Сансевиерия

Сансевиерия гөлен сан-севьера («чуртан койрыгы») дип тә атыйлар. Аның шулай ук «калын камыш» дигән исеме дә бар. Бу гөлнең яфраклары тире шикелле итләч, озын булып үсә. Яфрак-сабагында бизәкләр бар. Төренә карап, ул бизәкләр аркылы да, буй да була.
Әлеге үсемлекнең туган җире — Көнбатыш Африка. Ул саванналарда, елга үзәннәрендә, комлы һәм ташлы тау битләрендә үсә. Цейлонда исә йорт тирәсендә койма урынына да үстерәләр.
Сансевьера — күпьеллык, итләч үсемлек. Көньяк Африкада аны каты тукыма, аркан һәм бау ясау өчен кулланалар. Ә кайбер төренең яфрак очындагы үткен «чәнечке»сен граммофон инәсе итеп тә файдаланырга була. Хәзерге көндә безнең өйләрдә үсә торган бу гөл ераклардан алып кайтылган. Аның тамыры кызгылт, тыгыз, тармаклы.
Гөл кояшлы якларда яхшы үсә. Көмешсыман бизәкләре аның тагы да җетеләнә. Үсемлеккә ямь һәм күркәмлек өстәлә. Аны март, апрель айларында тамырын бүлеп утырту юлы белән үрчетәләр. Яфрак үсентеләрен тамырландырып утыртырга да була. Моның өчен яфрак-сабакны 8-10 см озынлыгында кисәләр дә, 2 см тирәнлектәге дымлы комга утыртып, өстен пыяла белән каплыйлар. Күп тә үтмәс, анда үсентеләр яшәрер. Гөл утырту өчен сай савыт алына. Чөнки тамыры тирәнгә китми, өстә була. Шуңа күрә чүлмәк төбенә эре ком салалар. Гөлне утырту өчен кәс туфрагы, урман туфрагы, черемә һәм ком (3 : 1 : 1 : 1) алына.
Сансевьераны гөл яратучылар бик теләп үстерәләр. Аның аксыл-яшькелт, хуш исле чәчәкләре үзенчә бик матур. Ул озын сабакның очында урнашкан була.
Бу үсемлеккә әледән-әле су бөркеп торырга кирәк. Болай эшләгәндә тәрәзә төбендә, китап киштәсе янында, махсус шүрлекләрдә үсүче гөл һәрчак күркәм булыр. Г өлнең туфрагы өстенә вак кына кабырчыклар тезәргә мөмкин. Бу — үсемлек Яфракларын тагын да бизәп күрсәтә. Янына тар яфраклы камыш гөле утыртырга да ярый.
Сансевьера яфрагы чәчәк бәйләме, композиция өчен менә дигән үсемлек. Аны һәвәскәр бакчачыларга да тәкъдим итәбез. Чәчәклектә дә ул күзләрне куандырып, күңелләргә күтәренкелек өстәр.
фото: https://pixabay.com/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.