Логотип
Тарих

Казандагы «Рус Швейцариясе»

2011 елда  II социаль-мәдәни проектлар конкурсында ТР Милли музее тәкъдим иткән «Казан бакчалары һәм парклары» проекты «Экология» номинациясендә җиңүче булып танылды. Проект  кысаларында ТР Милли музеенда  XIX гасыр ахыры–XX гасырның беренче яртысындагы Казан бакчалары һәм парклары тасвирланган уникаль каталог тәкъдим ителде. Каталог Казанның тарихи мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Анда Казан бакчалары һәм парклары турында кызыклы мәгълүмат һәм 200 дән артык фотоматериал тупланган, шуларның күбесе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтелә.





Беренче сәхифәдә сезне Казандагы «Рус Швейцариясе» белән таныштырырбыз. Бу урынның исеме килеп чыгу белән бәйле ике фараз билгеле. Беренчесе Казан гимназиясе гимназисты Николай Панаев белән бәйле. Карамзинның «Рус сәяхәтчесе хатлары» китабы тәэсирендә, ул бу урыннарда беренче тапкыр булганнан соң, 1804 елда хикәя яза. Бу хикәядә үзе күргән искиткеч матур урыннар, шул гүзәллектән алган онытылмаслык тәэсирләрен дуслары белән дә уртаклаша. Бергә фикер алышканнан соң, алар бу урынны «Рус Швейцариясе» дип атарга булалар. Панаев үзенең китабын да «Казанда Швейцария» дип атый. Икенче фараз буенча, бу атаманың авторы – Цюрихтан килеп, 1806 елда Казан университетында физика укыткан Ксаверий Иванович Броннер. Табигать сөюче буларак, ул бу урыннарда бик еш була, аларны үз Ватаны белән чагыштыра. Казанда 1820 елга кадәр торганнан соң, ул яңадан Швейцариягә кайтып китә.




Бу урынның үсешенә 40 нчы еллар башында биредә губернатор Шиловның җәйге резиденциясе төзелү дә зур этәргеч ясый. Биредә агачлар утыртыла, ресторан ачыла, беседкалар, өстәлләр, утыргычлар куела, юллар түшәлә, җәяүлеләр өчен сукмаклар барлыкка килә. Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен, мондагы ермаклар аша агач күперләр салына, күп урыннар чәчәк клумбалары белән бизәлә.




Шулай итеп, «Рус Швейцариясе» тиз арада Казан халкының яраткан урынына әверелә. Ачык һавада биюләр, хор белән рус халык җырларын җырлаулар бирегә килүчеләрнең күңелләренә хуш килә. Соңрак монда ачык сәхнә, трактирлар, павильоннар барлыкка килә.
1837, 1866 елларда Казанга килгәндә, «Рус Швейцариясе»нә Александр II һәм Александр III дә киләләр, һәм гади шәһәр халкы белән аралашалар.




1866 елда Казанның «Губернские ведомости» газетасы бу турыда менә нәрсәләр яза: «Рус Швейцариясе»ндә Бөек кенәзләр килү хөрмәтенә зур бәйрәм уздырылды. Губернатор дачасы янында кунаклар өчен аерым чатыр, ә гади халык өчен бәлешләр, бал, шәраб, сыра, башка төрле сыйлар тулы өстәлләр куелган иде. Шулай ук халык өчен гөр килеп таганнар, карусельләр эшләп торды, бушлай тамаша күрсәтү өчен махсус чакырылган эквилибрист чыгышын карау өчен 30 меңгә якын кешедән торган чират тезелгән иде (Казанда бу вакытта 63744 кеше яшәгәнен дә искәртеп китәргә кирәк). 
Элек Арча кырында уздырыла торган Изге Тройсын бәйрәмен «Рус Швейцариясе» бакчасына күчерүне дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу бәйрәмгә халык матур киенеп, үз самоварлары белән килә торган булган. Самоварсыз килүчеләргә аны прокатка алу мөмкинлеге булган. Газеталарның берсе бу турыда менә нәрсәләр язган: «бәйрәм көнне самоварчы хатын самоварларын  биреп торып кына да 100 сум акча эшләп алган. Бары тик «Рус Швейцариясе»ндә генә берьюлы 500 самовар куелып, чәй эчү күренешен күзәтергә була. Бәйрәм фейерверк белән тәмамлана». Бакча шулай бәйрәм көннәрендә дә, эш көннәрендә дә күңелле тормыш белән яшәгән.





Вакыт узу белән губернатор дачасы янында башка атаклы кешеләрнең дачалары да барлыкка килгән. Шәһәр үзәгеннән  «Рус Швейцариясе»нә башта атта, соңрак трамвай белән 5 тиенгә бик тиз килеп җитәргә мөмкин булган. 
«Рус Швейцариясе»нең М. Горький исемендәге ял паркына әверелүенә дә шактый вакыт узды. Паркның гөрләп чәчәк аткан заманнары да, ташландык хәлгә калган аяныч вакытлары да булды. Реконструкциядән соң парк танымаслык булып үзгәрде, һәм ул хәзерге көндә халыкның  иң яраткан ял урыны булуын дәвам итә.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар