«Калпак», «каракалпак» атлы татарлар кемнәр алар?

…XVI—XVII гасырлар чигендә нугайлардан зур-зур төркемнәр, тоткынлыкка төшепме, үз теләкләре беләнме, Россиянең үзәктәге кенәзлекләренә барып урнаша яки көньяк чикләренә «сакка» куела.
Аларга бераздан телләре һәм гореф-гадәтләре белән якын булган мишәрләр, Казан һәм Касыйм татарлары килеп кушыла. Нугай авыллары шулай әкренләп, кайбер үзенчәлекләре сакланган хәлдә, татар авылына әйләнә. Андый авыллар Рязань, Пенза, Ульяновск, Волгоград тирәләрендә әле дә бар һәм аларның халкы кайчандыр нугайдан чыкканнарын белеп яши. Ногаев, Нагаев, Нугаев фамилияләренең еш очравы да чыгышларына ишарә. Монысы нугай-татар багланышларының бер ягы гына әле.
XVIII—XIX гасыр чигендә «кыпчакара» элемтәләр «өчпочмагы»: татар-нугай-казахлар арасында үтә үзенчәлекле тарихи-мәдәни багланышлар туа. Идел буендагы Эчке Урда — казахларның Бүкәй Урдасы солтаны Бүкәй хан Нуралиев һәм аның улы, рус армиясе генералы җиһангир хан Бүкәевнең хәйләкәр-тәвәккәл адымы этәргеч бирә моңа. Патша армиясеннән далага качкан солдатларны — Бөгелмә, Бәләбәй, Богырыслан егетләрен алар урдага килеп кушылган ят кавем — «калпаклар» яки «каракалпаклар» дип ябсарып калалар. Бу — 1799—1801 еллар. Тагын ун елдан җиһангир, буйсынмауда гаепләп, аларны Урдадан кудырта һәм урыннарына Царицыннан, шулай ук рөхсәтсез киткән мишәрләрне ала. 1841—1842 елларда ул Оренбург-башкорт ягы «калпакларын» ярлыкый, ә калганнарын һәм Царицын мишәрләрен Иделнең уң як ярына күчертә. Дүрт дистә ел эчендә тегеләре дә, болары да, әлбәттә, туган төбәкләре белән элемтәләрен югалтып өлгерә. Шулай итеп, бүкәй казахлары арасында «калпак» яки «каракалпак» исемен йөртүче, аз гына үзгәреш кичергән татар телендә сөйләшүче төркем пәйда була. Бүгенге көндә аларның ике меңләбе Казахстан җирләрендә, тагын ике меңе Волгоград һәм Саратов якларында яшәп ята. «Сак-Сок» бәетен, «Шүрәле»не, татарның бию көйләрен алар гасырлар аша җуймый саклап килә алганнар. Ләкин шунысы: бер үк гаилә әгъзаларының хәзер кайсы татар дип, кайсы казах, башкорт, каракалпак дип теркәлү очраклары байтак.
Яңадан үткәннәргә кайтыйк. Ярлыкау табуга ирешкәннәрнең җиһангир хозурына кайтасы килмәгәннәре әкренләп, 1890 елларга кадәр, Әстерхан губернасына урнашып бетә. Каспий буе казахларына килеп сыенганнары «казах токымы калпак» булып китә. Карагаш нугайлар арасындагылары ярымкүчмә тормыш алып баручы «шобалатчы-найман ыруы»ннан санала башлый. Каракалпаклар арасында үз чыгышларын белмәүчеләр байтак ук. Үзләрен чын нугайлар дип раслаучы каракалпаклар, соңгы вакытта, безнең тәкъдим белән архив документларын өйрәнгәч, фикерләрен үзгәрттеләр.
Әстерхан ягы каракалпаклары турында ишеткән Нукус галимнәре «далага китеп адашкан» кардәшләрен эзләп бага һәм, әлбәттә, табалмый, чөнки «кара калпак» атамасы төрки телләрдә кабат-кабат «туып» тора. Үзбәкстан каракалпаклары белән безнекеләр арасында кардәшлек юк.
Казах һәм карагаш нугай этник тирәлегенә килеп эләккән «каракалпак» татарлар аерымланырга омтылмый, әмма үзенчәлекләрен саклый килә. Алар аерым бер матур, укымышлы һәм булдыклы санала, күзләренең төсе дә ят кавемнән булуларын күрсәтеп тора.
1988 елның 21 августында Кызыл Яр районының Сәетләр авылында булган бер тәэсирле очрашу турында әйтим әле. Нугайның найман-шобалатчы-каракалпак токымы, Җиһангир хан урдасыннан күчкән «калпак» оныгы Кесәбикә Якупова (җакупалиева) белән Алабуга шәһәреннән килгән хөрмәтле кунагыбыз, профессор Леонид Арсланов, шунда рәхәтләнеп татарча сөйләшеп аңлаштылар. «Бөгелмә яклары сөйләше», — диде профессор әңгәмәдәшенең теле турында. 1910 елгы Кесәбикә апа үскән гаиләдә дә шулай сөйләшкәннәр.
…Яңа Кучергановка авылы кешеләре үзләрен «мишәрләрдән чыккан каракалпак» яки «артык мишәрләр» дип йөртә. Бу авылның тагын ике исеме бар: Килдермеш һәм Каракалпак-авыл. 2000 елның маенда шушы авылның өлкән кешесе Гөлбану ханым Неклюдова (Дәүләтшина) әбисе Мәрьям Әбдрәшитова сүзләрен искә төшереп торды. «Безнең әти-әниләр ерактан килгән кешеләр иде. Ир-атларның башында муллалар кия торган кара чалмалар иде», — ди торган була әбисе. Исәпләп карагач, халык хәтерендә калган көннәрнең авыл кешеләренең казах урдасыннан китү вакытына туры килүе беребезне дә гаҗәпләндермәде.
Россиянең үзәге һәм көньягында барган этнотарихи багланышларны барлау үтә катлаулы эш. Тарих дәвам итә. Төрки дөньяның төрле этнослары арасындагы элемтәләрне өйрәнергә дә өйрәнергә әле.
Виктор Викторин, тарих фәннәре кандидаты, Әстерхан өлкәсе губернаторының референт-киңәшчесе.
«Сөембикә», № 10, 2007.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.