Күпереп торган иреннәр, агалтын кебек чәч бөтеркәләре, күз явын алырлык чибәрлек... Мэрилин Монроны күз алдына китердегезме? Күпләр аңа охшарга, аны кабатларга тырыша. Ләкин файдасыз! Аны үзеңә «күчереп» алу мөмкин түгелдер. Аңардан кайбер матурлык серләрен генә өйрәнергә буладыр.
Монро... кояш нурларыннан качкан!
Әйе, әйе. «Мин артык кызынуга каршы, блондинка булу ошый миңа!» – ди Мэрилин. Ә бит ул үзе Калифорниядән, кояшлы көннәр анда башка җирләрдән шактый күбрәк!
Блондның гадәти булмаган төсмере – аныкы!
Монроның колористлары Голливуд йолдызына охшаган төсне ясар өчен ниләр генә эшләп бетермиләр! Атаклы стилистлар, парикмахерлар командасы 3 атна саен актрисаның чәчләрен ул теләгән акка буйыйлар. Монро көн аралаш «коры шампунь» – балалар присыпкасы кулланып, чәчләренә килешле форма бирә.
«Күперенке иреннәр» эффекты – визажистлар трюгы
Сере гади генә. Кызыл төстәге помаданың биш төрле төсмереннән файдаланырга кирәк. Караңгыракларын – ирен читләренә, яктыракларын урта өлешкә сөртеп, кабарынкы иреннәр ясаганнар. Кызылның төрле төсмерләре исә теләгән төсне китереп чыгарган. Бу лайфхакны бүген дә кулланалар.
Йокы – бик кирәк!
Монро – йокыдан тәм таба белгән гүзәл зат. Ял көннәрендә берүзе караватта берүзе тәүлегенә 10 ар сәгать йоклаган. «Якшәмбе – үземә рәхәтлек бирә торган бердәнбер көн. Кайчак миңа тәмам уянып җитәр өчен 2 сәгать кирәк була, бу халәтемнең һәр мизгеленнән ләззәт алам», – ди ул бер интервьюда.
Монро... киемсез йоклый!
«Пижамалар, төнге күлмәкләр комачаулый гына миңа», – ди ул. Ә нәрсә киеп ятасыз дигән сорауга Мэрилин: «Ике тамчы «Шанель № 5» тән башка берни кирәкми», – дип җавап бирә. «Шанель № 5» флаконы менә ни өчен популяр икән! «Духи яратмаган хатын-кыз юк ул, үз исен тапмаган хатын-кызлар гына бар». Болары да кино йолдызы сүзләре.
Боз ваннасы...
Монро матурлыгының тагын бер ритуалы. Бу процедура бик рәхәт булмаса да, бозлы су гәүдәне сыгылмалы итә, җыеп тора икән.
Бит тиресенә – аерым игътибар!
Идеаль бит тиресенә ирешер өчен, көнгә әллә ничә тапкыр юынган. Артык юа торгач, хәтта битләре купшакланган. Күп Голливуд йолдызларына киңәшләр биргән венгр дерматологы Эрно Ласло кино йолдызына зәйтүн маен кулланырга тәкъдим иткән. Ул битне тигезли, матур ялтырата икән. Күз кабакларын исә бер чеметем вазелин яки кокос мае сөртеп ялтыраткан.
Гәүдә матурлыгын да күрсәтә белергә кирәк!
Монро биленә каеш буып йөрергә яраткан. Моның үз сере бар икән. Ул аякларны озынрак күрсәткән, буй да «үсеп» киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк