Морза кызы Сәлимә

Шушы заманның бөек шәхесләре белән очрашулар, мәхәббәт романнары...
Зиннәтле-ялтыравыклы тормыш, байлык белән сыналулар да, коточкыч газап, михнәт чигүләр дә – һәммәсе җитәрлек тигән аның өлешенә.Халык арасында танылган, күренекле шәхесләрнең исемнәре кергән энциклопедияләрдән аның хакында мәгълүмат таба алмассыз. Сәлимә Ариф кызы Бурнашева – үзенчә, үз тормышы белән яшәгән ханым. Янартауда вулкан атылгандай кинәт гөрелдәгән совет тарихының үзәгендә кайнаган ханымның тормыш юлы кызыклы да, фаҗигале дә.
Сәлимә Бурнашева 1913 елның мартында, ул чакта Тамбов губернасына, хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында мех белән сәүдә итүче бай сәүдәгәр Ариф (Гариф) Хөсәен улы Бурнашевлар гаиләсендә дөньяга килә. Борынгы һәм дә зур тарихлы бу татар авылы милләтебез тарихында якты эз калдырган, танылган шәхесләрнең ватаны, кадерле-изге җире буларак билгеле. Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә нигез салган меценат Салих Ерзин, революционер-большевиклар Хәсән Урманов һәм Баһаветдин Шиһабетдинов, Гыйффәт туташ тәхәллүсе белән язган шагыйрә Заһидә Бурнашева, Коръән-хафиз Ибраһим Урманов, бик күп имамнар, педагоглар шушы авылда туып, канат ныгыткан. Совет Татарстанына байтак еллар җитәкчелек иткән, аннан Әфганстанда илче булган Фикрәт Табиев та 1928 елда Әҗедә дөньяга аваз салган.
Сәлимә туган елларда Әҗедә җиде меңгә якын халык яши. Мокша елгасы ярында урнашкан бу авылда җиде мәчет, мәдрәсәләр эшләп тора. Шәкертләр Россиянең төрле почмакларыннан монда килеп укый, гыйлем ала торган була.
Бурнашевларның туган җире, нәсел-нәсәбе төпләнеп, бер оя булып яшәгән Әҗе гаҗәеп матур урында урнашкан. Сәлимәнең әнисе – борынгы морзалар нәселеннән чыккан Хәдичә Хөсәен кызы Ширинская Әҗедән унике чакрым ераклыктагы Богданово авылында туган. Ширинскийлар һәм Бурнашевлар шул заманның күренекле, бай сәүдәгәре Ерзиннар, Кастровлар, Девишевлар белән аралашып, туганлашып бергә яши. Әҗедән ерак та түгел борынгы Касыйм каласы җәелеп ята. Мәскәүгә дә кул сузымы, дисәң дә ярый.
Байлык-муллыкта рәхәтләнеп яшә дә яшә генә! Ләкин Сәлимәгә һәм аның туганнарына да әтиләре тапкан байлыкның кадерен белеп, озын-озак рәхәт гомер кичерергә язмаган! Чөнки түнтәрелеш – революция еллары күз ачып йомган арада бөтен нәрсәнең астын-өскә әйләндереп ташлый.
Унҗиденче елгы революциягә кадәр үк Сәлимәнең әтисе – Ариф Хөсәен улы Бурнашев Әҗе белән элемтәләрен өзмичә генә Мәскәүдә тамырланырга өлгергән була. Эшлекле, байлыклары белән танылган сәүдәгәрләр нәселеннән ич ул: аның әтисе Хөсәен Сөләйман улы Бурнашев Мәскәүдәге немец компанияләренең берсендә каракүл тиреләр буенча эксперт булган. Шул ук вакытта Әҗедә кәҗә мамыгын аялау-язу предприятиесе дә ачып җибәргән. Чималны Оренбург ягыннан сатып алалар, Әҗедә мамык аялана, эшкәртелә, Мәскәүдә күпләп сатуга куела. Хөсәен улы Ариф Бурнашев каракүл тиреләре сату белән яшьтән үк шөгыльләнә. Төркестан белән киңкырлы элемтәләр урнаштыруы исә зур табыш китерә.
Мәскәүдә Ариф Бурнашев башта Иске Татар бистәсендә – Замоскворечье дигән җирдә – ягъни Мәскәү елгасының аръягында яши. 1916 елда шәһәрнең икенче читендәге 2 нче Мещан урамында ике катлы йорт били. Җәйлеккә гаилә Әҗегә кайта, табигать кочагында хозурланып, җиләк-җимеш өлгергәч, саф һава сулап, шәһәр шау-шуыннан арынып ял итүгә ни җитә!
Адәм ышанмаслык вакыйгаларга гаять тә бай егерменче гасыр Сәлимә язмышында да сизелерлек эз калдырган.
Әйтергә кирәк, бу гаиләдә яшәгән һәркем рус телен яхшы белә, китаплар укый, матур әдәбият белән кызыксына. Бер кызыклы хәл – яшәве Мещан урамындагы мәчет янәшәсендә генә булса да, Ариф Хөсәен улы җомга намазына Мәскәүне аркылыга-буйга гизеп, Зур Татар урамындагы мәчеткә килә. Чөнки аның якын дуслары – Касыйм каласы һәм Әҗе авылыннан чыккан татар сәүдәгәрләре намазга иске мәчеткә йөри торган була. Ә иң мөһиме: монда Бурнашевлар гаиләсен ихтирам иткән имам-хатыйб Абдулла Шәмсетдинов эшли, аның белән аралашу, бер күреп сөйләшү үзе әллә ни тора.
Сәлимә һәм аның кыз туганнары Хәсәнә, Нәсимә, Айниҗамал, Җәмилә 2 нче Мещан урамында үсә. Алар йортында танылган шәхесләр, әйтик, әтиләренең якын танышы – мәшһүр дин галиме Муса Бигиев көтеп алынган кунак. Егерменче елларда совет властена яраклашкан катлам вәкилләре – елдам-зыялы эшмәкәрләр дә бу кунакчыл йортны чит итми. НЭП – яңа икътисадый сәясәт әле байларга үзләре теләгәнчә яшәрлек форсат бирә. Бер вакыт Бурнашевларга ярлы киенгән фәкыйрь карчык килеп керә. Баксаң, хәерче дигәнең революциягә кадәр Мәскәүнең атаклы рус сәүдәгәре Карзинкина ханым икән. Йорт хуҗабикәсе Хәдичә Бурнашевага яшерелгән кыйммәтле хәзинәсен күрсәтергә килгән. «Кызыл барыня»ларга кадерле әйберләрем әрәм, аларга эләккәнче сезгә китерим дидем», – дип тәмамлый сүзен.
Хәзер инде ул заман кануннарын аңлап бетереп тә, аңлатып та булмый.
1930 елның гыйнварында алар өчен дә кара көннәр башлана. Ариф Бурнашевны һәм аның абыйсы Абдрахманны Мирсәет Солтангалиев эше буенча гаепләп, кулга алалар. Мәскәүнең татар элитасында исәпләнүче Ариф Бурнашев эшчәнлегенә нокта куела: биш елга төрмәгә утыртылган зыялыга гаиләсе янына кире кайтулар насыйп булмый. Ул 1957 елда – вафатыннан соң гына аклана.
Әтисе кулга алынуга карамастан, Сәлимәгә икътисад техникумын тәмамлау насыйп була. Дәүләт учреждениесендә тыйнак кына вазыйфа башкара ул. Ә беркөнне аңа ниндидер спектакльгә билет таратуны йөклиләр. Бер кабинетка килеп керә кыз, һәм нәфис фильмдагы сыман, киләчәк язмышы белән очраша.
Хуҗа – Аветис Солтанзадә – Иран коммунистлар партиясенә нигез салган, Коминтернның күренекле эшлеклеләренең берсе, дөньялар болгангач качып, СССРга килеп урнашкан һәм Мәскәүдә мөһим икътисадый пост биләгән ир-ат Сәлимәгә бер күрүдә гашыйк була. Солтанзадә егерменче еллар уртасында Ленин белән аралашкан, фарсылар арасында революция ясау ихтималы хакында киңәшкән, СССРда икътисад һәм колониализм мәсьәләләренә багышланган китаплар чыгарган. Егерменче еллар уртасында Солтанзадә, ул чакта «Экономическое строительство» журналының баш мөхәррире, журналист Елена Берлин белән таныша. Аларның Леонид исемле уллары туа.
Солтан-задәгә Сәлимә өченче хатын булып бара. Карт коммунист белән япь-яшь сәүдәгәр кызы арасындагы мәхәббәт көчле була.
Яшь аерымлыгы да (25 яшь!), Сәлимәнең әтисе репрессия корбаны булу да гашыйклар юлына киртә куя алмый. Чынлыкта, аларның дини тәрбия-карашлары да нык аерыла. Аветис Солтан-задәне мәскәүлеләр-нең күбесе әзәрбайҗан милләтеннән, мөселман дип белсә дә, чынлыкта, ул әрмән гаиләсендә туган – үз фамилиясе Микаэлян була.
Мәскәү. 1930 нчы еллар. Сәлимә Бурнашева шәһәр уртасында иркен фатирда яши. Үзләренең затлы дачасында Михаил Тухачевский белән теннис уйный. Ул – совет элитасының бер өлеше.
Сәлимә Бурнашеваның бу чордагы тормышы турында якын дусты һәм туганнары Рауза Кастрованың (1911–2012) истәлекләре сакланган. Солтан-задәләр дачасында Яңа елны каршылаулары хакында яза ул.
Кунакларга – аеруча Иран һәм Әзәрбайҗан коммунистларына ишекләре һәрчак ачык булганга монда күптөрле халык җыела. Советларның икътисадый тормышында күренекле урын, югары постлар биләгән Солтанзадә Шәрык белән элемтәләрен өзми, андагы коммунистлар арасында абруйлы һәм хөрмәтле санала. Зур урыннар биләгән түрәләр дә бу кунакчыл йортка эзне суытмый.
Сталин заманындагы Мәскәү өчен Сәлимәнең тормышы тоташ әкияткә охшаш. Әмма бәхетле әкият биш ел чамасы гына дәвам итә.
1938 елның гыйнварында Солтан-задәне, Коминтерн эшлеклеләренең күбесен кулга алган сыман, төрмәгә ябалар һәм шул ук елның июнендә атып үтерәләр. Сәлимә Бурнашева да бу фаҗигадән читтә кала алмый, билгеле. Аны да халык дошманы хатыны буларак төрмә көтә. Атаклы Бутырка төрмәсендә ул 9 ай утыра... Нәни кызы Эльнараны ниндидер могҗиза белән генә туганнары саклап кала. Сәлимәне коточкыч газаплардан нәрсә коткара? Моны әйтүе кыен. Аны лагерьга җибәрү яки атылудан партия әгъзасы булмавы коткара дип исәпли ул үзе.
Зиннәтле, бай тормыш турында бүтән хыялланмый, эчтән тына ул. Сугыш елларында, 1944 елга кадәр, кыз туганнары белән туган ягында – Әҗедән ерак түгел Ермишь дигән бистәдә яши. Бухгалтер булып эшли.
Ләкин матур, рәхәт тормышка тартылу хыял булып күңелендә пыскый әле. Язмыш Сәлимәне Советлар Союзы маршалы Григорий Кулик белән очраштыра. Яңадан ялкын булып мәхәббәт уты кабыну... Маршал чибәр Сәлимәгә өйләнергә, гаиләсен ташларга ниятли. Ләкин акыл кергән, авызы бер пешкән Сәлимә бу тәкъдимне кабул итә алмый, тотрыксыз совет элитасы даирәсенә яңадан аяк басарга шүрли. Чыннан да, Григорий Куликны 1947 елда кулга алалар. 1950 елда аталар. Сәлимәгә әле шактый еллар яшисе дә яшисе... Сугыштан соң Сәлимә Бурнашева Петровкада – СССР елга флоты министрлыгында эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчә. Оныгының истәлекләренә караганда, Сәлимә Ариф кызы көнкүреш ваклыкларына күмелергә яратмый торган, күңел ачуларга әвәс, богемага табынган ханым була. Сәүдәгәрләр арасында үсүе, Солтан-задә белән яшәве холык-фигылендә дә, яшәү рәвешендә дә, күрәсең, сизелерлек эз калдыра. Татар телендә ул аз һәм начар сөйләшә. Әмма картая-картая татар җырлары белән күбрәк кызыксына, борынгы көйләр тыңларга ярата. Туган авылы Әҗегә кайтып, аз булса да шунда яшәргә хыяллана.
Гомеренең соңгы елларында ул Альцгеймер авыруы белән интегә. Күпне күрү-кичерүе, Бутырка төрмәсендә утырулары эзсез узмый, билгеле. Дөрес, үзе бу хакта искә алырга яратмый. 1930 елда 16 яшьлек кече сеңелләре Нәсимәнең скарлатинадан үлеме аны нык тетрәндерүе хакында кат-кат искә төшерә. Әмма тетрәнүләрнең күпкә авырракларын да кичерә бит ул. Ихтимал, коточкыч 1938 ел аның хәтеренә, сәламәтлегенә төзәлмәс яра ясагандыр. 50 нче еллар ахырында кызы Эльнараның кияүгә чыгып, Чехословакиягә китеп баруы да аны утка сала. Дөрес, кызы соңрак Мәскәүгә әйләнеп кайта, әмма алар арасындагы киеренкелек саклана. Сеңелләре белән кайчак аралашса да, яшьлек дуслары белән араны бөтенләй өзә.
Сәлимә ханым Мәскәүдә 1984 елда вафат була. Данилов мөселман зиратында Бурнашевлар гаиләсе мәңгелек йорт иткән җирдә җирләнә. Янәшәсендә Ерзиннар, Ширинскийлар, Вергазовлар, Кастровлар... Каберләрдә борынгы ташлар һәм хәтер... Үзләренеке янына ул да кайта...
Сәлимә Бурнашева һәм аның бүтәннәрнекенә охшамаган язмышы турында мин балачактан ишетеп үстем, чөнки ул безнең ерак кардәшебез иде. Аның сеңелләрен дә күреп белә идем. Күптән түгел мин Сәлимә Бурнашеваның Чехиядә яши торган оныгыннан әбисе язмышына бәйле кайбер мәгълүматлар да алдым. Дусты – Мәскәүдәге татарлар тарихын өйрәнеп, хатирәләрне барлап-җыеп саклаучы легендар шәхес – Рауза Әхмәт кызы Кастрова белән дә күп тапкырлар сөйләшеп утырганым булды.
Сәлимә Бурнашева. ХХ гасыр һәм бер татар хатынының язмышы дип атадым мин бу язмамны...
Фото 1: Сәлимәнең әнисе Хәдичәнең бертуганы Шәмсия Хөсәен кызы Ширинская.
Фото 2: Гариф Бурнашев гаиләсе белән Кырымда ял иткәндә. XX гасыр башы.
Фото 3: Сәлимә Бурнашева кызы Эльнара белән. 1940 ел.
Фото 4: Солтан-задә (сулдан икенче) В. И. Ленин белән сөйләшеп утыра.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
31 гыйнвар 2023 - 16:29Без имениДөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 13:57Без имениХыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.«Йөремсәк» хатын
-
31 гыйнвар 2023 - 18:16Без имениАллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.Киләбез дә китеп югалабыз...
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.