Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

​«Җиңмәсәм, йөрмим дә!»

Өзгәләнеп, мөкиббән китеп кем турында әйтәдер дип уйлыйсыз аны?! Әлбәттә инде, маллары турында...
Кичәнең иң кызган чагында гына сәхнәдә ул күренде. Өстендә – ап-ак халаты, кулында – ялтырап торган ак чиләге. Аның чыгуы да башкаларныкына охшамаган иде. Ул: «Ямансулап болыннарны буйлама / Оныткандыр инде диеп уйлама...» – дип, күкрәктән чыккан яңгыравык-калын тавыш белән җырлап җибәрде. Залда утыручылар, тын калып, аңа текәлде.
Җыр дәвам иткән ике-өч минут эчендә без дә, уебыз белән аңа ияреп, басу-кырларны иңләгәндәй, балачагыбызга кайтып, авыл урамнарыннан яланаяк йөгереп узгандай булдык. Җыр кинәт өзелде. Ә ул шундый ук күтәренке рухта сөйли башлады. «Мин инде менә 40 ел фермада сыер савам», – дигәч, халык гөрләтеп кул чапты. Яраткан эше, яраткан һөнәре аны авылының горурлыгы, мактанычы иткән. Аның гомер юлы да, хезмәт юлы да бер сукмактан уза.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона буенча  турда, «Язмышым – һөнәрем» номинациясенә яшен булып килеп чыгып, йолдыз булып балкыган бу ханымны, чыгышын тәмамлауга, җиңеннән эләктереп алам.
– Ой, – ди ул, кулларын бала-чага сыман артка яшереп. Аннары, уңайсызланып китеп, яргаланып беткән кытыршы учларын шундук миңа суза.
Янәшәдә гөжләп тормыш кайный: ак ефәк күлмәкләрдән ак күбәләкләргә охшап калган нәни кызчыклар; затлы-матур күлмәкләреннән арлы-бирле йөренгән яшь туташлар; ханымнар; «каушадым әле» дип, сәхнәгә чыгарга кыймый торган ак яулыклы әбиләр...

«Ак барс» холдинг компаниясе агрофирмасында алдынгы сыер савучысы, «Татарстанның атказанган терлекчесе», Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район хакимияте дипломнарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган, гомерен үзе яраткан хезмәткә багышлыган, һөнәре чын мәгънәсендә аның язмышына әверелгән Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы кызы Елизавета Бартязова белән сөйләшүне башлап җибәрүгә, бар дөньямны онытам.
 

«Фермага качып төшә идем» 

– «Җаным-тәнем белән фермага ябештем», алайса, дим, бая сөйләгәннәрен искә төшереп.
– Шулай булды шул... Бәләкәйдән сыер саудым. Без гаиләдә ун бала үстек. Әни гел авырды. Шуңа эшне бүлешеп эшли торган идек: кем идән юа, кем су ташый, мал карый... Ә мин – сыер савам. Тугыз яшьләр тирәсе булгандыр миңа ул чагында. Ябештем бит шуларга, – ди ул, янә яраткан сүзен кабатлап. – Шуннан китте инде... Әниемнең сеңлесе – Лиза апаның фермага җыенуын көтеп кенә торам да артыннан чыгып чабам. Кечкенә идем әле, Лиза апаның мине аласы килми, «дәресеңне хәзерлә», – ди. Мине ияртмәс өчен арткы урамнан йөри. Ә мин – урам уртасыннан йөгерәм. Фермага аннан алда барып утырам. Аннан кул селтәде: «Йөр лә, зинһарым, туйгач, туктарсың», – диде. Ә мин туймадым, киресенчә, малларымнан башка яши алмаска әйләндем. Менә хәзер дә үзем монда, уем – алар янында. Вакытында ашарларына салдылармы икән, асларын чистарттылар-юындырдылармы икән?
– Юындырдылармы?! – дим, аңламыйча. 
– Мин аларны көн саен «мунча кертәм» бит, – ди ул җитди итеп. Кыргыч алам да, җылы су белән ышкый-ышкый юам. Күзлек кебек чиста булалар. Койрыкларына кадәр чистартам, аннары йоннарын җәелдереп җибәрәм, күрсәң, – ди ул бөтенләй хисләренә бирелеп. – Терлекне аны тоярга кирәк. Кул җылысы булырга тиеш. Болай да хәзер бөтен эш механикалаштырылган, төймәләргә генә басабыз. Кулдан эш төште, кыскасы... Ул канәгать елмая.
– Сыер саву аппаратлары кайткач, рәхәтлеккә тиендек дип, сөенгәнсездер?
Без 40 ел стажлы сыер савучыдан: «Арыдым, инде китәрмен...» дигән сүзләрне ишетербез дип торган идек. Баксаң, әле ул эшен ташларга җыенмый да.
– Ой, – ди ул тагын, – сөендек тә, көендек тә. Эшләп киткәнче, авыр булды. Җилененә эләктереп кенә куябыз, төшә дә китә, төшә дә китә... «Әйдәгез, кызлар, кул белән савабыз, җәфаланмыйк әле», – дим. Өйрәттеләр аннары безне. Җан рәхәте дибез хәзер.

Юрий Осипов җитәкчелегендәге 16 авылны берләштергән әлеге агрофирма районда беренчеләрдән санала. Бар яңалыкның иң элек аларда сыналуы бер дә гаҗәп түгел. Районда җитештерелгән продукциянең 50 проценты да алар өлешенә туры килә икән. Терлек саны да елдан-ел арта бара, мал ашату ягын да үзләре чамалый, үзләре үстерә дип әйтүем. 2200 ләп савым сыеры гына бар аларның. «Һәр сыердан көненә уртача 600 литр сөт савып алабыз», – дип сөйләгән Елизавета Бартязова 40 ел эшләү дәверендә мондый казанышларга ирешкәнен хәтерләми дә. Ул бүген көненә 20 баш түгел, 50 баш сыер сава.

Елизавета Михайловна пенсия яшендә булса да, эшеннән китү турында башына да кертеп карамый. Бу хакта сүз чыгаргач, ул кырт кисә: «Балаларым кебек бит алар миңа», – ди. Авыл әлетатлы йокыда чагында – төнге икедән торып фермага йөгерүе, кеше әле йокыдан уянып кына килгәндә, эшен бетереп, ике-өч сәгатькә генә өенә кайтып, «тиз генә ашарга пешереп» килүе, аннан соң янә фермага чабуы турында ул шундый тәмләп, яратып сөйли ки, ирексездән уйлап куясың: Чыннан да, кая әле аңа эштән китү?! 

Кызлар миңа: «Бер авырып та караганың юк бит синең, Лиза апа!» – диләр. Эш яшәртә мине, дим. Шулай дигәч, алар көлә. Чыны шулай бит. «Син әйт менә, – ди ул миңа сораулы карашын текәп, – бер айлык балаңны ташлап эшкә чыгар идеңме?!» «Юк, чыкмас идең...» – ди ул, җавапсыз калуымны күреп. – Уңдым мин эштән...
«Сөт сава торган аппаратларга ияләшү кыен булды. Әйдәгез, кул белән генә дим... Тәки өйрәттеләр бит».
 

«Кайнанам шәп!»

– Ә гаиләдән? – дим, һаман эше турында сөйләп утырган әңгәмәдәшемнән.
– Гаиләдән дә. Гомере фермада узган кешенең нинди шәхси тормышы булсын инде, дисеңме?! Мин унсигезем тулар-тулмас кияүгә чыккан кыз. Бу мәсьәләдә хәтта апаларымны уздырдым, – ди дә яңгыратып көлеп җибәрә. – Өлгердем, барына өлгердем. Әле дә хәтердә, 8 нче сыйныфны тәмамлап, Казанда – сәүдә училищесында укыган чагым. Ә Юра армиядән кайткан гына иде әле. Ул миңа озак уйларга вакыт бирмәде: «Әйдә, Лиза, өйләнешик, болай йөрмик», – диде. «Әйдә!» – дидем. Бер-бер арты өч балабыз туды: олысы Николай – инженер, Себердә яши. Уртанчы кызым Лена да шунда –  банкта эшли. Ә кечесе – Казанда. Алисам гаиләсе белән ялга гел кайтып йөри. Хәзер без өйдә өчәү калдык: картым да кайнанам. Ирем – лаеклы ялда. Эшләгәндә миннән ким куймады. Ул хуҗалыкның алдынгы механизаторы булды. Ялда, дим дә, өйдә эш җитәрлек. Минем бит өйгә кайтып кергәнем дә юк. Өйдәге эшләрне ул алып бара. Көн саен минем белән бер мәртәбә фермага төшеп менә. Бик булыша миңа: малларның астын чистарта, сыерларны юганда җылы су китереп тора.
 «Минем кайнанам мировой ул! Аның 40 оныгы бар!»

Кайнанасы Елизавета Константиновнага (килене, шаяртып, без ике Елизавета дип сөйли) тиздән 90 яшь тула. Аның 7 баласы, 40 оныгы бар. «7 июльдә аның юбилеен үткәрергә җыенабыз. Украина, Кырым Чаллы, Себер буйлап таралышкан балалары, оныклары ... барысы да төп йортка кайтачак. Ул бик акыллы, сабыр, дөрес карчык, – ди Елизавета килен. – Без өйләнешкәндә кайнанама 50 яшьләр тирәсе генә булгандыр. Ирем әйтте шул чагында: «Син, әни, эшләмә инде. Ашарга пешереп, безнең эштән кайтканны көт!» – диде.Ул риза булды. Аннары гомер буе безне көйләде, безнең җайда торды. Балаларымны бер айдан ул карый башлады. Чөнки мин эшкә чыктым. Балалар мәктәпкә киткәч, хәтта җыелышка да ул йөрде. Яннарына утырып, дәресләрен хәзерләтте. Шуңа күрә балалар аның өчен җан бирмәк торалар. Хәлебезне белешергә дип шалтыратканда, беренче сүзләре: «Әби ничек?»
– Их-х, матур итеп җырлап булмады, әллә нәрсә дулкынландым шунда, – ди ул, үткәненнән бүгенге вакыйгаларга кайтып. – Мин җырларга, биергә яратам. Кызлар хорга чакыра. Барыр идем, китә алмыйм, дигәндәй, сыерларым җибәрми, аларга гына җырлармын инде, – ди ул күзләреннән хәйләкәр очкыннар чәчрәтеп.
Һәр эшкә: «Булдырабыз аны», – дип керешкән хезмәт ветеранының җиңеп чыгуына бер дә гаҗәпләнмәдек. «Җиңмәсәм,  йөрмим дә мин аны», – ди бит әнә үзе дә... 


                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар