Логотип
Гореф-гадәт

Казан урамында – сөлге җыю

23 июнь көнне Казанның үзәк урамнарында җигүле атлар, иңбашларына сөлгеле колгалар салган егетләр, калфаклы кызлар күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу көнне шәһәребездә Сабан туена бүләк җыю йоласы узачак.

23 июнь көнне Казанның үзәк урамнарында җигүле атлар, иңбашларына сөлгеле колгалар салган егетләр, калфаклы кызлар күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу көнне шәһәребездә Сабан туена бүләк җыю йоласы узачак.

Авылда үскән кеше белә – җәйнең иң күңелле мизгелләренең берсе Сабан туе үзе булса, икенчесе – шушы бәйрәмгә бүләк җыйган көн. Матур итеп киенгән кызлар-егетләр урам буйлап җырлап килеп, йорттан йортка кереп бүләк җыялар. Бизәп җигелгән ат арбасына бала-чага төялешкән. Алъяпкыч кесәләренә ике яки дүрт, тавыклары күбрәкләр алты да йомырка салып, ак яулыклы апалар аларның килүен инде иртәдән үк капка төбендә көтә. Кулларында бәйгеләрдә катнашучыларга дигән бүләк – баш яулыгы, сөлге, күлмәклек тукыма...

Менә инде алтынчы ел рәттән шушы матур йола Казанның үзендә дә уза. Быелгысы, әйткәнебезчә, 23 июньдә, җомга көнне сәгать иртәнге 10.00 да Казан Кремлендә башланып китә. Егет-кызлар гармунга кушылып җырлый-җырлый Рәис резиденциясе капкасына киләчәк. Рөстәм Миңнеханов ел да Сабан туе батырларына үз бүләген бирми калмый. Быел да шулай булачак.

Җиде җигүле ат белән бүләк җыючылар Кремль, Бауман һәм Каюм Насыйри урамнары аша узып, Камал театрына таба барачак. Теләге булган һәркем бу матур йолага кушылып, батырларга дигән үз бүләген бирә ала. Бүләк тапшыру урыннары – Казан Кремле, Муса Җәлил театры, Иске Татар бистәсе, «Туган авылым» комплексы.

Бүләк җыю тәмамлангач, Камал театры каршында аларны Идел буе һәм Вахитов районнары вәкилләренә сакларга тапшырачаклар. Бу бүләкләр – Сабан туендагы халык уеннарында катнашучыларга.

Шундый матур милли йолабыз онытылмасын, күмәкләшеп кушылыйк әле!

фото: Город Казань KZN.RU

Теги: сабантуй бүләк җыю

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар