Логотип
Тарих

Мадам Пото пансионы

“Элек кызлар дүрт стена арасында утырган яисә, ачкычларын шалтыратып, баздан сыра яки бал ташу белән шөгыльләнгән; хәзер алар Дюкре-де-Мениль һәм Родклифь романнарын укый яисә балларда бөтерелеп бии”.
(Бер сөйләшүдән.)
 
Мария Пото Казанга үзенең ире Павел Осиповичтан иртәрәк килә. Нишләтәсең, туйдырган була аны Бронницы, аның иң күренекле урыны да — бердәнбер ат заводы гына бит, ә ире шунда күзәтүче булып эшли. Анысының да бөтен сүзе шул атлар турында — ни рәхәтләнеп күңел ачу, ни ял итәр җай юк. Мариянең холкы йомшаклардан түгел, һәм ул көннәрдән бер көнне, ире белән каты гына сүзләшеп, әйберләрен җыештыра да, извозчик яллап, почта станциясенә юнәлә. Үзенә атлар яллый һәм “Кая барырга җыенасыз?” дигән сорауга “Казанга!" дип җавап кайтара. Юкса, бу сүзне үзе дә әле күптән түгел генә ишеткән һәм аны Россиядәге бер шәһәрнең исеме дип уйлап (һәм ялгышмаган!), башына килгән беренче сүз буларак, әйтеп тә ташлый.
 
Шәһәр аны тузанлы урам һәм тыкрыкларындагы искиткеч тынлыгы-тынычлыгы белән каршы ала. Барлык дворяннар дөньясы үлеп беткән диярсең: кемнәрдер үзләренең утарларына киткән, кайсылары, намуслы хезмәттән соң арып, шәһәр читендәге йортларында ял итә. Кайбер таза тормышлы вак-төяк чиновниклар исә үз бакчаларында яисә җәйгә шәһәр янында алдырган бакчаларындагы гамакларда тирбәлә яки беседкаларда чәй эчә. Әйе, Казан кешеләре җәйләрен шәһәрдән читтә уздырырга яраталар.
 
Мадам Потога Казан ошый: шәһәр зур, таш йортлар, бакчалы утарлар күп; дистә ярымлап гөмбәзләре, тәреләре, кыңгыраулары күренеп торган кремль үзе тоташ бер монастырьны хәтерләтә. Рухани академия, Император Казан гимназиясе, шәһәр магистраты, губернатор йорты, эреле-ваклы кибетләр, эчү йортлары — гомумән, нәрсә кирәк, шул бар.
 
Уйлый китсәң, шактый гына чаялыгы да, чибәрлеге дә булган мадам Пото үз гомерендә байтак нәрсә күргән, әмма алар турында башкаларга сөйләү түгел, үз хәтерендә яңартырга да яратмый ул. Казанга килгәндә, аңа 26-28 яшьләр чамасы биреп булыр иде, чөнки француз хатын-кызлары яшь күренүчән. Үзе әйтүенә карасаң, күптән түгел егерме биш тулган, чынбарлыкта исә, төрле тәкъдимнамә кәгазьләре сакланган кадерле тартмачыгы төбендә, мадам утыз яшьтән узганлыкны раслый торган кәгазь кисәге дә бар иде. Мари — исеменә “я” кушымчасын руслар ялгаган — Әби патша заманында ук рус җирләренә болыт булып ябырылган чит ил гувернер һәм гувернанткалары төркеменнән аерылып калган бер кош кебек. Алар — әллә махсус, әллә үзләре дә аңламыйча — моңа кадәр таш кыядай торган рус гореф-гадәтләрен җимерүче һәм күп яшь дворяннарның аңында ышанмаучылык рухын таратучылардан.
Үзенә бирелгән тәкъдимнамәләрдән файдаланып һәм “шәһәр аталары”ның җәйге резиденцияләреннән кайтуын көтел алып, Мария Пото шәһәрдәге байтак дәрәҗәле фамилияләр белән танышып өлгерә; бик күп затлы йортлар аның алдында үз ишекләрен киереп ача — чөнки Пото гаиләсе, аз да түгел, күп тә түгел, бөек княгиня Мария Федоровна канаты астында санала. Шуңадыр, күрәсең, мадам Потоның Казанда шәхси хатын-кызлар пансионы ачу турында кайгыртып йөрүләре әлләни каршылыкка очрамый. Ул шәһәрдәге әлеге бушлыкны тиз арада чамалап, кыска гына арада барлык рөхсәт кәгазьләрен юллап алуга ирешә.
 
Император Казан университетында сакланган архив кәгазьләреннән күренгәнчә, Мария Пото пансионы 1802 елның 16 гыйнварында ачыла. Ул шәһәр тарихында беренче шәхси хатын-кызлар мәктәбе була. Аның ачылуына бары сөенергә генә кала. Һәм, чыннан да, сөенәләр, губерна һәм шәһәр генералитеты вәкилләре бу уңайдан мадам Потоның үзенә дә мактаулар яудырырга онытмыйлар. Ярты ел Казанда яшәү дәверендә Мария Пото аларның күбесе белән якыннан танышып өлгерә. Тантаналы котлаулар (шул исәптән, француз телендә дә) яңгырый, мадам Пото тырышлыгы белән ачылган пансионның киләчәктә бөтен Казан губерниясендә хатын-кызларга мәгърифәт таратачагына өмет белдерелә. Тантана император Александр Павловичка тугры хезмәт күрсәтү хисләрен белдерүче телеграм- ма-хат белән төгәлләнә...
 
Дөресен әйтергә кирәк, мадам Пото ялгышмый. Әлегә Россиянең ике башкаласында гына туып килүче хатын-кыз мәгърифәтенә ул чакта провинциядә бернинди ихтыяҗ да сизелми әле. 1804 елда, Казан университеты ачылганда, ата-аналардан “балаларын студент итәргә” ризалык сорап язган хатларның нибары берсенә — разночинец Лобачевский әнисеннән генә фамилиясен үз кулы белән язган җавап килә. “Ә шул ук вакытта чыгышлары белән аннан югарырак торган башка әниләр, укый-яза белмәү сәбәпле, хатларга башка кешеләрдән кул куюны үтенәләр", — дип яза 1897 елда П. Пономарев үзенең “Казанда XIX гасыр башында хатын-кыз мәгърифәте мәсьәләсенә карата” дигән очеркында.
 
Потоның шәхси мәктәбе уңышлы гына эшләп китә. Казанның шактый түрәләре белән танышлыгы һәм үзенә күп ишекләрнең ачык булуы аның пансионын шәһәрдә популяр һәм модалы итеп таныта. Мадам Пото мәктәбендә тәрбияләнү (“тәрбияләнү” сүзе ул чорларда “белем алу” төшенчәсен дә үз эченә ала) зур дәрәҗә санала: алдынгы карашлы дворян һәм сәүдәгәр гаиләләре үз кызларын бик теләп пансионга китерәләр, моның өчен әйбәт кенә акча да түлиләр. Шулай итеп, эшләр җайга салына.
 
1803 елда Казанга Мариянең ире Павел Осипович килеп төшә (узган ике гасыр томаннары тарихта адаштырып калдыргангамы, аның чын исеме мәгълүм түгел). Гади генә шәхес булмый ул. Император Казан университеты профессоры Николай Николаевич Булич сүзләре белән әйткәндә, “мондый чуар язмыш” белән ул елларда Казанда яшәгән кем генә мактана алды икән.
 
Павел Осиповичның үз сүзләренә карасаң, ул дүрт яшеннән Вена сараенда эрц-герцогиня Елизавета акчасына тәрбияләнгән. Унике яшьләрендә Штуд- гард академиясенә кереп, анда дүрт ел укыган. Аннан соң ике ел дәвамында шул ук эрц-герцогиня акчасына Европа буйлап сәяхәт иткән.
 
Дәрәҗәле яклаучысы үлем түшәгенә яткач, Пото турында кайгыртуны үзенең сеңлесе, бөек княгиня Мария Федоровнага (руслар кушкан исеме) йөкләп калдырган. Бөек княгиня Потоны үз канаты астына алган, соңрак хәтта аның улларын да үзенә сыендырган. Ни өчен алар Павел Осиповичны шулай якын күргәннәрдер, табышмак булып кала, аннары, монысы әлләни әһәмиятле дә түгел, сүз бу хакта бармый лабаса.
 
Пото Россиягә 1790 елда килеп эләгә. Формуляр исемлегенә караганда, “яхшы тәртипкә ия” саналса да, холкы гаять тә авантюр. Рус, немец һәм француз телләрен яхшы белә. Кирасир полкында квартирмейстер, архитектор ярдәмчесе һәм казна ат заводында күзәтүче булып хезмәт итәргә өлгергән. Казанга 1803 елда килеп, тиз арада Губерна идарәсенә экзекутор булып урнаша, кыска гына вакыттан соң, шәһәрнең иң дәрәҗәле Беренче полиция өлешенә (Казан үзәге дә шунда керә) пристав итеп билгеләнә. Бу вазифа шәһәрдә шактый югарылардан санала, Бөек Екатеринаның “Благочиние уставы” (“Затлылык уставы”) буенча “Дәрәҗәләр турындагы табель”нең, ким дигәндә, X сыйныфына туры килә һәм шәхси дворянлык хокукы бирә, коры җир гаскәрләренең хәрби капитан-лейтенант дәрәҗәсенә һәм губерна асессорының статский чинына тәңгәл килә. Яшь Павел Пото 90 нчы елларда, үзеннән бераз өлкәнрәк булса да, тиң дип санарлык кәләш тә табып ала. Шулай итеп, француз кызы Мари асессорша Мария Потога әверелә.
Еллар уза тора, пансион эшли һәм җитәрлек табыш та китерә. Павел Осипович 1806 елда приставлыктан китә һәм, Казанда манеж төзеп, гимназист һәм студентларга берейтор (атка атланып йөрергә өйрәтүче) сыйфатында үз хезмәтләрен тәкъдим итә.
 
Мадам Пото, үзеннән соң бер ел үткәч, шундый ук шәхси хатын-кызлар пансионы ачкан ниндидер Лоран ханымны “кабып йотып”, чәчәк атуын дәвам итә. Дөрес, 1812 елгы Ватан сугышы һәм аннан соңгы кайбер чит ил кампанияләре, чын француз вәкиләсе буларак, аңа һәм аның пансионына карата беркадәр салкын мөнәсәбәт тууга сәбәп була булуын, әмма 1815 елдан барысы да тынычлана һәм кабат үз эзенә кайта. 1813 елның март аенда немец хатыны Юнгвапьд ачкан шәхси хатын-кызлар пансионы да аның эшчәнлегенә зыян китерә алмый, чөнки, Мария Пото үзе әйткәнчә, анда “түбән кешеләрнең” балалары гына укый. Барлык аксөякләр үз кызларын Потога китерәләр — бу инде традициягә әверелгән була. Әгәр дә инде Юнгвальд “юлына аркылы төшә” башласа, әдәбиятчы Иван Второв әйтмешли, инде илле яшьләре тулып узган “кыю һәм оятсыз француженка" аның турында мәгънәсез һәм башка сыймаслык гайбәтләр тарата, нәтиҗәдә, Юнг- вальдның да, аның пансионының да дәрәҗәсен бермә-бер төшерә. Сыер кебек тыныч һәм сабыр холыклы Юнгвальд ханым, боларга каршы эчкерсез елмаю белән генә җавап бирә, тамчы да борчылмыйча һәм Пото кыланышларына игътибар да итмичә, үз эшен дәвам итә. Шулай итеп, Казанда бер-берсе белән янәшә ике кызлар мәктәбе эшләп килә, гүя алар шәһәр халкының ике социаль катламына хезмәт итә: “югары” даирәләр өчен — Пото мәктәбе, “түбәннәр” өчен — Юнгвальдныкы.
 
Пото пансионында кызларны ничек укытканнарын чамалап кына белергә мөмкин. Француз теле — мәҗбүри, чөнки ул вакытта француз телен белмәү “наданлык” төшенчәсенә тиң була. Әлбәттә инде — укырга һәм язарга өйрәтәләр. Шулай ук — этикет һәм биюләр. Һичшиксез — Ходай кануны һәм буйсыну, йорт эшләре һәм музыка. Бәлки — шигърияттер. Арифметика һәм география буенча башлангыч белем бирелгәндер. Медицина һәм гигиена нигезләре өйрәтелгәндер. Мөгаен, шушылар белән төгәлләнгәндер дә. “Казандагы беренче хатын-кыз уку йортларында ничек һәм нәрсәләр укытканнардыр — миңа билгесез, — дип яза Пономарев үзенең очеркында. — Әмма шуны төгәл чамаларга мөмкин, эш чын белем бирү файдасына булудан битәр, ялтырау һәм мода ягына күбрәк авыштырып алып барылгандыр”.
 
Бүгенге көндә безнең якларда хатын-кызлар мәгърифәтенең беренче карлыгачы булган пансион турында да, мадам Пото турында да беркем белми дияргә мөмкин. Аның турында шәһәр фольклорында шаян дүртьюллык кына сакланып калган:
Мадам Пото
Не знает про то,
Что моншер Пото
Играет в лото...

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар