Логотип
Гореф-гадәт

Татар кызлары хәзер чигә беләме?

Чигү сәнгате – ул әбиләребездән калган кыйммәтле мирас. Ә мирас – ул амәнәт. Димәк, без аны саклап калырга һәм киләсе буынга җиткерергә тиешбез. Бу – безнең бурыч!

Әлфия ШАҺИЕВА 

Чигелгән сөлге-кулъяулыклар элек зур әһәмияткә ия булган. Сабантуйларда шул сөлге өчен мәйдан уртасында батырлар көч сынашкан; бәйрәмгә дип атларны матур-матур сөлгеләр белән бизәгәннәр. Яшь киленнең кайнанага беренче бүләге дә сөлге булган. Ә чигелгән кулъяулыклар сөйгән ярларның бер-берсенә биргән вәгъдә билгесе булып торган. «Ни өчен сөлге, кулъяулык?» диярсез. Чөнки чигелгән ак сөлге – ул пакьлек билгесе, саф-чиста күңел күрсәткече. 

Әмма кызганыч, аннары аларның беренче асыл мәгънәсе югала төшкән. 
Чигүгә дә әби-бабай заманыннан калган, инде онытылган һөнәр дип кенә карый башлаган идек. Дөрес, мәктәптә хезмәт дәресләрендә: «Менә ничек чиккәннәр икән элек, мин дә чигеп карыйсы иде», – дип уйлаган чаклар булды булуын. Ләкин шуның белән – шул. Дәрестән чыккач, беркем дә алга таба аның белән шөгыльләнмәде. Чигүле сөлгеләрнең элек тормышның аерылгысыз өлеше булуына аптырый идек: «Нәрсәсе шулхәтле мөһим инде? Нигә кыйммәтле санала? Сөлге – сөлге инде...» 

Болар инде бар да артта калды хәзер. Милли бизәкләре бүген – модада. Казан урамнарына чыксак, анда һәр өченче татар кызында чигүле әйбер күрергә була. Бик матур күренеш! Киясе килсә дә, чигеп эшләнгән бернәрсә дә табып булмаган чаклар әле генә иде бит. Авыл, районнарда түгел, хәтта шәһәрдә дә андый кибетләр юк иде. Ә хәзер дистәләгән оригиналь брендлар барлыкка килде. 

Тик сатып алган – сатып алган бит инде ул. Үз кулың белән эшләгәнгә барыбер җитми. Оригиналь күренергә теләү, башкаларга охшыйсы килмәү теләге дә бар бит әле...

 Ә татар кызлары хәзер чигә беләме? 

Яшьләр арасында шушы темага сораштыру үткәрергә булдым. 
Уналтыдан унбере уңай җавап биргән. Бу, әлбәттә, мактауга лаеклы нәтиҗә!

«Чигәргә яратасыңмы?» дигән сорауга дүрт кеше генә «әйе» дигән.

 Бары икесе генә «өйрәнер идем», дип җавап биргән. 


Бу шөгыльгә карата мәхәббәтне ничек уятырга соң? Кем аны уятырга тиеш? Безгә кадәр килгән буын, ягъни әби, дәү әни, йә булмаса – әни. Киләсе сорау туа: ә алар үзләре чигә беләме? 
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, гаиләдә яшьләрнең яртысының әниләре чигә белә. 
«Дәү әни – әби» җавабын 18,8 процент кына сайлаган.
«Апа», дип, 12,5 процент җавап биргән. 

Әниләрнең чигә белүләре куандыра. Гомумән, өйдә кемгә дә булса бу сәнгатьнең таныш булуы инде зур сөенеч, чөнки «юк» җавабы 18,8 процентны тәшкил итә. Гомумән, чигә белмәгән гаиләләр дә бар икән, димәк. Күрсәтерлек, өйрәтерлек кеше булмагач, бу шөгыльгә карата мәхәббәт ничек уянсын инде?! 

Ләкин өйдә өйрәтүче булмаса, кыз бала чигә белми дигән сүз түгел әле. Бала моңа мәктәптә хезмәт дәресләрендә, чигү яки төрле кул эшләре түгәрәкләрендә өйрәнә ала. Шәхсән үземдә чигүгә мәхәббәт хезмәт дәресләрендә барлыкка килде. Укытучы апабыз башта үзе чиккән сөлге-кулъяулыкларын күрсәтте, аннары тәфсилләп чигү тәртибен аңлатты. Бездә дә шундый гүзәллекне булдырырга теләк туды. Өстәвенә: «Чигелгән иң матур сөлгене Сабантуй алдыннан сөлгеләр җыйганда бирнә итеп бирербез», – диде. Моны ишеткәч, без, канатланып, төрле-төрле чигү җепләре сатып алдык, дәү әниләрнең сандыгыннан ак сөлге эзләп таптык һәм, ниһаять, чигәргә керештек. Укытучыбыз безнең белән чигүгә бәйле булган кызыклы хатирәләре белән бүлеште, шулай итеп берничә чигү дәресе үтеп тә китте...

 Сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә: җавап бирүчеләрнең 54,5 проценты чигәргә хезмәт дәресләрендә өйрәнгән. Димәк, бары тик баланы кызыктырырга, аңа этәргеч бирергә генә кирәк. 

Шулай ук, әниләре чигәргә өйрәткән яшьләр дә бар, алар 18,8 процентны тәшкил итә. Һәм 9,1% процент әбиләре белән чиккәннәр. Нәтиҗә үзеннән-үзе чыга: теләге булган һәркем өйрәтүче таба, бары күңелдә кызыксыну гына булырга тиеш.


Ә хәзерге заманда татар кызлары чигә белергә тиеш дип уйлыйсызмы? 
Әйе, һичшиксез! 
Яшьләрнең 43,8 проценты минем белән килешә. Хәтта 6,3 проценты «чигә белмәү килешмәс» дигән җавапны да сайлаган. Әлбәттә, татар кызы булып та чигә белмәү – оят. 

Ә тагын 43,8 процент «чигә белмәсәләр дә куркыныч түгел, кибеттә барысы да бар бит», дигәннәр. Менә монда җавап бирүчеләр икегә бүленде. Әйе, замана үзгә, өстенлекләр дә башка хәзер. Бүгенге дөнья, җәмгыять безгә шулай ук көчле тәэсир ясый. Тик без халкыбызның мирасын, гореф-гадәтләрен, изге саналган рухи кыйммәтләрен онытып, аларны бары тарих битләрендә генә калдырырга тиеш түгелбез. 

Тагын бер шундый кызык сорау: ни өчен, нинди ният белән яшьләр чигелгән күлмәкләр киеп йөриләр икән
1,4 процент «татарлыгым белән горурланганга», дип җавап биргән. Милләтебезнең матурлыгын, зәвыклылыгын күрсәтеп, оялмыйча, «Мин татар» дип, бар дөньяга кычкырып әйтү инде бу. Андый яшьләр белән безнең киләчәк бар! 
«Халкыбызның элек-электән килгән матур күренешләрен, асылын саклап калу өчен» дигән җавап 14,3 процентны тәшкил итә. Болар – минем кебек милләтебезнең гореф-гадәтләре югалып барганга борчылучылар һәм аларны ничек тә булса саклап калырга тырышучылар, дип аңладым. 

Бик аз дәрәҗәдә булса да, «матурлык өчен» диючеләр дә бар. Килешәм, чыннан да, матур! Һәрбер хатын-кызга милли бизәкләр чигелгән күлмәкләр ямь, йөзләренә нур өсти. 

Чигү сәнгатен ничек саклап калырга? 
Безне барыбызны да бу сорау ваемсыз калдырмый дип уйлыйм. Яшьләр дә битарафлык күрсәтмәделәр. Оригиналь, төрледән-төрле, кызык, уйланырга мәҗбүр итә торган җаваплар алдым. 
Мәсәлән, берәү «чигү буенча курслар, мастер-класслар уздырырга, күбрәк чигелгән киемнәр киеп йөрергә» тәкъдим иткән.
Тагын берсе «чигү эше баш миенә яхшырак эшләргә булыша һәм бу үзеңә дә чигәргә өйрәнергә, шулай ук балаларны да өйрәтергә мотивация бирә» дигән.
 «Мәктәпләрдә чигәргә өйрәтә торган түгәрәкләр ачарга» киңәш иткәннәр.
 «Өйрәнергә», дип җавап биргән берәү. 
 Тагын шундый кызык җавап бар: «Минемчә, үзеңнән башларга кирәк, чигелгән сумкалар, киемнәр сатып алып, яңа образлар тудырып, үзеңдә кызыксыну уятырга». 
Кызык, бәлки, чыннан да, яңа матур-матур күлмәкләр сатып алганнан соң үзеңдә дә чигәргә өйрәнергә теләк барлыкка килер? 
Чигү сәнгатен саклап калуны җавап бирүчеләрнең берсе татар халкының тарихын өйрәнергә кушкан. 

Ә бер туташның җавабы аеруча кызык булып тоелды: «Кайбер районнарда Сабантуй алдыннан бүләк җыю йоласы үткәрелә. Һәр яшь кыз Сабантуйда батыр булып калачак дип уйлаган егеткә, күңел җылысын салып сөлге чигә... Әмма бу йола күп районнарда уздырылмый. Яшьләрне чигү белән кызыксындыру өчен менә дигән чара югыйсә. Чөнки аңарда татар халкының тарихы, яшәеше чагыла». Уйланырга мәҗбүр итә торган сүзләр... Минемчә, Сабантуйга бүләк җыюны урыннарда яшьләр үзләре үк оештыра да ала бит. Өлкәннәр аны ничек күңелле һәм кызык итеп үткәрүне аз гына күрсәтеп җибәрсәләр. 

Әйе, милләтебезнең киләчәге без – яшьләр кулында. Татарлыгыбызны югалтмау, гореф-гадәтләребезне онытмауның бер билгесе – чигү. Аңа мода беркайчан да узмасын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар