Зәңгәр чишмә челтерәве

Зәңгәр күлмәк кигән, зәңгәр гөлләр сөйгән» дигән сүзләр Рания Хәйруллинага бигрәк туры килеп тора сыман.
Юк, зәңгәр күлмәк кигәне өчен түгел, ә зәңгәр төсләр сөйгәне өчен. Зәңгәр төс – чиста күк йөзе, су төсе. Без яшелне тереклек төсе дибез, ә бит зәңгәр дә тереклек төсе. Су – дөньяның башлангычы. Бәлки, шуңа күрә бу төсне үз итәдер Рания? Ә бәлки, балачагы көмеш сулы чишмәләр, зәңгәр күлләр эргәсендә узганга зәңгәр-күк төсләр рәссам иҗатының төп төсләредер. Аның эшләрен карагач, биткә Иделнең җиләс җиле кагылып үткәндәй була. Илаһилык, серлелек, шуларга өстәп, миллилек тә бар аларда. Су һәм һава кебек, хатын-кыз да яшәешнең башлангыч ноктасы. Рания Хәйруллина үз иҗатында хатын-кыз образына да зур урын бирә. Алар – милләт кызлары, аларда тарихыбыз шәйләнә, аларда Сөембикәләр рухы бар. Рәссамның иҗаты – мифлар һәм легендалар дөньясы. Борынгы мәдәниятебез аһәңнәрен ул «Милли авангард» стилендә сурәтли. Майлы буялар белән киндердә заманча сурәтләү алымын барлыкка китерә. Акварель буяулар һәм тушь ярдәмендә кәгазьгә рәсем төшерү, декоратив паннолар буенча да үзенчәлекле эшләре бар. Гомумән, Рания Хәйруллина иҗат дәрьясында киң колач салып «йөзә». Дизайн, рәсем, сынлы сәнгать, һәм аның технологиясе, сценография, кием дизайнына кагылышлы авторлык программалары да бар аның. «Тамга» иҗат төркемен рәссам Раниядән башка күз алдына китерү кыен. 2002 елдан Чаллы дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек итә, сәхнә бизәлеше һәм костюмнар – аның иҗат җимеше. «Зәңгәр кош», «Касә», «Укчы», «Дөнья яратылышы», «Фәрештәләр шәһәре», «Күк йөзе зәңгәр күлләргә бага» әсәрләрендә рәссам бөтен барлыгы белән ачыла.
Рәссам кыз 1966 елда Казанда туа. Чаллы сәнгать училищесында укый, Чаллы педагогика институтын тәмамлый. Балалар сәнгать мәктәбендә укыта, укучыларының рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыра. Ул укыткан балалар Япония, Франция, Канадада узган халыкара бәйгеләрдә катнашып призлар яулый. Татарстанның һәм Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы Рания Хәйруллина күргәзмәләр белән генә чикләнми, зур проектларга да алына. «Көмеш су бәйрәме» дигән күләмле проект өчен декоратив паннолар иҗат иткәндә тирән фәлсәфи фикерне җиткерә: борынгы легендаларның традицион мотивлары тормышның яңа төсләре белән баетыла, поэтик образлар гасырлар төпкеленнән безгә зәңгәр күзләр белән бага. Рәссам иҗаты аша борынгы риваятьләр дөньясы, Тәңречелек, иксез-чиксез илаһи Зәңгәр Күк белән күзгә-күз очрашасың.
Рәссам кыз 1966 елда Казанда туа. Чаллы сәнгать училищесында укый, Чаллы педагогика институтын тәмамлый. Балалар сәнгать мәктәбендә укыта, укучыларының рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыра. Ул укыткан балалар Япония, Франция, Канадада узган халыкара бәйгеләрдә катнашып призлар яулый. Татарстанның һәм Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы Рания Хәйруллина күргәзмәләр белән генә чикләнми, зур проектларга да алына. «Көмеш су бәйрәме» дигән күләмле проект өчен декоратив паннолар иҗат иткәндә тирән фәлсәфи фикерне җиткерә: борынгы легендаларның традицион мотивлары тормышның яңа төсләре белән баетыла, поэтик образлар гасырлар төпкеленнән безгә зәңгәр күзләр белән бага. Рәссам иҗаты аша борынгы риваятьләр дөньясы, Тәңречелек, иксез-чиксез илаһи Зәңгәр Күк белән күзгә-күз очрашасың.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.