләшеп куелганча, Столешниковта очрашабыз...

Турысын әйткәндә, ашау ягы монда бик начар.Очсыз-кырыйсыз чират. Шуңа күрә бу резервта билгесез бер хәлдә яту мине күптән туйдырып бетерде инде. Һәр көнне группалап фронтка яки кайберәүләрне (сирәк кенә) Көнчыгышка җибәрәләр. Миңа направление һаман да юк әле. Һәр көн чакыру көтеп торам.

Фадеев белән сөйләштем һәм шагыйрь Липкин аркылы генерал-полковник Городовиков белән сөйләштем.Милли частьларны формировать итү аңа тапшырылган икән. Мине татар-башкорт частена җибәрүләрен сорадым... Фадеев мине «Кызыл Татарстан»ның спец.военкоры итеп билгеләргә тәкъдим итүен әйткән иде...

Гослитиздат миңа рус телендә кечкенә генә җыентык хәзерләргә тәкъдим итте һәм аны Москвада чыгарачагын әйтте. Мин көн-төн шул эш белән утырам. Яңа шигырьләр язам, подстрочниклар ячыйм. Ун яңа шигырь яздым. Синең ярдәм итүеңне дә сораган идем, ләкин синнән җавап юк. Бик тиз генә менә шушыларны эшләвеңне сорыйм.

1) Минем «Тупчы анты» дигән шигырем бар. «Кызыл Татарстан»да басылып чыккан иде, Кашшафта да бар ул. Син аны табып, подстрочник тәрҗемә яса (Кутуй ярдәмендә) һәм оригиналы белән бергә тиз арада миңа җибәр. Бик тиз җибәр...
2) «Джим» дигән шигырьнең дә русчага тәрҗемәсен эзләп тап (Липкин тәрҗемәсе). Ул кара тышлы зур папка эчендә булыр, 1938 елда «Поэты Татарии» дигән җыентыкта да басылды...

Гыйнвар ае һәм декабрьнең яртысы өчен акча алдым (800) сум. Сиңа акча кирәк булса, җибәрермен. Тизрәк әйтеп яз!.. Әгә кирәк булмый икән, миндә бер идея туды: Чулпаныма бүләк алырга (туган көненә). Монда Военторгта 850 сумга балалар пианиносы бар, чын пианино үзе, тик күләме генә кечкенә. Бик матур! Хәзергә, минемчә, шул пианинода уйнап торырга мөмкин. Мин, моны сезгә әйтмичә генә, сюрприз ясамакчы булган идем. Ләкин синең киңәштән башка алырга батырчылык итмәдем, серне ачарга булдым. Алырга кирәк, минемчә. Чын пианино бит ул. Февраль, март айларына алган акчаны саклап тотам да10 апрельгә алам. Үзеңнең фикереңне яз!..
                                        Үбеп Мусаң.

________________________________________________________________

                                       Чулпан Җәлиловага
                                       1942 ел, 28 февраль


Сөеклем минем, Чулпаным!
Ниһаять, мин фашист каһәрләрне тукмарга фронтка киттем. Син, мөгаен, киноларда буласың һәм күрәсең: ничек безнекеләр фашистларны кыйныйлар һәм җирләребездән куып чыгаралар. Мин дә шулай сугышачакмын. Аларны куып чыгаргач һәм җиңгәч, мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен. Ярый, хәзергә, минем кадерлем, күрешкәнчегә! Мин инде вагонга утырам.
Кысып үбәм.
                         Әтиең.
Мин Ленинград янындагы фронтка киттем.


__________________________________________________________________

                                             Чулпан Җәлиловага
                                             1942 ел, март, М.Вишера

Сөекле Чулпаным!
Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам. Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын. Сине көн саентөшемдә күрәм, һәм икәү Ялтада ял иткән чаклар, тауга менүләр, диңгездә коенулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим (сагынып куям). Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә йөрербез. Хәзергә сиңа акча җибәрәм, әниең үзеңә күлмәкләр, уенчыклар алыр.
Кысып үбәм.
                 Әтиең.


   
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч истэлеклэр сакланган

    Хәзер укыйлар