«Герман җире – кара үлән...»

Германиянең Цайтхайн каберлегендә ятучы әтием Харис улы Шәһитнең һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык солдатларның, шулай ук хәбәрсез югалганнарның рухына хәер-догаларым булып ирешсен иде бу язмам. 

Әтине күз алдыма китерергә тырышкан саен, балачакның бәхетле иртәсе искә төшә. 

...Гадәттә булмаганча, мин уянганда әти йоклап ята иде. Әни, ике айлык сеңлемне үзе белән алып, кырга эшкә киткән. Әти, күрәсең, Ютазыда үткән райком пленумыннан бик соң кайткан. Мендәрем кырыенда – алып кайткан бүләкләре: кызыл эчле, ялтырап торган кечкенә галошлар һәм өчпочмаклы кызыл яулык. Сеңлемә исә чәчәкле күлмәк белән кызыл сандалилар алып кайткан иде әти.

Тиз генә юынып, аягыма яңа галошларны элдем, башыма яулыкны чөеп, сеңлемнең дә бүләкләрен култык астына кыстырдым да ике өй аша гына торган әбекәемә йөгердем. Галошларыма сокланып, иске кое баганасына барып бәрелгәнемне сизми дә калганмын. Күзләремнән ут чәчрәгәндәй булды, әмма шушы кадәр сөенечле вакытта авыртуга игътибар итеп торалармыни!

Әтиемнең соңгы бүләкләре иде болар. Күп тә үтми сугыш башланды. Әтинең энесен – 1940 елның май аенда гына фин сугышыннан кайткан Харрас абыйны –  1941 елның 22 июнендә кырда тракторы белән җир сөргән җиреннән әбекәй үзе барып алып кайтты. Шул ук көнне аны сугышка озаттылар. 8 сентябрь көнне авылның бар булган ир-атлары белән бергә колхозның ферма мөдире һәм ветфельдшеры булып эшләүче әти  дә сугышка китеп барды. Декабрь аенда Харрас абыйның танкта янып үлүе хакында хәбәр килде. Әтинең хатлары 1942 елның март аена кадәр килеп торды. Соңгы хатында: «Пенза шәһәрендә атлы разведчиклар курслары тәмамладык. Безне каядыр җибәрәләр. Исән булсам, хат язармын. Хәнифәм, сыердан язма, балаларга сөт эчер, үзеңә ярдәмче булып үсәрләр», дигән сүзләр бар иде. Өчпочмаклы ул хат тез өстенә генә куеп язылган булгандыр, бик таушалган хәлдә, хәрефләре дә юылып бетә язган иде. 

Әни сыердан язмады, өчебезне дә җил-яңгыр тидерми үстерде. Сугыш чорында колхозчыларга аш пешерүче булды ул. Көтү китү белән, колхозның ак таплы кара сыерын җигеп, амбардан азык алып кырга китә иде. Ул анда утын әзерләп, су ташыганчы, өч яшьлек сеңлем Роза каргаларны куып тора. Ә мин – алты яшьлек хуҗабикә – кечкенә энем, тавык-чебешләр белән мәш киләм. Коедан су алып кайтып, учакка  ут ягам, казанга аш салып җибәрәм. Буй җитмәгәч, урындыкка басып аш пешерәм. Көтү кайткач, мал-туарны җыеп ябып куям. 
Әнинең җигеп йөри торган сыеры күпер янында кунарга кала. Әни, сыерны тугарып, арбаны өйгә кадәр үзе өстерәп кайта. Арбада, әлбәттә, көнозын кырда «эшләп», тәмам арып-талчыгып йокыга киткән сеңлем дә була. 

Кышкы кичләрдә безгә Мәндүрә җиңгәбез белән әбекәй килә. Каты соры кәгазь юнәтсәләр, утны сүндерәләр дә кәгазь кисәкләрен морҗа буена куелган ләгәнгә салып яндыралар. Морҗага төшкән шәүләләрдән әтинең сурәтен эзлиләр. «Исән икән әле, әнә атка атланып чаба» һәм башка шуның ише «дәлилләр» белән үз-үзләрен юаталар. 

Безнең Каклы Күл авылыннан сугышка чыгып киткәннәрнең унысы гына әйләнеп кайтты. Әти кайтмады. Әмма без аны сугыш тәмамлангач та бик озак еллар көттек. 
Мин кечкенәдән үк  Казанга китеп, врачлыкка уку хакында хыяллана идем. Әмма Казанга бару өчен акчабыз булмаганлыктан, әлеге хыялым тормышка ашмады. Алай да, Ходай Тәгалә миңа пенсиягә чыккач булса да, шушы шәһәрдә яшәргә насыйп иткән икән. 
«Хәтер китабы» басыла башлавын ишетү белән редакциягә килдем. Әтиебез «Хәбәрсез югалганнар» исемлегендә иде. Үзем белгән бар мәгълүматны калдырдым. 

1998 елда алар миңа әтиемнең 1942 елның 5 сентябрендә Германиянең Мюльберг дигән төбәгендәге хәрби әсирләр лагеренда   вафат булганлыгын хәбәр иттеләр.               
Германия картасыннан лупа белән эзләсәм дә, Мюльберг дигән урынны таба алмадым. «Хәтер китабы» редакциясенең җитәкчесе Михаил Черепанов миңа: «Андагы җирләр сөрелгән, таба алмассыз, үзегезгә авыр булыр», – диде. Алай да, кулыбыздагы белешмәне Казандагы «Бауэр» ширкәтендә эшләүче немецларга биреп җибәрдек. 2004 елда Германиядән хат килде, әтиебезнең күмелгән урынына бару юлын тәфсилләп аңлатып җибәргәннәр. 

Берлинга сәяхәткә юллама алдым да, шул ук елның октябрь ахырында юлга кузгалдым. Берлинга барып җитеп, кунакханәгә урнашу белән, Берлиндагы Татар-башкорт мәдәнияте үзәге җитәкчесе Венера ханым Вагыйзова белән элемтәгә кердем. 
Аның ярдәме белән Мюльбергка кадәр билет алдым. 

...Автобустан төшкәч, күзем авыл артында җәелеп яткан басуларга төште. Линейка белән сызгандай тигез итеп эшкәртелгән җиргә редис чәчелгән, көзге уҗым тишелеп чыккан иде. Сулдарак – эшкәртелмәгән җирләр башлана. Әтием шушында күмелгән икән инде дип, җаным тетрәде, хәлем начарайды. Шул вакыт яныма велосипедлы яшь кенә ханым килеп туктады. (Ирина Фриц атлы почтальон булып чыкты ул.) Мин аңа хатны күрсәттем. Ханым хәлемне бик тиз аңлады һәм мине, култыклап, Мюльбергта һәлак булганнарның архивына алып китте. Архивта каршы алган Ангелина Штамм атлы ханым Мюльбергта каберлекләр юклыгын, һәлак булган әсирләрнең барысының да яндырыла баруын әйтте. 

Әтием дошман тылына десант бригадасы белән ташланган булган, ничек итеп әсирлеккә төшкән – монысын хәзер беркем дә әйтеп бирә алмый инде. Әсирлектә ул өч ай була. «Бәлки әтиегезне танырсыз», – дип, Ангелина ханым немец-фашист сакчылары тарафыннан төшерелгән фотолар да күрсәтте. Коточкыч ябык, кайберләре бөтенләй скелет кыяфәтендәге әсирләр арасында әти юк иде. Ул арада Ангелина ханым Цайтхайндагы Үзәк архив белән элемтәгә керде. Аннан җавап алгач, мине үз машинасына утыртып, 15-20 чакрым ераклыктагы Эренхайн-Цайтхайн мемориалына алып китте. 

Мемориал хезмәткәрләре мине аяк өсте басып каршы алдылар. Өстәлдә әтиемнең «учет карточкасы» ята иде. Архивтагыларның миңа сөйләр сүзләре күп иде, нәрсәдер аңладым, күбесен аңламадым. Аннары  махсус рәвештә тәрҗемәче чакырып китерделәр. Химия фәннәре докторы Бернд Фишерның берничә мәртәбә Казанның «Оргсинтез» заводында да булганы бар икән. Машинадан машинага күчә-күчә, әсирләр булган урыннарны карап йөрдек. Аннары Ангелина ханым мине әтием күмелгән Туганнар каберлегенә алып китте. 
Андагы кичерешләрне сүзләргә салып булмый. Тетрәндерә. Капкадан кергәч, ком сибелгән сукмак буйлап «Хәтер» баганасына таба барасың. Сукмакның як-ягында куаклыклар. Шулар артында – 30 меңләп әрвахны  үзенә сыендырган, яшел хәтфә белән капланган каберлек. Биш офицерның кабере аерым. 

Үзем белән алып барган тюльпан суганнарын җиргә төртеп,  әтием һәм калган әрвахлар рухына елый-елый дога кылдым. Дөньялыкта шушы кадәр җәберләнгән бәндәләреңә урынны оҗмах түрләреннән әйләсәң иде, йа Раббым! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7974
    1
    104
  • 8558
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9582
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...