Логотип
Тарих

Горурлык һәм әрнү

Татар мулласы Хәйрелислам ага белән татар мөгаллимәсе Зөләйха ханымның сөекле кызы Сәлимә апа Якупованы азәрбайҗан халкы үз кызы итеп исәпли.

Егерменче йөз башында, халкыбыз тарихының иң матур, шөһрәтле чорында мәгърифәтчелек чәчәк аткан, милли матбугатыбыз тормышыбызда әһәмиятле урын тоткан. Хөр фикерле иҗат интеллигенциясенең яшь бер буыны катлам булып әдәбият-сәнгать дөньясына килгән. һәм, иң мөһиме, халкыбызның милли рухы көчле вакыт бу. Нәкъ менә шушы даирәдән милләтебез өчен кылган гамәлләрен, тормыш юлларын сагыш һәм горурлык белән искә алырлык затлы-зыялы хатын-кызларыбыз мәйданга чыга. Азәрбайҗанда күренекле мәгърифәтче булып танылган, таланты белән күпләрне таң калдырган татар кызы Сәлимә Хәйрелислам кызы Якупова әнә шуларның берсе инде.

Азәрбайҗан журналисты, язучы Сабир Ганҗәлинең «һәр сәтирдә бер тарих» исемле китабы – язмышлары, файдалы хезмәтләре белән энциклопедиядә урын алган хатын-кызлар хакында. Азәрбайҗан халкының хөрмәтен казанган гүзәл затлар арасында милләт­тәш­ләремне дә очраттым. Шул асыл затлар хакында кызыксынып укыдым һәм бик тә каршылыклы хисләр дулкыны эчендә калдым. Бердән, чит-ятлар арасында да югалмый, мактаулы затлар булып калган татар кызлары өчен сөендем. Әмма узган гасыр башында яшәп, гомерләрен милләтебезгә хезмәткә, аның килә­чәгенә багышларга әзерләнгән кызларыбыз хакында бик аз белгәнебезгә гарьләнү, кимсенү дә йөрәгемне өтеп алды. Шул уй әле дә миңа тынычлык бирми. Бик аз беләбез бит без алар хакында! Укысак, ишетсәк тә, язмышлары белән кызыксына белмибез. Ник безнеке түгел алар, дигән сорауга җавап эзләмибез.

Сәлимә Якупова 1890 елда Тифлиста мулла гаи­ләсендә туа. Әтисе – Хәйрелислам хәзрәт шәһәр мөселманнарының хәйрия җәмгыяте каршында ачылган мәдрәсәдә мөдәррис-мулла була. Әнисе – мәгърифәтле Зөләйха ханым шул ук мәдрәсәнең кызлар сыйныфында белем алып, үзе дә мөгаллимлек иткән. Кызы­ның бик яшьли ачылган сәләтен күреп, Хәйре­лислам хәзрәт Сәлимәсен укыту-тәрбия ягыннан иң алдынгылардан саналган 2 нче номерлы кызлар гим­назиясенә бирә. Гимназиядә иң яхшы укучылардан саналган кыз бала, 1909 елда өстәмә педагогик сыйныфны да уңышлы тәмамлагач, «үз диндәшлә­ренең башлангыч сыйныфларында укыта ала» дигән шәһа­дәтнамә ала. Әйтеп китим, гимназиянең дүртенче сыйныфында укыганда ук Сәлимә шәһәр байларының өйләренә йөреп, кыз балаларга дәресләр бирә.

Аның бу чордагы язмышына шөкер итәрлек. 1910 елда, Азәрбайҗанның атаклы миллионеры З. Тагиев ярдәме белән, ул Петербургтагы Хатын-кызлар өчен югары педагогик курсларга укырга керә. Яхшы укуы белән бергә, Сәлимә җәмәгать эшләрендә дә катнаша, мил­ләттәшләре арасында үзен сәләтле оештыручы итеп тә таныта. Архив материалларына игътибар итик.

Казан губерна жандармерия идарәсе башлыгы Ка­лининның Петербург охранкасына җибәргән донесениесендә мондый сүзләр бар: «Уфа шәһәренә кайтып барышлый Казанда туктаган Петербург Политехника институты студенты А. Еникеевның сөйләвенә караганда, Петербургта укучы мөселман яшьләре түгәрәк­ләргә оешалар икән. Бу түгәрәкләр ике устав нигезендә хәрәкәт итәләр: берсе – администрация тарафыннан рөхсәт ителгән, ә икенчесе – яшерен, эчке устав... Студентлар һәм курсисткаларның бер өлеше «Ил», кайберләре «Милләт» газеталары тирә­сендә оешып, аларның иң актив эшлеклеләре Абызов, Мөхәм­мәтгалиев һәм Сәлимә Якуповалар санала. Ба­рысы да мәгърифәтчелек аркылы мөселман яшьләрен милли азатлык рухында тәрбияләргә хыялланалар». (ТР МА, 199 ф. 1 тасв., 948 эш. – 85 б. – Автор тәрҗемәсе.)

Гаяз Исхакый мөхәррирлек иткән «Ил» газетасы тирәсенә укучы яшьләрнең туплануы һич тә гаҗәп түгел. «Ил» – яңа чор матбугатының утаманы, – дип язды тарихчы-галим Равил Әмирханов, – иң әче теллесе, кыйбласына ахыргача тугрылык саклаган, тайпылу белмәс гәзитләрнең берсе». (Равил әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан, 1997. – 311 б.)

Хатын-кыз азатлыгы, хатын-кыз хокукы өчен аңлы көрәш мәсьәләсе дә газетаның игътибар үзәгендә. «Петербургтагы гали мәктәпләрдә укучы туташларымыздан Сәлимә Я., Мәхфүзә М. (Максудова – Казан авиация университеты профессоры Мәхфүзә Максу­дованың апасы, нибары 19 яшендә вафат. Мәхфүзә исеме аның истәлеге итеп сеңлесенә бирелә), Фатыйма К. (Коләхмәтова) редакциягә килгәннәр иде. Аларның иштиракы (катнашы) белән хатын-кызларымызның вә укучы туташларымызның фикерләрен алышу вә хәлләрен бәян итешү мәйданы ясау өчен гәзитәмездә «Хатын-кыз тавышы» кыйсме ачылган иде», – дип яза «Ил» газетасы 1914 елның 11 май санында. 

Мәгарифне иман эше итеп санаган Сәлимә үзе дә газетага уку-укытуга кагылышлы мәкаләләр язып тора. «Күңелсез нәтиҗә» (№ 34), «Ханымнар әдәбияты хакында» (№ 35), «Кул көче эшләре» (№ 38) һәм башка язмалары милләтнең язмышын, киләчәген, алмашка киләчәк буын белән бәйләп, мәгъри­фәтле, хәзерлекле «милләт аналары» һәм бала тәрбия­ләү мәсьәләсен үзәккә куеп язылганнар.

Хатын-кызларның хокуклары, азатлыгы мәсьәләсендә аеруча активлык күрсәткән Сәлимә Якупова, үзенең якын дусты Мәхфүзә Максудова белән бергә, 1914 елда рәсми органнар рөхсәте белән чакырылган мөселманнар съездына хатын-кызларның хокуклары мәсьәлә­сендә њзләренең таләпләрен язып петиция дә кертә. Ләкин «Съезд» петиция белән килгән кызларны кабул итми. Бу хәл татар матбугатында ризасызлык тудыра. «Сөем­бикә» журналында басылган мәкаләләр аеруча игътибарны җәлеп итәрлек. «Съезд ... милләтебезнең иң саф элементы булган хатын-кызларыбыз хакында гафу ителмәслек дәрәҗәдә илтифатсызлык күрсәтте», – дип яза журналның мөхәррире Якуб Хәлили («Ил», 1914, 11 июль). Кызларның «үзләрен кимсетеп йөрүләрен» якламаган М. Уралбаева (Оренбург): «Нәрсә тәэсире белән алар (ирләр – Т. Б.) без хатын-кызларны бу дәрәҗәдә хурлыкка төшереп маташалар?» – дип сорау куя да: «Юк, без көрәшеп үз хокукларыбызны табарбыз, тик мондый юл белән түгел», – дигән сүзләр дә өсти. 

Чыннан да, корылтайда катнашучылар арасында заманның алдынгы карашлы кешеләре саналган Садри Максуди, Муса Бигиев, Ибнеәмин Әхмәтов, Алимәрдан Тупчыбашевлар булуга карамастан, кызларның үтенечләренә карата бу кадәр битарафлык күрсәтү беркадәр гаҗәпләнү дә тудыра. (Шуны да әйтергә кирәк, февраль революциясенә кадәр үткәрелгән мөселманнар корылтайларының берсенә дә хатын-кызлар катнаштырылмый.) 

Педагогия курсларын тәмамлагач, Сәлимә Петербургта хатын-кызлар өчен ачылган кичке курсларда мөгаллимә булып эшли. «Мөселман яшьләре» җәм­гыятендә дә иң актив әгъзаларның берсе булса да, З. Тагиевның чакыруы буенча, Бакуга кайтырга мәҗбүр була. Ул ике еллык педагогик курсларда һәм кызлар өчен ачылган беренче русча-татарча мәктәптә укыта башлый. Озак та үтми, Тагиев акчасына ачылган кызлар гимназиясенең директоры итеп тә билгеләнә.

1917 елның февраль революциясе мөселман халыкларында якты өметләр уята. Алар киләчәктә үсеш юлларын билгеләү, берләшеп дәүләтчелек мәсьәләләрен хәл итњ турында киңәшү өчен төрле оешмалар төзи башлыйлар. Хатын-кызлар хәрәкәте көннән-көн җәелә. Ниһаять, 1917 елның 24 апрелендә тантаналы төстә Бөтенроссия мөслимәләренең Казандагы беренче корылтае ачыла. Бакудан килгән делегатларны зал аягүрә басып, алкышлап каршы ала. Алар арасында хатын-кызлар хәрәкәтенең танылган җитәкчеләре, мәгъри­фәтче кызларыбыз Сәлимә Якупова (делегация җитәк­чесе), Шәфыйка Гаспралы, Рауза Солтангалиева һәм башкалар була.

Съездда хатын-кызларга кагылышлы мәсьәләләр хакында докладлар тыңлана, әһәмиятле карарлар кабул ителә. Хатын-кызлар хәрәкәтен оешкан төстә, эзлекле алып бару өчен 5 кешедән «Мәркәз бюро»сы оештырыла, аның җитәкчесе итеп бертавыштан Сәлимә Якупова сайлана. «Мәркәз бюро» баштарак Мәскәүдә урнашса да, соңрак, Сәлимә тәкъдиме белән, Казанга күчерелә.

...Кайвакыт Казанның иске урамнарыннан Сәлимә апаның эзләрен эзлим. Күңелем белән Шәрык клубында йөрим, съезд үткәрелгән «Новый клуб» бинасына керәм (хәзерге М. Горький урамындагы элеккеге травматология институты)... Тик эзләрен таба алмыйм. Болар гына түгел, ул булган истәлекле урыннар тагын бар бит әле. Әнә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Анда узган Бөтенроссия укытучылар съездында да катнаша ул. Мәскәүдә Әсәдуллаев йортында уздырылган Бөтен­россия мөселманнары съездына да шунда делегат булып сайлана һәм хатын-кызлардан берүзе бу мәр­тәбәле җыенның президиумында утыра. Казанга кайткач яралы мөселман сугышчылары өчен ачылган лазаретка әледән-әле ярдәм оештыру, хатын-кызларны җәмәгать эшләренә тарту, мөгаллимәләр өчен җәйге курслар оештыру – ул эшләгән эшләрнең бик азы гына әле болар.

1917 елда уздырылган барлык корылтайларда да катнаша Сәлимә апа Якупова. Татарларның ирекле дөньяда яшәячәгенә өметләре зурдан була аның. Тик Совет власте урнашу белән хыяллар челпәрәмә килә. Ул инде яңадан Бакуга китәргә мәҗбүр. Хәер, анда да җиң сызганып эшли. Азәрбайҗанда I төрек гимназиясен җитәкли. Республиканы аякка бастыруда, кадрлар җитештерү эшендә үз-үзен аямыйча хезмәт итә. Ул яшәгән йорт милли интеллигенция вәкилләре үзәгенә әверелә. 

Сәлимәнең бетмәс-төкәнмәс энергиясе югары бәяләнә. Яңа республикада хатын-кызлар өчен ачылган педагогия институтын җитәкләү эше дә аңа тапшырыла. Шундый зур, мәшәкатьле эш өстенә, ул чын-чынлап фән белән шөгыльләнә башлый, үсемлекләр дөньясы хакында фәнни мәкаләләр яза, азәрбайҗан телендә ботаника фәненнән ачык дәресләр үткәрә, биологик терминнар буенча сүзлекләр төзү эшенә керешә.

Әмма кыз баланың шәхси тормышы да бар бит әле. Ул, пленга төшеп, Азәрбайҗанда калган төрек офицеры Җәвид Османзадәгә кияүгә чыга. Җәвид география укытучысы булып эшкә урнаша ала. Искиткеч матур гаилә коралар. Тик күпме язмышларны җимергән тирән фаҗига аларны да читләтеп узмый, шәхес культы елларында Сәлимә белән Җәвид икесе дә кулга алыналар. Ярый әле, шунда ук атып үтерелмиләр, кырыс табигатьле таулы Кедабек районына сөргенгә җибә­реләләр. 1944 елны Сәлимә апа сөекле ире Җәвидне шунда җирли. 

Еллар үтеп, сәясәт йомшара төшкәч, аңа Гәнҗә шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтында биология укытучысы булып эшләргә рөхсәт итәләр. Ул монда да намус белән эшләп, үзен зур белгеч итеп таныта ала, биология кафедрасы җитәкчесе, соңрак факультетның деканы булып лаеклы ялга чыга. 

Татарның бу сөекле кызы алдында ничек баш имисең дә, батырлыгына ничек сокланмыйсың. Ул укыткан, фәнгә җитәкләп керткән яшьләр Азәрбай­җанның атаклы галимнәре булып өлгергән икән. Аларның исемнәре, эшләре Сәлимә Якупованың горурлыгы, юанычы булган диясем килә. Азәрбайҗан халкына ихлас књңелемнән рәхмәт әйтәм. Шәхес культы вакытында татарның бөек кызы Сәлимәнең гомере вакытсыз өзелмәгән. Алай гына да түгел, соңрак үзенең яраткан фәне белән дә шөгыльләнә алган. «Казанда калган булса, ни булыр иде икән?» – дип уйлыйм да, куркуга төшәм. Ул мәхшәрне кичеп, исән кала алган йөзләрчә кызларыбыз гомер буе курку эчендә, дер калтырап яшәмәдемени? Гайшә Апанаева, Рабига Казакова, Илһамия Богдановичлар язмышларын гына искә төшерик. Алар хакында мин үземнең «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабымда язган идем инде. 

Бүген Сәлимә апа Якупованы – татар мулласы Хәйрелислам ага белән татар мөгаллимәсе Зөләйха ханымның сөекле кызын азәрбайҗан халкы үз кызы итеп исәпли. Бәлки алар хаклыдыр да. Әмма минем бу язмыш хакында җыйнак кына язмамны тарихчы-галим һәм шагыйрь Гариф Хәйруллинның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: 

Халкым белән горурланыр өчен 
Нигезең бар, татар баласы.
Татармын, – дип сөен, – 
Бөек халык
Тарихларда мәңге каласы.



фотода: Азәрбайҗанда күренекле мәгърифәтче булып танылган татар кызы Сәлимә Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар