Логотип
Гореф-гадәт

Калыр тик атың...

Исемнәр ясалышында иҗек яки авазларны кушу, титул сүзләр яки саннар нигезендә аббревиация юлы белән ясалган исемнәрне тыю турындагы канун проекты татар җәмәгатьчелегендә зур резонанс уятты. 

Әлеге закон проекты тормышка ашкан очракта милли исемиятебездә хәзер популяр булган кайбер исемнәр тыелырга мөмкин дигән фикер дә күпләрне борчый. 

Әлеге канун проекты турында фикер төрле­леге күзәтелә: бер яктан, дәүләтебездә исем сайлауны җайга салырга тырышу бар; икенче яктан, бу яңа канун ата-ана, бала хокук­ларына каршы килә дигән фикерләр ишетелә. Дәүләтнең әлеге адымын ата-аналарның исем сайлауда чиксез иҗадилыгын контрольгә алырга, мәгънәсез исем бирүне бераз чикләргә омтылу дип аңларга кирәк. 
Мәсьәлә, чыннан да, бар һәм борчылырлык. ЗАГС идарәсе хезмәткәрләрен дә ата-аналарның мәгънәсез, кайбер очракларда башка сыя алмаслык исемнәр кушу белән мавыгуы шөбһәгә сала икән. 
Татарлар гомер-гомергә балага исем бирүгә җитди якын килеп, исемнең мәгънәсенә нык игътибар иткәннәр.  
 
Үлемгә дучардыр тумыш һәр инсан. Ләкин атың калыр, чын кеше булсаң...  Йосыф Баласагуни «Котадгу белиг»

Укымышлылыгы белән аерылып торган, гарәп-фарсы, рус-европа телләрен дә белгән халкыбыз исем­нәрнең мәгънәсенә битараф булмаган. Исем сайлауга, исем бирү йола-гадәтләренә һәрвакыт җитди караган. Халык арасында матур, мәгънәле исемнәрне популярлаштыру максаты белән, XIX гасыр ахырында муллалар «Исме Аллаһы Тәгалә әл-Хәсәни» [1848], «Авраде Фәт­хия» [1865] кебек сүзлекләр бастырып чыгарганнар.
Бу китапларда ислам дине кагыйдәләре һәм канун­-нары нигезендә исем кушарга һәм сайларга кирәклеге ассызыкланган. 
ХХ гасыр башында дини учреждениеләрнең совет хөкүмәтеннән, диннең мәктәптән аерылуы, глобализация шаукымы татар тормышын да читләтеп үтми, һәм болар исем кушуга, исем сайлауга йогынты ясый. 

1917 елгы инкыйлабтан соңгы антропонимия үсешен «антропонимик шаукым чоры» дип атап йөртәләр. Әлеге чор – аббревиатур, билгеле бер шәхескә багышланган исемнәрнең күп санда керүе белән билгеләнә. ХХ гасырның 20-30 нчы елларында татар исемнәре генә түгел, исем кушу йолалары да үзгәрә. «Кызыл Татар­стан» газетасының 1924 елгы 22 июнь санында эшче татар гаиләсендә туган бер кызга иптәш Троцкийга багышлап, Троцкина дип исем кушу бәйрәме үткәрелү турында хәбәр ителә. Этнографлар билгеләвенчә, ХХ гасырның 30 нчы елларыннан башлап, балага исем кушу яңача башкарыла башлый, әлеге йоланы «октяб­риналар» дип атыйлар, һәм алар митинг, җыелыш, котлау рәвешендә, еш кына доклад формасында үткә­релә. 1930 елда «Азат хатын» журналында ата-аналарга киңәш рубрикасында түбәндәге исемнәр тәкъдим ителә: Рафил, Марат, Фред, Ирек, Азат, Дамир, Вил, Рево, Ренад, Корыч, Эдвард, Альфред, Алмас, Илдус, Арыслан, Ким, Марс, Баян, Карл, Марсель, Марлен, Тимер, Радик, Батыр, Ук, Лерон, Илгиз, Роберт, Сталь, Денам, Ялкын, Зирәк; Роза, Клара, Флера, Гүзәл, Йолдыз, Рева, Рема, Гөлкәй, Кояш, Алсу, Ләлә, Ландыш, Марта, Бүләк, Луиза, Аида, Лера, Ариа, Майа, Иркә. Киңәш ителгән исемнәр арасында кыскартылма исемнәр дә бар: Дамир – «Да здравствует мир»; Вил – «Владимир Ильич Ленин»; Рев – «революция сүзеннән кыскартылган исем»; Ренат – «революция, наука и труд»; Ким – «коммунистический интернационал молодежи»; Марлен – «Маркс Ленин»; Рева – «революция сүзенең кыскартылма варианты»; Рема – «революция и Маркс сүзләренең кыскартылмасы»; Радик – «радий сүзенең кыскартылмасы» һәм башкалар.
 
Исем кушу, исем сайлауны җайга салу элек-электән дәүләтнең күз уңында булган.

Әлбәттә, антропонимик шаукымга бирелеп, тиз ара­да чорга хас исемнәр уйлап табарга тырышуны халкыбызның укымышлылыгына, зыялылыгына бәйләп тә аңлатырга мөмкин. Уку-язуга һәвәс, театр, музыка, кино сәнгатенә гашыйк халкыбыз чорга хас сәяси-иҗтимагый, мәдәни дулкын ташкынына тиз бирелеп китә. Шуңа күрә татарларда тиз арада яңа исемнәр барлыкка килә. Әлеге исемнәрнең күпчелеге ХХI гасырда исем-символларга әверелеп, реаль тормыштан ерак-лашканнар, бүгенге көндә аңыбызның үткән­дә­ге элементлары булып сакланалар һәм... әле дә куелалар.

ХХ йөзнең 20 нче елларыннан башлап, Ренат, Дамир, Эльмира кебек исемнәрнең күпләп кулланыла башлавы күзәтелә. Әлеге исемнәр шул чордан бирле татарлар арасында яратып кушыла торган исемнәргә әвереләләр. Кайбер исемнәрнең, шул ук Ренат исеменең, мәсәлән, латин телендәге renasor сүзенә бәйле булып, «яңадан туган» дигән мәгънәне аңлатуы билгеле. Казан шәһәре буенча үткәрелгән статистикага караганда, бу исем 20–30 нчы елларда активлашкан, ә 1990–1999 елларда исә иң күп кулланылыш алган, популярлашкан. Дамир исеме дә, мәсәлән, ХХ гасыр башында «да здравствует мир»ның кыскартылган варианты буларак килеп керә. Чынлыкта, аның мәгънәсен галимнәр тимер сүзе белән бәйләнелешле итеп карыйлар, шул рәвешле, Дамир исеменең семантикасын киңәйтәләр. Шуңа күрә тамырын-нигезен ныклап тикшерми торып, аббревиатур исемнәрнең кулланылышын чикләп куюның дөрес гамәл булмавы да ихтимал. 

ХХ гасырның 90 нчы елларын алсак, бу чорда, милли күтәрелеш белән бәйле рәвештә, ата-аналар тарафыннан балага кемгә дә булса багышлап исем кушу тенденциясе күзәтелә. Мәсәлән, соңгы вакытта татарлар Мин­тимер исемен беренче Президентыбыз Минтимер Шәй­миев исеменә нисбәтле кушалар. Әлеге шаукым 90 нчы елларда активлашып киткән иде. Халык арасын-да Илһам, Хәйдәр, Разил, хәтта татарга күпмедер дәрәҗәдә ят булган Роберт исемнәре татар халкының күренекле җырчылары Илһам Шакиров, Хәйдәр Биги-чевка, атаклы шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миң-нуллинга һәм башкалардан күреп кушыла. Халкыбыз күренекле затларына хөрмәтен әнә шулай чагылдыра. 

Татар антропонимик системасында Әмир, Әмирхан, Сәет, Солтан, Рәис, Мөдәррис кебек исемнәр дә татарлар тарафыннан яратып кушыла. Титуляр терминнар ни­гезендә ясалган мондый исемнәр татар антропонимик системасы үсешенең бөтен чорларында да кулланылып, хәзерге чорда ата-аналар арасында популярлыгын югалтмаган исемнәр булып саналалар. Татар антропонимик системасында сословие титулларыннан ясалган исемнәр иң борынгы катламга карыйлар. Әлеге титул компонентлары күп кенә төрки телләрдә дә билгеле.  

Соңрак чорларда титул компоненты кергән исемнәрнең семантикасы турыдан-туры титулга бәйле каралмый башлый, ә теләк исем булып яңгыраш ала. Ир-егетләргә титул, чин компонентлы исем бирү – ул бала тормышта үз урынын тапсын иде, билгеле бер иҗтимагый биеклеккә менсен иде, матди ирек казансын иде дигән ата-ана теләкләренә нигезләнә. Шулай итеп, татар исем системабызда Солтанбай, Солтангали, Солтангази, Ханзафар, Ханморат, Ханзаман, Мирзагали, Мирзавәли, Мирзанур, Морзабәк, Морзабулат, Морза­г­аян, Шәехбулат, Шәехтимер, Шәехгали, Әмирхан, Әмир­җан, Әмиргали, Мирсафа, Мирвәли, Мирхатип, Сәетхан, Сәетгали, Сәетрәхим, Шаһбаз, Шаһгәрәй, Шаһнур, Тар­хан, Тарханбәк, Тархангол кебек исемнәр традицион нигездә титулга бәйләнешсез, теләк исемнәр рәтендә каралалар. Дини титуляр исемнәр дә татарлар арасында бик популяр була: Ахун, Ахунбай, Ахунҗан, Ишанбай, Ишангали, Ишангәрәй, Мулланур, Муллахан, Муллаәх­мәт, Хаҗиәхмәт, Хаҗигали, Хаҗинур, Шәриф-гали, Шәрифулла, Шәрифзадә һәм башкалар. Әлеге титуллар татар гаиләләрендә нәсел җебен бәйләү вазыйфасын да үти. Гаиләдә бер үк титулны гаилә әгъза­ларының исемнәрендә куллану гадәти күренеш була. Мәсәлән, татар шәҗәрәләрендә бер үк детерминантларның берничә буынны бәйләп торуы билгеләнә. Мисалга, Карабәк шәҗәрәсендә исемнәрдә кулланылган бәк, морза компонентлары нәсел буыннарын тоташтырып тора торган компонент ролен үтиләр. 

Димәк, татар исемиятендәге һәрбер исем – ул тарих, чор тарихы, гаилә тарихы, кеше тарихы. Исемнәр турындагы закон проектының тормышка ашуы милли республикаларның антропонимик системаларын исәпкә алып каралырга тиеш. Милли үзенчәлекләре-бездән ерак, мәгънәсез исемнәр бирү теләген чикләүдә дәү­ләтнең катнашуы, һичшиксез, кирәкле эш дип каралырга хаклы. Монда саксыз эш итүнең файдага караганда, зыяны күбрәк булырга мөмкин. Әлеге проектны тормышка ашыру бу өлкәдә эшләүчеләр белән берлектә башкарылса, галимнәр фикеренә колак салынса иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар