Логотип
Гөлләр

Яран үссен дисәгез...

Безгә яран буларак таныш гөлнең чын исеме пеларгония икән. Тәрәз төпләребездә, гадәттә, аның «зональная», эре чәчәкле (королевская) һәм хуш исле төрләре үсә. 

Безгә яран буларак таныш гөлнең чын исеме пеларгония икән. Тәрәз төпләребездә, гадәттә, аның «зональная», эре чәчәкле (королевская) һәм хуш исле төрләре үсә. Шау чәчәкле яран гөле үстерү серләре белән алга таба бүлешәбез.

Кайда үстерергә?
Яран гөле яктылык ярата. Мәсәлән, көньякка караган  тәрәз төбе бер дигән урын булачак. Төньякка карап торган тәрәз төпләрендә гөл яктылык җитмәүдән интегеп үсәчәк. 
Зональная һәм хуш исле пеларгония бүлмә температурасында үзләрен яхшы хис итәләр. Аларны кышлату таләп ителми. Ә менә эре чәчәкле яран көзнең соңгы айларыннан февральгә кадәр салкынча һавада (10–15 градус) тынычлыкта кышларга ярата. Бу киләчәктә чәчәкләрнең куе булып үсүенә йогынты ясый.
Яз һәм җәй айларында төнге температура 16 градустан ким булмаганда яранны балконга яисә лоджияга чыгарыгыз. Саф һавада гөл яхшырак үсә, чәчәкләре дә куерак була. Салкынайтканда гөлне кире бүлмәгә кертегез. 

Күпме су сибәргә?
Моны бик җиңел белеп була: бармак белән туфрагын тикшереп карагыз. Бер сантиметр тирәнлектә балчыгы коры булса, димәк, су сибәргә вакыт. 
Гөлгә тондырылган йә кайнатылган бүлмә температурасындагы су сибегез. Салкын су тамырларга зарар китерергә мөмкин, ә краннан агызылган судан туфракта ак төстәге элпә барлыкка килә. 
Елның кайсы фасылы булса да, суны бер ешлыкта сибегез. Озак вакыт коры торганнан соң күп итеп су сибү гөл файдасына булмаячак.
Су сибәр өчен нәзек борынлы сусипкеч кулланыгыз. Суны гөл савыты кырларыннан әкренләп агызыгыз, яфракларына су тимәсен.
Яран гөле өстенә су сипкәнне яратмый. Янәшәдә үскән башка гөлләргә су бөркегән вакытта да яранны сакларга тырышыгыз.

Яранны ничек күчереп утыртырга?
Яранны бик еш күчереп утыртырга ярамый. Савытта тамырларга тыгын булган очракта гына эшләргә була моны. Иң кулай вакыт – яз.
Савыты зур булмасын. Тамырлары сыйганнан соң, янында 1-2 сантиметр урын калырлык булса, шул җитә. Савытның нинди материалдан булуы мөһим түгел, төбендә дренаж өчен тишекләр булганын сайлагыз. Алар аша артык су тәлинкәгә агып чыгачак. Бу тамырларны черүдән саклый. 
Яран өчен махсус туфрак кулланыгыз. Шулай ук 3/4 универсаль грунт белән 1/4 төрле кушылмаларны бергә кулланырга була: елга комы, торф, перлит, вермикулит. Савыт төбенә бер сантиметр тирәсе дренаж салыгыз. Ул керамзит йә кирпеч ватыклары булырга мөмкин. 
Күчереп утыртканда яранны җайлап кына иске савытыннан алып, тамырлары тирәсендәге туфрагы белән бергә дренаж һәм бераз балчык салынган яңа савытка күчерегез. Тамыр тирәләрендә буш урын калмасын өчен, яңа туфрак өстәгез. 
Күчереп утырткач, яранга 3-4 көн су сипмәгез.

Ашлама кулланыргамы?
Яздан көзгә кадәр үсемлекне 2-3 атна саен ашларга  кирәк.
Моның өчен комплекслы минераль ашламалар кулланыгыз. Нигезен калий, фосфор, азот тәшкил иткәннәрен сайлагыз. Алар пеларгонияне ныгыта һәм гөлне шау чәчәктә утырта. 
Кыш көне гөлгә ашлама кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар