«Сөлге сугам аклыкка»

Кыз сорарга башкода итеп егет ягыннан, аның туган-тумачасы арасыннан бер абруйлы, мөхтәрәм, җор телле кешене җибәрергә тырышканнар.
Башкода булып егетнең әтисе дә барган. Әмма башкода тол булмаска тиеш дигәннәр: ир кеше икән – өйләнгән, хатын-кыз икән – кияүгә чыккан булсын. Башкода кыз ягының нәсел-нәсәбен, тамырларын сораштыра. Шуңа күрә халыкта: «Кемлегеңне беләсең килсә – башкода җибәр», дип әйтү дә булган. Халыкта сакланып калган менә бу җыр да шул хакта сөйли:Йөгереп үк төштем инеш дип,
Боҗыралар элдем көмеш дип.
Эзли генә торгач табыштык,
Нәселегез асыл, имеш, дип.
Башкода булып килү өчен иң уңышлы көн дип баш көн – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көн исәпләнгән. Уңышсыз көн дип буш көн – сишәмбе көн саналган. Буш көнне «ахыры да буш булыр» дип, туй да ясамаганнар.
Башкода икмәк-тоз белән килә, аның үзенә дә икмәк биреп җибәрәләр. Кыз сорарга килүче кызның уңганлыгын, булганлыгын да сыный. Аның күзеннән бернәрсә дә читтә калмый: сөлгеләре арумы, ишегаллары ялт итеп себерелгәнме, себеркесе урынына куелганмы... «Яхшы җирдән килдем, теләгем сезнең белән кода-кодагый булу. Сезнең кызыгыз, безнең егет бар», – дип сүз башлый башкода. Бер баруда гына кызның ата-анасы ризалык бирми: «Агайне белән киңәш итәбез әле», – диләр. «Без кызыбызны уң белән сулны, ал белән артны, хәләл белән харамны, начарлык белән яхшылыкны аңлаган, аерган кешегә генә бирәбез», – диләр.

Кызны бирергә ризалык, ниһаять, алынса, ул ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. Егет ягы аңа каршы итеп акча биргән. Бу бүләк алышу йоласы татарлар яши торган төрле төбәкләрдә һәркайда үзенчә аталган – «ак», «ак алыштыру», «ак апкайту», «аклашу», «аклык», «ак чыгару»... Соңгысы – туй мәҗлесендә кыз әзерләгән, «ак» итеп биргән сөлге яки ашъяулыкны халык алдына чыгарып күрсәтүне аңлаткан. Аны туйны алып баручы такмак әйтә-әйтә чыгарган:
Тулмаганын тутырыгыз,
Җитмәгәнен җиткерегез,
Шалтыратып салыгыз,
Җалтыратып алыгыз.
Туй кунаклары җәеп-җәеп сөлгене карыйлар һәм: «Акны котлыйбыз, яшь килен бәхетле булсын, тигез гомер итсеннәр», – дия-дия, алып килгән бүләкләрен бирәләр.
Кайбер якларда егет йортына вәгъдә бүләге итеп бирелә торган әйбер «билге» дип тә аталган. Билгегә ике сөлге, ике эскәтер бирелгән. Кояшлы матур көн сайлап ике башкода билге алырга килә. Кияү ягында аларның кайтасын туганнары көтеп кала. Башкодалар киләсе хәбәрне кыз ягына бер яшь бала җиткергән. Хәбәрне әти-әниле бала китерсә, балаларның балалары да әти-әниле булып үсәр, дигәннәр.
Вәгъдә бүләкләре алышынгач, егетнең туганнары туй турында ныгытып сөйләшүгә күчәләр. Туй узасы көн, кияү ягыннан кәләш йортына туйга киләчәк кунакларның саны, «мәһәр», калымның күләме билгеләнә. Мәһәрне, ә ул һәрвакыт акчалата билгеләнгән, мулла никах укыр алдыннан, никахларны теркәү кенәгәсенә язып куйган. Мәһәр тулысынча яшь киленнең милке булып саналган һәм, кияү гаебе белән гаилә таралган очракта, ул хатынына шул мәһәр бәясендә мал-мөлкәт, акча бирергә тиеш булган. Мәһәр бик сирәк очракта гына туйга кадәр түләнеп беткән, аның калган өлеше «калым» итеп түләнә торган булган. Калымның күпчелек өлешен кызга бүләк ителә торган кием-салым тәшкил иткән. Ә калган өлеше кыз ягына туй чыгымнарын күтәрешү, кызга бирнә әзерләү өчен бирелә торган ярдәм булган. Чөнки бу мәшәкатьләр өчен кыз ягыннан чагыштырмача зуррак чыгымнар соралган.
Калым өчен кирәкле дип саналган әйберләрнең исемлеген кызның якын туганы әйтеп торган, башкода язып барган. Калымга, гадәттә, күлмәк, яулык, шәл, урын-җир (түшәк, юрган, ястык, чыбылдык) ише әйберләр, бал, ит, май ише ризыклар керә. Элегрәк калымга ат, сыер, сарык кебек терлек-туар да кертелгән. Калымның күләме беренче чиратта гаиләләрнең матди хәленә, кызның яхшылыгына бәйле булган. Кызлар өчен, толларга яки аерылып кайткан хатыннарга караганда, калымны күбрәк сораганнар. «Кызның хакы утыз, кире кайтса – тугыз» дигән мәкаль дә бар. Әгәр калымны күпсенсәләр, кире кыз ягына барып, киметүне үтенгәннәр. Шуннан соң гына кодаларны сыйлау башлана. Кияү ягыннан килгән һәр кунакка бүләкләр бирелә. Гадәттә, кодага оекбаш, бияләй, кодагыйга – сөлге, намазлык, тәһарәт чүпрәге ише әйбер, ә кияүгә аерым бүләк җибәрелә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.