Бер очрашу

Юллар! Кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәрне генә дуслаштырмый ул?! Очраштыра, аера… Бигрәк тә сугыш юллары, туган җирнең һәр карышы өчен кан түгеп яуланган фронт сукмаклары мәңге онытылмаслык булып йөрәкләргә уелып кала икән!
Госпитальдә — хирургия бүлегендә фельдшер, шәфкать туташы булып хезмәт иткән Мәсгудә Сөләйманова-Шәрәфиеваны шагыйрь Сугыштан соң алтмыш биш ел (бер кеше гомере!) узгач, фронтта шагыйрь белән очрашуын ул үзен дәвалый торган участок табибы — Эльвира ханымга сөйли. Ә Эльвира ханым — Фатих Кәримнең бертуган Гобәйдә апасының улы Тимербәк хатыны — бу хакта шагыйрь кызы Ләйлә Кәримовага җиткерә. Ләйлә Кәримова Уфага кунакка килгәч, ул аны үзенең пациенты хозурына алып килә, таныштыра.…Фәтхелислам кызы Мәсгудә тумышы белән Татарстаннан — Буа районы Исәк авылыннан. 1922 елның 25 маенда дөньяга килгән кыз Буа медицина училищесын тәмамлый. Медицина институтына керергә хыялланып Казанга килә. Рус телендә авыр сөйләшүе юлында киртә була. Ул кичке мәктәптә белемен камилләштерергә ниятли. Унынчы классны тәмамлап аттестат алган мәлдә сугыш чыга. Кыз үзе теләп фронтка китә. Украина, Белоруссия фронтларында сугышчан юл узып, җиңү көнен Польшада каршылый Мәсгудә.
— Әйе, бу ул! Шагыйрь Фатих Кәрим, — ди Мәсгудә ханым үзе дә нык дулкынланып. — Безнең госпиталь ул чакта Тула өлкәсендәге Акулово авылында, ачык һавада урнашкан иде. Яралылар салам җәйгән плащ-палаткаларда ята. Авыл җимерек, янган-көйгән. Сугыш афәтеннән исән калган бина — таштан салган дуңгыз абзарлары гына. Шуларны чистартып, акшарлап, идән, идәнгә салам түшәп, соңрак сәке, сәндерәләр әтмәлләп кыр госпитале эшен дәвам итте. җиңел яралылар өчен дип аталса да, коточкыч мәхшәрдән котылып, кайсы кулсыз, кайсы аяксыз калган яралыларны ташыйлар да ташыйлар. Беренче ярдәм күрсәтергә, күп кан югалткан сугышчыларны коткарып калырга кирәк. әле дә хәтеремдә — алар өчәү иде. Өч татар егете. Мостай Кәрим, Фатих Кәрим һәм Шәриф Сөләйманов.
— Сез ялгышмыйсызмы, бу егетләрнең исемнәрен бутамыйсызмы? Мостай Кәрим әнигә — Кадрия Ишуковага язган хатында Фатих хакында мәгълүматы булмавын әйтә… — дип бүлдерә аны Ләйлә ханым.
— Алар икенче бүлектә дәваланды. Ә мин өченче — хирургия бүлегендә идем. Шулай да якыннан таныштым, аралаштык. Шәриф Сөләймановның аягын ампутацияләргә, кисеп ташларга теләгәннәр иде. «Үлсәм үләм, кистермим!» — дип бик каты тартышты. Кисмәделәр. Соңрак, икенче бүлеккә күчкәч тә, бәлки татар егете булгангадыр, хәлен белергә җай табарга тырыша идем. Мостай ага озак тоткарланмады бугай. «Без өчебез дә Башкортостаннан, менә бу Фатих Кәрим, башкорт җирендә туган, Казанда шәп шагыйрь булган, танылган язучы», — дип ул таныштырды безне. Еллар узгач, мин Уфада яши башлагач, «фронт дуслары — фронтовые подруги» җыелып очрашулар үткәрә идек. Ул очрашуларга Мостай аганың да килгәне, «Минем шәфкатьле коткаручым!» дип, мине кочаклап алганы булды. Ә Фатих Кәримне беркем белән дә бутау мөмкин түгел. Ул озак аңсыз яткан, үлгәннәрне җыйганда аны табып алганнар һәм безгә китергәннәр.
— Әйе, яшь аралаш көлә белә торган шагыйрьне мин яхшы хәтерләп калдым, — дип дәвам итә Мәсгудә Сөләйманова. — Чәчләре кара, базык гәүдәле, үзе бик ябык. Ул госпитальдә озак ятмады, ярасы бик тирән иде. Эчтән эренләп, свищ булмагае, ярасы азмагае, дип курыкканнар иде. Аны бер дә җибәрәселәре килмәде. Шәфкать туташлары, табиблар, яралылар да яратты аны. Чыдам, түзем һәм гаҗәеп ярдәмчел иде ул. Үзе яралы, әмма кемгәдер булышырга, йөри алмаганнарга су булса да бирергә, хат язышырга һәрчак әзер. Йөри ала башлагач, ат җигеп су ташыганы, тирә-як авылларга барып икмәк юнәткәне, салам төяп кайтканы хәтеремдә. Ләкин бу госпитальдә кеше бик күп, шартлар әлләни түгел иде. Бер дә җибәрәсебез килмәсә дә, аны каядыр күчерделәр.
Кадрия ханымга: «Сезнең ирегез Фатих Кәримов 1942 елның 19 апрелендә хәбәрсез югалды. Бу белешмә балаларга пенсия юллау өчен документ була ала» дигән хәбәр килә. Ә 1 май иртәсендә ябыккан, өшәнгән яралы солдат аксап үзе кайтып керә — аны дәвалануын дәвам итәр өчен Казан госпиталенә җибәрәләр.
Ләйлә Фатиховна Казанга кайту белән иң беренче эш итеп документлар саклана торган папкага тотына. Менә ул белешмә: «2953 нче армия кыр госпитале. 7 гыйнвар 1943 ел. Совет Ватаны өчен аяусыз сугышта 436 укчы полк сержанты Кәримов Фатих Вәлиевич 1942 елның 14 апрелендә ярчык тиеп яралана…»
Барысы да туры килә! Шәфкать туташы Мәсгудә хезмәт иткән госпитальдә Фатих Кәримнең дәвалануы хак. Ә Мостай Кәримгә килгәндә… Ихтимал, ул госпитальгә соңрак, ә бәлки иртәрәк кергәндер, Шәриф Сөләйманов белән бер чордарак дәваланган булуы да ихтимал.
Мәсгудә ханым Беренче Белоруссия фронты карамагындагы бу кыр госпиталенә хезмәт күрсәтүче медицина персоналының тулысынча Казан —Татарстан табиблары, фельдшер, шәфкать туташларыннан торганын да искәртә.
Өченче татар — Шәриф Сөләйманов Мәсгудәне ошатып кала. Фронт юлларыннан хат арты хат юллый. Тик исемен әллә онытып, бәлки ялгышып — Бану дип атый. Мәсгудә баштарак аның хатларына җавап бирми. Аннан, ачыклык кертергә теләп: «Шәрәфиевага дигәч, хатларыгызны миңа тапшыралар. Мин Бану түгел, Мәсгудә, Бану Шәрәфиева юк бездә», — дип язып җибәрә. Мәсгудәгә аталган хатлар агыла да агыла. Араларны хатлар якынайта, язмышларны бәйли.
Сугыштан соң демобилизацияләнеп Мәсгудә Казанга кайта. Островский урамында яши. Фатихы турында бер кәлимә җылы сүз ишетергә тилмергән Кадрия Ишукова шул йортка — Шәриф Камал кызы Зәйнәп апа янына еш барып йөри. Сукмаклары гына кисешми, алар очрашмый.
Шәриф Сөләйманов сугыш беткәнче фронтта батырларча көрәшә, Днепрны кичкәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Исән-сау әйләнеп кайта. Казанга килеп Мәсгудәне яучылый, үзе белән Уфага алып китә, гөрләшеп гомер итәләр. Шәриф Сөләйманов укый, үсә, күтәрелә, дан-дәрәҗәгә ирешә. Башкортостанның финанс министры булып унсигез ел эшли. 1994 елда дөнья куя.
Фатих Кәрим Казан госпиталендә дәваланганда «Кыңгыраулы яшел гармун»ын, җырлар, шигырьләр яза. Чынлыкта, күп әсәрләре, хәтта драма әсәре дә «рядовойлар төнлә йоклаганда», ял сәгатьләрендә туа. Туа, яши… Батыр йөрәкле шагыйрьне аямый язмыш. Җиңү көненә санаулы көннәр калганда ут-мәхшәр яндыра аны. Шигырьләре, иҗаты, үлеме белән үлемсезлек яулаган чын батыр ул! Шагыйрь кызы Ләйлә ханым әтисе — каһарман солдат Фатих Кәрим белән горурлана: «Нинди генә шартларда да ул Кеше булган. Кеше булып кала алган. Минем өчен бу бик мөһим!» — ди.
«Сөембикә», №6, 2008.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.