Чишмәләр иле

Чумач авылы Татарстанның Чирмешән районы

«Чирмешән буйлары ямьле – 
Ял итәргә килегез.
Эштә уңган егетләрне
Безгә килеп күрегез...»


Хәтерли торгансыздыр, бу җыр элек радиодан бик еш яңгырый иде. Миңа калса, җыр нәкъ менә минем туган авылым Чумач турында. Исеме каян килеп чыккан дисезме? Аның аңлатмасы бик гади: безнең тирәләр Чумаков атлы рус алпавыты карамагында булган. 
Чирмешән төбәгендәге иң матур авыл ул безнең Чумач. Наратлы, юкәле, каенлы, миләшле, шомыртлы әрәмәлек уртасында әкият дөньясындагы сыман утыра ул. Шул агачларга, әрәмәлекне сырып алган кошларга көч-кодрәт биреп, Низам абыйлар йорты тирәсендә тибеп чыккан чишмә ага.  
Без үскәндә әрәмәлек куе иде. Су буендагы, әле дә киң ябалдашлары белән тирә-юньгә ямь биреп утыручы таллар, зирекләр арасына яшеренеп, язын каргалар кычкырып-кычкырып үзләренчә сөйләшәләр, җәен күке серле тавышын яңгырата. Яфракларның җилдә лепердәшүе белән чишмә челтерәве кушылган сихри авазны ишеткәнегез бармы? Серле дә, бераз гына шомлы да әлеге көйне тыңлаганда күңел нечкәрә, матур гамьнәр туа, үзеңнең дә шушы табигатьнең газиз бер баласы икәнеңне искә төшерәсең...   


Безнең авыл – чишмәләр иле.   

Авылыбыз уртасында Макбүлә белән Минсырур чишмәсе агып ята.  Әлеге ике апа гомер буе шушы чишмәне чистартып-тазартып торды. Йортлары да чишмә тавында урнашкан иде. Минсырур исемлесе минем әбием була. Ифрат та шәфкатьле, киң күңелле кеше иде. Өенә керсәң, сыйламыйча чыгармас. «Әле генә ашап килдем», – дисәң,  «Аштан олы булу килешми», –  дип, табын артына утыртыр иде. Матур теләкләр тели-тели, хәер-фати­хасын биреп китте ул якты дөньядан. Ә чишмә челтерәп ага да ага... 
Тагын бер чишмәбезне «Николай чишмәсе» дип йөртәләр. Элекке заманда тау башында Николай исемле рус кешесе яшәгәнгә шулай атаганнар аны. Николай чишмәсендәгедәй салкын су башка бер генә җирдә дә юктыр. Чишмәдән арырак – тегермән буасы. Шул тегермәннең эшләвенә сокланып карап торганнарым исемдә. Тегермән урынында мич чыгарырга кирпеч суга торганнар иде. Бала-чага өчен гаҗәп күренеш: кыздырып торган кояш астында, тышаулаган атлар сыман, әкрен генә, авыр гына атлап, бал­чык изәләр. Тип-тигез булып кояшта ялтыраучы әзер кирпечләр, мичтән яңа гына чыккан ипиләр сыман, күңелне кытыкландыра... 

Авылдан өч-дүрт чакрым ераклыкта җир астыннан унике фонтан булып бәреп чыккан унике чишмә бар! Шул чишмәләр аккан таулардагы җиләкнең күплеген белсәгез! Тукай әйткәндәй, «күз ачып йомганчы һичшиксез җыярсың бер чиләк!» Шул унике чишмәле тауның үзенә генә хас ниндидер могҗизалары да бар дип сөйлиләр иде. Бер риваять буенча, Хәдичә әби үзенең кыз туганы Хәлимә әби белән тауга барып ясин укыган булган. Арып, ятып йоклагач, төш күргән. Уянып китсә, каршында башына ак чалма ураган бабай тора икән. Хәлимә әби аңа төшен сөйләп бирә. Чал­малы бабай төшне әбинең авыру кызы терелүгә юрый. Юраганы юш килә! Хәлимә әбинең кызы Әкълимә апа терелә. Ул бүгенге көндә Минзәләдә яши. 



Авылыма мәхәббәт зәңгәр, ак буяуларга буялган, тирә-ягы яшеллеккә, гөлчәчәкләргә күмел­гән туган йортымнан ук башлангандыр, мөгаен. Кырык өч ел бергә, башкаларга үрнәк булырдай гаилә тормышы белән яшәгән әти-әнинең дә өлеше зурдыр монда. Авылдашлар шатлык-кайгыларын уртаклашырга да, кирәк булса, ярдәм сорап та безгә киләләр иде. Әнинең һәрбер сүзе әһәмиятле һәм җитди. Уңганлыгына да исең-акылың китәрлек иде. Хәтеремдә, авылдашларга армиягә хатлар языша, посылкаларны матурлап тегә, хуҗалык эшләрендә булыша, соңгы юлга озатканда, җеназа гамәлләрен башкарырга да ярдәм итеп йөри иде. Әти гаделлекне яклаучы, көләч йөзе белән тө­шенке күңелләрне күтәреп җибәрүче кеше иде.  
     
Туган якка, кешеләргә карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт уятуда, әлбәттә, мәктәпнең, укытучыла-рыбызның йогынтысы да бик зур булды. Безнең авылда алтмышлап кына хуҗалык. Мәктәп тә дүртьеллык кына. Башлан­гыч сыйныфларда безне Дөрия апа укытты. Беренче тапкыр көзге урманга сәяхәткә баргач, үзебезне алтынга манылган әкият дөнья­сына килеп кергән кебек хис иткән идек. Дөрия апа урман турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли, өйгә кайтасы да килми, кыштыр-кыштыр килеп аяк астында шуышкан керпеләр, ботактан ботакка сикергән тиеннәр дөнья­сында каласы килә. 

Бишенче сыйныфка авылдан ун чакрым ераклыктагы Шешминская  крепость дигән рус авылына бардык. Иртәнге биштә торып, һәр көн урман, таулар, кырлар аша җәяү барып кайта идек. Язгы ташудан соң, Амур күпере аша дүрт чакрымнан артык әйләнгеч юлдан барырга теләмичә, бозлы суны билдән ерып, турыга чыга идек... Тау битендәге йомраннарны күзәтеп, урман эчендә пошилар, куяннар очратып укып йөргән чаклар... Их, еракта, бик еракта калдылар шул! 

Авылыбыз хәзер бик үзгәрде. Җәй көне җемелдәп асфальт ялтырап ята. Газ кертелгән, яңа клуб матур булып балкып тора. Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән, алдагы көннәрдә кечкенә генә булса да мәчет ачылса иде. 

Чыгып киткәнгә ничәмә-ничә еллар узуга карамастан, Чумачы-бызның истән чыкканы юк. Май ае җитү белән, тезелешеп кайтып төшәбез. 

Туган җир берләштерә, яшәргә көч-дәрман бирә. Туган җир – изге җир.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2170
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5928
    2
    85
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан