Логотип
Тарих

Җан өздергеч моң булып...

Без кемнәр? Каян киләбез? Нинди өмет-хыялларны җилкән итеп чорлар-еллар кичкәнбез? Үз халкының чыгышы, тарихы, үткәне, бүгенгесе хакында уйланган һәркемне кызыксындыра торган сөаль-сораулар ич болар! Әлбәттә, каян килүебез, бигрәк тә кая баруыбыз хакында фәһемле фикер йөрткәндә тарих сәхифәләренә мөрәҗәгать итү мәслихәт. Әйтик, Фукска!
Өч йөз ел элек буйсындырылган Казан татарларының чит халык-лар басымы астында, руслар арасында таралып яшәп тә, үзенчәлекле үз милли йөзләрен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, әхлак сыйфатларын югалтмый саклый алулары күзәтүчән этнограф игътибарына лаек, – дип язып калдырган табиб, ботаник, этнограф, тарихчы, медицина докторы, профессор Карл Фукс. 1823–1829 елларда ул Казан университеты ректоры була. Немец галименең фикерләре, татарларга биргән бәясе ике йөз елдан соң да искерми, күңелне җылытып тора. – Әдәп-әхлаклы, йорт җанлы татарлар диннәре, чыгышлары белән горурланалар, – дип дәвам итә ул. – Алар шат күңелле, кунакчыл, шөһрәт сөючән, чиста-пакь, көмеш яратучан, мәгърифәт­кә тартылучан, эзләнүчән. Үзара дус-тату, сәүдәгә күңел­ләре ята. Эш сөючәнлек, әзрәк мактанчыклык та хас алар­га. Хатын-кызлар йорт-җирләрен тәртиптә, чиста тота. Икмәк пешерергә осталар. Алардагы кебек куе, тәмле каймак бүтән бер җирдә дә юктыр. Татар кызлары кул эшенә бик оста. Тукылган ашъяулык, сөлгеләрнең бизәкләре гаҗәеп нәфис. Читтән килгән кеше Казан татарларының кайберсе европалылардан гыйлемлерәк булуын күреп хәйран кала. Укый-яза белмәгән татар исә үзен якташлары хөрмәт итәсенә ышана алмый. Шуңа күрә һәр ата баласын укытып кеше итәргә, дини тәрбия, гыйлем бирергә, укырга-язарга өйрәтергә тырыша».

Безнең халыкның иң яраткан мәкале: «Авызың тулы кан булса да кеше алдында төкермә», дигәнедер, мөгаен. Ихтимал, Германиядән килгән, рус һәм хәтта татар телләрен дә су кебек эчкән, Идел буенда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше белән фәнни максатларда җитди кызыксынган галимгә күбрәк мәгърифәтле, алдынгы карашлы татарлар белән аралашу насыйп булгандыр. Хәер, без шундый, мондый дигәндә... Җәлилчеләр, әсирлектә җәзалап үтерелгән милләттәшләр язмышы искә төшсә гаҗәпме?! «Татарлар елмаеп үлделәр» дигән шигырендә Шагыйрь халыкның холкын-йөрәген ача да сала ич әнә: «Читләр алдында елмаеп, / Коръән алдында елап...» киткән ич алар да. 
 

* * *

Әгәр үткән гасырда иҗат иткән шагыйрә иҗатына күз салсак... «Дөньяга килдем ирекле, хөр булып, шат кыз булып, / Алды язмыш хөрлегемне, үтте гомерем хур булып. / Хөрлегемне алдылар миннән, богаулап кулларым. / Кайтмады хөрлек кире, үтте гомерем кол булып. / Азмы яшь түктем, ялындым, хөрлегемне бирче, дип, / Кире кайтты тавышым җаннар өздергеч моң булып».

1914 елда басылып чыккан «Татар кызы» дигән бу шигырьнең авторы – Заһирә Байчурина. Кем соң ул Заһирә Байчурина, нигә шулкадәр моңлы соң аның йөрәк тавышы диярсез? Шигырь бит ул күңел халәте, җан-бәгырьдән ургылып чыккан хисләр өермәсе. Халыкның уй-хисләре, кичерешләре җырла­рында, бәет-шигырьләрдә чагылыш табуы берәүгә дә сер түгел.

Заһирә Байчурина минем якташым. Дөрес, үзе исән чакта аның белән күрешү-аралашу насыйп булмады. Әгерҗе районы Тирсә авылы мулласы Гали хәзрәт гаиләсендә 1890 елда дөньяга килә Заһирә. Аңа өч яшь тулганда әтиләре үлеп китә. Әниләренә – дүрт кыз бала белән тол калган хатынга тормышның очын-очка ялгаулары бер дә җиңел булмагандыр. Йортта ир заты калмагач, аларга имана җире дә тими. Дөрес, әнкәләре аштан-ашка бәлеш ашап йөргән абыстай гына түгел аларның, заманасы өчен гыйлемле: кырык ел буе кыз балалар укыткан укытучы ул. Заһирә дә башлангыч белемне башта авыл мәктәбендә, әнкәсеннән ала. Ә унбер яшен­дә аны атаклы Мөхлисә Бубый җитәкләгән кызлар мәк­­тәбенә укырга бирәләр. Тирсә белән Бубый арасы егерме биш чакрым чамасы, өйгә кайтып йөрү, йорттан ризык, һичьюгы бәрәңге булса да алып килү турында хыялланасы да юк. Яшәргә кирәк. Хәллерәк гаиләдән чыккан кызлар­га вак-төяк хезмәт күрсәтеп, уку авыр бирелгән­нәренә дәрес әзерләргә булышып тамагын туй­ды­рыр­га мәҗбүр була ул. «Ятим кыз балага тормы­шның әчесен-төчесен шактый татырга туры килде ул елларда», – дип яза әле соңрак, үзенең «Тәрҗемәи хәлен­дә». Шунысы куаныч, Бубый кызлар мәктәбе һөнәр би­рә: укытучы-мөгаллимәләр әзерли. Кызлар, укып бетер­гәч, балалар укытырга хокук бирүче таныклык алып чыга.

Унбиш яшьлек Заһирә Байчурина 1905 елда туган авылына мөгаллимә булып кайта. Әмма кыз баласының аң-белемгә сусавын күреп, авылга гыйлемле мөгаллимә кайтканга сөенүчесе генә бик аз булган заман шул бу. «Кыз бала – кеше кешесе. Барыбер кияүгә китәсе. Әлеф-би-тисине белсә, шул җиткән. Язу таныса, егетләргә хат яза башлар. Кирәкми аңа уку», – дип аяк терәп укытырга каршы торучысы күпме?! Крестьян балаларын җыеп юк-бар бәягә сабак укытырга алынган яшь мөгаллимә янына алай да авылдашлар эзне суытмый. Кичләрен солдат хатыннары ирләренә хат яздырырга, читтән бәхет эзләгән туганнарына сәлам юлларга кемгә барсыннар? Аңа – авыл укымышлысына киләләр! Зар-моңнарын сөйләп эчләрен бушаталар. Теге яки бу фаҗигале вакыйгага багышлап «бәет тә әйттерәләр» әле. Менә шул чорда Заһирәнең күңелендә кайнаган уй-хисләрен шигырь калыбына салу теләге туа да инде. Ул күп укый, Тукайны, Мәҗит Гафури әсәрләрен ярата, үзе әйтмешли, «күңел күзе ачыла». «Гафуриның «Яшь гомерем» мәҗ­мугасын укып, беркемнән дә җавап ала алмаган фикер­ләремә теләктәшлек таптым». Гафурины ул, хөрмәтләп, гомер буе үзенең остазы, укытучысы санаячак.

1907–1914 елларда башта Уфада башкорт кызлары приютында, аннары Пермь шәһәрендә күбрәк эшче балаларын укыта. Эшчеләр арасында яшәү, аларның авыр хезмәтен, кызыксыз, ярлы тормышын күрү аңарда гадиләрне кызгану, аларга теләктәшлек итү теләген көчәйтә. Күңелендә кайнаган шул хисләрне шигъри юлларга салудан үзенә юаныч таба. Шуңа да аның бу чор иҗатында татар хатын-кызының хокуксызлыгы, язмыштан зарлану мотивлары өстенлек итә. Гомерен ул игелекле эшкә – татар балаларына аң-белем таратуга багышларга карар кыла. Һәм чыннан да кырык ел буе укытучы булып эшли, әмма икенче канаты – иҗат эшчәнлеге дә гомерлек юлдашына әйләнә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, чарасызлыктан кан коярга мәҗбүр булган ватандашларының сугышка нәфрәтен чагылдырган әсәрләре «Сөембикә» журналында бер-бер артлы басыла башлый. Ә революциядән соң, татар телендә газета-журналлар чыга башлагач, шагыйрәнең үткен, хисле шигырьләре матбугатта аеруча еш күренә. Ул, Пермьнән торып, Мәскәүдә һәм Казанда чыга торган газета-журналларга актив языша. Шигырь­ләренең күбесенә «Татар хатыны» имзасы куя. 1918 елда Пермьне Колчак гаскәрләре басып алгач һәм активистларны кулга алып җәзалап үтерә башлагач, ул әүвәл Алабугага, аннан Казанга күченеп кайта. 1918–1925 еллар – шагыйрәнең иҗаты киң колач алган дәвер. «Без­нең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында, газеталарда аның зур сәяси вакыйгаларга – хөрлек, милли азатлык вәгъдә иткән большевиклар хакимиятенә, кызыл сугышчыларга дан җырлаган әсәрләре басылып тора. Тигез хокуклылык, гаделлек идеяләре белән рухланып, яңа тормыш төзергә керешкән хезмәт кешеләренең, бигрәк тә хатын-кызларның хыялдагы образын иҗатын­да гәүдәләндерә. Ана, хатын-кыз образы гаҗәеп бер җылылык белән, тирән кичерешләр аша тасвирлана. Шагыйрә баштагы әсәрләрендә татар кызын кимсетел­гән, дөнья баскан, ире өчен «ким кеше» итеп күзалласа, Октябрьдән соң ул инде ирләр белән бер сафта ил төзүче, яңа тормыш коручы, янәшәдәгеләргә киңәш бирүче, күңеле төшкәннәрнең рухын күтәрүче итеп тасвирлана. 1919 елда дөнья күргән «Ил кызына» шигыре җете төсләр белән Заһирә Байчуринаның үзенең дә теләк-хыялларын чагылдыра: «Ялтырап чыксын җиһанга киң йөрәкле ил кызы; / Бу кара илне агартсын илнең изге йолдызы! / Тор! Уян! Бас син аякка, ал әләмне алдыңа! / Күп гомер уздырдың инде, үкенеп туганыңа!»
 
«Күтәр башың, турайт сының — син хатын-кыз!»

1922 елга кадәр язган шигырьләренең байтагы туп-ланган «Шигырьләр мәҗмугасы» дигән җыентыгы 1923 елда басылып чыга. Шул ук елны бер бәйләм шигырьләре Фәтхи Бурнаш төзеп чыгарган «Көрәш җырлары» дигән җыентыкта да урын ала. 1959 елда «Ана сүзе» исемле китабы дөнья күрә. XIX йөз ахыры һәм XX йөз башында иҗат иткән татар хатын-кыз язучыларының әсәрләре тупланган «Өмет йолдызлары» исемле күмәк җыентыкта да (1988) Заһирә Бурнашева шигырьләре урнаштырылган.

1935–1939 еллар арасында Заһирә Гали кызы Казан-ның район советында депутат була. Тормышының кырык елын укытучылык эшенә багышлаган тынгысыз йөрәкле шагыйрә гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1977 елның 26 декабрендә Махачкала каласында вафат була) бөтен көчен һәм тормыш тәҗрибәсен яшь буынны тәрбияләү эшенә багышлый. 

«Сөембикә», № 3, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар