Логотип
Тарих

Җәлилләрдә кунакта...

Муса Җәлилнең туган көне бүген. Зур юбилее. Еллар узган саен, каһарман шагыйребезгә бәйле истәлекләр үзенең кыйммәтен тагын да көчәйтә икән.  
Казанда «Җәлил укулары» бара. Шагыйрьне зурлау тантаналары... Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу... Фашист тоткынлыгын җиңеп кайткан «Моабит шигырьләре» яңгырый... Муса Җәлилнең кызы Чулпан Татарстаныбызның кадерле кунагы бу көннәрдә. Ниндидер үзгә бер җылылык, ягымлылык бөркелә аңардан. Күп еллар элек миңа Әминә, Чулпан Җәлилләрдә кунакта булырга, алар белән аралашырга туры килгән иде. Хәер, башыннан ук сөйлим әле...

Китаплар актарганда, тышына алтын-сары яфраклар төшкән әллә кайчангы иске блокнотым килеп чыкты. Кызыксынып, битләрен ачкалап карый башладым. Өзек-төтек җөмләләр, кыскартып язылган сүзләр, исемнәр, даталар... Менә бу биткә Ломоносов проспекты, «Университет» метро станциясе дип язып куйганмын! Әминә Җәлилова адресы!

...1984 елның март башында мине Мәскәүгә командировкага җибәрделәр. «Ялкын» журналының баш редакторы Роза Хафизова миңа шундый задание бирде: Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня белән очрашып, журналның 60 еллык юбилей саны өчен материал әзерләп кайтырга. (Таня ул чакта нәкъ «Ялкын» укучы кызлар-малайлар яшендә иде – Э. З.). Җәлилнең оныгы исеменнән миңа бер журнал бите күләмендә материал әзерләргә кирәк иде. Җәлилләрнең телефон, адресларын Рафаэль Мостафин биргән иде. Мәскәүгә шалтыратып, барасы көнемне алдан ук хәбәр итеп куйдым. Ә Мәскәүгә килгәч инде «Комсомольская»дан туп-туры  «Университет» станциясенә, Ломоносов проспектына киттем. 

Миңа фотолар аша гына таныш булган Әминә апа, Чулпан... Бик җылы каршы алдылар – дулкынлануларым урынсыз булган икән! Әминә апа ул арада чәй табыны да әзерләп куйды. Чамалыйм инде, кечкенә Мусаны хәтерләтүчесе – Таня. Кара чәчләр, коңгырт күзләр, күз уемнары... Уйларымны сизгәндәй, Чулпан: «Безнең Таня бик музыкаль. Ул шул ягы белән дә әтигә охшаган, – ди. – Әти мандолинада уйнаган, җырлар иҗат иткән, «Алтынчәч» либреттосын язган... Мине дә музыкага өйрәтәсе килгән әтинең. Туган көнемә пианино алып бирергә хыялланган...»

Шул чак Муса Җәлилнең Әминәгә язган бер хаты искә төшә «Миндә бер идея туды: Чулпаныма бүләк алырга (туган көненә.) Монда Военторгта 850 сумга балалар пианиносы бар. Чын пианино үзе, тик күләме генә кечкенә. Бик матур! Хәзергә, минемчә, шул пианинода уйнап торырга мөмкин. Мин моны сезгә әйтмичә генә, сюрприз ясамакчы булган идем. Ләкин синең киңәштән башка алырга батырчылык итмәдем, серне ачарга булдым...»

Әнә ул. Җәлил алырга хыялланган пианино. Хәзер анда Таня уйный икән. 
«Үскәч, кем булырга хыялланасың, Таня?» – дип сорыйм. «Пианистка буласым килә!» – ди ул. (Соңрак Татьяна Малышева атаклы пианист-башкаручы буларак танылды. – Э. З.) 
Җәлилгә охшаган тагын бер ягы бар икән кызның. Ул театр ярата, спектакльләрдә уйный. Дуслары Эллен Аннор-Аджей, Ксения, Таня – актрисалар, Саша декорацияләр ясый, Валера – режиссер... Үзе бер труппа! Әле берсенең, әле икенчесенең өендә «гастрольләрдә йөриләр». Әти-әниләре – тамашачылары. Чулпан, мавыгып китеп, «Сез аларның гардеробын күрсәгез икән! Их, анысы безнең фатирда шул», – дип, тагын да ныграк кызыктырып куя да, нәрсәдер исенә төшеп, сумкасына үрелә. Бер кочак «любительский» фотолар! Таня һәм дуслары театр киемнәреннән. Цилиндр формалы баш киеменәреннән, бантлардан, эшләпәләрдән, сакл-мыеклардан...  Берсендә Таня үзе теккән озын ак күлмәктән «Евгений Онегин»да Татьяна ролендә. Миңа бу фотолар бар да кызык. Журналда файдалану өчен алып торырга да рөчсәт иттеләр. Ләкин редакциядә фотоларның сыйфаты бик үк шәп түгел, диделәр. Үзем теләгәнчә иркенләп язарга да урын юк иде. Бер бит бирелгән, шуннан чыкмаска... Әнә шулай, блокнотта, күңелдә әллә никадәр истәлек-хатирәләр калдырып, мин Таня Малышева исеменнән «Чәчәкләр китерәм бабама» дигән хат-мәкалә белән чикләндем. Ничек бар, шулай язмаганыма, аерым детальләрне күрсәтмәгәнемә соңыннан үкендем, әлбәттә.

...Әминә ханымның гадилеген, кунакчыллыгын (яшел кыярлардан салат та ясап куйган иде әле ул – Э. З.), Чулпанның йомшак, җылы сөйләшүләрен, миңа һәрьяклап булышырга әзер торуын (иртәнге 9 га ук кызын җитәкләп Әминә апа фатирына килеп җиткән бит! – Э. З.), тагын бик күп детальләрне укучыларга җиткерә алмаганмын ул чакта.

Соңрак, әтисенә багышланган төрле чараларда катнашу өчен  Казанга килгән вакытларында, Чулпан әллә каян танып ала, һәрчак якын итеп исәнләшә торган иде. 2004 елның маенда Муса Җәлил нигез салган балалар журналының 80 еллык юбилеен Мәскәүдә дә бәйрәм иттек. Кайчандыр Җәлил чыгыш ясап йөргән Асадуллаев йортына бик күп балалар, Мәскәүдәге милләттәшләребез, күренекле шәхесләр җыелды. Ә иң кадерле кунаклар арасында Чулпан Җәлилова, Татьяна Малышева һәм оныгы Миша да бар иде. 

Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә шагыйрь исемен йөрткән опера һәм балет театрында узды. Чулпан ханым белән бергә Таня белән Миша да Казанга килгән иде. Редакциябезгәгә дә кереп чыктылар. Бергәләп фотога да төштек. Ул чакта фотога төшкәндә шукланып утырган Миша инде егет булган. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбендә укый. Бабасы Җәлил кебек музыка җанлы. Аны тамашачылары скрипкачы Михаил Митрофанов-Җәлил буларак белә... Тормыш дәвам итә – Җәлилләр яши!   
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар