Логотип
Гореф-гадәт

Мең айдан да хәерлерәк кич ул – Кадер кичәсе

Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган һәм «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», – дип әйткән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Кадер кичәсенең фазыйләтләре, билгеләре турында менә ниләр сөйләде:

“Аллаһы Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үзенең китабында болай дип әйтә: “1. Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. (2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? (3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. (4) Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. (5) Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр” (“Кадер” сүрәсе).

Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә:

- Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.

- Игътикяф кылып, без үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Кодси хәдистә Аллаһы Раббыбыз әйткән: “Әгәр кеше Минем бер уч төбе кадәр якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен”, – дигән.

- Әгәр игътикяф кылырга хәлебездән килми икән, без өйләребездә дә төнге нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар, догалар кылып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Рәсүл әкрам  галәйһиссәләм әйткән: “Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер”, – дигән (Бохари, Мөслим). Танылган ислам галиме имам Субуки (Аллаһның рәхмәтендә булса иде) үзенең тәфсирендә болай дип яза: “Дөреслектә,  Бәраәт кичәсендә  бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә”.  

Аллаһы Тәгалә төнлә гыйбадәт кылучылар турында “Фуркан” сүрәсенең 64нче аятендә болай дип әйтә: “Алар төннәрен Раббыларына  аяк үрә торып, сәҗдәгә китеп, гыйбадәт кылалар”. Бер көнне шәйх Хәсән Басридан (Аллаһның рәхмәтендә булса иде): “Ни өчен төнлә нәфел гыйбадәтләрен кылучы мөселманнарның йөзләре шундый матур, нурлы?” – дип сорадылар. Шәйх: “Чөнки алар Рәхмәтле Аллаһ белән бергә калалар”, – дип җавап бирде. Төнге нәфел гыйбадәтләренең фазыйләтләре, хасиятләре турында Расүл әкрам (с.г.в.)нең түбәндәге хәдисендә әйтелгән. Билал (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итә, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип әйткән: “Төнлә йокыдан торып, гыйбадәт кылырга тырышыгыз! Чөнки ул сезгә кадәр булган изгеләрнең гадәте. Чынлыкта төнлә торып гыйбадәт кылу – Аллаһы Тәгаләгә якынаю ул. Бу төнге гыйбадәт гөнаһлы гамәлләр кылуга киртә булып тора, хата-кимчелекләрне ярлыкый һәм тәннән авыруларны, сырхауларны куа”, – дигән (Тирмизи). Бу хәдистә әйтелгәнчә, төнге гыйбадәт рухыбызга һәм тәнебезгә сихәт бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) төнге гыйбадәтләргә аерым әһәмият биргән. Төнлә нинди намаз укырга кирәк соң? Аллаһ илчесе Мөхәммәд  галәйһиссәләм хәзрәтләре үзенең бер хәдисендә әйткән: “Фарыз намазларыннан соң иң яхшы намаз – Тәһәҗҗүд намазы”, – дигән (Мөслим). Түбәндәге хәдис мөһим урын алып тора. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:“Җәннәттә шундый матур, үтә күренмәле сарайлар бар. Ул сарайларның эчке өлеше тыштан күренә, эчтән тышта булган нәрсәләр күренә”. Бер бәдәви гарәп сораган: “Йә Расүлаллаһ, бу сарайлар кемнәр өчен?” – дигән.  Расүл әкрам (с.г.в.): “Бу сарайлар күркәм сүзләр сөйләүче, башкаларны кунак итүче, күп ураза тотучы һәм барлык мәхлуклар йоклаган вакытта Аллаһ ризалыгы өчен намаз укучылар өчен”, – дип җавап биргән.

Кадер кичәсенең билгеләре:
 
ул кичә аяз булыр;
артык суык та, эссе дә булмас;
кар-яңгыр яумас, җил исмәс;
төнге күктә йолдызлар атылмас;
кадер кичәсе тын һәм нурлы булыр;
шул төн арты кояш пакь тулы ай кебек чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар