Йолдызнамә билгеләре буенча аерылышуны кем ничек кичерә?

Кучкар
Аерылышканга рухлары төшми.  Әлеге хәлдә алар хуҗа булып калырга тырыша: йә кадерле кешеләрен кире кайтару турында уйлый башлыйлар, йә тизрәк икенче “бәгырь кисәген” эзләргә чыгалар. 

Үгезбозау
Аерылган вакытта үзләрен иң  уңышсыз кеше һәм бу кризис гомерлеккә дип уйлыйлар. Курку аларны яңа мәхәббәт табарга этәрә.  Анысы исә, гадәттә, алдагысыннан күпкә уңышлырак була. 

Игезәкләр
Аерылышуны  йөрәкләренә якын җибәрмиләр. Алар өчен мөнәсәбәтләр:  авантюра  һәм интрига. Кайчак алдап-йолдап «качкан» мәхәббәтләрен кире кайтарырга тырышалар. Барып чыкмый икән, моңа артык борчылмыйлар. 

Кысла
Мәхәббәт ызгышларын, аеруча, аерылышуны бик авыр кичерәләр, куркуга төшәләр. Алар мөнәсәбәтләр һәм гаилә кыйммәтләренең кадерен  белүчеләр: хыянәт итү яки яраткан кешеләренең саксыз кылануын  дөнья беткәндәй кабул итәләр. 

Арыслан
Тиз арада партнерларының начар сыйфатларын  искә төшерәләр. Шуңа күрә кыяфәт өчен генә хәсрәтләнгән булалар да,  башка пар эзли башлыйлар. Йолдызнамәнең иң текә билгесе башкача булдыр да алмый! 

Сөмбелә
Башта аерылышудан өнсез калалар. Соңыннан мәхәббәт көймәсендәге бөтен күңелсезлекләрне искә төшереп юаналар: мондыйларны алар һәрвакыт таба алачаклар, хәтта яхшыраклар да очрарга мөмкин. 

Бизмән
Хыянәткә һәвәсләр, шуңа күрә партнерларына  артык ышанмыйлар.  Алар теләсә кайчан аерылышу көтеп,  җитди мөнәсәбәтләр корырга ашыкмыйлар да. Күңелсез мәхәббәт – борчусыз  аерылышу, дип яшәүчеләр 

Чаян
Шәхси тормышлары өчен  болай да борчылып яшәүчеләр, аерылышуны язмыш сынавы дип кабул итәләр.  

Укчы 
Әйләнә-тирәсенә бик күп ярлар җыялар, шуңа күрә  аларның берсе белән аралар өзелүне  драма дип кабул итмиләр. Ниндидер бер җир кешесе хәзинәдән  баш тартты дип уйлыйлар. 

Кәҗәмөгез
Күңелләренең бер почмакларында  мөнәсәбәтләр өзелүдән куркып яшәүчеләр өчен аерылышу – уңышсыз булуларын раслаучы тормыш вакыйгасы. Киткән кеше артыннан бик сирәк очракта елап калалар.  Яңа эшкә алынган кебек яңа объект  эзләргә чыгалар.  Һәм бу бары тик үз-үзен раслау өчен генә. 

Сукояр
Ирекле кош  булырга яраталар, ә партнерларыннан тугрылык тәлап итәләр. Сөйгән ярлар, тәртәгә тибә башлый икән, яңа кешеләр белән аралаша башлыйлар. Сукоярларның ышанычларын кабаттан яулау өчен бик күп вакыт кирәк булачак. 

Балык
Якын кешеләренә бөтен барлыклары белән бәйләнеп яшәгәнлектән, аерылышу алар өчен зур  фаҗига.  Бик озак газапланалар: депрессия, җанәрнеткеч хатлар, яраны алкоголь белән төзәтүләр...

фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 11:49
    Без имени
    И аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.
    Кияүгә сүз әйтмәгез!
  • 21 апрель 2021 - 11:44
    Без имени
    Әллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.
    Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
  • 21 апрель 2021 - 23:40
    Без имени
    Бик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.
    ​Күбәләк булып очты...
  • 22 апрель 2021 - 05:54
    Без имени
    Бездэ энкэй дип йорет алар энинен энтченрахмат
    Якын ерак әбекәем
  • 22 апрель 2021 - 06:13
    Без имени
    Бик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!
    ​Күбәләк булып очты...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»