Рамазан аенда дөрес туклану

Рамазан аенда уразаны дөрес тотсагыз, сәламәтлегегезне яхшыртырсыз. Киресенчә икән, файдага караганда, зыяны күбрәк булыр. Ашау-эчүдән озак вакыт тыелып торгач, ифтарда дөрес туклану хыял булып кына калырга мөмкин. Иң мөһиме – туклыклы ризыкларны искермәгән продуктлардан әзерләү. Гап-гади киңәшләрне тотсагыз, изге айда күп файда алырсыз һәм тормыш рәвешегезне үзгәртерсез.
Ифтарны хөрмә белән башлагыз
Хөрмә – шикәр чыганагы. Ә ул көне буена беткән энергияне тергезә. Хөрмә – магний, калий, шулай ук эчәклекнең дөрес эшчәнлеген булдыра торган җепселләргә бай.Организмдагы су дәрәҗәсенә игътибар итегез
Икенче көнне организм сусызлыктан интекмәсен өчен, төне буе 8 стакан су эчәргә кирәк.Тозлы һәм борычлы ризыклар ашамагыз
Консервланган һәм эшкәртелгән продуктлар, тозлы чикләвек һәм тозлы кыяр ашаудан тыелыгыз. Алар бик каты кибектерәләр. Сусыл җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрне үз итегез.Ифтарда әкренләп ашый башлагыз
Хөрмә ашап, су эчкәннән соң, аш, салат һәм төп ризыкны чиратлаштырыгыз. Ашказанына авыр булмасын, эч күпмәсен өчен, артыгын ашап ташламагыз. Бу – Рамазан аенда киң таралган проблема. Ифтарны җылы аш ашаудан башласагыз, ашказаныгыз тынычланып китәр, ашкайнату системасын калган ризыкларны кабул итәргә әзерләр.Сәламәтлеккә файдалы ризык сайлагыз
Майлы булмаган ит, пешкән тавык түшкәсе, балык, зәйтүн мае һәм җиләк-җимешләр – болар барысы да файдалы ризыклар. Рационыгызга кыздырылган, артык майлы ризыкларны кертмәгез. Колбаса эшләнмәләре, йомырка, кузаклылар аксымга бай. Һәр ашауда әлеге аксым чыганакларының берсе булырга тиеш. Ул тән күзәнәкләре төзелеше өчен бик мөһим.Баллыны ашамагыз
Ифтардан соң ук баллы ризыклар ашау эч күбү, ашкайнату системасы эшчәнлеге тоткарлану һәм канда глюкоза дәрәҗәсе үзгәрүгә китерәчәк.Каһвә эчүдән тыелыгыз
Каһвәсез тормышыгызны күз алдына да китерә алмыйсыз икән, Рамазан башланырга ике атна кала, аны эчүне киметү зарур.Ризыкны аз-азлап ашагыз
Изге ай дәвамында төп ашауны ифтар, капкалап алу һәм сәхәргә бүлегез. Бу ашкайнату системасына көч китермәс өчен кирәк.Физик активлык
Рамазан аенда физик күнегүләр эшләү бик файдалы. Кирәкле авырлык тотуга һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баруга ярдәм итәр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.