Логотип
Тарих

​Барыбер бәхетле

Исеме халык теленнән төшмәгән шушы җырчы белән профессиональ сәхнәдә үземнең беренче адымнарымны башлармын дип кем уйлаган.
Җырларны тыңлый һәм башкаручы тавышын таный белә башлауга истә калган беренче җырчы – минем өчен Зифа Басыйрова иде. Миңа өч-дүрт яшьләр булгандыр, «Баулылар» җырының «җир астыннан алтын таба кызлары, егетләре» дигән юллары (ул миңа алтын табак булып ишетелә иде), «Суда, суда» дигән җырның «син алырылык, мин барырылык булсак кына йөрибез» дигән сүзләре миңа бик кызык булып тоелып, патефоннан гел шул урынны тыңларга ярата идем. Исеме халык теленнән төшмәгән шушы җырчы белән профессиональ сәхнәдә үземнең беренче адымнарымны башлармын дип кем уйлаган. Ул чакта бу минем өчен бик зур куаныч, горурлык булган иде һәм куркыткан да иде. Нишләрмен, ничек чыгыш ясармын, Зифа апа яратырмы? Бу – Казан театр училищесын тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә нәфис сүз сөйләүче артист сыйфатында эшкә килгәч булды. Март башы булса да, бик салкын көннәрдә чаналы атта, толып киеп, Әлмәт якларыннан башланган бу беренче гастролем, август аенда Актаныш районында тәмамланды. Казанга кайткалап йөреп инде, әлбәттә. Бу төркемдә Зифа апа, концерт гармуннарында уйнау остасы, бик сөйкемле Гали ага Җәмниханов, бас тавышлы җырчы Генрих Дәминев, баянчы Рәфкать Лотфуллин да бар иде. Алар инде мәрхүм булсалар да, күз алдында бик җанлы булып сакланалар. Л. Айтуга­новның «Юллар» җыры артистлар һәм халык арасында бик киң таралган һәм яратып җырланган чор иде. Зифа апаның да, Г. Дәминевнең дә репертуарында ул. Дәминев авырсынып булса да, Зифа апага юл куя, кайчак бәхәсләшеп тә алалар, ә кайбер концертларда ике бүлектә дә яңгырый «Юллар» җыры... 

Зифа апа шактый олы яшьтә иде инде, әмма армас-талмас, җор табигатьле, җиңел, җитез хәрәкәтле, шат, ачык чырайлы, игътибарлы, мәгънәле, юмор белән сөйләшергә, көләргә яратучы булып күңелемә керде. Минем исемне озак истә калдыра алмады, аннан, шаяртып, «лауреат» дип йөрде, күбрәк «үскәнем» дип дәшә иде. Ул бик пөхтә, чиста, матур киенә торган зәвыгы бар иде. Үзен бик карый, кайгырта белә. Җәен җиләк-җимешләрдән, йә күкәйдән битлекләр ясап, болында ял итеп ятканнарыбыз хәтердә. Яшь күңелле, кызыксынучан, яшьләрне ярата, үзен дә ничектер яшьләрчә тота иде. Аны кайчандыр тормыш камчылары башын элмәккә тыгарга мәҗбүр иткән дип беркем әйтә алмас...

Ул чакта, ни аяныч, аның бай һәм катлаулы тормышын әле бөтенләй белмәгәнмен. Хәзерге кебек фото, видеоларга төшәргә мөмкинлекләр булса, акыл хәзерге булса, никадәр мәгълүмат ала алган булыр идем мин аннан. Алай да, ятим булып үскәнен, балалар йортында тәрбияләнгәнен, Камал театрында күп рольләр уйнаганын белдем, тик ул узганнарны сөй­ләргә бик яратмый иде бугай. Үткәннәр аның үзәгенә үткән булган, димәк. Яраткан иренең Республиканец дигән кызык фамилия йөрткәнен һәм ятимлек фаҗигасе өстенә (ул да балалар йортында тәрбияләнә) инде яратышып өйләнешкәч, әти булырга җыенгач, тагын фаҗигале язмышка дучар булганын – шәхес культы шаукымы белән нахак бәлагә тарыганын һәм юк ителгәнен мин инде соңрак, театр тарихы белән шөгыльләнә башлагач белдем. «Халык дошманы» хатыны дигән хурлыклы яла ягуларны күтәрә алмас булып, тормыштан китәргә җыенганда күршеләре коткарып кала җырчыбызны... Ә соңрак, улы Рафаил тугач, хәер бөтен гомере буена да халык мәхәббәте коткара, саклый аны һәм дә яраткан сәхнәсе, моңы, җырлары... Бу бит инде ни дисәң дә – үзе олуг бәхет... 

Ә тормышларын кара болыт каплаган, икесенең дә ирләре кулга алынган көннәрдә, яшь балалы ике яшь артистка – Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салигәскарова белән Зифа апа ничегрәк аралашканнар икән?.. Сорарлык шаһитлар юк инде. Бүген төнлә алып китмәсләрме дигән курку белән яшәгәндә, балаларыбыз үсеп җитәр дә бергә гаилә корырлар дип башларына да китерә алмаган инде алар, әлбәттә... 
Зифа Басыйрова — сугышта бомбалар астында да курыкмыйча җыр сузган изге җан

Зифа Басыйрова чыгышы белән Мөслим ягыннан. 1910 елның 3 июлендә Басыйр абый белән (кайбер чыганакларда Җәмил диелә) Фәрхинур апаның тугызынчы баласы булып дөньяга килә. Әти-әнисенең икесенең дә тавышлары бик матур, моңлы булган, күрше-тирә капка төбенә җыелып, аларны җырлатыр­га яраткан. Әнисе әле курайда да уйнаган. Кечкенә Зифа да әнә шулай бала чактан җыр-моң эчендә үс­кән. Аның җырлавын ишетеп, «Йә бәхетсез, йә гомерсез булыр бу моңлы балаң», – диючеләр булган. Әйе, аның өлешенә кайгы-хәсрәт, югалтулар бик күп тия. 1921 елгы ачлык бу гаиләдән бары унбер яшьлек Зифаны гына аяп кала. Кызны балалар йортына тапшыралар. «Мин бик авылымны сагына идем. Кемнең инде туган туфрагыннан аерыласы килсен. Түзмәдем, качып киттем», – дип яза ул бер истәлегендә. Кардәшләрендә җан асрап, хуҗалыкта ирләр эшли торган барлык авыр эшләрне дә үтәп, чыныгып буйга җитә кыз. Тырышлыгы белән Казанда авыл хуҗалыгы рабфагына укырга керә. Җырга да оста бик сәләтле кыз икәнен күргән олылар, аны театр техникумына керергә кыстыйлар. Рәшидә Җиһаншина, Усман Әлмиевләр белән артистлыкка укый Зифа апа. Студент елларында ук сәхнәдә уйный башлый. 1936 елдан Академия театрына кабул ителә, дистәләгән образлар тудыра. Алар барысы да «Тормыш җыры»ндагы – Каюм, «Миңлекамал»дагы Мәхмүт кебек чын үсмердән аера алмаслык малайлармы, «Үги кыз»дагы үги кыз Зөһрәме, «Беренче театр»дагы данлыклы Бибиме – үзләренең кабатланмас, искиткеч табигый, тормышчан, ихлас булулары белән халык күңелендә, М. Җәлил, Г. Кутуй кебек әдипләребез язмаларында, кыскасы, тарихта эз калдырган. Алар арасында җырлы рольләр дә булып, озак та үтми артистка халык арасында инде җырчы булып таныла. 1950 елда аңа «ТАССРның атказанган артисты» исеме бирелә. Тагын берничә елдан ул филармониягә китә. (Үзе теләпме, әллә инде мәҗбүр буламы?..) 

Зифа апа концертларда халык җырларын да, С. Сәйдәшевнең «Хуш, авылым» («Күзләр» драмасында үзе уйнаган сукыр кыз Рәисә җыры), «Ташкыннар» спектаклендәге Гайнавал җырын да бик яратып, тыңлаучының үзәген өзеп башкара иде. «Яшәрәм шуңа, дусларым, чөнки тормышка гашыйк мин, картаерга шуңа күрә бер дә ашыкмыйм» дигән җыры программасының кадагы иде. 

Берзаман бер тамашачының: «Зифа апа картайган бит инде, ник һаман җырлап йөри, әйтегез», – дигән сүзләренә күңелем бик рәнҗегән иде. Ничек инде Зифа апага шулай әйтергә мөмкин? Әле телевизор булмаган ул заманда, авыллар буйлап кечкенә клубларда җырлап, күпме тамашачының күңелен күтәрә иде ул. Аны халык яратып каршы ала иде. Зифа Басыйрова – кырык елдан артык гомерен сәхнә белән бәйләгән, бәйрәмен дә, матәмен дә сәхнәдә уздырган, сугышта бомбалар астында да курыкмыйча җыр суз­ган изге җан, фаҗигале язмышлы халкының фаҗигале язмышлы моңлы баласы, чын халык артисты!..

Мин гастрольдән соң Ленинградка Театр институтына укырга китеп бардым. Бик жәл, бүтән Зифа апа белән очрашулар насыйп булмады. Мин һаман аны якын туганымны сагынган кебек юксынам. Язмаларын дөньямны онытып тыңлыйм. Алар миңа яшьлегемне искә төшерә, күңелемдә милли моңнар яңара. Рухы шат булсын иде... 

«Сөембикә», № 7, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар