Логотип
Гореф-гадәт

Талир тәңкәләрең чыңлаганда...



Тарих — ерак. Аны меңәр еллык вакыт тузаны каплый. Тарих — бик якын да... «Талир тәңкәләрең чыңлаганда кем исменә җырлар җырладың?» Әле кичә генә берәү шулай моңлана иде түгелме? «Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы, авыр, авыр җан сөйгәннәрнең булмавы» дип зар елаганы да булгандыр. 
Идел буе татарларының зәркән сәнгате халыкның көнкүрешен, мәдәниятен, сәнгатьчә зәвыгын сурәтләүче хатын-кыз кием-салымнарын бизәү белән аерылгысыз бәйләнештә булган. Россия халыкларының күпчелегенә хас булганча, татарлар да гасырлар буе милли кием үрнәкләренең бизәк-төрләренә кагылышлы йола, гореф-гадәтләрне кадерләп саклаганнар. 



Татар хатын-кызларында чәч толымнарын бизәү табигый саналган, чәч бизәгечләр милли киемнең бер өлеше булып торган. Кыз баланың чәче үремгә керерлек булуга, толымнарга чулпы такканнар һәм хатын-кыз бөтен гомере буе чәчен толымлап, чулпы белән үреп йөрергә тиеш булган. Ике толым итеп үрелгән чәчне бизәүче чулпылар Казан мөселман хатын-кызлары өчен мәҗбүри саналган. Ә керәшен татарлары яшь кыз чакта гына чулпы тагып йөргәннәр, кияүгә чыккач, үргән чәчләрен баш тирәли таҗ сыман урап куя торган булганнар. Чәч толымнарын бизәгечләр, төзелешенә бәйле рәвештә, берничә төргә бүленгән.



Чәчүргеч белән толымга үрелгән һәм очына чыңлап торган тәңкәләр тагылганы, гадәттә, билдән түбән төшеп торган һәм «чулпы» дип аталган. Көмеш, җиз тәңкәләрдән — вак акчадан тезелгәннәре «тәңкә» дип йөртелгән. Тәңкә-чулпыларның чыңлавына карап хатын-кызның килгәнен башта ишеткәннәр, аннан соң гына үзен күргәннәр. Чүпрәк тасмага тезеп тегелгән чәчүргечләрнең «тезмә», «чәч тәңкәсе», «үрем», «чәчкап», «чәч арты» дигән атамалары билгеле.

Чәч толымын бизәгечләрнең күбесенә чукып, чүкеп, нечкә җиз чыбыкларны үреп матур-зәвыклы сурәт-рәсемнәр дә ясалган, кыйммәтле асылташлар белән бизәлгәннәре дә киң таралган.

Фуад Вәлиев тикшеренүләре югары Донда яшәгән кабиләләр һәм борынгы болгарлар эшләгән көянтәле чулпылар белән Казан татарлары таккан чәч бизәгечләрнең бик нык охшаш булуын раслый.



Татар чулпылары да көянтәгә охшаш, асылмалары да шундый ук, әмма аларга тәңкә-бизәгечләр күбрәк асылган. Ә бу зәвык үзгәрүгә бер ишарә. Чәчүргечләргә тәңкә — вак акча тагу, стиль үзгәрү, зәвык түбәнәю хакында сөйли. Ике башлы кош сурәтле акча тагуны элекке үрнәкләргә охшарга тырышу дип тә уйларга була.

Аяклары белән кысып, кылыч күтәргән арыслан сурәтле иран тәңкәләре аеруча югары бәһаләнә. Әмма акча-тәңкәләрнең «чәчкап» бизәү өчен күп кулланылуы җиңел кәсеп белән баючыларга да юл ача: чын акча урынына шуларга охшашын — бер яклы гына штампланган — «суккан тәңкә» кулланылышка керә. Ә «тезмә»ләрнең иң яхшы үрнәкләрендәге тәңкәләр үсемлек орнаментлары яки теләк, дога, әфсен һ. б. язылган язулар белән бизәлгән була. Җиз тәңкәләр тегелгән тасма, чүпрәкләргә дә еш кына бөтиләргә охшатып төрле әфсен-төфсен, дога сүзләре яшерелгән булуы билгеле.



Чәч бизәгечләрнең мәгънәсе — семантикасы әле бөтенләй ачыкланмаган, ул үз тикшеренүчеләрен көтә. Әгәр журнал укучыларда чәч тәңкәсе, чәчкап, тезмәләр хакында ниндидер мәгълүматлар булса, безгә языгыз. Белгечләр алар хакында тәфсилләбрәк тә җавап бирер дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    татар теле кагыйдәсе буенча йомшак аваздан соң, йомшак аваз килә. шулай булгач ЧӘЧКАП түгел, ЧӘЧКӘП, диелергә тиеш. Ике тамыр бергә кушылганда, беренче тамыр артыннан килгән тамыр аңа иярә һәм сузык авазның йомшаклыгын үзгәртергә мәмкин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәкәлә "урысча" язылган. мисал өчен астагы җөмләне Тәңкә-чулпыларның чыңлавына карап хатын-кызның килгәнен башта ишеткәннәр, аннан соң гына үзен күргәннәр. татар телендә болайрак әйтү дөрес булыр иде Хатын-кыз якынлашканы тәңкә-чулпылары чыңлавы белән алдан беленгән, аннан соң гына үзе күренгән.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чулпылар темасы күптәннән кызыксындыра. Хәтта хәзерге заманда татар киемнәренең (татар орнаментлы киемнәрнең) дизайнерлары үз эшләренә кертсәләр яхшы булыр иде. Чулпылар бит милләтнең үзенчәлеге

        • аватар Без имени

          0

          0

          минемчэ, тарихи башта бу кыз-хатын узенен, акчалары булган (мосольман кагидэлэре буенча ... кыз-хатын форс-мажорга - аерылуга гел эзер булган - чонки ана кинэт "талак...". дигэндэ, ул эйдэн чыгып китергэ тиеш булган бер ни алмыйча, эстендэге киемлэре-эйберлэре белэн генэ... шун,а курэ кыз-хаттынар акча, алтын, кемеш элеб , бер-ничэ кулмэклэр асты-асты киеб ерегэ мэжбур булганнар. аны алар матургона бэйлэгэннэр - хэм бизэк рэвешенэ киртергэннэр

          Хәзер укыйлар