Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Артка карарга да юк ара...

«Ел хатын-кызы. Ел ир-ат: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе ун төбәкнең уңган хатын-кызлары катнашында, Балтач муниципаль районы мәдәният йортында башланып китте.
 
Мәртәбәле жюри әгьзалары урыннарына утырышып алуга, сәхнәгә Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров белән «Газпром»ның матбугат җитәкчесе, жюри рәисе Гүзәл Тәлгать кызы Минкина чыга. Алар бер авыздан бәйгенең зурлыгы, бөеклеге турында сөйли. Әйе, хатын-кыз дигәнебез үзе генә дә ничек горур яңгырый! Уйлап карагыз, бер генә бәйгенең дә болай озакка сузылганы юк иде бит әле. Быел ул егерме икенче мәртәбә үткәрелә! Узган гасырда башланган чара икенче бер гасыр чикләрен үткәч тә дәвам итә. Минемчә, моның сере гади: гүзәл затларыбызга кулларында ут уйнатырдай көч тә, үзәккә үтәрдәй олы хис-наз да барлыгын күрсәтер өчен әнә шундый олы сәхнә – тормыш сәхнәсе кирәк! Шул «тормыш»ның кайбер мизгелләренә без дә күз төшереп алыйкчы.
 


Авылның «компьютеры»

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә катнашкан Саба районының Олы Кибәче үзәк китапханә мөдире Гөлүсә Рамазан кызы Фатыйхова өчен китаптан да зуррак бүләк юк. «Галиҗәнап китап!» – дип кенә җибәрә ул сөйләгәндә. Бәлкем, шуңадыр да китапханә хәзер авыл кешесе өчен белем дөньясына әверелгән. Былтыргы эш нәтиҗәләре буенча ул «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» дип танылган. Күп кенә Рәхмәт хатлары, Дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Гөлүсә ханымны «авылның компьютеры» дип, тикмәгә генә атамыйлардыр инде.
 
 
 

«Терлекләрен кочаклап йоклый»

«Һөнәрем – язмышым» номинациясендә чыгыш ясаган Айназ Рафаэль кызы Шәйнурова турында сәхнәгә чыккан Саба кызлары, көлешеп, шулай диләр. Шәхсән мин үзем моңа ышанам. Ул шундый. Танылган терлекче. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Айназыбыз республика күләмендәге бәйгедә «Иң яхшы бозау караучы» исемен яулады. «Сөембикә» журналының тышлыгына чыгу бәхетенә иреште. Ул – безнең кыз, кыскасы. Аның өчен борчылып утырган идем. Юкка икән. Сәхнәдә дә үзен бозаулары янындагыча – иркен тотты. Аңа ярдәмгә килгән кайнанасы да, ире, өч баласы да сәхнәне дер селкетеп, тамашаны әсир итеп тоттылар. Дүрт яшьлек бәләкәй Ильяс, әнисе залны үзенә каратып торган арада, бөтен сәхнәне айкап, «тикшереп» чыкты.
 
 
 

«Ярый, син бар әле Сабада!»

Танылган шагыйрь Рәниф Шәриповның «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәковага багышлап язган шигыре меңләгән радиотыңлаучының фикерен әйтеп бирә сыман. Үзе оператор, үзе шофер, үзе диктор, үзе директор бу ханым турында якташларының сәхнәдән торып: «Сез – чын лидер!» – диюләренә бер дә гаҗәпләнмим. Районда үткәрелгән төрле демонстрацияләр, татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйлар, Кыш бабай, Кыш әби бәйрәмнәренең берсе дә аның катнашыннан башка узмый. «Саба дулкыннары» сигез районны колачлый. Иртәнге тугыздан башланган тапшыруларны хәзер берөзлексез, тәүлек буена алып барырга җыеналар. Нинди генә тапшырулар алып барылмый биредә! Нинди генә күренекле шәхесләр катнашмый анда! Кызыклы материал эзләп, безнең «алмаш һөнәр иясе» дөнья читенә чыгып китәргә дә әзер.
 
Журналист Әлфия Мөбарәкованың хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Аның бер Мактау кәгазьләре генә дә 100 дән артып китә. Ул «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Фидакарь хезмәт өчен» медаль иясе, 2013 елда аңа «Бәллүр каләм» тапшырылды. 2015 елда озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен бары Саба районында гына бирелә торган Алтын билгегә лаек булды. Әйтәм бит, саный китсәң, бер кәгазь битенә генә сыеп бетәрлек түгел. Ләкин шулай да иң зур бәя – ул халык мәхәббәте. «Яраталар аны шуңа күрә», – дигән шигъри юллар аңа, бары тик аңа гына багышлана бит.
 
 

«Яраткан әниебез, яраткан әбиебез»

Ире Николай, балалары, оныклары белән бергәләшеп чыгып, бөтен сәхнәне балкытып торган Туктан Тимофеевна Очаева әллә ни күп сөйләп тормады. Хәер, ул тормышта да шундый бит: күп сөйләргә яратмый. «Дулкынландым әле, – диде дә, – бер генә җөмлә белән – Мин Аллаһыдан кияүгә чыгуны, биш бала алып кайтуны сорадым», – дип, чыгышын төгәлләп тә куйды. Залдагылар аны аңлады. Гөрләтеп кул чапты. Нәрсә артыгын сөйләп торырга?! Әнә бит... барысы да күз алдында: Биш баласы да, унике оныгы да... Ходай ишеткән, аның теләге тормышка ашкан. Ул ире белән 45 ел бергә, бер-берсен кайгыртып яшиләр. Ире залда утыручы халыкка да игътибар итми: ара-тирә кочаклап, битеннән үбеп ала. Күренеп тора инде: бәхетле гаилә, бәхетле балалар. Шулай булмаса, фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә алган булырлар идеме? «Ун савым сыеры, 150 сарык, ике атыбыз, 100 дән артык кош-кортыбыз бар», – дип санап китә алар.
 
Туктан Тимофеевна матур итеп җырлый да икән әле. Ул «Зангари» удмурт фольклор ансамбленә йөри. Төрле бәйгеләрдә дә катнаша.
 
«Хатын-кыз – ана» номинациясенә тәкъдим ителгән Кукмара районы Түбән Кумор авылының «яраткан әнисе, яраткан әбисе» – хезмәт ветераны, бик күп Мактау кәгазьләренә лаек кеше. 2016 елны Очаевлар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләнделәр. Гаилә гореф-гадәтләрен саклауда балалары, оныклары өчен гаҗәеп үрнәк алар...
 
 

«Безнең Гөлсем»

Балтач районы Норма авылы хосусый эшмәкәре Гөлсем Әдһәм кызы Миннебаева ярдәмендә чыккан калын китапны әйләндерә-әйләндерә карыйбыз. Туган авылы турындагы язмалардан җыелган җыентык чыннан да тәэсир калдыра: «Кариле, Кара иле» дип аталган 855 битлек хәзинәне дөньяга күрсәтү өчен ул дүрт ел армый-талмый материаллар туплый. Аның 300 бите гел архив материалларыннан торуы үзе генә дә күпне сөйли. Аннары, тупланган язмалар ярдәмендә, тарихчы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның шушы китабы басылып чыга.
 
Үз эшен ачып җибәргәнче, Норма мәктәбендә математика фәнен дә укыткан, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып та эшләгән ул. Һәрвакыт үзенә һәм башкаларга таләпчән булуын, һөнәри осталыгын, лидер сыйфатларын күрсәтә ул. Гөлсем Әдһәмовна – дини кеше. Ул Казан мәдрәсәсенең Балтач филиалын тәмамлый. Дүрт мәртәбә хаҗ кыла. Бүген Кариле мәчетенең төп спонсорларыннан берсе. Хөкүмәтебезнең Мактау кәгазенә, Президентыбызның Рәхмәт хатына һәм башка күп кенә бүләкләргә ия. «Ел үрнәге»нә лаек кешеләр шундый буладыр инде ул!
 
 

«Нечкәбил»

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә көч сынашучы Фирая Муллаҗи кызы Зыятдинова «Хатын-кыз – ана» номинациясендә дә катнаша алган булыр иде. Гаиләләрнең округ буенча оештырылган фестивалендә «Идел буеның уңышлы гаиләсе» исемен алып, беренче урынны яулаган Зыятдиновлар, моннан биш еллар чамасы элек район халкын гына түгел, бөтен республиканы аякка бастырган иде. Өстәвенә, Фирая ханым «Нечкәбил», «Уңган нечкәбил» бәйгеләрендә катнашып, беренче урынны алган кеше дә әле ул. Алган бүләкләрен, аның катнышында узган берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләрне саный китсәңме... Аның 2013 елны «Ана даны» медале белән бүләкләнүен генә әйтү дә җитә.
 
 

Җырлый, чигә, рәсем ясый...

Үзе тыйнак, нинди эшкә алынса, шуны булдыра... Кем турында әйтә дисезме?! Әлбәттә инде, Зөлфидә Кафил кызы Тлякова («Хатын-кыз – ана» номинациясе) турында. Ул – Балтач төбәгенең горурлыгы. Ул – биш бала анасы. Әни буларак сөйләгәндә, аны гел шәфкатьле, кайгыртучан, һәрьяктан үрнәк буларак телгә алалар. Аның кебек әни булмас та, диләр аны белүчеләр. Зөлфидә ханым белгечлеге буенча – педагог. Мәктәпкәчә балалар белән эшләүдә инновацион тәҗрибә куллану өстендә эшли. Бала тәрбияләүнең яңа формаларын, методларын сынап карый. 2015 елны аңа «Ана даны» медале тапшырыла. Дистәләгән иҗат бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулый. Тляковлар гаиләсе 2016 елда үткәрелгән республика бәйгесендә «Уникаль гаилә» исемен ала.
 
 

Китап – ул зур бүләк

Балык Бистәсе районы үзәгендә китап кибете һәм «Ал җилкәннәр» студиясе ачып җибәргән эшмәкәр Луиза Рашат кызы Ананьева өчен китап, чыннан да, зур бүләк ул. «Кибетнең иң күренә торган җиренә бөек кешеләрнең фикерләрен язып элгән идек. Кеше шуларны укый да, кибеткә керә һәм берәр китап алмыйча чыкмый», – ди уңыш серләрен ача башлап конкурсант. Ул «Хатын-кыз – бизнес леди» номинациясендә катнаша. Аның турында югары һөнәр иясе, кешеләр белән сөйләшә белә торган киң күңелле ханым буларак сөйләделәр. Эштән бушаган арада, теләге булган кешеләр белән бушлай йога күнегүләре алып бара. Гомумән, фикердәшләре, дуслары күп аның. Луиза Ханымның тынгысыз хезмәте район администрациясенең, Балалар иҗаты үзәгенең Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелгән.
 
 

«Музыка укытучысы»

Балалар 1 нче музыка мәктәбе педагогы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова (Биектау районы, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясе), эшләү дәверендә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре», «Мәдәнияттәге казанышлары» билгесе һәм башка югары бүләкләр иясе булуына да карамастан, бүгенге көнгәчә «музыка укытучысы» булып кала. Райондашлары, яратып та, хөрмәтләп тә, аны шулай дип атый. Ул Республика, Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә, бәйгеләрдә җиңү яулаган «Дуслык» хорының җитәкчесе дә әле.
 
...Бер мизгелдә күз алдыбыздан йөгереп узган дистәләгән язмышлар. Татарстанның йөзек кашы, мактанычы, горурлыгы булырдай сеңелләр, апалар, әниләр... Һәм һәркайсының хәйран итәрлек, үрнәк булырдай эшләре бар. Әйе, һәркайсы шундый: авыл халкының тормышын алга җибәрү, уңай шартлар тудыру өчен җан атып йөргән Зөбәйдә Нургали кызы Саттарова (Питрәч районы, Кощак авыл җирлеге башлыгы, «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясе») белән Биектау районы «Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Рөстәм кызы Гарифуллина да; бөтен әдәби-музыкаль кичәләрне башлап йөрүче Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсе мөдире Лидия Аркадьевна Яковлева (Питрәч районы, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» да; Лаеш районыннан «Тулпар Техник» җәмгыятенең икътисад һәм финанс эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Васильевна Мазуренко («Язмышым – һөнәрем номинациясендә» да... Күп алар, бик күп.Тормышлары, яшәешләре дә шундый аларның... шигырьдәгечә: «Артка карарга да юк ара...»
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар