Логотип
Гореф-гадәт

Чабатага мәдхия һәм мәрсия

(“Миллият сүзлеге”ннән)

Киев князе Владимир белән аның агасы Добрыня Идел буйларына яу белән килгәч (985 ел), әсир төшкән болгарларга карыйлар да, Добрыня Владимирга әйтә: “Богаулы әсирләрне карасам — барысы да күн итектән. Болар безгә ясак түләмәс, әйдә, үзебезгә чабаталыларны эзлик,” — ди.

Чыннан да, безнең борынгы бабаларыбыз күн итек һәм чарык кебек күн аяк киемнәрен генә белгәнгә охшый. Ләкин заманнар үтеп, Мәскәү кул астына төшкәннән соң, татар да чабата үрергә өйрәнгән. Теленә шайтан төкергән бер рус мужигының: “Научим запад лапти плесть”, — дип әйткән сүзләре искә килеп төшә, ләкин алар көнбатышны түгел, көнчыгышны чабата кияргә мәҗбүр иткәннәр шикелле. Галимнәр чабата үрүне татар маридан өйрәнгән дигән фикергә авышалар.

Ихтимал, чабата сүзе дә безгә рус теленнән яки рус теле аркылы кергән булыр. Билгеле булганча, рус телендә, “лапти”дан тыш, ”чоботы” сүзе дә бар, дөрес, ул “башмак”, “күн итек” мәгънәсен белдерә. “Чабата” сүзен, этимологик яктан, “чыпта” сүзе белән янәшә карарга да мөмкин (алар охшаш материалдан үреп һәм сугып ясала). “Чыпта” сүзе дә күп кенә төрки телләрдә күзәтелә һәм аны фарсы теленнән кергән сүз дип фараз итәләр.

Рифкать Әхмәтьянов татар телендәге чабата сүзе фарсы сүзе “чабатамның мәгънәсе үзгәрү юлы белән туган дип исәпли. Чабатан — өскә таба кәкрәйгән очлы борынлы күн итек. Ихтимал, ди ул, Урта Идел буенда мондый күн итек модада булгандыр (шундый күн итек киеп биегәннәрдер — “чабата кәмите”?) һәм бию төре буларак “чабатан” сүзе шул заманнардан калгандыр. Бу сүз күн итекнең бер төре мәгънәсендә Европаның күп кенә телләренә кергән икән. Р. Әхмәтьянов фарсы телендәге чабатан, чабатанд “чабата” (каештан үрелгән) сүзенә дә игътибар итә.
1972 елда Мәскәүдә чыккан “Русско-турецкий словарь”да (“Русча-түрекчә сөзлүк”) “лапти” сүзе русча формада калдырылып, “искергән сүз” дип искәртелгән. Казакъ һәм каракалпак телләрендә шабата “чабата, башмак” сүзе бар. Себер татарлары диалектында шыпытый —“чүәк” дигән сүз.
Татарча язма әдәбиятта чабата сүзенең беренче тапкыр кулланылуын, ихтимал, “Ханәкә Солтан бәете”нә нисбәт итеп буладыр. Анда мондый юллар бар:
Госман бер хафиз кызы идем,
Ханәкә Солтан атлы идем.
Сәхтиян кимәс наз идем,
Чабата тапмый барамын.


Ә болай, “Алып бабай чабатасын каккан Җир” кебек гыйбарәгә караганда, чабата дигән нәрсә халык тормышына шактый күптән кергәнгә охшый, һәрхәлдә, 1804 елгы “Словарь российско-татарский”да “чабата” сүзе теркәлгән инде.
Чабата ясау белән, гадәттә, өйдәге өлкән буын шөгыльләнгән, чөнки картлар инде башка авыррак эшләрне башкара алмаган. Ләкин чабата ясарга малайларны бик иртә өйрәтә торган булганнар. Ә чабатаны күркәм итеп ясарга өйрәтү педагогик тәрбиянең бер методы булган дияргә мөмкин. (Бу турыда рус язучысы Евгений Пермякның “Кем быть?” китабында бик матур үрнәк китерелә — гадәттән тыш ыспай итеп үрелгән чабатаны базарда хәтта сыңарап сатып алучылар да табылган, алар аны өйгә алып кайтып, балаларына күрсәткәннәр.)

Чабата ясау өчен агач калып, шөшле һәм үткен пәке генә кирәк булган. Аны, гадәттә, җиде юкәдән үргәннәр. Чабатаны ясар өчен әзерләнгән юкә тасмасы юкә очы дип аталган. Тугыз юкәдән үргән чабатаны кунак чабатасы дигәннәр. Аны кунакка барганда кигәннәр. Уникедән үргән чабата (уникеле чабата) тагын да ыспайрак булган. Чыганакларга караганда, Ләмбрә ягында (Мордовия) чабатаны алтыдан яки биштән үрү таралган була.

Татарда “Чабатаны кайтаруын гына кайтар, үрүен кирәк кем дә үрер” дигән мәкаль бар. Нәкый Исәнбәт моңа “Эшнең башы кыйммәт, дигәннән” дип аңлатма бирә.
Бер татар диалектында “чабата тезмәсе” сала дип атала икән (Р. Әхмәтьянов).

Кайтарганнан соң, чабата авызының кырыйларын, киндерә кертеп калдыр рып, ясап чыгалар — канатлыйлар. (Бу очракта киндерә ишелгән бау түгел, бәлки, бөтергән юкә генә булган. “Татар теленең диалектологик сүзлеге”ндә (1969) бау белән киндерә арасындагы аерма ачык күрсәтелгән: “Ишкәч, бау була, борып кына куйгач, киндерә, дибез”.) Аннары чабатаны тезәләр, кайтарган беренче юкәләрен шөшле белән кертеп чыгалар, киндерә эчкә кереп кала (“Татар теленең диалектологик сүзлеге” буенча, 1993). Чабата авызының ике ягында киндерә үткәрү өчен тишек колак бавы дип аталган (шул ук чыганак буенча). Аны чабата күзе, бештерә яки колакса дип тә йөрткәннәр (“Татар теленең диалектологик сүзлеге”, 1969). Табышмакларда чабатаның биле, аркасы, колагы, койрыгы, кабыргасы, табаны һ. б. телгә алына.
Алпамша турындагы әкиятебездән шөшле дә һәр өйдә булмаган, кирәге чыкканда, аны күрше-күләннән алып торгалаганнар дип беләбез. Зинданга эләккәч, Алпамша үзенең шөшле биреп торган дустына хәбәр җибәрә һәм, аның ат аягы тавышын ишетеп, болай дип җырлый:
Дөп иткән,
Дөп-дөп иткән
Аю микән, бүре микән?
Әллә минем
Шөшле биргән
Дустым микән,
Дустым микән?


Укучылар белә булыр, Алпамша баштарак бурычка акча алып торган дустына мөрәҗәгать итеп карый, анысы киләсе итми, арзанлы һәм дәрәҗәсез шөшле алып торганы гына ярдәм кулын суза... “Балта биреп шөшле алдым — алдаладым татарны” кебек әйтемгә караганда, шөшле чыннан да әһәмиятсез бер нәрсә исәпләнгән дип әйтә алабыз.

Татарстандагы Әйшиасты авылы халкы чабатаны бик матур итеп ясаган, дип сөйлиләр. Шуңа күрә бу авыл халкына “курыпса” (юкә кайрысы мәгънәсендәге сүз) һәм “чабата” дигән кушамат та такканнар. Чабата ясауны биредә Нәҗметдин исемле бер кеше уйлап чыгарган, имеш. Чабатаны Кече Өтнә авылына барып сатканнар. Тарихи белешмәләргә караганда, XIX гасырның соңгы чирегендә Татарстанның Биектау районы Өбрә авылында да халык, тегермәнчелек, мич чыгару, тегүчелек белән бергә, чабата ясап сату белән шөгыльләнгән. Хәзерге Мамадыш районы Түбән Сөн авылыннан Әхмәтҗан бабай Үсәли базарына егермешәр пар чабата алып килә торган булган. Кызлар, яшь киленнәр өчен ул чабатаны матур итеп, мөгезләр чыгарып үргән, дип сөйли картлар. Тау ягы — Норлат төбәгендә башын төрлечә бизәп суккан у^абатаны бетле башлы чабата дип атаганнар. Гомумән, чабатаның аякка ипле ятуына, эш кешесен борчып, комачаулап тормавына нык игътибар иткәннәр (Фирдәүс Гарипова буенча).

XIX гасыр ахырларында хәзерге Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылы халкының да чабата үреп сату иткәнлеге белешмәләрдә теркәлеп калган.
Татар шагыйре Хәсән Туфан үзенең автобиографиясендә бала чагында ук чабата ясарга өйрәнүе, “тупас “мордва чабатасы” түгел, бәлки, бөтенләй башка рәвешле, ыспай һәм килешле татар чабатасы үрергә остаруы, андый чабата киюдән хәтта авылның “модницалары” да баш тартмавы” турында әйтә. Татар чабатасы тар юкәдән кечкенә башлы итеп үрелгән. Гомумән, чабатаны матур итеп үрә белү — бездә кешенең тырыш һәм пөхтә булуын күрсәтүче бер сыйфат исәпләнгән. Такташ та үзенең балачак дусты Мокамай турында:
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмауны
Булдыксызлыгымнан күрәйдең,
— дип яза.

Аяк йөзен капларлык итеп киндер тегелгән чабата “бушымны чабата” дип аталган.
Тарихчы Максим Глухов “керәшен чабатасы” дигән төшенчәдән дә файдалана. Керәшен чабатасы “шактый тирән, очлы башлы” булган, “дым үткәрмәгән диярлек” һәм озакка чыдавы белән аерылып торган икән. Тау ягы керәшеннәре чабата киюне чабата сару, дигәннәр. Монысы инде чабата киндерәсен балтырга матур итеп урауга бәйле рәвештә килеп чыккан сүздер.

Мишәрләрнең “үз” чабаталары булмаган, “татар чабатасьГн алар “чуваш чабатасы” дип атаганнар. Бу факт мишәрләр тарихына карата кызыклы гына сораулар да уята.
Башкортостандагы Златоуст татарлары сөйләшендә чабата киндерәсен дә мордва теленнән кергән кәркеш сүзе белән атаганнар. Хәер, анда билгә буа торган нечкә бауны да кәркеш дигәннәр. Ихтимал, бу сүз, гомумән, юкәдән үрелгән бауны белдергәндер. Бездә, Минзәлә якларында: “Чабатаны кийәдер ийек тә, киндерәсен айак беләгеннән җугары бәйләп куйадыр ийек”, — дип сөйләгәннәр. Чабата бавын, күзгә ташланып тормасын өчен, алга түгел, артка бәйләгәннәр. Аякның чабата киндерәсе урала торган урыны киндерәлек дип аталган. Халык авызыннан язып алынган “киндерәлек тирәләре кап-кара тузан икән” дигән сүзләрне ишеткәч, эссе, тузанлы көннәрдә иртәдән кичкә хәтле басуда урак урып кайткан татар хатын-кызлары күз алдына килеп йөдәтә...

Узган гасырның 30—40 нчы елларында авыл мәктәбе балалары язын-көзен, аягасты былчырак һәм юеш вакытларда, чабата астына агач шакмаклар (күтәрмә) беркетеп йөриләр иде әле. Аны “шакмаклы чабата” дип атаганнар, кайбер якларда “пошыкпаган чабата”, “күтәрмәле чабата” дигәннәр.

Шуны дә әйтергә кирәк, татар кешесе чабатаны өнәп бетермәгән. Татар-
стандагы Түбән Балтай авылында, мәсәлән, бәйрәмнәрдә кеше арасына чыкканда чабата кимәгәннәр, ә сарык карынын эшкәртеп ясалган аяк киеме киеп чыкканнар. Дөрес, мондый башмак суда кәгазь кебек җебегән, шуңа күрә балтайлыларның “кәгазь башмак-лылар” дигән кушаматы да булган.

Электә чыраен күрәсе килмәгән кеше чыгып киткәндә, артыннан: “Артыңнан иске чабата!” — дип әйтеп кала торган булганнар. Яңадан килмәсен өчен мондый кеше артыннан көл тутырган иске чабата чыгарып ату йоласы да булган (Н. Исәнбәт буенча). Хәсән Сәрьянның хикәясеннән күрөнгәнчә, халык бизгәк кебек интектергеч авыруны “иске чабата чире”, дип атап йөрткән. Нәкый Исәнбәт халыкта яман рухларның кушаматы “иске чабата” булганлыгы турында яза: “Җен-пәри ише яман затлар, төрле сурәткә кереп, кешеләрнең ни сөйләшкәннәрен ишетеп торалар, әгәр дә сүз үз хакларында бара икәнен белсәләр, безне таныды, дип гайрәтләнәләр, шуңа күрә аларны сүрелдерү, биздерү өчен берәр яман исем белән атарга кирәк, шуннан алар, гарьләнеп, кешене калдырып китәләр, имеш...”
Әтнә якларында чабата ясауны чабата сугу дип йөрткәннәр икән. Сергач сөйләшендә чабата туку дип әйткәннәр.

Гомумән, XIX гасырның урталарына тикле Россия чабаталы булып калган. Аны хатын-кызлар да, ирләр дә кигән. Мәсәлән, XIX гасыр ахырларында Владимир губернасындагы Мыть авылыннан гына да Мәскәүгә елына 500 мең пар чабата китерә торган булганнар.
Бер кием чабата ясауга 3 аршын чамасы озынлыктагы 12 юкә курысы киткән, ә бер яшь юкә агачы өч-дүрт курыс кына биргәнлектән, бер кием чабатага өч-дүрт агачны суярга туры килгән, ягъни илне киендерү өчен бик күп агач сарыф ителгән. Бүгенге шартларда, әгәр дә масса күләм чабата киюгә күчелсә, ул матур гына туфли бәясенә төшә башлар иде.
Чабата ясар өчен юкә әзерләгәндә чыккан вак-төяк юкәләрнең чырымта дигән исеме булган. Анысы да эшкә яраган — чырымтадан киндецә ишкәннәр (“борганнар”).
“Кешелеккә” кия торган чабатаны кызгылт өрәңге кайрысыннан ясаганнар. Төс бирү өчен өрәңге чабатаны кайнар суда пешекләп алганнар. Руслар чабата башын турыга, белоруслар һәм украиннар исә кыеклап үргәннәр.
Кайвакыт чабата киндерәсе каештан булган.

Йорт эшләре өчен тиз генә салып, тиз генә киеп була торган чабата башмак (киндерәсез, тирән) ката дип аталган. Чабата галуш дигән төшенчә дә билгеле, андый башмакны да юкәдән үргәннәр. Сукма чабата — табанынатакта куелган юкә башмак. Анысын хәшәп яки чабата хәшәп дип тә атаганнар (хәшәб — гарәпчә агач). Русларда тагы зур башлы, артсыз һәм ян-якларсыз итеп үргән аяк киемен ступни дип атаганннар. Мондый аяк киеме һәм аның атамасы Мордва республикасында яшәүче татарларда очраган (“Җиңгәкәем бара кер юарга, Аягына кигән стюпна” — Җырдан).
Русларда чабата уң һәм сул аяклар өчен махсус үрелгән, ә мордваларда, чувашта һәм бездә чабатаның уңын, сулын аермаганнар. Болай эшләү кулай-рак булган, чөнки бер чабата тузса яки умырылса, сыңарын ташламаганнар, аны “катнап” ремонтлаганнар да яңадан кигәннәр. Тора-бара руслар да шушы ысулга күчкәннәр. Ләкин:

Абзыкаем, ак мыек,
Чабата башың кыек,
— дигән җырга караганда, уңлы-суллы чабаталар бездә дә булганга охшый. Мә-ләкәс һәм Сергач сөйләшләрендә, мәсәлән, тирес чабата дигән төшенчә бар. Чыганакларга караганда, “урыс чабатасы” киң юкәдән (уникедән) карлыгач оясы шикелле дәү башлы итеп үрелгән була. Кайбер сөйләшләрдә “урыс чабатасын" “мукшы чабатасы” дип атаганнар, аны сукага йөргәндә кигәннәр.

“Татар чабатасы” кыеклап үрелгән, чабатаның башын исә туры үреп ясаганнар.
“Эш чабатасы” (җиде кабыргалы чабата) дигән төшенчә дә булган. Ул җиде юкәдән үрелгән һәм асты каеш, сүс, бау яки башка берәр әйбер белән ныгытылган.

Чабатаның гомеренә килгәндә, кызу эш өстендә авыл кешесенең чабатасы күп дигәндә дүрт көнгә чыдаган, ә кышын унар көнгә җиткән. Каен тузыннан үргән чабатаның гомере кыскарак булган. Иделдә яр буеннан баржа тартып баручы бурлак-буралгыларның чабатасы бер-ике көнгә генә чыдаган, дип сөйлиләр.

Узган гасырның егерменче елларында, ватандашлар сугышы өстендә, Кызыл Армияне киез итек һәм чабата белән тәэмин итү өчен Гадәттән тыш Комиссия эшләгән, аны “Чеквалап”, дип атаганнар. 1932 елда Казандагы “Авиа-строй” төзелеше өчен Сабада, социалистик ярыш җәелдереп, мең чыпта кап сукканнар һәм ун мең кием чабата җитештергәннәр.
Ярославль Тарихи-архитектура музеенда 1921 елда Ярпотребсоюзның бер хезмәт алдынгысына бүләк итеп бирелгән чабата саклана.
Соңгы бөтендөнья сугышы вакытында совет партизаннары чабатаны аеруча уңайлы аяк киеме дип санаганнар. Татарстан Республикасы Милли музеенда немец оккупантлары кышын кигән алагаем зур салам ката торганын да күбәүләр хәтерли булыр әле.
XX гасырның урталарына безнең якларда чабата калмады инде, фәкать сувенир кибетләрендә генә бармак башы хәтле уенчык чабаталар очраштыра һәм аларны хаклы рәвештә “русские лапти”, дип атыйлар иде.

Электә чабата озынлык үлчәү берәмлеге булып та хезмәт иткән (“чабата буе”). “Чабата басымы” да чабата эзе хәтле араны белдергән.
Чукынудан баш тарткан өчен биләмәләре тартып алынган һәм бөлгән татар морзаларын халыкның “чабаталы дворяннар”, “чабаталы морзалар” дип атаганлыгы билгеле. Революциягә кадәр гаскәри хезмәттән азат ителеп, берәр ай сугыш уеннары уйнап өйрәнеп кенә йөргән кешеләрне дә (“кызыл билет” ка калганнарны) чабаталылар, дип атаганнар икән.

Татар телендә чабата кәмите дигән сүз русча балаганга туры килә. Электә мондый чабата кәмитләрен Черек күл янында урнашкан балаганда уйнаганнар.
Янә бер кызыклы факт. Миссионер Николай Ильминский Казанга укытучылар семинариясенә авылдан килеп укучы вак милләт вәкилләре шәһәрдә дә чабаталарын ташламаска, авылларына кайткач та халыкны күндәм рәвештә шул ук чабата киюләрен дәвам итәргә өндәргә тиеш дип санаган (XIX гасырның икенче яртысы).

Төштә чабата күрүне ярлылыкка юрыйлар.
Кыз-кыркын арасында чабата фалы дигән юрау да таралган була. Ул түбәндәгедән гыйбарәт. Ишегалдына җыйналган яшьләрдән берәү — үзенә фал ачылырга тиеш кыз кулына чабатасын алып урам якка ыргыта. Аннары чабатаның ничек ятканын барып карыйлар — чабата башы караган якта әлеге юралучының кияве (йә сөйгәне) яши дип гөманлаганнар.

Шунысы кызык, “Ил” газетасының 1917 елгы 10 май санында басылган бер мәкаләгә караганда, “Сәйяр” труппасы Мәскәүдә берничә тапкыр Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасын сәхнәгә куйган. Антракт вакытында Исхакыйның талантын ихтирам итүчеләр тарафыннан һәм Казан ягындагы бер “керәшен мөселманнары” авылы исеменнән адрес тәкъдим ителә һәм бүләкләр бирелә. Сиксән яшьлек керәшен мөселман карчык Гаяз әфәндегә авыл халкы тормышының галәмәте итеп пар чабата җибәргән була. Шуны да әйтәсе килә, әгәр дә бу бүләк чабата исән булса, бүгенгесе көнне теләсә кайсы музеебызның бизәге булыр иде кебек...

Чабатага нисбәтле тагын бер фикер. Язучы Нурихан Фәттах бу дөньядагы бик күп кешеләрнең башын катырган борынгы “Фест дискысындагы язуларны уку өчен шушы балчык түгәрәктәге бер “тамга”ны, тышкы охшашлык буенча, “шөшле” дип атый һәм көтмәгәндә бу кәкре тамганы “шөшле” сүзенең икенче иҗеге буенча “ле” дип укый (хәер, уң як яңагында тап булган кешене дә “миңле” дип укып, монысының да “ле” иҗеген ала, әмма язучының бер үк авазны шөшле сурәте һәм кеше башы сурәте ярдәмендә аңлатып маташуы гына аңлашылмый). Укылыш мәсьәләләренә кереп тормастан, шуны гына әйтергә мөмкин. Димәк, моннан өч мең җиде йөз еллар элек критлылар шөшле дигән коралны яхшы белгәннәр булып чыга. Ә шөшле, билгеле булганча, чабата ясаудан бүтән эшкә яраймый. Нурихан Фәттах фикеренчә, бүгенге татар телендә сөйләшкән борынгы критлыларның чабата киеп йөрүләренә күңел ышанмый. Шулай да аларның җылы климат шартларында, ихтимал, шөшле ярдәмендә каештан яки күннән үргән сандали кигән булулары мөмкин-мөмкинен. Без “Фест дискысы”нда шөшле түгел, бәлки, кечкенә урак яки кәкре бакчачы пычагы кебек корал сурәтләнгән булуы ихтималрак, дип уйлыйбыз. Әйткәнебезчә, чабата дигән аяк киеме һәм, димәк, аны үрү коралы шөшле дә төркиләргә бик соң кергән булырга тиеш. Р. Әхмәтьянов шөшле сүзе, күрәсең, мари телендәге “сүзле” сүзенә барып тоташадыр, дип саный. Хәер, кайбер мари тел белгечләре бу сүз үзләренә дә чуваштан кергән дигән фикергә авышалар. Тагы шунысы кызык, мари теле татардан арба, китмән, сабан, сәнәк, тырма, борау кебек атамаларны кабул иткән дә, татар телен “шөшле” сүзе белән “баеткан” икән. Кыскасы, бу очракта “шөшле биреп балта алдым” дигән сыманрак килеп чыккан. “Русско-марийский словарь’Та күз салсак, русча “лапоть” (чабата) сүзенең мари телендә үз эквиваленты бар икәнен күрәбез (“йыдал”). Чуваш телендә “шөшле”не шешле, диләр. Шунысын да әйтеп китик, татар теленең ләмбрә һәм чүпрәле сөйләшләрендә “шөшле” сүзе урынына сийау дигән сүз йөри. Бу сүзне Чистай якларында да беләләр икән. Сийау/сыйау сүзенең төп мәгънәсе “сөяк” булса кирәк. Димәк, беренче шөшлеләр тимердән булмыйча, хайван сөягеннән (кабурга сөягеннән?) ясалган булган дип уйларга нигез бар. Рус телендәге “кочедык” (бер синоним варианты — костыг) сүзе дә шуңа (“кость” — сөяк сүзенә) ишарәли кебек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Ихтимал, чабата сүзе дә безгә рус теленнән яки рус теле аркылы кергән булыр. Билгеле булганча, рус телендә, “лапти”дан тыш, ”чоботы” сүзе дә бар" ялгыш фикер, чонки WORD: чо́бот GENERAL: I "сапог с каблуком и загнутым носком, сапог с высоким голенищем", зап., южн., др.-русск. чеботъ -- то же (ХVI в.; см. Срезн. III, 1486), укр. чо́бiт, род. п. чо́бота "сапог", польск. сzоbоt. Обычно считают заимств. из тюрк., ср. тат. čаbаtа "лыковый лапоть", чув. śǝ̂baDa -- то же

    Хәзер укыйлар