Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Болытлар артында кояш бар

– Чынлап та, укытучы артыннан киттегезме? 
Ышанмыйча, кат-кат сорыйм. Азнакайдан Буага кадәрме? Татарстанның бер читеннән икенче читенә була түгелме соң? «Әйе!» – дип балкып елмая әңгәмәдәшем.
Бөтен республикага атаклы «Ләйсән» ансамблендә җырлап үскән ул. Римма сигезенче классны тәмамлаган елны җитәкчеләре Алсу Гарифуллина Буага күченә. Ансамбльгә йөрүче кызларның барысы да аңа иярергә карар итә. Буага исә... Римма ялгыз чыгып китә.
– Алсу апа бөтенебезне алып китәргә әзер иде. Тик кызларның әниләре нык торды. Ә мин үзем катырак булдым бугай...
9-10 сыйныфларны ул Буада укый. Хәзер, еллар узгач, «Күченәсе дә булмагандыр, мөгаен», – дип искә төшерсә дә, өйдән читтә яшәү аны яшьли мөстәкыйльлеккә өйрәткән. Алсу апасы аны рөхсәтсез китапханәгә дә җибәрми. Кире кайтып китәргә дә булгандыр да... Тик бер кабул иткән карарыннан алай җиңел генә баш тартучылардан түгел ул. Бу – «Буа мәктәбе», дисәм, юктыр, ныклык аңарда электән дә булгандыр. Ә менә «болытлар артында кояш бар»ына ихластан ышану...  Монысы ул чакта яшь кызга тормыш биргән иң зур сабак-дәрестер. Шул җөмләне күңелдән дога урынына кабатлап, иртәгәсе көн бүгенгесеннән, һичшиксез, матур булачагына өметләнгән мизгелләр алда, әлбәттә, тагын була. Без аның белән шуларны барлыйбыз.    

Беренчесе

– Баланы мин җиңел генә күтәреп бетердем. Улым май ахырында туды. Дүрт килограммнан артык! Әни белән аны бала тудыру йортыннан алып чыккан көн, инде утыз ел узса да, бүгенгедәй хәтердә. Пыскып кына яңгыр ява иде... Бала арбасы этеп  урамнарда йөри башлагач, үз-үземә: «Нигә мин үзем генә соң? – дигән сорауны беренче тапкыр бирдем. – Башкалар арбага парлап  тотынган әнә». 
Берничә ел очрашып йөреп, туйлар ясап өйләнешәләр алар һәм... нибары ярты ел торып калалар. Яшь гаиләнең беренче Яңа елы була ул. Ирнең, күптән түгел кавышкан, инде бала көткән хатынын ялгыз калдырып, бәйрәмне әниләре янында үткәрүен сез аңлар идегезме? Римма да аңламый. Икенче көнне иртән сәгать унда гына кире кайткан ирне ишек төбендә чемодан көтә. Шулай аерылышалар. Кискән кебек... Аннан, бала туып, өч ай узгач – рәсми рәвештә.  
«Үкенмим, – ди ул. – Барыбер бергә яшәп бетә алмас идек...» Бөгелмә педагогика училищесын тәмамлап кайткан Римма, улы Эдуардка сигез ай тулуга эшкә чыга. (Югары белемне инде читтән торып алырга туры килә.) «Бала тапканчы эшкә урнашырга өлгермәсәм дә, район социаль тәэминат бүлеге аша минем кебек яшь әнигә ай саен 35 сум пособие тиеш булганын беркем әйтмәде. Акча юк... Улымны төрергә бала чүпрәгем дә булмады... Тик  кеше бөтен кыенлыкны да җиңә икән. Кайчак уйлыйм: «Бу юлны яңадан узасы булса, түзәр идемме?» – дим. Белмим... Иң авыр чакта ярдәм итүче  барыбер табыла ул. Берьюлы өчәр эштә эшләдем. Балалар бакчасында каравылчы булып та тордым. 
 

Икенчесе

– Эдуард авырды да авырды... «Астма», – диделәр. Айлар буе район хастаханәсендә ятып та, алга китеш булмагач, Казанга җибәрделәр. «Күренергә генә», – дигәннәр иде, ә табиблар баламны кулымнан тартып диярлек алып калды. Аңа нибары өч яшь ул чакта... Урамга чыктым да, елап басып торам. Кая барырга, нишләргә?.. Яныма бер машина туктады: «Ни булды, нигә елыйсыз?» – ди. «Бөгелмәгә очарга кирәк, аэропортның кайда икәнлеген дә белмим», – дим. Утыртты. Сөйләшеп киттек. Тәрбиягә бала алганнар, ул кызлары авыру булып чыккан. Минем хәлемне аңлады ул кеше. Кызганыч, инде исеме дә онытылган. Бер ай буе улым янына килеп йөргәндә әллә ничә каршы алып, озатып куйды ул мине. Яхшы кешеләр тирә-юньдә барыбер күбрәк... Миңа ул чакта кылган шушы яхшылыгын ул инде күптән оныткандыр, ә мин менә – хәтерлим. Алып кайттым улымны, ә ул сөйләшми! Стресс... Бер айдан соң гына эндәшкәндә җавап кайтара башлады. Бала бөтенләй тын ала алмаган көннәрнең берсендә кулыма Мәскәү гомеопатлары турында язган газета килеп эләкте. Суга батучы саламга ябыша... Хат яздым, «шул көнне, шул сәгатьтә килеп җитегез» дигән хәбәр килде. Акчам, билгеле, юк, «кирәге чыгар», дип берничә пакет карабодай алдым. Күргәннәрне сөйләсәң... Бала янында булам, дип, ай буе идән юдым. Нәрсә ашап тордым икән, белмим... Иң мөһиме – улымны Мәскәүдән, фәнни-тикшеренү институтыннан аякка бастырып җибәрделәр! Бездәге тернәкләндерү  төркеменә балаларын йөртүче әниләр күзендәге әрнү таныш миңа. Үз башымнан кичте...   
 
Юлымда очраган һәркем мине нәрсәгәдер өйрәтте, сабак бирде. 
 

Өченчесе

– Улымның куллары шундый зур иде... Без аның белән урамнарда һәрвакыт җитәкләшеп йөрдек. Кичен чыксак, күзебез гел тәрәзләрдә. Үзебез хыялланабыз: «Кайчан да булса, фатир алсак, бер бүлмә сиңа була, берсе – миңа...» Тулай торактан сигез квадрат метрлы бүлмә бирделәр! Моннан да зур сөенеч кичергәнемне башка хәтерләмим... Без аның ишеген үз ачкычыбыз белән ачып керәчәкбез! Аннан, ниһаять, эштән ике бүлмәле фатир алдым. Бәхет! Кешегә күп кирәкмәгәнен шул чакта аңладым... Улым әтилеләр янында кимсенмәсен дип, артыграк та тырыштым бугай. Югыйсә бала «юк» дигәнне дә аңлап, белеп үсәргә тиеш... Эштән соң, банкет, туй-мәҗлесләрдә җырладым ул елларда. Эдик гел янымда булды... Җырлар чират җиткәнне көтеп, төнге ике дә була, өч тә. Ә иртән эшкә барасы бар.  Сәхнәләргә күптән чыккан юк хәзер, күңелем генә гел җырлый...
Тормышта миңа бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Читтән караганда күпләргә нигәдер бик җиңел яшәгәнмен кебек тоела. Зарланырга яратмагангадыр бәлки. Беркайчан да үземне жәлләүләрен теләмәдем. Жәлләү – түбәнсетә, ә аңлау – анысы икенче.  

Хыяллары

*Үз кафесын ачу. «Мин андагы пәрдәләрнең, җиһазларның нинди буласын беләм. Ризыкларны ничек китерәселәрен. Өстәл өстендәге савыт-сабаның ниндилеген... Аш-су әзерләргә яратам! Әзер ризыкны бизәп табынга китерергә – бигрәк тә! Берәүнең кайтуын көтеп өйдә генә утырсам, көн дә бер яңа ризык уйлап чыгара алыр идем». 
*Сноубордта йөрергә өйрәнү. «Һәр көнне иртәнге бишенче яртыда уянам. Чиратлаштырам: бер көнне эшкә кадәр бассейнда йөзәм, икенче көнне тимераякта шуам. Белештем инде, «әйбәт инструкторга туры килсәң, ике-өч дәрестә сноубордта шуарга өйрәнеп була», диләр. Гел биеклектән курыктым, җиңәсе иде шуны...»
*Яңа илләр күрү. «Сәяхәт итү мөмкинлеге булган кешене иң бәхетлегә саныйм. Үзем дә байтак илләрдә булырга өлгердем анысы. Австрия, Швейцария, Вьетнам, Һиндстан, Кытай, Греция, Сингапур, Төркия,  Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре... Һәр сәфәремнән... фил алып кайтам. Кайда барсам да, табам мин аларны: күңелең нәрсә эзли – күзең шуны күрә. Филләрне кайчан җыя башлаганымны инде хәтерләмим дә. Алар турында әллә никадәр китап укыдым. Акыллы хайваннар... Тагын атлар яратам!  Ишегалдымда ике-өч ат тоту – бу да минем хыялым!
*Яңа кәрзин алу. «Беләм, беләм, күп инде алар миндә... Санын да хәтерләмим. Зурысы, кечкенәсе. Сандык, кисмәк төслесе, капкачлысы, ачыгы... Үргән кәрзин яныннан тыныч кына уза алмыйм. Кулдан эшләнгән әйберләрдә күңел җылысы бар – шул тартадыр... Кухням – «крестьян» стилендә».
*Яңа китаплар. «Укып туялмыйм! Машинада йөргәндә дә кулым – рульдә,  колагымда – аудиокитап». 
 
Киләчәктә баланың кем буласы, нинди буласы балалар бакчасына йөргәндә үк күренә. 



Дүртенчесе

Азнакай шәһәренең «Йолдызчык» («Звездочка») балалар бакчасына кайчандыр Римма үзе йөргән, әнисе шунда эшләгән, улы шушында үскән, оныгы Камилла йөргән, тиздән икенче оныгы Дамир да, әлбәттә, бирегә килер. Римма Рәсим кызы Усманова хезмәт юлын «Йолдызчык»та музыкаль хезмәткәр булып башлаган, аннан – тәрбияче, өлкән тәрбияче булган, соңгы тугыз елда исә мөдир вазыйфасын башкара. «Шәһәргә ял көнне  чыксам да, аяклар мине үзем дә сизмәстән гел бакчага алып килә. Аптыраш», – ди ул.  Туган йорт кебек булып беткәч соң...
Азнакайда иң беренчеләрдән төзелгән балалар бакчаларының берсе бу. Яңа мөдир үзенә тапшырылган хуҗалыкка өр-яңа күз белән карый да ах итә: никадәр яңартасы, рәтлисе, матурлыйсы! «Йә нидер үзгәртәм, йә бер айдан бу эштән китәм», – ди ул үз-үзенә. («Китәм...» – дип бәргәләнгән чаклар, яшерен-батырын түгел, соңрак та булгалый. Әмма... «болытлар артында кояш барыбер бар!» икәнлеге «искә төшә» дә, тагын җиң сызганып эшкә тотына ул.)
– Үземә нидер сорап, берәү каршысына да, мөгаен, бармас идем. Ә бакча өчен йөрдем! «Азнакайнефть» идарәсе ишеген дә ачып кердем, башкаларныкын да... Табылды булышучылар! Район башлыгыбыз Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин да балалар учреждениеләренә бик игътибарлы. Быел инде менә федераль программага кердек – капиталь ремонт көтәбез. 
Балалар бакчасының арткы ягында буш ята торган зур гына мәйдан була. Яңа мөдир килгән елны җәй буе анда эш кайный: чүп-чарны чыгаралар, җирне тигезлиләр. Хәзер анда – «Сәламәтлек утравы»: газонлы чын футбол мәйданы ясалган, волейбол, баскетбол мәйданчыклары эшли. Җәй эссесендә балалар ачык бассейнда йөзә, комда яланаяк йөреп чыныга. Бакчаның алгы ягында исә фонтаннар эшли, әти-әниләргә утырып ял итәргә эскәмияләр куелган.
Канатлар куяр өчен, кешегә: «Булдырасың!» – дигән сүзне ешрак әйтү кирәк.  

«Балалар бакчасы – сабыйлар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә җәннәт ул. Кызганыч, күбесе моны мәктәпкә киткәч кенә аңлый», – ди Римма ханым. Уенын-чынын кушып әйтә. Тик «Үзгә бала» группасына йөрүчеләр «җәннәт» дигәндә шаяртырга уйламый да, алар өчен «Йолдызчык», чынлап та, җирдәге оҗмах белән бер. 
Физик һәм акыл үсеше тоткарланган балаларны кабул итүче бердәнбер группа ул районда «Үзгә бала». Биш бала урынына бүген анда унөч бала йөри. Йөри дип... Арада ятып кына торучылары да бар. Кашык тотып ашый белмәгәне, йота, чәйни алмаганы. Даун, аутизм, балалар церебраль параличы белән авыручылар. Бу группаның урамга чыгар вакыты җитсә, андагы тәрбиячеләргә ярдәмгә бакчаның бөтен бушрак хезмәткәре җыела: бергә киендерәләр, күтәреп урамга алып чыгаралар, алып керәләр, чишендерәләр... Әлеге группада тәрбиячеләрнең нык, түзем, сабыр булганнары гына озакка тоткарлана. Язмыш үзләрен кыерсыткан дип санаучы әти-әниләр дә үзгә мөнәсәбәт таләп итә. Әмма әниләрнең күбесе, әлбәттә, рәхмәтле! Кеше арасына чыгып китеп, башкалар кебек эшләп кайту, чирле бала белән айлар, еллар буе дүрт стена эчендә утыру түгел бит. Мондый котылгысызлык бала бакча яшеннән чыгуга аларның күбесен алда болай да көтә. 
Авыру балалар һәрвакыт дәвалауга мохтаҗ. Мөдир урынына утыруга, Римма ханым бакчаның «дәвалау комплексы» дип аталган ягында ремонт башлый. Иң элек галокамераның ишекләрен ачтыра. («Йолдызчык»та тәрбияләнүче һәр бала елга ике тапкыр унар көн рәттән галокамерада тоз парлары сулый. Грипп вакытында профилактика өчен тагын унар көн группалары белән «тоз базы»на йөриләр: кереп утыралар да йә музыка тыңлыйлар, йә әкият укыйлар.) Янгын сүндерүчеләр ябып киткән сауна да тәртипкә китерелә, яңартыла: тирләп-пешеп саунадан чыккан балаларны фитобар көтә – үлән чәе эчәргә бик яраталар алар. 

«Йолдызчык»ның үз логопеды, массаж ясаучысы бар («Үзгә бала» группасындагы ике бала массаж курсларыннан соң тәпи атлап киткән! Әмма массажны реабилитация узучы балаларга гына түгел, барысына да ясыйлар.) Чирләбрәк торган: борынына томау төшкән, йөткергәли башлаган балаңны иртән бакчага китереп, тәрбияче кулына тапшырасың да, үзең тыныч күңел белән эшкә китәсең. Ә тәрбияче, табиб нинди процедуралар билгели, баланы барысына да үзе йөртә. Җайлы бит! 
«Бала яратмасаң, бакчада эшләргә кирәкми», – ди мөдир.
Һәр баланы үзенеке кебек күргән бик шәп тәрбиячеләребез бар: ата-аналарга да «үскәнем» дип кенә дәшә, балалары белән бергә аларны да тәрбияли.

Ярату, дигәннән. Римма Рәсимовна бер сер ача: бакчада эшләгән һәркемнең үзенең яраткан берәр баласы була икән. Яңа группа җыелгач, нинди дә булса сәбәп табып: «Сезгә кемнәрне китерделәр?» – дигән булып, һәркем бәләкәчләр янына сугылып чыга. Башка вакытта исә инде алар группага аерып яраткан «үз» сабыйларының башыннан сыйпарга керә. Өлкәннәр бер-берсенең кемне үз иткәннәрен сизмәсәләр, һәркайсы моны күрсәтмичә генә эшләргә тырышса да, бала-чагадан моны качырып булмый, диләр. Ярату-яратмауда балалар кебек сизгер берәү дә юк...
Ә тәрбияченең яратуы утыз баланың утызына да тигез бүленә. Якын итмәсәләр, әти-әниләре дә укымаган әкиятләрне укып, сөйләп йоклатырлар идеме үзләрен?! Ике ел элек исә Римма Усманова янә бер яңалык кертә: сабыйлар хәзер аларда бишек җыры тыңлап йокыга китә. Җыр укытучыларының «әлли-бәлли»ләрне скрипкада уйнавын кечкенәләр бигрәк тә ярата икән. Кичен кайткач та: «Алайса йокламыйм!» – дип,  өйдәгеләрдән  бишек җырлары көйләргә сорыйлар. Тәрбиячеләргә яшь әниләрне дә гореф-гадәтләр белән таныштырырга туры килә. («Йолдызчык»ның бу проектын – балаларны көндез бишек җырлары белән йоклатуны татар хатын-кызларның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы хәзер бөтен татар дөньясына тарату белән мәшгуль.) 
Билингваль укыту – ике дәүләт телен өйрәтү буенча миллион сумлык грантка ия булган (ул акчага сенсорлы кабинет ясатканнар, логопед бүлмәсенә ике интерактив такта кайтартканнар, 150 меңенә уенчык сатып алганнар, балалар бакчасындагы бөтен ишекләрне – ә алар сиксән бишәү – алыштырганнар) «Йолдызчык»ның уңышлары бихисап, әлбәттә. Мактау кәгазьләре, дипломнарның саны-исәбе юк!  Римма ханымның җавабы кыска: «Яратып эшлибез!» 

...Аның кул астында сиксәнгә якын хатын-кыз. Һәрберсенең үз язмышы, холкы, үз дөньясы: шатлык-сөенче, борчу-мәшәкате...  Тормыш дәвам итә. Иртәгә тагын көн туачак. Офыктан кояш күтәреләчәк. Римма Рәсим кызы Усманова тагын үзенең яраткан эш урынына – балалар бакчасына киләчәк. Балаларның, хезмәткәрләрнең үзенә төбәлгән күзләрен күрәчәк. «Мин алар өчен дә җавап бирәм, – ди ул. – Һәркайсы белән уртак тел табарга тырышам –  җитәкче үзе генә бернигә ирешә алмый. Бу тормышта кем булуыбыз мөһим түгел: зур җитәкчеме, әллә талантлы аш-су остасымы, уңышлы эшмәкәр, әллә гап-гади бакчачымы, иң мөһиме – кеше булып калу». 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар