Земфираның чәчәкләр багы

Гамәли бизәү сәнгате остасы Земфира Бикташеваның өендә китаплар бик күп. Аларны җыяр өчен бер кеше гомере генә җитмәс иде, мөгаен. Земфира ханым – рәссам, танылган портрет остасы, Казан сәнгать училищесында укытып, берсеннән-берсе оста рәссамнар тәрбияләгән мөгаллим Нәкый Бикташевның кызы.
Нәкый аганың китаплар киштәсендә «Татар милли орнаменты» дип исемләнгән басма да була, һәм андагы матур рәсемнәргә кызның бәләкәйдән үк күзе кызып йөри. Аннары Земфирага озак еллар әбисе белән аралашып яшәү бәхете дә елмая. Кечкенәдән үк татар халык әкиятләрен, олуг шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен ишетеп, радиодан татар җырларын тыңлап үсә ул. Өстәвенә, Бикташевларның элек торган өйләре дә Мөштәри урамында, шәһәребезнең имәннәр, өрәңгеләр, юкәләр шаулап үскән, сирин, ясмин куаклары хуш ис бөркегән матур бер җирендә урнашкан була. Табигать белән аралашып үсүе дә Земфира Бикташеваның рәссам булып китүенә йогынты ясамый калмагандыр. Әле моңа кызның әби-бабасының туган төбәгендә – Башкортстан якларында күргән табигый матурлыкны, күлләрнең серлелеген, дала буйлап җилдергән атларның гаярьлеген, кош-корт дөньясының бетмәс ыгы-зыгысын да китереп кушсаң, баладан бер дигән шәп рәссам чыгасын көт тә тор.
Рәсем сәнгатен өйрәнеп, Казан сәнгать училищесын тәмамласа да, аңа татар халкы тарихын, милли костюмнарыбызның үзенчәлекләрен, зәркән сәнгатен үзлегеннән өйрәнергә туры килә. Нәтиҗәдә, рәссамның аппликация, тамбур чигүе, тукыманы нигезгә бөреп тегү, беркетү, сәйләннәр тезү кебек техникалардан торган үз иҗат өслүбе барлыкка килә.
Гүзәл май аенда, бакчалар гөл-чәчәккә күмелгәндә тугангадырмы, Земфираның панноларында да гөлләр шау чәчәктә. Рәссам иҗат иткән эшләрнең барысында да диярлек чүлмәкләр күрергә мөмкин. Алар, асылда, борынгы милли формаларны кабатлый һәм, рәссамның әйтүенчә, борынгы тарихны, Болгар чорын чагыл-дыра. Ә инде шаулап яфрак ярган, чәчәк аткан үсемлекләр – республикабызның бүгенгесе.
Без татарларның бүгенге мәгыйшәте хуш исле матур чәчәк булуын тели рәссам. Аның иҗат тупламасында Казан, Татарстан, Кырлайга багышланган эшләр бар. Аларның кайберләрендә бөек Тукаебыз шигырь-ләреннән юллар, «Хәерле иртә», «Бәхетле булыгыз» кебек матур теләкләр чигелгән. Паннолардагы чәчәкләр кәрнизле тәрәзә төпләрендә үсәдер кебек. Тамашачы да үзен тәрәзә янында басып торган кебек хис итә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.