Сансевиерия – сабаксыз мәңге яшел үсемлек. Халык телендә аны «Чуртан койрыгы» дип тә йөртәләр.
Сансевиерия – сабаксыз мәңге яшел үсемлек. Халык телендә аны «Чуртан койрыгы» дип тә йөртәләр.
«Чуртан койрыгы» шактый коры һавада да үзен яхшы хис итә. Яктылыкка да артык мохтаҗлыгы юк. Ләкин чуар төренең яктылык туры төшмәгән очракта яфракларының төсе җетерәк, матуррак була. Ә менә яшел яфраклысы хәтта бүлмә почмагында да үсә ала. Шуңа күрә үсүе тукталмасын дисәгез, елга ике-өч тапкыр яктырак урынга күчереп куярга кирәк.
Сансевиериягә су күп кирәкми, корылыкны яратарак та төшә әле. Суны туфрагы кипкәннән-кипкәнгә генә сибеп торыгыз. Җәйге ялларга киткәндә, бу гөлегез өчен борчыласыгыз юк. Бары тик көнозын кояш карый торган тәрәзә төбендә генә калдырмагыз.
Аның өчен иң кулай температура – 16–25 градус җылылык.
Сансевиерияне ике-өч елга бер тапкыр көпшәк һәм уңдырышлы туфракка күчереп утырталар. Кактуслар өчен ярашлы туфрак аңа туры килә. Чүлмәк сайлаганда тирәнен түгел, киңен алыгыз.
Бу гөлне кыскартып кисәсе юк, карт, зәгыйфь яфракларын төптән кисеп кенә чистартып торырга
кирәк.
«Чуртан койрыгы» чәчәк та ата. Артык купшы булмасалар да, хуш ислеләр. Чәчәк аттыру өчен, гөлне салкынча урынга куеп, су сибүне туктатып торалар. Бер ай шулай ял иттергәннән соң, кабат җылыга күчереп, су сибүне дәвам итәләр.
Сансевиерияне тамырчаларын бүлеп тә, яфрагыннан тамырландырып та үрчетергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк