Логотип
Тарих

Галиәсгар Камалның нәсел-нәсәбе

Г. Камалның ата-баба ягыннан ерак шәҗәрәсе документаль рәвештә хәзергә төгәл билгеле түгел. Энесе Габдрахман Камал раславынча, аларның ата ягыннан бабалары Жомагыл исемле булып, ул үз гомерен хәзерге Арча районының Сикертән авылында крәстиян хезмәтендә яшәп уздырган. Җомагылның 1850 елда Галиәкбәр исемле улы туа. 12 яше тулгач, Галиәкбәрне, үз көнен үзе күрергә дип, Казанга чыгарып җибәрәләр. Башта ул камчат, кама, төлке мехлары белән кәсеп кылучы байларда хезмәт итә. Аннан соң шул ук мехлар буенча үзе мөстәкыйль эш башлап, 1874 елда Арча төбәгенең Масра авылы крәстияне, волость старшинасы Хәбибулла дигән кешенең олы кызы Мәүгыйзәгә өйләнә.

Татар әдәбияты һәм сәнгате дөньясында “Камаллар" дип дан казанган династиянең тәүге буыны нәкъ менә шушы ике яшь кеше кушылган бәрәкәтле гаиләдә туып үсә. Галиәкбәр белән Мәүгыйзәнең дүрт баласы - өч малай белән бер кызлары була.
 
Иң өлкәне — Галиәсгар КАМАЛ (1879-1933), татар әдәбиятының классигы, атаклы драматург, татар профессиональ театрына нигез салучы һәм аны үстерүчеләрнең берсе. Казандагы татар дәүләт академия театры 1939 елдан аның исемен йөртә.
 
Габдулла КАМАЛ I (1893-1933) - Г. Камалның бертуган энесе, күренекле артист, режиссер һәм театр эшлеклесе. 1910 елдан “Сәйяр" труппасында уйный башлый. Октябрьдән соң Оренбургта, Урта Азия республикаларында беренче милли театрлар оештыруда якыннан катнаша, 1929-1931 елларда Ашхабадта үзе оештырышкан Төрекмән дәүләт театрында баш режиссер булып эшли. Вафаты Казанда.
 
Габдрахман КАМАЛ II (1896-1948), артист һәм режиссер. 1912 елдан “Сәйяр"дә уйный башлый. Егерменче елларда Уфа, Пермь, Троицк, Ташкент театрларында эшли, 1925-1939 елларда
- Казанда Татар академия театры артисты. Абыйсы Г. Камалның әдәби мирасын туплау буенча зур эш башкара, 1941 елда аның уникаль альбомын төзеп чыгара.
 
Зәйнәп КАМАЛОВА (1899-1977), Галиәсгар Камалның бертуган сеңпесе, Татарстанның атказанган артисткасы. Озак еллар Урта Азия театрларында һәм Татарстан дәүләт күчмә театрьнда эшләде.
Инде Камаллар нәселенең икенче буынына күчик. Галиәсгар Камал үз гомерендә ике тапкыр өйләнә. Беренчесе - Зәүҗәсе Бибигайшәдән (ул 1918 елны вафат була) 6 бала туа: Әхмәт, Әминә, Фәһимә, Әнәс, Мөхәммәт, Зөфәр. Болардан беренче өчесе сабьй чакларында вафат була. Соңгы
 
Әнәс КАМАЛ (1908-1978), драматург, артист, режиссер. Кырыклап сәхнә әсәре авторы. 30 нчы елларда күчмә колхоз-совхоз театрын оештыручылардан берсе. Озак еллар Татарстан Язучылар идарәсендә әдәби консультант, Татарстан китап нәшриятында редактор-мөхәррир булып эшләде. Әтисе Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты турындагы хикәя, очерк китаплары һәм мемуарлары белән дә мәгълүм.
 
Мөхәммәт КАМАЛОВ
(1914-1993), озак еллар элемтә системасында эшләгән белгеч, сугыш ветераны, әтисенең соңгы көннәре турындагы истәлек авторы Бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерде.
 
Зөфәр КАМАЛОВ
(1916-1942), Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелеп, 1942 елда Орел шәһәре өчен барган сугышларда һәлак була.

Галиәсгар Камалның икенче хатыны Әсма Мифтахетдин кызы Сәгъдиева- Камалетдиновадан (1887-1941) туган балалар:

Фаикъ (1919-1942), сугыш алдыннан Казанда театр техникумын тәмамлап, Арча колхоз театрында артист булып эшли башлый, язучылык хезмәте белән дә шөгыльләнә. 1941 елда фронтка җибәрелә һәм Ростовны икенче кабат азат итү сугышларында батырларча һәлак була.

Фәрит (1921-1976), сугыш ветераны. Әлмэттәге Миңлебай газ-бензин заводында техник-механик булып эшләде. 4 кыз тәрбияләп үстерде.

Наилә (1924-1925), яшьли вафат була.

Рәфыйка (1926 елда туган), Г. Камалның төпчек кызы. Медицина фәннәре кандидаты, хәзер пенсиядә. Бер кызы пианистка, Казан педагогия университетында эшли, икенчесе — табибә. Инде аларның да үз балалары һәм оныклары бар.

Галиәсгар Камалның энесе Габдулла Камал Iнең гаиләсен дә тулаем актерлар гаиләсе дип бәяләргә була. Аньң хатыны - Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Фатыйма Камалова (1903-1974), ә кызлары Гәүһәр Камалова (1922-1990) шулай ук Татарстанның халык һәм РСФСРның атказанган артисты исемнәрен йөрткән актриса. Тик менә, кызганыч ки, Гәүһәр Камаловадан соң бу нәсел кешеләреннән татар театры сәхнәсендә бүтән яңа исемнәр әлегә күренми. Озакка сузылырмы бу бушлык? Кистереп әйтеп булмый, ләкин өметне өзмик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    нИНДИ КӨЧЛЕ ДӘВАМЧЫЛАР КАЛДЫРЫП ТАТАР МИЛЛӘТЕНӘ ИСКИКЕЧ ЭТӘРГЕЧ ЯСАГАНЫ ӨЧЕН ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕ АЛДЫНДА БАШЫМНЫ ИЯМ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      оЗАГРАК ЯШӘГӘН БУЛСА сТАЛИН БАЛТАСЫ АНЫ АЯР ИДЕМЕ ИКӘН. аЙ - ҺАЙ.

      Хәзер укыйлар