Логотип
Йолдызнамә

ФЕВРАЛЬ 2015

Кучкар

Иллюзияләрдән, ялгыш фикерләрдән арыныгыз. Алар тормышны дөрес кабул итәргә комачаулый. Айның беренче чиреге мөһим вакыйгалар белән узар. Эшләрегез уңышлы бара. Шәхси мөнәсәбәтләргә игътибарлы булыгыз.

Үгезбозау

Романтик хисләр бөтереп алыр. Хыялыгызга тагын бер адым якынаясыз. Барысы да тормышка ашмаса да, күңелегезгә канәгатьләнү иңәр. Иҗади күтәрелеш көтелә, ул тормышыгызга мавыктыргыч төсмер бирер. Шәхси өлкәдә аңлашылмаучанлык булуы бар.
 
Игезәкләр

Бөтен мәсьәләләр тиз генә хәл ителәчәк. Көчегез күп, барысына да өлгерәсез. Бу айда тормышыгыз гөрләп тора, күңелле вакыйгалар көтелә. Яңа танышлар барлыкка килер. Ай ахырына таба вак мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин.
 
Кысла

Язмыш сезне төрлечә сынап карарга ниятли, ахрысы. Мөһим эшләрегез муеннан. Болар бар да көч һәм тәвәккәллек таләп итә. Авырлыклардан курыкмагыз, алар сезне чыныктыра гына. Булдыра алмастай кебек күренгән эшләргә тотынып, көчегезне әрәм итмәгез.

Арыслан

 Максатыгызга ирешү өчен бар булган көчегезне куячаксыз. Нәтиҗәсе дә куанырлык. Сездәге көч, сездәге тәвәккәллек! Абруегыз артачак. Тормышыгыз уңай якка үзгәрә. Әмма ике эшкә берьюлы тотынмагыз, оттырасыз.

Сөмбелә

Ай башында үтә дә мөһим карар кабул итәргә туры килүе бар. Алга таба язмышыгызны үзгәртердәй карар булачак. Мең кат уйлап эш итегез. Тормыштагы урыныгызны ныгытырдай мөмкинлек күренер, әмма аны кабул итәсез икән, сынауларга әзер торыгыз.
 
Бизмән

Күңелле дә, файдалы да яңалык ишетерсез. Ай башында эшлекле очрашулар, яңа танышулар көтә. Күңелегез күтәренке. Ерак юлга чыгарга ниятләсәгез, моның өчен иң яхшы вакыт – ай башы. Ай уртасында четерекле эш башкарырга туры килер. 
 
Чаян

Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмая. Айның икенче яртысы тормышка үзгәрешләр кертү өчен яхшы вакыт. Хезмәте иҗат белән бәйле кешеләрнең күңел капкасын илһам кагачак. Иң мөһиме – ялкаулыктан качу. 

Укчы

Мәхәббәт өлкәсендә бераз давыллап алырсыз. Әмма юкка борчыласыз, сюрпризлар булса да, алар сезнең өчен бары куаныч кына китерәчәк. Финанс ягы да куандырыр. Артыгын ашыгып, каударланмасагыз, эшегез өчен югары бәя алырсыз.

Кәҗәмөгез

 Яңа мөмкинлекләр ачылачак, яңалыклар бәреп керәчәк. Тормышны үзгәртергәме яки искечә калсынмы дигән сайлау алдында калырсыз. Мин зурракка да ирешә ала идем бит, дигән булсагыз, бу айда моңы ирешү өчен форсат чыгачак. 

Сукояр

 Мәгълүмат ташкыны астында калырсыз. Кайсысының ялган, кайсысының чын булуын аеру кыен булыр. Якын кешегезнең кыңгыр эшкә тартып кертүеннән сакланыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә бераз киеренкелек булып алыр, кайгырмагыз, бу вакытлыча гына.  

Балык

Күңелегез күтәренке, үз көчегезгә ышанычыгыз зур. Тормышыгыз бер эздән генә баруын дәвам итә, зур үзгәрешләр көтелми. Күп кенә хыялларыгыз тормышка ашачак. Үз дәрәҗәгезне белеп, тирә-юньдәгеләрнең сүзенә бирешмәсәгез, бу иң бәхетле ай булырга охшаган.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйтергә кирәк, "Сөембикә" журналында йолдызнамә булуы бик тә гаҗәпләндерде..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезнең фикерегез белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, театрлар , концертлар карау кешенең рухи дөньясын баета. Театрлар карарга яратам. Студент чакта Камал, Тинчурин театрына еш йөри идек. Соңгы акчаларыбызны җыеп булса да бара идек. Театрга булган мәхәббәтем кызыма да күчте. Чөнки кечкенәдән минем белән бергә телевизордан театрлар карады. Әлмәндәр, Йөрәк маемны ничә тапкырлар карадык икән. Хәзер кызым студент, аллага мең шөкер. Театрларга бара ала. Күптән түгел генә "Мулла"га барган. Бик яратып караган. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын ярата. Рамил Төхвәтуллин иҗатын яратабыз. Бер журналдан аның татар телен ничек өйрәнүен укыгач, хөрмәтебез тагын да артты. Качалов театрына киткәч борчылсак, Камал театрына кайткан дигән хәбәрне ишеткәч шатландык. Аңа иҗади уңышлар, яңа рольләр теләп калабыз. Сезнең урыныгыз татар театрында, берүк китмәгез!!!!!!

        Хәзер укыйлар