Логотип
Гореф-гадәт

Кыз урлау

«Абзыегыз мине урлап алып кайтты.  Бик аңлашып кырык өч ел яшәп калдык». 


“Абзыегыз мине урлап алып кайтты», – диде җиңгәбез. Аннары түшенә сарылган пар толымын биетеп, кеткелдәп көлеп алды. Бу көлү әкренләп сү­неп, җиңгәбезнең карабодай тәбикмәге кебек каракучкыл йөзендәге шадраларына сөйкемле елмаю булып кунып калды. Сизеп торабыз инде, бисмилласын әйткәч, әлхәмен дә әйт дигәнне, ягъни, яле, яле, сөйлә әле, җиңгәй, дигән­не – кыстаганны көтә. Урлан­ганына хурланып, инде хәләленә әйләнгән булса да, урлаучысын – ирен сөймәвен яшерми яшәүче апаларны да беләм.
Җиңгинең исә иренә – абзые­бызга мәхәббәте һәр күзәнә­геннән, һәрбер шадрасыннан балкып тора. Һәр бәхетле хатын кебек, кулы тигән эшне ялтыратып эшли, чел­­терәп көлә, мәҗлес-фәлән булганда рәхәтләнеп җырлый. Килгән-киткәнгә ачык чырай күрсәтеп, абзый нигезен котлы итеп яши белә җиңгәбез. Өй арасында йөргән­дә дә, печән җыйганда да, сөт аертканда да, умарта менгәндә дә өсте-башы пөхтә булыр, кеше күзеннән качырмаган пар толымында талир чулпылары чылтырар. Яратып яши җиңгәбез, яратып!
Абзыйның да җиңелчә үртәш­тереп сүз катулары, зәңгәр күзлә­рен серле сирпеп, сизелер-сизелмәс елмаюлары кинә булып түгел, бәлки тәүге гашыйклыгы суынмаган егет-җилән шуклыгы кебек аңлашыла торган иде. 
Юк, бу кыз урлау тарихында мәхәббәт катышмый булмагандыр. Алай да тыңлап карыйк әле:
«Ие шул, абзагыз урлап алып кайтты мине. Гөлбәдәрне түгел, мине урлаганын сизми дә калды. Каз өмәсенә килеп керделәр 
болар – күрше авыл егетләре. Күрше авыл дигәчтен дә, арада җәелеп-җәелеп Ык ага. Бардың да кайттың гына түгел. Каз өмәсе кыз-кыркын уңганлыгын күрсәтә, егет-җилән кызларга күз ата, кәләш сайлый торган урын бит ул. Мин абзагызны ишектән керүгә танып алдым. Шул үзе бит инде бу – сабантуйларда көрәшә, йөгерә торган таза, чибәр егет. Мин шадрага карамый да карамый инде мондый егет. Күз төшкәне, сүз салганы Гөлбәдәр икән моның. Соңыннан кызлар белән серләш­кәндә беленде – Саимәттәйләрдә каз өмәсе көнне егет Гөлбәдәрне урлап алып китәсе икән. Бер атна бар әле ул көнгә. Урланасы көн якынлашкан саен Гөлбәдәр һаман ныграк икеләнә. Атасыннан курка. Мин йөрим инде, их, шушындый егет солтаны мине урласа, атамнан түгел, чуртыннан да курыкмас идем, дип. Саимәттәй­ләрдә өмә көне дә җитте. Казлар да йолкынды. Каз тәбикмәге ашар, каз бәле­ше мичтән чыгар вакыт җитәр алдыннан Гөлбәдәр качты. Их, димен, кыз урлыйм, кәләш алып кайтам дип килгән егет дус-ишләре алдында хурга кала бит инде. Их, мине генә урласа, камчысына да, калачына да риза булып яшәр идем, дим. Әллә... Шул мәлдә башыма тәвәккәл уй килмәсенме! Көзен караңгы иртә куера. Өйгә кереп, тиз-тиз генә төенчегемне төйнәдем дә, шәлемне битемә төшереп бәйләп, җигүле ат килеп туктарга тиешле ындыр артына барып бастым. Озак көтәсе булмады. Килеп тә җиттеләр, алып та киттеләр. Кайтып җитүгә сер ачылды ачылуын. «Кусаң да китмим», – дидем. Урланган кыз кире кайтса, адәм рисвае була бит инде ул. Минем картым андыйны гына белә торган кеше иде. Өч ай миңа борылып ятмады. Мин барыбер китмәдем. Аннан мин аңа малай таптым. Сугыш алдыннан ике ел тату яшәп калдык. Гөлбәдәрен оныттырдым мин аның. Әллә онытмады микән... Сиздергәне булмады.
 Абзагыз сугыштан сыңар кулсыз кайтты. Шул сыңар кулында чалгы-сәнәк сабын да, дөнья дилбегәсен дә, мине дә тота белде. Бик аңлашып кырык өч ел яшәп калдык. Җан биргәндә дә кулымны учыннан ычкындырмады.
Җиңгәбез дә күптән юк инде. 
Ә менә гыйбрәт өчен кызык итеп сөйләгән хикәяте калды.
“Унлап егеткә кыз урлап бирдем...”: http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/goref-gadet/?id=3202

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес эшлэгэн кыз, бэхетен кулыннан жибэрмэгэн, эрсез булырга кирэк шул.

    Хәзер укыйлар