Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Шатлыгым, кайгым минем...

Яшәү белән үлем арасында тартышканда ул: «Аягыма бассам иде, үз көнемне үзем күрә алсам иде», – дип, Ходайга ялварды. Аягына басмады, ә менә тормышын гөрләтеп алып барырлык көч таба алды.

Без – төрле. Язмыш биргән сынауларны да без төрлечә кабул итәбез, төрлечә кичерәбез. Ә шулай да: «Болай да яшәп була, ничек кенә була әле!» – дип, тормышка үҗәтләнеп ябышкан, эше, гаиләсе турында горурланып сөйләрлек эшләр майтарган Миләүшә кебекләр сирәк алар! Әйтерсең, дөнья бары аның тирәсендә әйләнә, аның тирәсендә бөтерелә.

Ул яшел агачларга кү­мелеп утырган зират янында озак кына басып торды. Анда кемнедер эзләп, ашыга-кабалана йөргән караңгы йөзле кызларны күрде. Аны эзлиләр тү­гелме? Бер мәлдә үзе дә шул зират эчендә булды. Бәргәләнеп чыгу юлын эзли башлады. Ул, кабер ташларына ябыша-ябыша барып, көч-хәл белән капканы эзләп тапты. Килеп җиткәндә генә әнисен күреп алды. Нишләп утыра ул монда? Бер мизгелдә уйлары буталды. Зираттан чыгып җитте дә, каршысында җәй­рәп яткан ямь-яшел болынга, күз камаштырырлык зәп-зәңгәр күк йөзенә, шул матурлык эчендә балкып торган кызгылт-сары төстәге зур мәһабәт йортка исе китеп карап торды.

Ул хастаханә ятагында шабыр тиргә батып уянып китте, янә күңелсез чынбарлыкка әйләнеп кайтты. Нинди төш бу?! Ни дип юрарга моны?! Әнисенең катып калган салкын карашы күз алдыннан китмәде. Ни өчен аңа 5-6 саны күрсәттеләр? Шул кадәрле вакыттан соң терелерсең, диделәрме? Шул вакыт дигәнең күпме ул – биш-алты атнамы, әллә аймы?

Аена да түзәр, елына да... тик кеше кулына гына кала күрмәсен. Кемгә кирәк ул аннары? Алда ни көтә аны? Үткәнең турында оныт инде син. Ул хакта сөйләүдән ни мәгънә хәзер?! Тезенә утыртып сөяргә әтисе, назлап башыннан сыйпарга әнисе булмаган баланы ятим диләр. Ә менә Миләүшә ятим дә булмады, әти-әни белән дә үсмәде. Әнисе әтисеннән аерылып, Башкортстанның Тәтешле районын­дагы Кашкак авылына күченеп кайтканда, бәләкәч Миләүшәгә ике яшьләр тирәсе булгандыр. Ул анысын бөтенләй хәтерләми. Әбисе сөйләве буенча гына чамалый. Шул көннән ул әбисе кызы булды. Тиз арада кияүгә чыгып, башка авылга күченеп киткән әнисенең, дөресен әйткәндә, баласында әллә ни гаме булмады да. Аның үз тормышы, үз мәшәкате. Миләүшә Казанда әтисе белән абыйсы барлыгын да әле үсә төшкәч кенә белде.

Кыз яхшы укыды. «Укып бете­рәм дә Казанга китәм, укытучы булам», – дип хыялланды. Авыл баласының бөтен хыялы шул инде – укытучы булу. 

Миләүшә имтиханнарны әйбәт тапшырса да, институтка керә алмады. Конкурстан үтмәде. Бик борчылды, әмма уеннан кире кайтмады. Аның өчен авылга юллар ябык иде. Чөнки укырга керә алмый кайту зур хурлык санала. Шуңа Казанда калыр ул. Торып торырга фатиры да бар, әтисе чакырып тора әнә. Ул, вакытны уздырмас өчен, документларын кулинария училищесына тапшырды. Ә институтка барыбер алачаклар аны! Аның әле ниятләгән эшне тормышка ашырмый калганы юк. Шулай итеп, ул иртәнге якта – училищеда, кичләрен гуманитар-педагогика университеты каршында оештырылган курсларга йөри башлый. «Авызыңнан ипи өзелмәс, ризыклы булырсың», – дип үгетли университетка кабул ителгән кызны мастеры.Тик кызның хыялы башка... Ул үзен мәктәптә, балалар янында күрә.
 
Барысы да үзеңнән тора. Мин моны яшәү рәвешем белән күптән расладым инде.

«Коляскага калгач...»

– Абый армиядән кайткач, әтинең бер бүлмәле фатирыннан тулай торакка күчендем. Ул чагында мин өченче курста укый идем. Бу – 2000 елның 3 нче августы. Миләүшәгә, тормышын актарып ташлаган, бер мизгелдә тоташ сынауга әйләндергән ул көннең һәр сәгатен, һәр минутын хәтерендә сакласа да, кабат искә төшереп сөйләве бик авыр. Дөресрәге, ул бу хакта сөйләми. Бер генә нәрсә гаҗәп­ләндерә аны, бер генә сорауга җавап таба алмый: ни өчен аңа мондый газаплар? Бөреләнеп кенә килгән чәчәк вакытсыз таҗын койды. Кыз 21 яшендә инвалид арбасына калды. Дөнья колачлардай дәрте, яшәргә бик көчле теләге коткарды аны бу караңгылыктан, бу билгесезлектән.
 
Безнең җәмгыятьнең физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәте бик сәер бит аның: яраксыз без алар өчен.

– Төшем рас килде, – ди Миләү­шә. – Мин 5-6 елдан соң коляскада утырып торыр хәлгә килдем. Шу­ңарчы авыр, катлаулы операция кичердем. Курсташларым мине ташламады, хәлемне белешеп йөр­деләр. Операциягә акча кирәк бул­гач, шундук акча җыеп китер­деләр. Рәхмәтем чиксез аларга!

Хастаханәдә ярты ел ятканнан соң, өйгә кайтарып җибәрделәр. Хәлем авыр, ятып кына тормалы, кәеф юк, үләселәр килә инде менә. Ниләр кичергәнемне бер үзем дә Ходай гына белә... Дәвалаучы табиблар өметләндерерлек сүз әйтмәделәр. Димәк, мин гомергә дә аякка баса алмаячакмын. Кыскасы, өйгә күтәреп алып кайтып салдылар. Әти үзенчә караган-кайгырткан була, янымнан китми. Абый өйлә­неп, икенче фатирга чыгып китте. Шул чагында әниемнең ахирәте Лилия апа булмаса, нишләгән булыр идем? Күз алдына да китерә алмыйм. Ул йөрде инде минем өчен, ул чапты. Санаторийга да Лилия апа сөйләште. Бер ел тирәсе Боровое Матюшинода тернәкләнү курслары уздым. Нинди генә хасталарны күрмәдем мин анда: кайсы кулсыз-аяксыз, кайсы бөтенләй хәрәкәтсез... Мин айнып киткәндәй булдым. Туктале, мин әйтәм, нигә шулкадәрле төшенкелеккә биреләм?! Баш исән, куллар йөри... Мин шунда йөри-йөри гыйбрәт алдым, үземчә нәтиҗә ясадым. Һәм бу халәтем белән килештем. Санато­рийдан соң коляскада авыртынмыйча утыра башладым. Лилия апам да гел янымда, бер шылтыратам гына, машинасына утыра да, килеп тә җитә. «Ник миңа шул тиклем булы­шасың?» – дим. «Әниең алдында бурычымны үтим», – ди. Нинди бурычтыр ул, нинди ярдәме тигән­дер инде әнинең аңа?! Лилия апа мине – үлеп терелгән кешене яңа­дан яшәргә өйрәтте. Шушы хәлдә дә теләгәнеңә ирешергә мөмкинле­ген аңлатты. «Җебеп төшмәскә, югалып калмаска!» – диде.

Бу сүзләр тормыш шигаремә әверелде. Авырлык килдеме, эчтән шуны кабатлый идем. Әйе, биреш­мәс­кә, көн дә бер адым алга атларга... Институтны ташламадым, укуымны дәвам иттем. Лекцияләргә йөрмәдем, әмма имтиханнарны вакытында тапшырып бардым. Һич онытасым юк: утырып та тора алмаган чаклар... Ә имтиханнарны бирергә кирәк. Бик таләпчән укытучы бар иде, каршына кереп утырдым, мин – коляскада. Сызлануга күздән очкыннар күренә, сер бирмим. Сөйлим дә сөйлим, сорауларына да җавап бирәм. Текәлеп карап торды да: «Лекцияләргә йөрмәдең, шуңа «4»ле куям. Ә болай «5»легә җавап бирдең. Мин сине беләм, көчле кыз син, аягыңа да басар-сың», – дип чыгарып җибәрде.
 

«Диспетчер булып эшлим»

Институтны тәмамлагач, Миләү­шә Вәккас кызы Зарипова эш эзли башлый. Ул инде мәктәпкә бара алмас, ә менә репетитор булып эшләп карар иде. Инвалидка салкын, битараф мөнәсәбәт бөтен ягы белән шунда ачыла да. Бу уе барып чыкмагач, йөкне бер шәһәрдән икенчесенә күчерү эшләре белән шөгыльләнергә керешә. Диспетчер вазыйфасын ул өйдән торып, кирәкле мәгълүматны интернет һәм телефон аша алып башкара.

– Кызганычка каршы, оешма өч айдан банкрот булды. Ә база белеш­мәләре миндә калды. Минем өчен бердәнбер кулай эш шушы булуын аңлый идем, – ди ул бер мәл уйла­нып торганнан соң, – шуңа да эшне берүзем дәвам итәргә булдым. Үзем шофер табам, үзем йөк эзлим, үзем бәясен килештерәм. Бөтен мәсьәләне телефоннан хәл итәм. Банкка барула­ры гына мең бәла. Шәһәрдә инва­лид­лар өчен берни эшләнми генә түгел, язмыш кимсет­кәннәргә, ни өчендер, нәфрәт белән, әйтер идем, шикләнеп карау бар. Мин беренче айда ук 30 мең акча эшләдем. Зур акча иде ул! Эшем җайга салынгач, атнага бер мәртәбә фатирга акча кертә башладым. Бер бүлмәле фатирда әти, мин, абый хатыны белән... Ел дигәндә, ике бүлмәле фатир алдым. Абый килеп, евро­ре­монт ясады. Фатирым беренче катта, ә чыгып йөрергә пандус юк. Шунсыз урамга чыгам димә. Үз акчама пандус куйдыртырга туры килде.
 

«Торып карыйк», – дидем.

Тормышлар бер көйгә агыла да агыла. Инде Миләүшә дә бу халә­тенә ияләшә башлады шикелле. Бер-берсенә бер тамчы судай ох­шаш көннәрнең берсендә дус кызы аның кулына телефон номеры тот­тыра. «Шылтырат әле шул егет­кә, бәлкем, килешеп китәрсез», – ди. Миләүшә шылтырата, ике ай дәвамында сөйләшүләр бара. Кыз барын сөйли, үзенең коляскада утыруын да әйтә. «Әйдә, бер очрашыйк!» – ди егет.

– 2006 елның март ахырлары иде, – дип искә ала хәзер ул вакытларны Миләүшә. – Озак сөйләштек без аның белән ул көнне. Аннары мин аңа: «Әйдә, торып карыйк әле, аннары күз күрер», – дидем. Ул риза булды. Май аенда Әлмәттән Казанга күченеп килде. Без бергәлә­шеп яши, бергәләшеп эшли башладык. Гаилә булдык, кыскасы. Әле ул чакта фатирга күченмәгән идем. Ул килгәч, шунда тора башладык. Миңа да җиңел – документлар белән ул йөри, банкка да ул бара. Аңа да әйбәт – ни дисәң дә, эш белән мәшгуль.

– Язылыштыгыз инде? – дим, сүзгә кушылып.
– Юк, без никах белән торабыз. Торып карыйк дия-дия, бер ел узып китте, өч ел, дүрт ел... Эш гөрләп бара. Мин инде ике бүлмәле фатирга гына риза түгел, миңа коттедж кирәк. Янә акча җыя башладым. Акча да әйбәт кенә керә.

– Күпме инде ул әйбәт?!
– Элек күп иде, – ди ул. – Ба­рысы да әйбәт, тик эчне пошырган, күңелне туктаусыз борчып торган бер нәрсә миңа тынгылык бирми: балабыз юк. Мөниргә әйтеп карыйм, «Уйлашыйк әле», – дип туктата. Минем исә, ятсам-торсам, башымда гел бер уй: ничек балага узарга?! Хастаханәгә барып, тикше­ре­нергә булдым. «Барысы да тәр­типтә, сакланасыңдыр», – диделәр. Дару бирделәр. Шуны эчтем. Безнең Яңа елны чит илдә каршылый торган гадәтебез бар. Ул елны да ирем белән икәүләшеп Таиландка очтык. Монда кыш, ә анда челлә җәйгә килеп төштек. Рәхәтләнеп, дөньябызны онытып ял иттек. Диңгездә коендык, кызындык.

– Йөздең дәме?
– Әйе, әйбәт йөзәм мин. Мөнир диңгезгә төшереп җибәрә дә, янымнан китми аннары. – Ул канәгать елмаеп куя. – Кайтып бер-ике көн үтүгә, үземдә үзгәрешләр сизә башладым. Әллә ничек күңел болгана, ашыйсы килми. «Тест алып кайт әле», – дим иптәш кызыма. Алып кайтты. Балага узганымны белгәч, хастаханәгә киттем. Табиб­лар йөкле булуымны раслагач, ире­мә әйттем. Ул уйлана калды. Аңлыйм аны: мин дә шундый, өстәвенә бәбиебез дә булса... Үстерә алмабыз, дип курыккандыр инде. Тик мин тәгаен карарга килдем: табам! Ярты ел дигәндә төшемдә күргән шушы коттеджны салып кердек. 2011 елның апреле иде. Мин УЗИга киттем. Карадылар да: «Ма­лай!» – диделәр. Минем кәеф кырылды. «Кыз теләгән идем», – дим. Тагын бер бала табарга туры килә, алайса. Берникадәр вакыттан соң кабат УЗИдан карадылар. «Кызың әйбәт ята, проблема юк», – ди табиб. Ялгыш ишетәм, дип торам. «Малайдыр», – дип төзәтәм. Ул шунда ап-ачык итеп: «Кыз бала», – диде. Шатлыгымнан елап җибәргәнемне сизми дә калдым. Өйгә кайткач, Мөниргә әйткән идем: «Кыз туасын беләм, чегән хатыны миңа күптән шулай дип юрады», – дип аптырашта калдырды.
 

«Кызым – минем канатым»

2011 елның 16 нчы сентябрь көне. Ул көнне Миләүшә әни булды, зарыгып көтеп алган кызчыгын дөньяга китерде. Бәләкәчен күкрә­генә куйганда Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтләр укыды. Аның иң зур теләге тормышка ашты. Миләүшә, ниһаять, әни булды. Аңа да, ни­һаять, бәхет кошы, бер канаты белән генә булса да, кагылып үтте. Ул бәхетле иде. «Балагызның аягы шикле күренә», – дип, чактан гына һуштан яздырмый калдырдылар. Куанычка, барысы да әйбәт булып чыкты. Хәзер Алиягә 1 яшь тә 7 ай. Ул зәвык белән эшләнгән шушы иркен өйнең иң зур кешесе, иң зур сөенече-бәхете. 

Миләүшә без гәп куерткан арада әтисе белән мәш килгән кызчыкның һәр хәрәкәтен стена аша сизеп тора сыман. Әнә ул туп белән уйный, әтисе белән сөйләшә, әнә көлеп җибәрде... «Ишекне ябып куйдым. Керсә, эш харап, алдыма менеп утыра да төшми аннары, – ди әнисе, шундый табышка ия булуына чиксез бәхетле булып. – Балага наз кирәк. Миңа ул бик эләкмәде. Әти-әнисез үскән сабыйны кем иркәләп утырсын?! Үземә җитми калган бөтен яратуны кызыма бирергә тырышам. Аны гел кочып, сөеп кенә торасы килә». 

– Әтисе дә шулай яратамы?
– Яратмаган кая ул! Кулыннан да төшерми. Иртәнге якта бала гел аның белән. Төштән соң документлар белән йөри. Ул – минем аякларым. Алия минем белән кала. Җайлаштык инде шулай.
Бу яшь мөлаем ханымда күрәсен күргән, яшисен яшәгән зирәк агайлар акылы, ирләр гайрәте, гаҗәеп ихтыяр көче, дип әйтимме...

Кинәт кенә ишек ачылып китә дә сары чәчле бәләкәй кызчык йөгереп килеп, әнисе алдына кунаклый. Шул минутта, тезеннән төшеп, коляскага барып ябыша.

– Кайчак әнә шулай мине тартып та йөри ул. Әйеме, кызым?! – ди әни кеше баласына назлы караш ташлап. Алия, күз ачып йомганчы, залга чыгып, идәндәге уенчыклары арасына чума.
– Исән генә була күрсен! – дип дәвам итә Миләүшә. – Тормышым­ны мин хәзер кызым белән бәйлим. Яшәү мәгънәсе ул минем.

Аның бүлмәсендә биш минут саен телефон чыңы. Аңа – диспетчерга илнең әллә кайсы почмакларыннан шылтыраталар: шоферлар буш йөрергә яратмый бит ул, кайсы йөк сорый, кайсы машина...
– Бер шофер Уфадан иртәнге алтыда шылтыратып ята. Эш сәгате җитсен инде, аннан хәбәрләшербез, дидем.

Миләүшәнең эш сәгате, кем әйтмешли, бер сигездән икенче сигезгә кадәр дәвам итә. Өстәлендә компьютер, эш өчен кирәкле булган җайланмалар, янында гына өч телефон. Эш барышында барысы да хәрәкәткә килә. Ә менә ял көннәре аныкы – ул тулаем гаилә мәшәкать­ләренә бирелә. Мөнир белән икәү­лә­шеп өй җыештыралар. Ирен ул: «Шулкадәрле чиста кеше, бер җирдә бер тузан бөртеге булмасын аңа», – дип мактап та ала. Заманча итеп җиһазланган, бөтен кирәкле техникасы булган кухня Миләүшә өчен көйләнгән, бөтен кирәк-ярак хуҗабикә кул астына керерлек итеп эшләнгән.
– Мантый, бәлеш пешерәм, – дип тезеп китә ул яраткан ризыклары турында сораштыра башласаң.

Алар елына икешәр мәртәбә чит илгә барып кайта. «Яңа елда өйдә утырган юк, – ди Миләүшә, – йә Әмирлектә, йә тагын кайда. Былтыр Алиянең туган көнендә ике атна Төркиядә булып кайттык. Диңгездә йөрергә чыккач, парашют бишегенә утырып, Урта диңгез өстен айкадым. Искитәр­лек булды. Быел йә Испания, йә Греция, дип торабыз».

Ул гел кеше арасында. Кибеткә кирәк-ярак, ризык алырга да алар бергә йөри. «Мөнир кулымнан җитәкли дә, коляска үзеннән-үзе ияреп бара, – ди Миләүшә көлеп. – Казанда физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар юк дәрәҗәдә. Әмма алга таба ул булыр, булмый калмас. Мин моңа ышанам». 

Ул чак кына дәшми тора да, әйтеп куя: «Бер бина сатып алырга, арендага биреп торырга уйлыйм. Гаиләнең даими кереме булырга тиеш». Хәйраннар калып (бу сүзне аңа карата кулланасы да килми), физик мөмкинлеге чикләнгән 34 яшьлек ханымның киләчәккә планнарын тыңлыйм. Үз гомерендә бер йорт салып куйган, агач утырткан, бала үстергән ирне кем дип олылыйбыз әле?! Әйе, чын ир-егет дип! Ә менә хан сарайларына тиң йорт салдырган, шул хәлендә бала табып үстереп яткан, тормышын да күпләрне көнләштерердәй итеп алып барган, яшәгән һәр көне үзенә бер батырлык булган хатын-кызны нинди сүзләр белән олыларга соң?! 

Әле ташкын булып ургылып аккан, әле давыл булып купкан шушы кыска гына гомерендә дә ул – Миләүшә кешеләрне танырга, яхшысын-яманын күрергә өлгергән. Бәлкем, кайчак аның мең җәрәхәтле күңелендә бик кирәксенгәндә, мохтаҗ чагында ярдәмгә килмәгән туганнарына, дусларына үпкә-ризасызлык уянып куядыр. Ләкин ул берәүгә дә ачу сакламый. «Кай­вакыт әгәр дә шушы бәхетсезлеккә юлыкмаган булсам, үземне бөтен барлыгым белән ача алган булыр идемме икән әле, дип уйлап та куям, – ди ул. – Юктыр, шатлыгым да кайгым да бергә минем хәзер...».

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ана соклнмый момкин тугел!!! Аяклы адэм баласында да юктыр мондый ихътияр коче...? Мин синен очен, сезнен очен бик шат.Гаилэ бэхете, саулык юлдаш булсын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исанме Миляуша,минем анием Кашкак авылыннан,анын янына кайтып йорибез.Безгада Ходай авыр сынаулар бирде,улым Ислам имганеп туды.Врачлар безгада коч,дарт бирерлек сузлар сойламаделар.Бары тик,ЖИВОЙ ОВОЩЬ диделар.ДЦП.Ярты гомеребез больницада утте,лакин авырлыкларны жинеп чыктык дисамда була.Минем нарса айтасем кила:Авырлыкларны ерып чыксан гына яшавнен ямен,ашаунын тамен белерга була!!!Минем улымда" АНИЕМ БЕЗНЕН БАРЫСЫДА КИЛЕП ЧЫГАЧАК" диган дивиз белан яши.Миляш мин синен кочлелегена ГОРУРЛАНАМ,СОКЛАНАМ.СЕМЬЯ,БАЛА БАХЕТЕ ТЕЛИМ!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин бик горурланам Синен белэн,Миляуша.

        Хәзер укыйлар