Логотип
Гореф-гадәт

Кадер киченең фазыйләтләре

 
Аллаһ Коръәндә «Кадер» («Кадер кич») сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр». 

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Кадер кичәсен Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән.  

Кадер сүзе мөселман галимнәре тарафыннан өч төрле аңлатыла. Беренче мәгънәсе – хөкем кичәсе, ягъни Кадер кичәсендә, илаһи тәкъдирдә хөкем кылынган эшләр һәм илаһи әмерләр тәгаенләнә. Икенчесе – шәрәф һәм олугълыктыр, ягъни Кадер кичәсе бик шәрәфле – кадерле һәм бик кыйммәтле кичә. Өченчесе – кадер сүзе «кысылу» мәгънәсенә ия. Бу шуны аңлата – Кадер кичәсендә Җиргә иңгән фәрештәләр шулкадәр күп булырлар ки, аларга Җир йөзе тар булып тоелыр. 

Болар хакында Раббыбыз «Кадер» сүрәсендә тәфсилләп әйтә. Кадер кичәсе бик шәрәфле, кадерле кичә, ул кичтә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәни Кәрим иңдерелә башлый.  

 Бу кичәдә Раббыбызның рөхсәте белән җиргә фәрештәләр саф-саф булып иңеп торырлар. Кадер кичәсендә кылган гыйбадәтләр, зикерләр, изгелекләр өчен Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез әҗер-саваплар бирер. Кадер кичәсендә кылган догаларны, теләгән теләкләрне, кылган тәүбә-истигъфарларны Аллаһ кабул итәр.  

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кем Кадер кичәсенең савабы булырына ышанып, ихлас күңелдән ихъя итсә, ягъни гыйбадәт белән үткәрсә, шуның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр», – дигән.  

Бу мөбәрак кичәне лаеклы рәвештә, хәерле һәм файдалы гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрик. Кадер кичәсендә гыйбадәттә булырга: намазлар кылырга, Коръән укырга, Коръән укыганны тыңларга кирәк (кем дә булса укыганны). Шулай ук, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтергә һәм Рәсүлебезнең шәфәгатен, ягъни яклавын, химаясен өмет итәргә, һәм дә аның өммәтеннән булуны теләргә кирәк. Күңелне гафиллектән, битарафлыктан арындыру өчен вәгазь, нәсыйхәт тыңлау һәм, гыйлемең булса вәгазь сөйләү кирәк. Кадер кичендә тәүбә-истигъфар кылу, Аллаһтан кичерү сорау; туры юлга басарга тырышу кирәк. Ошбу мөбарәк кичәдә Аллаһны зикер итү, Аның хакында фикерләү кирәк. Аллаһны зикер итеп кенә, күңелләр тынычлана. Күңел тынычлыгына, җан рәхәтлегенә ирешү һәм иманыбызны куәтләү өчен Раббыбызны даими зикер итик. Аллаһ Тәгаләгә сыену, Аңа сыгыну, Аңа дога кылу – бәндәгә бирелгән олы нигъмәт. «Дога – гыйбадәтнең җилеге», – диләр галимнәр. Дога – инсанны Аллаһка якынайта торган иң гали, ягъни иң бөек чара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһүммә иннәкә гафууүн кәриимүн тухиббул гафуүә фәгъфү ганни!» («Аллаһым! Син – Гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!») дип дога кылып сорый торган булган. Без дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм үрнәгендә, аның сөннәтен тотып, ошбу догаларны кылып, Раббыбыздан гафу итүен сорыйк! 

Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез нигъмәтләр биргән. Ошбу нигъмәтләрнең зәкяте, бәдәннең зәкяте – ураза. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту барлык нигъмәтләргә, сәламәтлеккә шөкер итү ул.  

Рамазан аена, уразага һәм ураза тотучыларга хөрмәт күрсәтү – әҗер-саваплы гамәл. Бу хакта тарихта булган вакыйга кыйсса итеп сөйләнә. 

 

Рамазан шәрифкә хөрмәтнең әҗере 

              Кыйсса 

Шулай, Рамазан ае керергә бер көн кала, мәҗүси кеше үз өенең ишегалдында ипи ашап утырган баласына: «Улым, иртәгәдән башлап күмәчне тышта түгел, өйдә ашарсың. Иртәгә – Рамазан ае башлана. Мөселманнар Рамазан уразасына керәләр. Алар таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр ашамыйлар һәм эчмиләр. Без мөселманнарга ихтирамлы булырга тиешбез. Алар бер ай буена Аллаһка итагать итеп ураза тотачаклар!» – ди.  

Һәркемгә дә үлем килгәне кебек, бервакыт бу мәҗүси дә вафат була. Шуннан соң, мәҗүсинең бер мөселман күршесе вафат булган ошбу кешене төшендә күреп, аннан болай дип сорый икән: «Йә, хәлләрең ничек, исән чакта утка табына идең, анда ут белән мөнәсәбәтең ничегрәк соң?» 

 Рамазан аена һәм ураза тотучы мөселманнарга хөрмәт күрсәткән мәҗүсинең җавабы бик гыйбрәтле була. Ул: «Юк, минем хәзер ут белән һичнинди алыш-бирешем юк. Чөнки, мин – мөселман буларак вафат иттем. Үлеп барган чагымда, Газраил килгәч, Раббым Аллаһ аңа: «Әй, Газраил, бу колыма шәһадәт кәлимәсен өйрәт, ул аны әйтсен. Шул рәвешчә хозурыма иман белән килсен! Мин аның иманлы булып үлүен телим, чөнки ул – мөселманнарның уразасына хөрмәт күрсәтте. Рамазан ае дәвамында балаларын өендә генә ашатты, ишегалдына чыгып ашарга рөхсәт бирмәде. Уразага һәм ураза тотучыларга хөрмәт күрсәткән колыма Мин иман насыйп иттем!» – дип әйтте». 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормыш! Менә бу юллардагы фикерләрне аңлау өчен генә булса да укырга кирәк бу әсәрне. " Мәхәббәт чишмәсе тирән, татлы суын күпме эчсәң дә бетәсе юк кебек. Ә олыгайгач аның һәр йотымы, һәр кабымы икенче икән шул..."

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әсәрнең ахыры бардыр?.. Үзенең тормышын дөрес төземәгән кешенең яңа гаиләдәге ( автор фикеренчә) мөнәсәбәтләре кызыксындыра. Көтәбез!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйбэт язылган. Рэхмэт.

        Хәзер укыйлар